"Туган телем, татлы телем" (әдәби-музыкаль композиция)
материал (5 класс) по теме

Абдуллина Гульнур Ризвановна

"Туган телем, татлы телем" дип аталган әдәби-музыкаль композиция 5 "Г" сыйныфы укучылары тарафыннан 21 нче февральдә - Туган телләр көненә багышлап үткәрелде. Бу чарада туган тел турында шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды һәм татар халык биюе башкарылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_telem_tatly_telem.doc46.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Биектау муниципаль районының  2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе

“Туган телем, татлы телем”

( әдәби-музыкаль композиция)

                                               Үткәрде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                Абдуллина Г.Р.

                                               Катнашты: 5“Г” сыйныфы укучылары

                                        2016 нчы ел

Максат:  балаларда Туган илгә, туган  телгә,  үз халкына хөрмәт хисе    

                       тәрбияләү, ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтү.

1 нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар.Туган телебезгә багышланган "Туган телем, татлы телем" дип исемләнгән әдәби-музыкаль композициябезне башлап җибәрәбез.

Тел ачкычы, иман биргән

Сөекле туган телем!

Үз телемдә сиңа сәлам,

 Әссәламегаләйкем!

2 нче алып баручы.

Һавада кояш,

Җирдә-туган тел

Булмаса әгәр,

Зураймас идек.

Сөенеп җырлыйк

“Туган тел” җырын,

Онытканнарның бәгырен телеп.

Мин ятим түгел икән әле, дип,

Сабыйлар иртән уянсын, көлеп.

(“Туган тел” җыры башкарыла)

Укучы.Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле тел дип, телең йотма,

Туган телне онытма.

Укучы.Туган телем күп еллардан бирле

Чәчәк ата йөрәк түрендә.

"Әнкәй” дигән иң беренче сүзне

Мин әйткәнмен туган телемдә.

Укучы.Әткәң-әнкәң телен белсәң,

 Адашмассың кайда да..

  Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да, айга да.

Туган телемдә аңлашам

Үткән, бүгенем белән.

Әлифбамны дога итеп

Укыймын күңелемнән.

Игелекле булып үсим

Газиз туган телемә.

Туган тел бер генә була,

Әнкәй кебек бер генә.

Укучы.Мин сөйлим анам телендә,

Яшим атам җирендә.

Бу бәхет миңа бирелгән

Туган йорт бишегендә.

Тәүге кат аяк басып,

Сукмактан киттем йөреп.

Әйттем ана теле белән:

“Мин җирдә кеше!” – диеп.

 Укучы.  Сокланып туймыйм

Сайрар кошларга:

Кайларга китми

Алар кышларга.

Тик онытмыйлар

Туган илләрен,

Саклый һәммәсе

Туган телләрен.

Мин дә телемне

Бик тә яратам,

Туган телемдә

Былбыл сайратам.

(“Туган телем” җыры башкарыла)

Укучы.Әгәр булмаса телем, дим,

Ярты гына кеше мин.

Агачлар-гөлләрнең ничек

Әйтер идем исемен?

Укытучыма мин ничек?

“Саумысез?” –дияр идем?

Китаптан укып белгәнне

Йә, ничек сөйләр идем?

 Укучы.Сиңа, миңа тел бирелгән,

Сөйләргә гел дөресне.

Чынны ялганнан аера

Белергә без тиешле.

Тел бирелгән гаделлекне

Һәм намусны якларга.

Бирелгән-илне, җирне һәм

Телнең үзен сакларга. 

Укучы.Халкым теле миңа хаклык теле,

Аннан башка минем телем юк.

Илне сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

Укучы. Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Укучы.Татар җыры, татар биюе

Алып килә халкым хәтерен.

Я оялчан, инсаф, ягымлы ул –

Үзе салмак, үзе әкерен.

( Татар халык биюе башкарыла).

Укучы.И, телем, сансыз гасырны,
Исән-сау кичкән телем!
Сыкраулар теле түгел син,
Күкрәүләр теле бүген.
Укучы.И, безнең батыр телебез,
И, безнең гәүһәр мирас!
Күпләрне күргән башыңны
Инде син күтәр бераз.

Укучы.Тарихым истәлеге син,
Болгарым истәлеге,
Гасырлар аша үтелгән
Юлларым истәлеге.
Укучы.Чишмәләр исән чагында
Иделләр кибәмени?
Гасырлар күммәде сине,
Дәверләр күмәмени?
Укучы.Иңгә-иң безнең теләкләр,
Кулга-кул уйларыбыз,
Якты язмышларга таба
Барасы юлларыбыз.
Укучы.Син - минем тере тарихым,
Син - минем киләчәгем,
Тик синдә газиз туган тел,
Бәхеткә җитәчәгем.
Укучы.И, телем, синдә нәфислек
Чишмәсе кибәрмени?
Гасырлар сиңа тимәде
Дәверләр тиярмени?

Укучы.Миндә бит тел берәү генә,

Ул да булса – туган тел

Атам-анам, бабамнардан

Миңа мирас булган тел.

Җәберләмик, интектермик,

Читләргә сатмыйк аны.

Киләчәк буыннар өчен

Кадерләп саклыйк аны!

Укучы.Горурланам татарымның

Бер баласы мин җирдә

Сакланачак бу горурлык

Йөрәгемдә гомергә.

Яктырып китә дөньясы,

Үз телемдә сөйләшсәм.

Газиз әнкәм теле белән

Гаиләмдә мин гөрләшсәм.

( “Гөлкәйләрем” җыры башкарыла)

1 нче алып баручы.

Без -татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык,

Без-татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья, бар халык.

2 нче алып баручы.

Без-татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без-татарлар!

Яшибез без җирдә

1 нче алып баручы.

Бар халыклар белән гөрләшеп.

Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,

Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,

Тик бер генә туган илебез,

Тик бер генә туган телебез.

(“Бәйрәм  бүген”җыры башкарыла)

                                                                        .

 

            


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

ТУГАН ТЕЛЕМ, ТАТЛЫ ТЕЛЕМ

21нче февраль туган көн турында....

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Балдай татлы туган телем

Балдай татлы туган телем. Сочинение....