Ягез әле,кызлар!
методическая разработка ( класс) по теме

Чикина  Аниса Зиннуровна

8 март бәйрәме уңаеннан үткәрелгән кичә.Кичә бәйге формасында алып барыла.Бәйгедә мәктәпнең кызлары ике командага бүленеп үзара көч сынаша.Бәйгедәге биремнәрнең кайберләре өй эше итеп бирелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yagez_lekyzlar.docx23.51 КБ

Предварительный просмотр:

«Ягез әле, кызлар!» кичәсе.

1.А.б. Көннең яктылыгы – кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. Шуңа күрә дә менә бу бәйрәмне кешелек дөньясы 1913 нче елдан ук бәйрәм итеп килә. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез. Сезгә озын гомер,елмаеп балкыган кояш матурлыгы,укуыгызда,зшегездә зурдан – зур уңышлар телибез.

2 А.Б.Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Бүгенге “Ягез әле,кызлар” бәйгесендә безнең укучы кызларыбыздан төзелгән 2 команда көч сынашачак. Командаларның кайсы көчлерәк,кайсы җитезрәк икәнлеген билгеләү өчен безгә жюри составы кирәк була. (жюри сайлау) Ә хәзер командаларны бирегә чакырыйк. Рәхим итегез!

1.“Таныш булыйк”

1А.б. Шулай итеп, бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз. Ул «Таныш булыйк!» дип атала. Бер – берсен сәламләү өчен сүзне командаларның үзләренә бирик. Рәхим итегез!(эмблема, исем, девиз, җыр)(Командалар чыгыш ясый)

- Командалар бик матур чыгыш ясадылар, рәхмәт сезгә!

                         Һай  кызлары,  кызлары

                        Янып  тора  күзләре

                        Кызларына  сүз  әйтмәгез

                        Алдынгылар  үзләре.

Безнең 2 конкурсыбыз “Интеллектуаллар” дип атала.Бу конкурста

Кызлар табышмакларның җавапларын әйтергә тиеш булалар.  Командаларга 3 әр сорау бирелә. Бер дөрес җавап өчен 1 балл куела.

1. Сакалы бар, акылы юк, ул нәрсә? (Кәҗә)

2. Үзе суфый, үзе урлаша. Әле тотсаң тырнаша. (Песи)

3. Кош тугел койрыклы. (Балык)

4. Мамык юрган, кат-кат сырган. Үзе бик суык. ( Кар)

5. Җәй буе ял итәләр, кышын тәпиләп китәләр ( Чаңгы)

6. Җәеп тотсаң, табактай,

Җыеп тотсаң, таяктай (зонт)

2 А.б.                Әниемнең  күзләре

                       Диңгез  кебек  тирән.

                        Ул күзләргә  карасам,

                        Мин  үземне  күрәм.

                      Әниемнең  карашы

                      Дулкын  кебек  назлы

                       Чәчләремнән  иркәли,

                       Иңнәремнән  назлый.

3 конкурсыбыз әниләргә багышлана. Һәр командага әниләр турында җыр әзерләргә өй эше бирелгән иде.

Хәзер командаларны тыңлап үтәбез.

1 А.б.  Татар хатын – кызлары. Кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак – шук, шаян, кирәк чакта өлгер – җитез, булдыклы бит алар...

Гомер буе ашлы – сулы яшәүнең сере изге йолаларыбызның үтәлүеннән түгелме соң? Туй, бәби ашлары – токмачлы аш, авыл мичендә пешкән икмәк, чәк – чәк, гөбәдия, кош теле, коймак.Хәзер без кызларыбызның аш-су пешерү осталыкларын тикшереп узарбыз.                  

Алдагы конкурс “Аңла мине” дип атала.

. “Аңла мине” уены. Командаларның капитаннары килеп кәгазь битенә язылган эшне жестлар ярдәмендә командадагы икенче иптәшенә, аннан ул өченчесенә аңлатырга тиеш. Иң соңгы кыз ни хакында сүз барганын әйтеп бирә. Нинди ризык әзерләү турында сүз бара.

(Команданың башка членнары бу арада башка бүлмәдә торалар. Аларны чакырып кертәләр. Шул рәвешле бер команда “Пилмән ясау”, икенче команда “ Токмач җәю”не башкаларга аңлата.)

2А.б. .              Хатын – кызлар  нинди  була?

                        Ай  янамы,  йолдыз  калкамы –

                        Ул  кулларда  язын – чәчәк  исе,

                         Җәен – икмәк,  кышын – кар  тәме.

Алдагы конкурсыбыз “Сәхнәләштереп күрсәт” дип атала.

 Командалар бирелгән язуга карап  әлеге вакыйганы сәхнәләштереп күрсәтәтергә тиешләр.

1. Шәмәрдәннең поездлар узу станциясе. Юлларны күзәтүче, шлагбаумны регуляцияләп торучы Сәлим бабай өрә-өрә, чапылдатып, шикәр суырып чәй эчә. Стенада сәгать йөри. Еракта тонык кына паровоз кычкыртканы ишетелә. Сәлим бабай авыр сулап урыныннан кузгала, шулчак аның утырган урындыгы кинәт авып китә. Паровоз тавышы исә көчәя бара. Станцияне шаулатып поезд узып китә. Кинәт будкада телефон шалтырый. Трубканы алган Сәлим бабай эндәшмәүләренә җенләнеп, шапылдатып трубканы куя да сиртмәле караватка барып ята. Карават бик зәһәр итеп итеп шыгырдап куя. Шулчак урамнан машиналар кычкыртканы ишетелә. Сәлим бабай шлагбаумны ачарга онытканын аңлап сикереп тора. Шлагбаум шыгырдап күтәрелә, машиналар әкренләп поезд юлы аша чыгып китәләр. Сәлим бабай бөтен дөньясына зарланып, кабат җылы урынына барып кунаклый. Карават кабат бик зәһәр итеп итеп шыгырдап куя. Караватка барып яткан Сәлим бабай бер мизгел дә үтми гырлап йокыга китә.

2. Тын гына авыл киче. Су буендагы бакаларның кычкырган тавышлары ишетелә. Кәтүк түтиләрнең өй нигезләрендәге мунча сыерчыклары сайраганы ишетелә. Капка төбендә Кәтүк түтинең кызы Үринә һәм аның сөйгәне Степан сөйләшеп утыралар. Нәрсә турындадыр бик каты бәхәсләшәләр. Шулчак Үринәнең бик нык ачуы чыгып, чатнатып Степанның яңагына китереп бирде. Ачуыннан Степан капка төбендәге эскәмияне төртеп аударды. Шулчак койма башындагы мәчеләрнең зәһәр чинаулары ишетелде. Степанның кыланышыннан курыккан Үринә чырылдап җибәрде. Тавышка авыр капканы шыгырдатып ачып аксак-туксак Үринәнең әтисе килеп чыкты да каты итеп тамак кырды. Абзардагы маллар йокламаган иде, күрәсең. Сыер да мөгерәп куйды, бәкиләр тавышы ишетелде, аларга дуңгызлар кушылды. Бу тавышка йөдән чыккан Гөрпинә түти баскычка абынып егылды. Үринә белән аның әтисе икәүләшеп аның янына йөгерделәр. Аны күтәреп өйгә алып кереп киттеләр. Ә Степан, берни булмагандай, сызгыра-сызгыра кайтып китте.

Алар әзерләнгән арада

          Бәйрәмебезне иң акыллы малайлар дәвам итә.

        Кызып–кызып бәхәсләшә

        Бүген бездә малайлар.

        Азат,Руслан,Камил,

           Алексей белән Ринат.

Руслан:  Минем әни пәрәмәчне

              Шундый тәмле пешерә.

              Телеңне йотарсың, малай,

              Ашап карасаң, менә.

Камил: Өчпочмакка җитми инде,

                Ни генә әйтсәгез дә.

                Әнием кебек берәү дә

                Пешерә белмидер лә.

Ринат: Камыр тылсымга әйләнә

             Минем әни кулында.

             Кәнфит-прәннек кирәк түгел

             Гөбәдия барында.

Азат: Кыстыбыйны бик яратам

             Бәлешне дә үз итәм.

              Әнием кебек пешекче

               Бар микән җирдә бүтән.

        Чәк-чәк белән торт ясарга

        Минем әни бик оста.

        Тәмле, татлы ризыкларны

        Әтием дә ярата.

Алексей: Мактанышмагыз, малайлар,

        Иң оста минем әни.

        Сумса, пилмән, шәңгәләрне

           Вәт пешерә, билләһи.

Динар:. Менә шулай берсен-берсе

        Уздырышып малайлар,

        Тәмле әйберләр ашагач,

        Әниләрен мактыйлар.

1 А.Б.

Җир йөзендә үз-үзенә бәя бирә белүче кешеләргә яшәргә җиңелрәк икән. Психологлар фикеренчә, үз-үзенә дөрес бәя бирә алган кешеләр бәхетле була алалар. Алдагы конкурсыбыз “Кем чибәррәк?” дип атала. Командадан берәр кеше чакырыла. Һәр гүзәл зат үзенең иң-иң булуын расларга тиеш. Ул көзгегә карап жюрига һәм тамашачыларга үзенең нинди булуын сөйләп бирә. Конкурсның төп шарты кызлар безне  үзләренең иң яхшы булуларына ышандырырга тиешләр. Ләкин көләргә һәм бер үк сүзләрне кабатлау тыела. Жюри кайсы кызның иң яхшы чыгыш ясавын бәяли.

2 А.Б.              Матурлар  безнең кызлар

                            Данлы эшләре белән.

                            Егетләр эшләгән эшне

                            Кызлар да эшли белә.

Хәзер кызларыбыз “Мясорубка җыю” конкурсында катнаша .Һәр командадан бер кыз чыга Һәм мясорубканы тиз генә ңыярга кирәк.

1 А.Б.              Бу бәйгедә тәүге тапкыр

                         Чыгалар безнең кызлар.

                         Уңганлыкта, житезлектә

                          Сыналырга  ярышта.

Бу ярышта бөтен команда катнаша.Бер кулда себерке,икенче кулда тәлинкә,башта китап.  Шулай итеп билгеле бер араны узарга кирәк.

Кызлар ял иткән арада Рамазанова Алинә үзенең шигырен сөйләп үтә.

           -Әниемнең киемнәрен

        Бер киям дә бер салам.

        Көзге каршысына басып

        Үз-үземә сокланам.

                Менә монысын яшь вакытта

                Әни кигән бәйрәмдә.

                Ә монысын хәзер кия

                Концертларга йөргәндә.

        Туфлиләрнең ниндие юк,

        Үкчәлесе, очлысы...

        Берсен менә кигән идем

        Ничек кенә атлыйсы...

                Эшләпәнең көзге, кышкы,

                Җәйгесе дә бик кирәк.

                Миңа калыр барысы да

                Үсим генә әзерәк.

        Кершән – мершән ягынырга

Син бик бәләкәй, диләр.

        Кесәмдә иннек йөртәмен

        Берсе дә күрмиләр,

        Мондый кыз дип белмиләр.

2 А.б.              Кем сокланмас  шушы  гүзәллеккә!

                       Кем  сөенмәс күреп  яз  ямен!

                       Иң  зур  бәхет – дуслык,  тынычлыкта

                       Каршы  алу  язлар  бәйрәмен!

                      Бигрәк тә әни бәйрәмен!

Кызларга әниләр турында шигырь әзерләргә кушылган иде .Хәзерге конкурсыбыз “Шигырь  бәйгесе” дип атала.

Һәр командадан бер кыз чыгыш ясый.

1 А.б .

 Күзләреңнең каралыгын

Шомыртлардан алдың мәллә?

Су буенда гына , үскән

Зифа талдай синең гәүдәң.

Үкчәләрең җырын тыңлап,

Хыялларга бирелеп китәм.

Әй, син, горур татар кызы

Кем бар тагын синдәй бүтән?

Шушының белән “Ягез әле,кызлар” бәйгесе тәмам.

  Кичәбез  бик  күңелле  узды.  Кызларыбыз  уңганнар  да,  тапкырлар  да,  тырышлар да  икән.  Алар  арасыннан  җиңүчеләрне  ачыклау  җиңел  булмас,  дип  уйлыйм.  Сезне  тагын  бер  тапкыр  яз  бәйрәме – Халык – ара  хатын – кызлар  көне  белән  тәбрик  итәбез.  Ә  хәзер  конкурсны  йомгаклау  өчен  сүз  жюрига  бирелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ягез әле, кызлар!

конкурс для девочек "А ну-ка, девочки!" на татарском языке...

«Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

5а сыйныфында  үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.Укытучы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, 6 март 2015 ел   «Ягез, эле, кызлар!»  8 март бэйрэме  сценариясе.Зал шарлар , чәчәкләр,...

Ягез әле, кызлар.

8 март бәйрәменә татарча сценарий....

Конкурс "Ягез әле, кызлар!" (А ну-ка, девушки!)

Сценарий праздника-конкурса "А ну-ка, девушки!" (на татарском языке)...

"Ягез әле,кызлар!"

Өстәмә белем бирү үзәкләрендә шөгыльләнүче балалар белән үткәрү өчен  8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган уен- кичә эшкәртмәсе...

"Ягез әле, кызлар" кичәсе

8 март бәйрәменә багышланган кичә...

Ягез әле, кызлар!

Көннең яктылыгы – кояшта,күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән якт...