Сценарий праздника Новый год-2016
методическая разработка на тему

Загитова Елена Халимьяновна

Сценарий подготовили на год обезъяны

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл llud_kunakta.docx76.24 КБ

Предварительный просмотр:

“Әлләләүдә кунакта”

Яңа елга багышланган сценарий

СК Кашкаково – 2016

Алып баручы: Хәйерле кич, мөхтәрәм авылдашлар! Исәнмесез кайткан кунаклар! Әссәләмәгәлейкем мөселмән кардәшләр! Без сезне бүген 2015 елның азаккы көннәрендә шушы авыл клубы залында күреп калуыбызга бик шатбыз һәм сез дә безне яңадан шушы сәхнә түрендә күрүегезгә шатсыздыр дип уйлыйбыз.

Менә авылдашлар! Вакытлар бик тиз үтә икән. Әле генә Кәҗә елын көтеп алган идек түземсезләнеп, ә хәзер инде без аны озатырга торабыз. Кәҗәкәйнең, сарыкның да санаулы минутлары гына калып бара. Ә аңа инде алмашка ашыга-ашыга шаян, шу, тир тормас чит ил җәнлеге маймул килә.

Яңа ел ул һәр-беребез өчен дә мөхим, мөгҗизәләргә бай, тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе. Яңа елда без яңа теләкләр, яңа шатлыклар, яңа уңышлар, яңа бәхетләр, яңа өйләр, яңа машиналар, кыскасы барсынды яңаны телибез.

Яңа елны көтеп ала һәркем,

Юш килсен дип юрый теләген.

Яңа елда иң-иң якынына

Бүләк итәр янган йөрәген.

Яңа елда түргә чакырыгыз,

Безне сөеп янып көткәннәр.

Чакырыгыз түргә дус-ишләрне,

Берүк беркем читтә калмасын.

Карлар ява күбәләкләп,

Донья ап-ак юрганда.

Залда халык шыгырым тулы,

Тамаша бүген монда.

Салкын кышлар өшеттерә,

Калтырата, төчкерттерә.

Температура күтәрелгәч,

Аптекага йөгерттерә.

Ә даруга көннән-көн,

Хаклар арта да арта.

Даруларның хакын күрсәм,

Минем башым авырта.

Безнең авылда акланда,

Эшли бик шәп бер табип.

Мондый шәп табипларны

Булмый бер-җирдә табып.

Приемга сез килгәнсез,

Хәзер эшне башлыйбыз.

Барыгызны терелтербез,

Акчасын сорамыйбыз.

“Әлләүдә кунакта”,-дип

Тамашаны атадык.

Бисмилләне әйтә-әйтә,

Бәйрәмне без башлыйбыз.

(Ишектә язу:

“Врач Әлләләү Терелтбаев Үлмәсбаевич.

Эш сәгате: тәүлек әйләнәсенә.

Минем девиз: мин һәр вакыт әзер!”

Врач бүлмәсендә дарулар, уколлар, вата и т.д. Әлләләү өстәл артында микроскоптан карап утыра).

Әлләләү: Әбәү, ләхәүлә-ләкүәтә, әллә нинди бактерияләр бар инде. Менә бу бактерия яңа штаммга охшаган. Бернинди дә дару алмый аны. Ничего, сиңа да дару уйлап чыгарырбыз! Хәзер бит техника заманасы. Кая әле, мин сине, хәзер менә бу бактериофак белән скрещивать итәм, әнә бит юкка чыгардым мин сине. Тәк, кая әле, моңардан мин вакцина алып ампулага салып куйыйм. Кирәк булыр, донья хәлен белеп булмый.

Медсестра килеп керә: Әлләләү Үлмәсбаевич, эш сәгате күптән бетте бит инде. Өегезгә кайтмыйсызмени?

Әлләләү:Таблетка Пилюловна, без бит көн әйләнәсенә эшлибез. Безнең эш сәгатен сәгатләп билгеләп булмый. Чир бит ул, эш сәгате бетте дип тормый кичен дә, төнен дә чирлеләр килергә мөмкин.

Таблетка Пилюловна: Шулайлыкка шулай да ул, Әлләләү Үлмәсбаевич. Бүген бит особенный көн, елга 1 генә була бит ул көн!

Әлләләү: Нинди особенный көн тагын, көн как көн, кичә дә шул ук көн иде, бүген дә шул ук көн.

Таблетка Пилюловна: Сез, Әлләләү Үлмәсбаевич, шул микроскобызга карап бактерияләр, микроблар күзәтәм дип Яңа елның җиткәнендә сизми калгансыз ахры.

Әлләләү: Ничек Яңа ел?! Әле генә бит әле Кәҗә елы килгән иде. Нәрсә, 1 ел үткәндәмени? Вакыт дигәнең бик тиз үтә икән.

Таблетка Пилюловна: Үтә шул, Әлләләү Үлмәсбаевич. Бүген клубта Яңа ел балмаскарады була. Минем дә шунда барасым килә. Менә, карагыз, нинди матур күлмәк алдым бәйрәмгә дип. Әйдәгез, сездә анда бик күңелле һәм ямьле булачак.

Әлләләү: Юк. Менә шул яңа ел кичендә була да инде ул төрле хәлләр. Берсе питарда атам дип кулын җәрәхәтләй, берсе 1 ел өчен ашап куям дип, ашказанына ябыша, берсенең теше сызлый, берсенең...

Таблетка Пилюловна: Берсенең, берсенең! Ә сезнең? Ә сезнең шушныда бактериялар бн сөйләшеп утырганга минем йөрәгем авырта.

Әлләләү: Йөрәгең авырта? Йөрәгең авыртса, хәзер ук кардиомагнил принимать итегез. Көненә 2 тапкыр иртән һәм кич ашаганга кадәр 30 минут алдан.

Таблетка Пилюловна: Да причем монда кардиомагнил? Мин сезгә сердечникмени?

Әлләләү: Үзегез бит йөрәк авырта дисез.

Таблетка Пилюловна: Минес йөрәгем сезнең өчен авырта, сезнең өчен әрни. Шушы чирлеләрне савыктырам дип, никакой личной жизни бит. Сез бит бәхетсез, Әлләләү Үлмәсбаевич.

Әлләләү: Юк, Таблетка Пилюловна. Шул чирлеләр савыгып, миңа рәхмәт әйтсә, бу минем өчен зур бәхет.

Таблетка Пилюловна: Сез точно чирле. Сезгә ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

(Шулвакыт скорая машинасы эшләгән тавыш ишетелә, бүреләр улый. Машинаны 2 бүре этеп  керәләр. Машина эченнән Маша чыга).

Маша: Ашыгыч ярдәм чакырдыгызмы? Хәзер дәвалый башлыйм. Мин самый ашыгычның да ашыгыч ярдәме.

(Бу сүзне ишетеп, бүреләр кача башлыйлар).

Маша:Егетләр! Сез кайда? Кая әле утырыз менә монда. Хәзер сезнең нервыларыгызны тикшереп карыйк.

(Берсенең аягына зур молоток бн суга, тегесе тибеп җибәрә, 2нчесенең аягына төшеп китә, икәүләп олый башлыйлар).

Маша: Бәй, болар бит котырган. Так бешенствога каршы боларга прививка ясарга кирәк.

( Сумкасында чокына башлый, төрле приборлар чокып чыгара: “ Монысы түгел, тәк монысы”,- ди).

Бүре: О, Әлләләү Үлмәсбаевич, коткарыгыз безне, коткарыгыз. Без бешеный түгел. Үзегез бит безгә күптән түгел генә прививка ясаган идегез.

Әлләләү: Чынлап та быел барлык авыл малларына, урман җәнлекләренә бешенствога прививка ясап чыктык шул.

Маша: Так-так, иптәш табип, сезнең дә күзегез 2се 2 якка караган, ахрысы сез дә чирләгәнсез. Хәзер мин сезне бер шәп  эчендә терелтәм. Так, дыши, не дыши, не дыши, не дыши. Тәк, аңлашылды, сезгә постель режимы кирәк. Егетләр, взяли и носилкага положили.

(Шулвакыт телефон шалтырый)

Әлләләү: Стоять! Әйе, тыңлыйм. Сез табип Терелтбаев Әлләләү Үлмәсбаевичка эләктегез.

(Громкая связь):

Саумысыз, Әлләләү Үлмәсбаевич.

Бездә зур эпидемия!

Килегез безгә ярдәмгә.

Әйбәт табип Әлләләү.

Коточкыч хәл Африкада,

Түзеп булмый – әллә ләү.

Эпидемия, чирлибез,

Коткарыгыз сез безне.

Ярдәм сорап Африкада,

Килгәнегезне көтеп калабыз.

(трубка куела, пип-пип дигән гудоклар)

Әлләләү: Африкада диделәрме? Ярдәм кирәк диләрме? Кая әле , глобусны китерегез әле. Африка кайда әле ул? Тәк-тәк, менә ул. Ничә километр әле монда, турыга барсаң да бик ерак икән. Без барып җиткәнче эпидемия монда кәдар килеп җитмәсә ярар иде. Эпидемияны таратырга ярамый. Без бу чир Россияга килергә тиеш түгел. Мин һичшиксез шунда барам.

Таблетка Пилюловна: Шушы көннеме? Ә Яңа ел?

Әлләләү:Эпидемияны йөгәнләргә кирәк, иптәш Таблетка Пилюловна. Әгәр аны йөгәнләмәсәң, ул җир шарына таралып , барлык кешеләрне дә юкка чыгарырга мөмкин. Әйдә, Таблетка Пилюловна, “Ашыгыч ярдәм” сумкасына кирәк-яракларны тутырыгыз.

Маша: Ура, егетләр, эпидемия! O, yes! Минсез бу эпидемияны җиңеп булмый! Мин дә барам Африкага.

(Җыр: в Африке)

Әлләләү: Тәк-тәк, җыйналып беттек. Кузгалдык!

Маша: Ә юл алдыннан утырып алу?

Әлләләү: Шулай шул, утырып алаек.

(Барсыда утырып алалар).

Әлләләү: Тәк, кузгалдык.

Таблетка Пилюловна: Ә нәрсә белән барабыз соң без Африкага? Җәяүләп что-ли?

Әлләләү: Чынлап та, ансын уйламаганмын.

Маша:  Ә безнең “Ашыгыч ярдәм” машинасы? Ул безне “ә” дигәнче Кара дингезгә итеп җиткерер. Егетләр? Әйдәгез, киттек.

(Музыка- минусовка: мы едем-едем в далекие края.

Чыгып китәләр).

Әлләләү: Вот килеп тә җиттек. Дальше безгә диңгезне кисеп чыгарга корабль кирәк булачак.

Таблетка Пилюловна: Ә кайдан алабыз без ул корабльне?

Әлләләү: Әнә бит, безнең бәхеткә каршы причалда бер кораб тора. Ул таба йөзә. Кая күзлегемне киеп карыйм әле. Бәй, бу бит Робинзон!

Таблетка Пилюловна: Сезнең танышыгыз мени?

Әлләләү: Әйе, кайчандыр ул минем пациент иде. Белсәгез, ул бер үзе 28 ел утрауда булган! Робинзо-о-о-н!(кычкыра).

Робинзон: Бәй, Әлләләү Үлмәсбаевич, саумысыз! Нинди җилләр ташлады сезне бу тарафларга?

Әлләләү: Африкада яңа төр эпидемия чыккан ди. Былтыр Эбола дигән чир Африкада әллә күпме кешене кырган иде. Быел тагын, аңардан да усалрак эпидемия ди. Шуңа ашагабыз, ярдәм итергә кирәк. Робинзон, син безне Африка якларына илт, зинһар. Тиз генә Африкага эләгергә кирәк безгә.

Робинзон: Ярар! Әлләләү Үлмәбаевич! Сез миңә ярдәм иткән идегез, хәзер мин сезгә ярдәм итәм. Я, әйдәгез, утырыгыз! Матрос Пятница, якорьны күтәрегез!

Әлләләү: Туктагыз! Кайда булды соң Маша бүреләр белән? Алар да бит Африкага барабыз дигәннәр иде.

Таблетка Пилюловна: Әлләләү Үлмәсбаевич, сез ул тиктормас кызны беләсез бит инде. Монда Кара диңгез ярына җиткәч тә, миңа монда да ошый, нигә миңа Африка, андагы крокодиллар, бегемотлар, миңа үз илемдә дә рхәт. Мин монда Кара диңгез ярында кызынып, ял итеп, сезнең кайтуыгызны көтеп торырмын диде. Тем более миңа монда эш күп. Карагыз, күпме ял итүчеләр. Алар я бата башлый, я кояш суга, я тәннәре пешә- мин аларга яярдәм итәргә тиеш диде. Шуңа, әйдәгез, аларны көтмик.

Әлләләү: Әйдәгез алайса, бисмилланы әйтеп кузгалдык, Робинзон дус.

Попугай: Поднять паруса, полный вперед!

Робинзон: Прямо по курсу корабль. Кайсы илнең корабы икән. Кайда әле, Пятница, китер әле минем подзорный трубамны. Бәй, болар бит пиратлар! Уф, Аллам, бетте баш, калды мен тырпаеп!

(Пиратлар бию чыгышы).

Попугай: Полундра! Свистать всех наверх, полный назад!

Пират 1: Бездән качып котылмакчы булган идегезме? Руки вверх! Хәзер без сезне әкренләп кенә убивать будем, грабить будем, кораблегезне конфисковать итәбез, ә үзегезне акулаларга ашатабыз.

Әлләләү: Ә, безне таларга? Безнең бер нинди дә байлык юк.

Пират 2: Значит, кораблегезне конфисковать итеп, сразу акулага ашатабыз.

Таблетка Пилюловна: Туктагыз әле, туктагыз. Сез нәрсә, ишетмәдегез мени? Эпидемия бит, эпидемия! Нык усал чир таралган ди. Бу чиргә особенно пиратлар бирешә ди.

Пират 3: Нинди чир тагын? Безнең чирләгән юк. Безне бер нинди дә эпидемия алмый. Күрмисеңмени какие мышцы, бицепсы, трицепсы, корсак!

Таблетка Пилюловна: Ансы шулай. Бицепсы, трицепсысы. Именно пиратларга гына йога торган чир ди.

Әлләләү: Без менә специально сезне эзләп йөри иде диңгездә. Хәзер вакцинация үткәрәбез.

Пират 1: О, юк. Мин уколдан куркам.

Пират 2: Ә үлүдән куркмыйсыңмы?

Пират 1: Куркам.

Пират 2: Курыккач, әйдә, доктор нәрсә ди, шуны эшләек.

           Пират 3: Ә нәрсә эшләргә кирәк?

Әлләләү: Хәзер, әйдә ятыгыз. Сезгә вакцинация үткәрәбез.

 Пират 1: Ә ул авырмаймы?

Таблетка Пилюловна: Юк, черки тешнәгән кебек кенә булыр!

Пират 2: Я, әйддәгез, безнең вакыт санаулы. Тагын әллә ничә корабльне талыйсы бар әле безнең.

Әлләләү: Кая, Таблетка Пилюловна, китерегез вакцинаны.

(Таблетка Пилюловна алып килә). Тәк, башладыкмы! Юк-юк, ятып торырга кирәк.

Пират 3: Ә күпме ятарга кирәк?

Әлләләү: Бер 10-15 минут кирәк булыр.

Таблетка Пилюловна: Монсына менә бу шприц бн кадыйк. Монсы гына алдыра алмас.

Әлләләү: Әйе, шул. Кая бир әле.

(Кадый. Пиратлар гырлап йоклап китәләр).

Робинзон: Нәрсә? Действовать иттемени дару.

Әлләләү: Мин аларга ат дозаы бирдем. Озак йоклаячаклар. Ә без, әйдәгез, курсны Африкага юнәлтик.

Робинзон: Пятница, якорьны күтәрдек, киттек!

Попугай: Полный вперед!

(Җыр - А-а-а в Африке горы вот такой вышины...)

Әлләләү: Прямо по курсу Африка! Килеп тә җиттек бит Африкага. Исәнме, Африка! Кокослар, маймыллар, тигрлар иле!

Робинзон: Тик бернинди дә җан иясе күренми монда, әллә үлеп беткәннәрме?

Әлләләү: Соңладык микәнни? Соңласак эшләр харап инде!

Таблетка Пилюловна: Туктагыз әнә тегендә барабан тавышы килә. Әйдәгез, шул якка барыйк.

Әлләләү:Саумысыз! Африка халкына бездән, Башкортостан, җиреннән кайнар сәләм!

Африканка 1: О, доктор! Коткар безнең балаларны. Алар билгесез бер чир бн чирләделәр. Башлары ут кебек яна, косалар, понос. Әнә, җырламыйларда, биемиләр дә. Акларында басып та торра алмыйлар.

Әлләләү: Хәзер,хәзер. Без шуңа дип килдектә инде. Таблетка Пилюловна, кая минем перчаткаларым. Китерегез инструментларны. Тәк-тәк, понятно. Чирнең яңа төре. Теге мин микроскопан күргән бактерия бу. Ярай әле, мин аңа вакцина уйлап чыгарган идем. Таблетка Пилюловна, сумкадан бир әле зур ампланы. Хәзер терелтәбез без бу негр балаларын,-вакцинация үткәрә. -Следующий. Менә булды да. Терелттек бит негр балаларын!

Африканка 2: О, зур аллабыз, безнең коткаручыбыз, Әлләләү Үлмәсбаевич! Без сезгә шул кәдар рәхмәтлебез. Сезгә хәзер рәхмәт йөзеннән без үзебезнең африк биюен биеп күрсәтәбез. Ә сез утырыгыз менә монда тронга.

(Африканча бию).

Африканка 3: Бездә шундый йола бар. Сез безне коткардыгыз, шуңа күрә без сезгә иң чибәр, иң матур африканканы кияүгә бирәбез. Вәт, карале, бар яягы да килгән. Ух, бу кызны алып кайтсаң, башкортостан егетләре көнләшеп үләчәк.

Әлләләү: Юк, рәхмәт, кирәкми. Минем өйдә Башкортостанда үземнең чибәркәем бар.

Африканка 1: Булсын, монсы да мешать итмәс. Менә кара әле. Бар ягы да илгән бит. Менә артыннан, менә алдыннан. Ух, шоколадка, мармеладка!

Әлләләү: Юк-юк, рәхмәт. Минем үземнекенең дә бар ягы да килгән.

Африканка 2: Алайса, служанка итеп ал, ул юа эшне дә эшли белә.

Әлләләү: Минем җан кисәк үзе служанка, үзе посудомойка, үзе нянька, үзе кухарка булырга риза, әмма чит-ят хатынны өйгә керетмәячәк. Так что, извините, рәхмәт бүләгегезгә.

Африканка 3: Юк, ярамый инде. Без сезгә алайса алтын беләзекләр, балдаклар, затлы ташлар бүләк итәбез.

Әлләләү: Рәхмәт! Аларыда кирәкми! Таможняда конфисковать итәчәкләр барыбер.

Африканка 1: Ә нәрсә бүләк итик соң?

Әлләләү: Менә шушы балалар яңадан көлсәләр, уйнасалар, шат булсалар һәм берне биеп күрсәтсәләр. Шул инде ул безгә зур бүләк.

Африканка 2: Биибез-биибез. Әйдәгез, балалар, биеп күңелен күтәрик безнең коткаручының.

(Бию: чунга-чанго. Шул чак җепкә маймыл тагып фотограф килеп керә).

Фотограф: Ялт итәбез, шалт итәбез,

Фотога төшерәбез.

Маймыл елы якынлаша,

Моны бит без беләбез.

Әйдәгез, әйдәгез! Очсызга гына. Уникальный кадр, Африкада пальма астында маймыл бн бик шәп кадр тәкъдим итәм. Сезнең өчен генә скидка 30 % ташлама бн төшәргә була..

(Маймыл чыелдый, тартыша, елый).

Фотограф: Тик кенә тор димен! Бик көйсезләнсәң бүген сиңа банан да эләкмәс әле. Клеткага  ябып куям.

Әлләләү: Нәрсәгә җәнлекне интектерәсең? Җәберлмә бахырны.

Фотограф: Үземнеке, нишләтсәм дә була.

Әлләләү: Ә син аны миңа сат.

Фотограф: Ә ул бесценный. Минем тамагымны туйдыручы ул. Тем более быел маймыл елы. Клиентлардан отбой булмаячак.

Әлләләү: Ә  без сиңа асылташлар, бриллиантлар, алтын-көмеш беләзекләр бирәбез.

Фотограф: Әйе, син гади табипта кайдан булсын диандый байлык? Берәр ювелирный салонны талап кына чыкмасаң инде.

Әлләләү: Юк. Менә кара әле. Робинзон Крузо миңа үзенең клад тутырылган сандыгын бүләк итте. Менә рәхим итеп ал.

Фотограф:О, чыннан да асылташлар, алтын- көмеш. О, мин боснословный богач. Багам утравын сатып алып, анда вилла төзием,шунда ел әйләнәсенә шиковать итеп ятачакмын.

Робинзон: Ятарсың да, утырырсың да, утырып та алырсың бер 15-20 ел тимер рәшәткә артына.

Фотограф: Юк, минем өйнең рәшәткәләре алтыннан булачак. Я, мин риза, мәгез бу тискәре маймыл баласын. Бирегез миңа бу затлы ташлы сандыкны.

Әлләләү: Килештек, сиңа сандык- безгә маймыл.

Фотограф: О-ля-ля, о-ля-ля, а я денежки люблю...

(Сандыгын сөйрәп чыгып китә).

Әлләләү: Кил әле, бахыркаем,муеныңнан җебеңне алыйк.

Попугай: Свободу попугаям, свободу обезьянам. Да здравствует свобода!

(Шулвакыт африка Кыш бабае белән Кар кызы килеп керә).

Африка кыш бабае: Уф, кызым! Арыдым! Тамагым да кипте. Мондый эссе кышны күргән юк иде әле. Бер ящик кока-кола алган иде эчеп тә бетердек. Инде барысына да бүләкләр тапшырдык, ахрысы.

Африка кар кызы:  Хәзер пляжга барып, су керергә иде ул. Эреп бетәбез бит инде.

Африка кыш бабае: Бәй? Монда да халык. Без болар янында булмадык бит әле. Саумысыз! Без сезгә Яңа 2016 ел маймыл елын алып килдек.

Африка кар кызы:  Яңа ел котлы булсын!

Игеннәр, фу- ты, бананнар бик мул булсын.

Маймыл елы килә, дуслар,

Күңелләр би шат булсын.

Әлләләү: Амин, шулай булсын.  Ә сез кем буласыз соң?

Африка кыш бабае: Күрмисезмени? Кыш бабай бн Кар кызы бит без.

Әлләләү: Ә мин сезне пляжга баручылар дип торам. Бездә бит, Россиядә, Кыш бабай толыплы, киез итекле.

Африка кыш бабае: Монда толып киеп түгел, футболка бн дә чыдап булмый әле, эссе бит.

Әлләләү: Шулай шул, бик эссе. Ә, әйдәгез, безгә Башкортостанга Яңа  елга. Анда  настоящий Кыш бабай бн Кар кызы. Юлларда көртләр, салкын буран.

Маймыл: Ә безне анда ак аюлар ашамасмы соң?

Әлләләү: Бездә ак аюлар юк. Алар бит Төньяк  як океаныда гына яшиләр.

Маймыл: Ура-ура. Без бараабыз кунакка,

Башкортостан җиренә.

Алкын буранлы кышлар,

Ап-ак карлар иленә.

Әлләләү: Робинзон! Әйдәгез корабка утыртаек кунакларны.

Африка кыш бабае: Ә кунакка күчтәнәчсез бару килешмәс. Менә монда сейшельская пальманың орлыгы ята. Ул доньяа иң зур орлыкларның берсе. 11 кга кадәр җитә. Әйдәгез, күчтәнәчкә  Африкадан шул орлыкны алыйк.

Әлләләү: Әйе, шул! Бездә, Башкортостанда җимешләр, орлыклар юк. Балаларны сөендерик. Яңа елга зур күчтәнәч булыр бу.

(Җыр- Туган Як. Яр буенда ашыгыч ярдәм машинасы тора Маша бн).

Маша: Егетләр! Карагыз! Әлләләү Үлмәсбаевич кайта. Бәй, алар анда әллә нинди кап-кара нәрсә төягәннәр, әллә шайтаннар инде? Ә, юк икән, болар африканыкылар, могаен безгә кунакка киләләрдер инде.

Егетләр, әйдәгез, как положено каршы алаек кунакларны. Көй уйнагыз. Әйдә син флейтада син быргыда. И раз, и два!

(Тырышып уйныйлар).

Әлләләү: Әнә безне музыка уйнап каршы алалар.

Маша: Исән-сау кайтуыгыз белән! Әйдәгез, тиз булаек. Тегендә, Кашкакта мине Миша дус көтә. Анда Яңа ел каршыларга Мәсәй урманындагы барлык җәнлекләр Мишага җыелганнар, мине генә көтәләр. Әйдәгез, төяшегез, хәзер егетләр сезне “ә” дигәнче Кашкакка  алып барып җиткерер.

(У-улдып алып чыгып китәләр).

Әлләләү: Менә кайтып та җиттек. Үзебезнең Кашкакка. Үзебезнең авылга җитәме соң?

 Бик сагындым сине читкә киткәч,

Туган авылым- Кашкагым.

Африкалары үзенә булсын,

Сиңа тиңләр тапмадым.

И туган авылым Кашкагым!

Маймыл:О, карагыз ле монда зур пальма. Аңарда әфлисуннар. Хәзер мин меним әле башына, аннан Кашкак авылы әйбәтерәк күренәдер. (Менә башлый). Әлләләү, кадала бит бу.

Әлләләү: Кем мине чакыра, нәрсә булды?

Маймыл: Менә бу пальмага меним дигән идем яфрагы казалды. Әлләләү –әлләләү менә бармагым авырта.

Әлләләү: Кая, зеленка сөртеп куябыз да, до свадьбы заживет.

Маймыл: Нинди свадьба, мин  кияүгә чыгарга җыенмыйм әле.

Әлләләү: Юк, шулай дигән әйтем генә бар.

Маймыл: Ә мин  кияүгә чыгаралар икән дип торам.

Африка кыш бабае: Әйе, чыршыларыгыз да бик матур икән, халкыгыз да бик әйбәт. Тик, кайда соң Кыш бабай белән Кар кызы?

Әлләләү: Әйе шул, вакыт 12гә якынлаша, ә безнең бәйрәмнең иң кадерле кунаклары күренми. Әйдәгез без аларны бергәләшеп чакыраек. Алар безне ишетеп килеп тә җитәрләр. Әйдәгез бергәләп.

Килче-килче Кыш бабай,

Килче-килче Кар кызы.

Сез килгәнне барчабызда,

Зарыгып көттек ел буе.

Маймыл: Ну и кая инде Кыш бабай белә Кар кызы?Монда бернинди дә Кыш бабай бн Кар кызы юк. Син безне алдап алып килдең. (Елый башлый).

Әлләләү: Туктагыз әле, елама. Нәрсәдер булган ахрысы. Кыш бабай бн Кар кызы бервакыттада соңламай торганнар иде. Хәзер мин аларның кайдалыгын скайптан караем әле. Бәлки ярдәм кирәктер.

(Чыгып торалар. Күренеш: Кыш бабай бн Кар кызы урманда).

Кар кызы: Әй, бабай, бабай. Гел нәрсәдер була да куя, шушы Кашкакка барганда. Былтыр тарелколетның бензины бетеп, вынужденный посадка дражда ясаган идек. Быел тагы шушы дражда аэросаниебыз ватылды. Әйткән идем бит мин сиңа, әйдә болан җигеп кенә барыйк дип. Не современно имеш, менә, современный аэросаниең бн утырабыз инде шушы дражда.

Кыш бабай: Әйе шул, кызым. Берәр сихере бар микән бу дражның. Елның елында шушында килеп җиттек исә дә, нәрсәдер буда да куя.

Кар кызы: Инде ни эшлибез инде? Ичмасам, берәр технникада күренми. Барысы да клубта безне көтәләрдер инде.

(Шулвакыт Маша белән бхреләр у-улдап килеп керә).

Маша: О, болары ккем тагын? Тәк-тәк, болар һичшексез минем клиентлар. Менә бабакайның борыны туңган кып-кызыл, ә кызы вообще лихорадить итә. Тәк, егетләр, алдык, носилкага салдык и алып киттек. Әлләләү Үлмәсбаеи бн икәүләп лечить итәрбез бу икәүне.

Кыш бабай: Сез кем буласыз?

Маша: Кем дип ни, күрмисеңмени без ашыгыч ярдәмнең дә ашыгычы.

Кар кызы: Бигрәк әйбәт булдыгыз әле. Безне зинһар Кашкакка кадәр генә алып барың әле. Безне анда бәйрәмгә көтәләр.

Маша: Ә сез кем буласыз соң?

Кыш бабай: Танымыйсыңмени кызым? Без бит Кыш бабай бн Кар кызы.

 Маша:Чын Кыш бабай белән Кар кызымы?

Кыш бабай: Чынның да чыны!

Маша: Ә чын булгач, кая синең күчтәнәч тулы капчыгың?

Кыш бабай: Менә ул кызым.

Маша: Алар чын Кыш бабай бн Кар кызы!Әйдәгез утырыгы, без сезне хәзер алып барып җиткерәбез. Егетләр, әйдәгез взяли и с музыкой җилдек клубка.

(Килеп керәләр).

Кыш бабай: Әссәләмәгәлейкем мөхтәрәм авылдашлар! Исәнмесез минем якыннарым! Саумысыз кунакларым. Кыш бабай белән Кар кызыннан (икесе бергә) кайнар сәләм, кайнар сәләм!

Яңа елның сихри киче,

Ихлас теләкләр сезгә!

Барлык хыял-өметләр дә,

Калмасын иде сүздә.

Сәламәтлек ныгый барсын,

Гаилә дус-тату булсын!

Дусларыбызың йөзендә

Елмаю балкып торсын.

Кар кызы: Нечкә күңел кылларын тибрәтә

Яңа елның сихри ал таңы.

Йомшак карга төренгән бар җиһан, —

Аклык, сафлык сарган дөньяны.

Һәрбер өйдә мәгърур чыршы балкый.

Янар шәмнәр белән бизәлгән.

Һәр кешедә бүген зур куаныч,

Нур түгел, ә якты йөзләрдән.

Яшел чыршы, аллы-гөлле утлар —

Яңа елның гүзәл бизәге.

Уртаклашып бүгенге шатлыкны.

Тели безгә изге теләген.

Яңа елда яңа зур уңышлар.

Күп бәхетләр юлдаш булсыннар.

Челтерәп аккан көмеш чишмәләр дә

Кайгы-хәсрәтләрне юсыннар.

Аяз күкләр һәрчак тыныч булсын,

Шат көлүгә дөнья күмелсен.

Йөзләрегез һәрчак балкып торсын.

Яңа елның алсу таңы сезгә

Иксез-чиксез бәхет китерсен!

Алып баручы: Исәнмесез, саумысыз Кыш бабай, Кар кызы! Без сезне бер ел буе түземсезләнеп көтеп алдык. Сез килгәч тә сәхнәләребез нурланып, ямьләнеп китте. Әйдәгез әле күңелләр тагын да күтәрелеп китсен, тагын да бәйрәмнәр ямьле үтсен өчен  Кыш бабай, Кар кызы килгәч бергәләшеп чыршы янында берне җырлап алыйк.

(Җыр: Йолдызлар төшеп кушыла).

Алып баручы: Кыш бабай, Кар кызы күрәм сез дә дәртләнеп киттегез ахрысы. Әйдәгез әле дөбердәтеп берне биеп алыгыз әле.

(Татар көенә Кыш бабай бн Кар кызы бииләр).

Алып баручы: Ай, булдырдыгыз, әфәрин! Менә бит тамаша кызгыннан кыза бара. Сез әзерәк ял итеп алыгыз.

Кышның матур төнендә
Тирә -як энҗе карда
Кар бабай да урамда
Энҗе кызы янында.

Килгән бабай бәйрәмгә
Күчтәнәче кулында
Йөри ул өйдән өйгә
Дуслары белән бергә.

Яңа ел белән котлап,
Якты теләкләр теләп.
Яшәгез диеп бергә
Дуслар белән гомергә.

Исәнлектә-саулыкта,
Шатлык белән байлыкта.
Бәхетле булып кына,
Елмаеп көлеп кенә,- ди Кыш бабайлар
.

Аптырамагыз, әйе, Кыш бабайлар , чөнки алар бүген бездә икәү: берсе африка Санта Клаусы, берсе үзебезнең Россияның Кыш бабае. Алар икәүләп безгә җыр бүләк итәләр. Кыш бабай, Санта әйдәгез, рәхим итегез.

(Җыр Кыш бабайлар башкаруында).

Алып баручы: Булдырдылар бит Кыш бабайлар, алкышлар сезгә. Молодцы!

Кар Кызы да килепмонда минем колакка гына мин дә җырлыйм әле, минем дә авылдашларны җырлап котлыйсым килә диде.

Яңа елның йолдызы —

Кар кызы ул, Кар кызы.

Энҗе, мәрҗән, асылташ —

Кар кызы ул. Кар кызы.

Ул — кызларның асылы.

Кар кызы, әй, Кар кызы!

Нурлы бәйрәм Яңа елда

Кояш булып балкыды.

Кичәбезгә тулган айдай

Нур сирпеде, нур сызды.

Күкләрдә юк йолдыз бит син.

Кар бөртеге — Кар кызы!

Йолдызлар бит бар да якты.

Юк йолдызның нурсызы.

Иң нурлысы, иң яктысы.

Иң гүзәле — Кар кызы!

( Кар кызы башкаруында җыр).

Алып баручы: Бәйрәмнәр матур барамы? Бик матур, һич-шиксез безнең маскарад иң яхшысы, иң күңеллесе, иң кызыклысы. Ә нигә дисезме? Ә безнең спонсорларыбыз шәп бит. Бәйрәмнәр, особенно Яңа ел бәйрәме зур чыгыш тәлап итә. Бу чыгымнарны клуб үзе генә күтәрә алмас иде. Безнең авылыбызда елның елында спонсор булып Гөлнәрә һәм Илдар Фархутдиновлар торалар. Елның елында алар клубка финанс ярдәм күрсәтеп кенә торалар. Аллага шөкер! Авылыбызда тагын яңа урысча әйткәндә частный предприниматель, ә безнеңчә алып сатарлар барлыкка килде. Алар Инзилә һәм Ришат Бадертдиновлар. Быел алар да бәйрәмне спонсировать иттеләр һәм иде яңа башлангыч иптәшләр быел СПК идәрәсе рәйесе Васил Фәтих улы колхоз исеменнән бәйрәм үткәрергә клубларга финанс ярдәм күрсәтте. Аларга барсынада зур рәхмәт әйтәсебез килә. Таза булыгыз, бай булыгыз, күңелегез гел шулай киң булсын, юмартлылыгыз өчен Ходай тәгалә сезне үзе сакласын. Рәхмәтебез сезгә чиксез! Без сезгә бәйрәм күчтәнәче итеп җыр бүләк итәбез.

Моңлы җырчыбыз Зөһрә Хәбипова үзенең җырын сезгә бүләк итә.

(Җыр Зөһрә Хәбипова).

Кыш бабай: Бүләкләр дигәндәй, минем дә сезгә бүләгем бар иде ул. Яңа 2016 елга аяк басырга да санаулы минутлар гына калды. Минем сезгә зур күчтәнәчем бар иде. Әлеге дә баягы тишек баш бүләгем дражда аэрочанада торып калган. Уф, аллам! Картлык шатлык түгел шул.

Маша:   Кыш бабай! Ул бүләкне мин әллә кайчан табып алып Әлләләү Үлмәсбаевичка тапшырдым инде. Әлләләү Үлмәсбаевич! Приз в студию!

Әлләләү: Җәмәгәт! Сенсация!Нонсенс! Мин зур яңа сорт кабак сейшель пальма F1 дигән яшелчә уйлап чыгардым. Теге Африкадан алып кайткан сейшель пальмасы үзебезнең кабак белән скрещивать иткән идем, карагыз әле нәрсә килеп чыккан. Приз в студию!

(Призны алып керәләр.Аның эченнән Яңа ел чыга).

Яңа ел: Яңа елны көтеп ала һәркем,

Юш килсен дип юрый теләген.

Яңа елда иң-иң якынына

Бүләк итәр янган йөрәген.

Яңа елда өмет капкалары

Бәхет теләп кенә ачьлсын.

һәрбер йортның ишек, тәрәзенә

Ак канаты белән кагылсын.

Фәрештәләр килеп кунакласын

Сез яшәгән өйгә көн саен.

Җан җылысын гына юллый сезгә

Чыршы белән сылу ак каен.

Алмашына еллар, үтә чорлар,

Тарих булып кала үткәннәр.

Яңа елда түргә чакырыгыз,

Безне сөеп янып көткәннәр.

Чакырыгыз түргә дус-ишләрне…

Берүк, беркем читтә калмасын…

(Җырда гына явыз уйлар булмый).

Җырны һәркем җырга ялгасын.

Кыш бабай: Әйдә әле, улым. Син бик булдыклы балага охшагансың. Үзеңнең хөнәреңне дә күрсәт.

(Яңа елның җыры).

Алып баручы: Чынлап та, бигрәк булдыклы ул икәнсең, уңышлар телибез сиңа. Ә менә Кыш бабагыз эстафетаны тапшырдык, безгә инде китәргә вакыт җитте ди. Аларга әле генә телефоннан шалтыраттылар. Аларның тагын бик күп җирләргә барып Яңа ел  белән котлыйсылары бак икән. Әйдәгез, Кыш бабай белән Кар кызына зур рәхмәт әйтеп аларны озатыйк. Юлдагылар юлда булсыннар ди. Ак юллар телик аларга.

Сау бул, сау бул Кыш бабай;

Сау бул, сау бул Кар кызы.

Алып баручы: Ә хәзер традиөия буенча әйдәгез әле маймыл елында туганнарны сәхнә түренә чакырыйк. Маймыллар әйдәгез!

Сезне котлап Миннемухаметова Әлфия җырын бүләк итә.

(Миннемухаметова Әлфия җыр).

Алып баручы: Залда бүген күреуебезчә  бик күп читтән кайткан кунаклар бар. Аларны бәйрәм белән котлап җырлый Чулпан Низамова.

(Чулпан Низамова җыр).

Алып баручы:Рәвилә Ахунова өлкән яшьтәге залда утырган авылдашларны котлап җыр бүләк итә.

(Рәвилә Ахунова җыр).

Алып баручы:Бәйрәм кызганнан кыза бара. Вакыт дигәннең әлегедә баягы бер урында тормый, сәгать телләре келт-келт итеп яңа секунд, яңа минутлар саный. Безнең килгән кунакларыбыз да берне җырлыйсы килә ди. Әйдәгез күмәкләшеп җырлап алыйк.

(Күмәкләп җыр).

Алып баручы: 

Таң сызыла Яңа ел иртәсен,

Чулпан йолдыз котлап уята.

Ел башында дуслар алдыбызда

Ап-ак карлы шома юл ята.

Теләгем шул изгелекле булсын,

Яңа аяк баскан яңа ел!

Моң-зар түгел,шатлык алып килсен

Һәр яңа көн бирсен яңа җыр.

Яңа елның һәрбер туар таңы

Күмелсен тик сөенеч шатлыкка.

Яңа елның яңа матур таңы

Күңелләрне төрсен аклыкка.

Ак бураннар булып бәхет ишек какасын

Чынга ашсын өмет теләкләр

Матурлыгын тоеп бу җирнең

Шатлык белән типсен йөрәкләр.

(Җыр Загитова Лена һәм Албина).

Светлый горизонтальный


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника Новый год 2012 по теме "Дед Мороз и год спорта" для 1-6 классов

Сценарий праздника Новый год разрабатывался в предверие года спорта и зимней олимпиады 2014 года....

Сценарий праздника "Новый год"

Предлагаю Вам весело и задорно провести школьный праздник....

Сценарий праздника Нового года в младшей подготовительной группе «Нюша и Новый год!»

Сценарий для праздника в музыкальной школе. Дети 4-5 лет....

сценарий праздника ДЕНЬ УЧИТЕЛЯ 2016

Поздравление студентов , своих преподователей...

Сценарий праздника 1 сентября 2016

Сценарий провели 1 сентября 2016 года в СОШ с.Шулганово...

Сценарий праздника "Новый Новый год"

Мероприятие для учащихся 5 - 9 классов....

Сценарий праздника "Последний звонок 2016" в 11 классе

Подробный сценарий праздника "Последний звонок"...