БЕЛЕМ ШОУ
план-конспект по теме

Мавлиханова Гульназ Азатовна учитель татарского языка и литературы

Белем шоу

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kopiya_herle_kon.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

 Тема: Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча”Белем шоу”

Максат. М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча алган белемнәрне тикшерү,  аның иҗатына мәхәббәт тәрбияләү

Җиһазлау: портреты, китаплары, карточкалар

               

                               “Белем шоу” ның барышы

-  Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар  һәм мәктәбебезнең иң зирәк һәм иң тапкыр укучылары! Без бүген сезнең белән “Белем шоу”дигән конкурста катнашырбыз.Бүгенге уеныбыз татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот – шагыйрь Муса Җәлилгә багышлана.Муса Җәлил дигәндә - татар халкын, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә.Димәк, ул – чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. Ярышта катнашачак командалар, түргә рәхим итегез!

     1нче команда –“Тәмле теллеләр”.

   “Тәмле телебезне”, дуслар

     Кызганмыйча сөйләшик.

     Тик ягымлы сүзләр белән

      Бер – беребезгә эндәшик.

     2 нче команда – “Күңелле тәнәфес”

      Чылтырый кыңгырау

       Дәрестән чыгарга.

       Кыңгырау – тәнәфес

       Яратучыларга!

       Көч кирәк укырга,

       Көч кирәк һәр эшкә.

       Чылтырый кыңгырау-

       Монысы....дәрескә.

1 нче тукталыш.  “Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты” дип атала.Әлеге тукталышта укучылар бирелгән сорауларга җавап бирергә тиеш. 

1.Муса Җәлилнең туган авылы.(Мостафа)

2.Муса укыган мәдрәсә.(Хөсәения)

3.Ул әсирлеккә ничәнче елда эләгә.(1942)

4.Мусаның кызының исеме. (Чулпан)

5.Җәлилчеләр ничәү була .(11)

6.Муса нинди уен коралында уйный белгән.(Мандолинада)

7.МусаҖәлилнең беренче шигыренең исеме.(“Бәхет”)

8.Шагыйрьнең көрәштәше, язучысы.(Абдулла Алиш)

9.”Хөкем алдыннан” картинасының авторы.(Х.Якупов)

10.Берлинда Җәлил утырган төрмә.(Шпандау төрмәсе)

2 нче тукталыш .”Шигырьне таны» дип атала.

  Мин хәзер Муса Җәлилнең шигырьләреннән өзекләр укыйм, ә сез шигырьнең исемен әйтергә тиеш буласыз.  

1.Эчәргә дип, Егет

  Чокырга иелә;

   Һәм кипкән иренен

   Чишмәгә тигерә.(“Сандугач һәм Чишмә” балладасы)

2.Карт бүре егетне иснәде,

   Аптырап күзенә карады.

   Һәм кинәт нидәндер сискәнеп,

   Бер читкә тайпылды яралы.(“Бүреләр”)

3.Катып калды ана, дәшмәде,

   Ярсып чыкты кайнар яшьләре.

   Кайгысыннан өлкән улының

   Көмеш төсле булды чәчләре.(“Ана бәйрәме”)

4.Ул сарыла шашкан анасына,

   Нәни күңеле сизә, күрәсең!

   - Аталар бит, әнием, яшер мине,

  Әнием, бәгърем, килми үләсем!..(“Вәхшәт”)

5.Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип,

   Без алмадык сатып гомерне,

   Үзебезчә яшәп, үзебезчә

   Без чиклибез аны түгелме?! (“Дуска”)

6.Чәчәкләр,үсегез,чәчәкләр,

   Дәрт биреп безнең шат күңелгә.

  Сезгә бу шатлыклар, рәхәтләр гомергә.

  Бит җиңеп алынган. (“Чәчәкләр”)

3нче тукталыш “Сәнгатьле уку” дип атала. Һәр командадан бер кеше Муса Җәлилнең шигырен сөйләп күрсәтергә тиешле.

  4 нче тукталыш “Сынатма, капитан!” дип атала.

    Сез – булдыклы капитаннар,

    Сезнең белән зирәкләр.

     Зирәклектә бар хикмәт,

     Андыйлар бик сирәк лә

Хәзер бирегә капитаннарны чакырабыз.Алар Муса Җәлилнең чуалтылып бирелгән шигырен төзекләндереп, тәртипкә китерергә тиешләр.

1.Ромашкалар уянды

  Күзгә - күз караштылар

  Иртәнге таң нурыннан

  Елмаеп, хәл сорашып

2.Кайгы белән сулган анага

  Мин очырдым ерак далага

  - Өч улымны, очар кош итеп,

   Әйтсәгезче якын дус итеп

 5нчы тукталыш   “Җәлил исеме белән”  дип атала. Әлеге

туктылышта укучылар иң авыр сорауларга җавап биреп, үзләренең белемнәрен сынап карарлар.Бу җаваплар югары бәяләнәчәк.

1.Муса Җәлилнең исемен йөртүче театр.

(Опера һәм балет театры)

2.Муса Җәлилгә һәйкәл куелган мәйдан исеме(Беренче Май Мәйданы)

3.Һәйкәл ничәнче елда куела?(1966)

4.Шагыйрь портретын таштан иҗат итүче скульптор.(Бакый Урманче)

6 нчы тукталыш “Без сәхнәдә”дип атала.Укучылар Муса Җәлил шигырьләре буенча өзекләр күрсәтерләр.(“Кызыл ромашка” һәм “Ана бәйрәме”)

 _ Шуның белән безнең бәйгебез тәмам.Җиңүчеләрне билгеләү өчен хөкемдарларга сүз бирәбез.

Акыллы һәм тапкыр кеше

Бар җирдә дә кирәк.

Күп укыгыз,күп белегез,

Булыгыз сез зирәк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Конспект по технологии 2 класс на тему: " Белое изображение на белом фоне"

Конспект по технологии 2 класс на тему:" Белое изображение на белом фоне"...

Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикш...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...