Боз астында күбәләк...
творческая работа учащихся (9 класс) на тему

Мавлиханова Гульназ Азатовна учитель татарского языка и литературы

Хикәяләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dokument_microsoft_word_2.doc27 КБ

Предварительный просмотр:

Боз  астында күбәләк...

   Җәйге, кояшлы матур иртә. Төнлә яуган яңгыр тамчылары  яфракларда,үләннәрдә җемелдәп, күзне камаштыралар. Алардан җәй иртәсенең сафлыгын, матурлыгын, җылылыгын тоеп була. Монда бөтен нәрсә серле, нәкъ әкият дөньясындагы кебек.Хәтта агачлар, үләннәр, чәчәкләр дә җанлы кебек күренә.Алар да бит шаулашалар,әкрен генә чайкалалар. Бәлки алар минем белән исәнләшәләрдер...

            Зур яфрак астында, аксыл – сары бишектә, үзенең йомшак  юрганына төренеп,бер бәләкәч йоклый.Көн җылытып,кояш күтәрелгәч, кечкенә ялкауның йокысы туя,аның очып чыгасы килә.Бишек аңа бик кысан, тар булып тоела башлый.Талпына –талпына,авырлык белән генә кузгала бәләкәч..

          Нәрсә соң ул?Бу дөньяга  нигә килгән, нинди максат белән?Әлегә соравыма җавап юк...Күпләребез өчен күңелсез, мәгънәсез булып күренгән бу дөнья аны төрле төсле чәчәкләре,якты кояш нурлары белән сихерли . Дөнья матур икән бит!      

Бераз яшел үләннәр өстеннән баргач, үзендә ниндидер аңлаешсыз авырлык тоя,аның нидәндер арынасы килә. Аһ!Ниндидер караңгылыкка чумам дигәндә генә,талпынып китә һәм сизми дә кала, оча!Гаҗәеп күренеш бит бу.Бер мизгел эчендә тормышың тамырыннан үзгәрсен әле, шуның өстенә канатлы булып, күккә оч.

Менә нигә килгән икән ул дөньяга.Очарга!Матурлыкка күмелеп,тәмле чәчәк сулары эчеп яшәргә һәм мәңге яшь булып калырга.Ләкин җәй мәңгелек түгел икән шул.Әле генә кояш, җылы иде, менә инде көзге яңгырлар да ява.Күбәләк салкыннарга бирешергә теләми, тик ул инде канатларын тоймый,очалмый ул.Бәхетле матур тормыш озакка сузылмый,бер мизгелдә туктап кала.

Соңгы мәртәбә талпынам дигәндә,егылып төшә ул.Аның инде хәзер очасы да, көрәшәсе дә ,карышасы дә килми,бары татлы йокыга күмелеп,шунда җиргә ятып каласы килә.Канатлы бәләкәчебез тирән йокыга тала.

Хатирәләремне ни уятты дисезме? Язда  боз астындагы күбәләкне күргәч,бөтен вакыйгалар яңарды бит.Иң элек әлеге күбәләккә бик озак сокланып карап тордым,чөнки алар очканда,озакка тукталмыйлар шул.Өйдән кайнар су алып чыгып, әкрен генә бозны эреттем.Миндә күбәләкне тере күрү теләге көчлерәк иде.Өмет бит соңыннан гыны үлә ул.Сак кына бозны эретеп, күбәләкне якты кояш нурлырна куйдым.Ни булды дисезме?Бер көнлек кенә гомере булган күбәләгем бераз җылынып торды да, очып китте.

         Күбәләкнең гомере кыска диләр,

        Бер генә көн яши диләр күпләр.

        Ә яшәүнең тәме бит көчлерәк,

       Эретерлек бозны җылы йөрәк...

Тәрәзәләр генә моңая

  Кышкы сукмакны биек – биек кар көртләре каплап киткән.Сукмакта кеше эзләре күренми.Мин,авыр гына атлап,авыл читендәге өйгә якынлашам.Туктап калып,тынлыкка колак салам,күктәге йолдызларга карыйм,ялгыз айдан көянтәле Зөһрә кызны эзлим.Карашымны бакчага күчерәм.Анда тирән кар яткан.Түрдә ялгыз каен...Әйтерсең лә,хуҗасын,үзе кебек ялгыз әбине сагына.Алгы өйнең тәрәзә каршындагы миләш агачы,үзенең кызыл төймәләрен тагып,үткәннәрне уйлап,әбине көтә.Өйгә якынрак килеп,тәрәзәләрне күзәтәм.

     Кайчандыр аллы – гөлле чәчәк аткан яран гөлләр белән бизәлгән тәрәзәләрдә яшәү яктысы юк инде.Капка янына килеп,койма  ярыгы аша ишегалдын күзәтәм.Мәңгегә бикләнгән йозакны кулларым белән тотып,җылытырга тырышам.Әбинең ягымлы,җыерчыклы көзен,ак яулыгын,кулындагы тәсбихен,кулы белән иңнәренә кагылып: “Кызым”,-дип эндәшүләрен  сагынам.Ул,дога кылып,миңа бәхет,исәнлек тели иде:

    -Ходай тәгаләнең рәхмәте белән иңнәреңә бәхет кошлары кунсын, - дия иде.

              Хатирәләрне яңартыр өчен килдем мин монда.Әбине,аның киңәшләрен сагынып килдем,ләкин аның күзләре булып,тәрәзәләр генә моңая.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Боз астында күбәләк...

Әлеге хикәяләр  "Илһамлы каләм" конкурсына әзерләнгән иде...

"Адымнар "исеме астында нәшер ителүче мәктәп газетасы

3 ел  инде укучылар тарафыннан  "Адымнар"исемле  баш астында  мәктәп газетасы нәшер ителә.Газетада мәктәп, авыл тормышындагы яңалыклар,хатирәләр, кызыклы вакыйгалар, котлаулар...

ТЕМА: Җәннәт әниләрнең аяк астында. (Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча). Рамазанова Розалия Гарифулла кызы

Ана – дөньяда иң бөек зат. Бала дөньяга килгәнче , ул аны 9 ай йөрәге янында йөртә, тугач, төннәр буе аны бага. Әмма үсә төшкәч, ата – аналар белән балалар арасында бик яңа мәсьәләләр килеп туа. Алар ...

Бәйлек сүзләр.(алдында,артында,янында,каршында, өстендә, астында).

"Бәйлек сүзләр" темасы буенча 3нче сыйныфның рус төркемендә үткәреләгән дәреснең технологик картасы....