Ачык чара "Ярат математиканы"
методическая разработка (9 класс) по теме

Төрле класс укучылары җыелма командасы өчен математик ярыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematika_achyk_chara.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: математик кичә «Ярат математиканы»

Максат: укучыларның танып-белү активлыгын үстерү, математика фәненә кызыксыну уяту, тапкырлык, оешканлык, бердәмлек тәрбияләү

Материал: «Мәгариф» журналы, «Математика», «Ачык дәрес» газеталары һ.б.

                                     Уенның барышы.

Уенда 7-11 нче класслардан 2 шәр укучы катнаша. 2 җыелма команда төзелде, кайбер этаплар укучыларга өй эше итеп бирелде.

Математика турында

Бик күп сүзләр язылган.

Һәрбер сүзгә эчтәлекле,

Тирән мәгънә салынган.

“Математика ул – бөтен төгәл фәннәр сөйләшә торган тел”

“Математик шагыйрь җанлы кеше булырга тиеш”

“Химия – физиканың уң кулы, ә математика – аның күзе”

“Математика үзенең серләрен аңа мәхәббәт белән якын килүчегә генә ача ”

“Математика – җитди фән, аны аз гына кызыклы итү мизгелен һич тә кулдан ычкындырмаска кирәк” 

    “Ярат математиканы”математик кичәсендә 7-11 нче класслардан иң булдыклы, иң зирәк, иң тапкыр, иң акыллы укучылар катнаша.Аларның уенын бик тәҗрибәле жюри әгъзаләре бәяләр (жюри белән таныштыру) Әйдәгез, командалар белән якыннанрак танышып үтик.

1. “Таныш булыйк” (5 балл)

Команда үзе белән таныштыра, исем әйтелә.

 2. “Без –сезгә, Сез – безгә” (1 дөрес җавап 1 балл)

Командаларга сораулар бирелә. 2 нче команда дөрес җавапны

1 нчесе ялгышса, әйтә ала.  

  1. Балага тәртипсезләнгән өчен нинди геометрик  фигура кулланып була?(почмак)
  2. Кояш белән нинди фигура дус? (нур)
  3. Географик кисек конус (вулкан)
  4. Вакланманың ваклаучысында нинди сан тора алмый? (0)
  5. 2 м иңе, 2м буе, 2 м тирәнлеге булган чокырда күпме балчык бар? (юк)
  6. Нәрсә елга киемен 4 тапкыр алыштыра? (җир)
  7. Көннәрнең исемнәрен әйтмичә 5 көнне рәттән санарга. (өченче көн, кичә, бүген, иртәгә, берсекөнгә)
  8. Нинди сәгать вакытны  тәүлеккә 2 генә тапкыр дөрес күрсәтә? (туктаган. ватылган)
  9. Шоферның энесе бар, ә энесенең абыйсы юк.Бу ничек була ала? (шофер хатын-кыз)
  10. Һәр ай 30 яки 31 санына бетә.Кайсы айда 28 саны бар? (барысында да)
  11. 2 кулда 10 бармак, 10 кулда ничә бармак? (50)
  12. Әни һәм кызы кибеткә барганда 2 сум акча тапканнар. Кыз үзе генә барса, ничә сум акча тапкан булыр иде? (2)

3. “Саннар патшалыгында” (5 балл)

Командага саннар һәм сүзләр язылган бит бирелә. Саннан ук чыгарып дөрес җавапка барырга.

     2.54             1 дюймның якынча кыйммәте

5760             Кытай стенасы озынлыгы)

2520             Мисыр пирамидасына язылган сан

3,14              Пи санының якынча кыйммәте

9,8                Тоткарсыз төшү тизләнеше

4. “П хәрефендә кунакта” (4 балл)

П хәрефе кергән математик терминнар әйтергә.

Параллелограмм, параллель, почмак, турыпочмаклык, тапкырлау,өчпочмак,параллелепипед,перпендикуляр, пирамида, призма,апофема, пространство, Пифагор,күппочмак, күпкырлык, проекция, тапкырлаучы,  тапкырчыгыш, планиметрия,трапеция, прогрессия,пропорция, пропорциональлек, күпбуын,җөп, процент, пот, плюс

5. “Слайд-шоу” (5 балл)

Һәр командага 6 слайдтан торган презентация күрсәтелә. Шуларның берсе буенча сорау бирелә.

1 команда: 4 нче слайдта ничә кош сурәтләнгән? (3)

2 команда: 10 нчы слайдта ничә өчпочмак бар? (4)

 6.“Аукцион”

Теоремалар “сатып” алабыз.7 сүздән башланып китә һәм кими бара.

  1. Бер үк якка алып баручы 3 сукмак турындагы теорема.

(Тигезьянлы өчпочмакның нигезенә үткәрелгән медианасы аның  биеклеге һәм биссектрисасы да була.)

  1. Капма-каршы якларның бердәмлеге турында теорема.

(Параллелограммның капма-каршы ятучы яклары һәм почмаклары тигез.)

  1. Бәхәсләшергә урын калдырмый торган теорема.

(Теләсә нинди өчпочмакның эчке почмаклары суммасы 180 градуска тигез.)

  1. “Чиләгенә күрә капкачы” дигән сүзләрне раслаучы теорема.

(өчпочмакның зуррак ягына каршы зуррак почмак ята, зуррак почмагына каршы зуррак як ята.)

7. “Музыкаль өй эше” (5 балл)

Такмаклар конкурсы. “Математика кирәк”

8.  Интелектуаль ярыш “Күңелле дә, акыллы да” (4 балл)

  1. “Сез нинди акылсызлык уйлап тапсагыз да, шушы акылсызлыкны эшләп караучы табылачак” дигән фраза
  1. аксиома
  2. барлык турында теорема
  3. тормыш позициясе
  1. «Лос-Анджелес» шәһәрендә рус балалары мәктәп эченә шаярып 3 дуңгыз баласы җибәрәләр.Аларга буяу белән 1,2, 4 дигән номерлар сугалар.1 атна буе Америка полициясе нәрсә эзләгән?
  1. әлеге эшне эшләгән укучыларны
  2. 3 нче номерлы дуңгызны
  3. Мәктәп буенча чабып йөргән дуңгызларны

9. Йомгаклау. Җиңүче команданы ачыклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тамчы- шоу. Ачык чара.

Укучыларның әдәбият фәненнән алган белемнәрен ныгыту, Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру....

Сыйныфтан тыш ачык чара "Боз озату" кичәсе.

Исәнмесез, хөрмәтле туганнар! Без  бүген төрки бабаларыбыздан калган, ләкин ниндидер сәбәпле юкка чыгып баручы йола бәйрәменә җыелдык. Элек елга-инешләрдә боз кузгалган көн бер олы бәйрәмгә әйлә ...

Ачык чара рус телле укчыларга

Татар телен аңлавын күрсәтү.Татар теленә кызыксыну тәрбияләү...

Ачык чара Бәйрәм бүген

Тукай иҗаты белəн тагын да тулырак таныштыру һəм шигырьлəренең идея-эстетик югарылыгын күрсəтү максатында һəр класска алдан ук ятлыйсы шигырьлəр, сəхнəлəштерəсе əсəрлəр бүлеп бирелə. Сəнгатьле уку һəм...

Дәрестән тыш чара."Ярат туган телеңне!"

"Яз газиз угълым,кара тактаны сыз акбур белән!Һәм кара күңелне ялт иттер,ак нур белән!"...

Сыйныфтан тыш чара Яратам!

Кичәнең максаты: Укучыларда иҗат итәргә омтылыш, иҗади фикер йөртү өчен җирлек тудыру, туган җиребезгә, әти-әниебезгә, мәктәпкә, яраткан илебезгә, табигатькә, мәхәббәт уяту. Укучыларның иҗади сәләтләр...