Туган тел - ана теле
классный час по теме

Сафина Глуза Фаузетдиновна

Клаасный час посвященный к дню родного языка на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel.docx19.08 КБ

Предварительный просмотр:

“Туган тел –ана теле”

Максат: Укучылар алдында ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтеп, туган телне ихтирам итү хисе тәрбияләү.

                                                     Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әни” –дип,

                                                     Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әти” –дип,

                                        Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

                                    Туган телең әле бу булмас.

 Соң минутта әйтә алсаң: “Әни” –дип,

Соң минутта әйтә алсаң: “Әти” –дип,

                                        Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

                                         Туган телең әнә шул булыр...

21 нче февраль – халыкара туган тел көне. Дөньядагы барлык халыклар үз туган телләре көнен билгеләп үтәләр. Тел кешеләргә аралашырга, күңел ачарга ярдәм итә. Тел кешеләрнең гомер юлдашы. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Шуңа һәр кеше ана телен, туган телен югалтмаска тырыша. Ә шулайда, һәр ел саен җир шарында 10 мең тел юкка чыга. Туган тел, ана теле төшенчәсенә салынган мәгънәне аңлаган кеше үз телен гомере буена саклый, аны югалтуга юл куймый, билгеле. Чөнки ул бөек, изге һәм кадерле сүз. Туган тел – беренче тапкыр әти, әни дигән тел. Туган тел ул – туган җир. Ана телен, туган телне балага иң якын кешесе – анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуна күрә бу телне – ана теле дип атыйлар. Туган тел – дөньяны танып белү, өйрәнү – төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал – үзара аралашу- аңлашу коралы ул.

Туган тел –иң татлы тел,

Туган тел –иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма–

                                                                         Туган телеңне онытма!

Туган телне саклау бүгенге көндә кешелек экологиясен саклау дәрәҗәсендә тора. Тел – кеше рухының формасы, эчтәлеге һәм аның яшәү шарты. Тел – рухи экология. Туган телдә – мең әхлак кануннары, мең еллар туктаусыз язылып торган тарихның хакыйкый эчтәлеге.

Тел – гомерлек юлдашыбыз. Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы.

Мәкальләр

Теле барның юлы бар.

Дөньяда иң татлы нәрсә дә –тел, иң ачы нәрсә дә тел.

Алтыда белгән ана телен, алтмышта да онытмас.

Кул ярасы бетәр, тел ярасы бетмәс.

Суны - таяк белән, кешене тел белән үлчиләр.

Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы.

Телең белән фикер йөртмә, акылың белән фикер йөрт.

Аз  сөйлә –күп  тыңла.

Агач башын җил бутый, адәм башын сүз бутый.

Аккыллы сүз алтыннан кыйбат.

Ананың балага биргән иң зур бүләге –тел.

Әйткән сүз –аткан ук.

Иле барның теле бар.

Иң татлы тел –туган тел, анам сөйләп торган тел.

Телләр белгән ил ачар.

Телең белән ашыкма, эшең белән ашык.

Табышмаклар

1.Кайвакыт ул мамык төсле йомшак, кайвакыт таш кебек каты, кайчагында баллы, кайвакытта әремнән дә әче, кылыч кебек үткен дә була. Ул нәрсә? (тел)

2 Үзем турыйм, үзем елыйм.  (суган)

3. Тышта тау-тау, өйгә кергәч су. (кар)

4. Эт түгел, кара, мин барсам, ул да бара. (күләгә)

5. Көйдергән дә ул, сөйдергән дә ул, иң ачы да ул,  иң татлы да ул, ул нәрсә?(тел)

6. Энәсе бар тотып булмый, энәсе белән тегеп булмый. (керпе)

7. Түп-түгәрәк кара күз, сап-сары керфекләре, ул ярата кояшны, без аның бөртекләрен. (көнбагыш)

Туган тел турында шигырьләр

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

Син аңлаттың миңа, туган телем,

Син өйрәттең миңа һәммәсен! (Х. Туфан)

 

Әткәң –әнкәң телен белсәң,

Адашмассың кайда да...

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да, айга да.

Игелекле булып үсим

Газиз туган телемә.

Туган тел бер генә була,

Әнкәй кебек бер генә. (Г.Морат)

Әни кебек газиз күреп,

 “Туган тел” дип җан атып

Яшик әле дөньясында

Туган телне яратып. (Р.Файзуллин)

Телнең тияге булмый,

Телнең сөяге булмый.

Никадәрле сөйләсә дә,

Телнең сөяле булмый.

Эшләгәннең –кулында,

Сөйләгәннең –телендә.

Телнең серен белим дисәң –

Хикмәт телнең төбендә.(Н. Арсланов)

Туган телем күп еллардан бирле

Чәчәк ата йөрәк түрендә.

"Әнкәй” дигән иң беренче сүзне

Мин әйткәнмен туган телемдә. (З. Насыйбуллин)

Синдә –шатлык җиңеллеге,

Кайгылар авырлыгы.

Ата –бабам батырлыгы,

Аналар сабырлыгы.

Синдә –күңелләр киңлеге,

Туган җирем ямьнәре;

Синдә –илем иркенлеге,

Синдә –дөнья гамьнәре.

Югалтмыйсың, туган телем,

Сине югалтканны да,

Син алып чыктың дөньяга

Синнән баш тартканны да.

Сиңа тел тидергәннең дә

Телен син ачкан идең,

Ана булып, бишегенең

Янына баскан идең. (Р. Миңнуллин)

“Туган телем –

Анам теле!” –

Дияр әле

Балалар.

“Туган телен –

Балам теле!” –

Дияр микән

Аналар?! (Р. Миңнуллин)

Туган телемдә сөйләшәм

Яшим мин туган илдә.

Туган ил дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә. (Э.Мөэминова)

Туган тел ул ничә гасыр

Бездән элек туган тел,

Безгә кирәк булачагын

Алдан белеп туган тел. (З. Насыйбуллин)

Г. Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул аралашу, аңлашу, тәрбия коралы итеп тә караган. Шуңа күрә дә ул телне халыкчан итеп, “туган тел”, “матур тел”, “әткәм – әнкәмнең теле” дип атаган.

Югары культуралы булуга туган телеңне яхшы белү дә керә. Үз халкына ана телендә хезмәт күрсәтә алырлык хәзерлеге булмаган кешене, ул нинди генә дәрәҗәле эштә эшләмәсен, аны һич тә югары культуралы кеше дип әйтеп булмый.

Биш минутлык Г. Тукайның “Бала белән күбәләк”җырын тыңлап тәмамлана.

Кулланылган әдәбият:

  1. Ахмадуллина Ф. Ю. “Язык зеркало народа. Тел –халыкның көзгесе”

2. Сафиуллина Ф. С., Ибраһимова Г. Б. “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел”.

3. Татар халык иҗаты табышмаклар, мәкальләр.

4. Шакирова Т. “Табышмаклар”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...

Туган телебез- татар теле. (мастер-класс)

Туган телебез- татар теле.(мастер-класс)...

Туган телебез- татар теле. (мастер-класс)

Туган телебез- татар теле.(мастер-класс) презентация....

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....