Сочинение "Минем яраткан укытучым"
материал на тему

Яруллина Гульшат Минасхатовна

 Күренекле  шагыйрь  Фəннур  Сафин  катлаулы,  əмма  мактаулы  һөнəр иялəренə əнə шундый югары бəя бирə. Əйе,  чыннан  да,  мөгаллимəлəрне без  –  икенче  əнилəребезгə,  укытучы абыйларны  исə,  төпле  сүзе,  нигезле  киңəшлəре  хакына  əтилəребезгə тиңлəп  карарга  гадəтлəнгəн.  Иң  игелекле  һөнəр  нинди  дисəлəр,  һич  тə шиклəнмичə, укытучы дип əйтү тиешледер.  Дөньяны танып белү,  укырга- язарга  өйрəтүдəн  тыш, акны – карадан, яхшыны яманнан аеру, изгелекне өстен күрү, нинди генə кыен хəлдəн дə чыгу юлларын табу, адəмчелек белəн гомер итү хикмəтлəрен безгə остазларыбыз төшендерə

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                             Минем яраткан укытучым.                            

                                                                                                                 Кайгы килгәндә дә, егет бул, дип

                                                                                                         Шул остазлар безне өйрәткән.

                                                                                                         «Укытучы» белән «әнкәй» сүзе,

                                                                                                           Бергә саркып чыга йөрәктән.

        Күренекле  шагыйрь  Фəннур  Сафин  катлаулы,  əмма  мактаулы  һөнəр иялəренə əнə шундый югары бəя бирə. Əйе,  чыннан  да,  мөгаллимəлəрне без  –  икенче  əнилəребезгə,  укытучы абыйларны  исə,  төпле  сүзе,  нигезле  киңəшлəре  хакына  əтилəребезгə тиңлəп  карарга  гадəтлəнгəн.  Иң  игелекле  һөнəр  нинди  дисəлəр,  һич  тə шиклəнмичə, укытучы дип əйтү тиешледер.  Дөньяны танып белү,  укырга- язарга  өйрəтүдəн  тыш, акны – карадан, яхшыны яманнан аеру, изгелекне өстен күрү, нинди генə кыен хəлдəн дə чыгу юлларын табу, адəмчелек белəн гомер итү хикмəтлəрен безгə остазларыбыз төшендерə.

     Остаз, мөгаллим, мөдəррис  дип  олылаган  аларны  халкыбыз, ягъни əхлак нигезлəренə төшендерүче, бəндəне кеше дəрəҗəсенə күтəрүче.Кешелек  җəмгыяте  һəр  дəвердə  дə укытучыларга  таянган.  Мөгаллимнəн телəсə  нинди  һөнəр  иясе  əзерлəргə мөмкин.  Ə  менə  телəсə  кайсы  һөнəр кешесен  укытучы  итə  алмыйсың,  дигəннəрен ишеткəн бар. Бик хак сүзлəр.  Дөньяда өч төрле изге һөнәр бар, диләр: кешеләрне туендыручылар, дәвалаучылар  һәм аларны белемле итүчеләр.Укытучы  һөнəре   –  мəңгелек, изге һөнәр! Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына . Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.  Шуңа да аларга кадер-хөрмəт күрсəтик, исəннəренə  шалтыратып,  хəллəрен  белик, бүлəклəр бирик, иң күркəм чəчəклəргə күмик.  Дөньядан  киткəннəрен  изге  сүз белəн телгə алыйк, дога кылыйк.  

    Укытучылар  –  минем  тормышымда  мөһим  роль  уйнаган  шəхеслəр  алар. Шуңа  күрə  аларның  фидакарь  хезмəтлəрен  беркайчан  да  хəтеремнəн  чыгармыйм, үземне укыткан мөгаллимнəремне онытмыйм. Укучылар алдында да, ата-аналар алдында да зур абруйга ия булган, тирəн  белемле,  зирəк  акыллы,  замана белəн бергə атлаучы, һəркем белəн уртак  тел  таба  алучы  затлар  бит  алар.  Минем укытучы һөнәрен сайлавымда да беренче укытучым Әлфия апаның да  өлеше зур. «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...» дигән җырны белмәүчеләр юктыр. Һәркем дә үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян сыйныфташларын, ягымлы, таләпчән укытучыларын онытмыйдыр ул. Мин дә үземнең беренче мәртәбә матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә олы ак бантиклар тагып, чәчәк бәйләме тотып, мәктәп баскычыннан атлавымны хәтерлим. Беренче тапкыр безне нәни кулларыбыздан тотып, укытучыбыз  Әлфия апа матур, якты сыйныф бүлмәсенә алып керде. Беренче дәрес тыңлавым, көндәлегемдәге беренче билгеләр бүгенгедәй хәтеремдә. Беренче тапкыр такта алдында җавап бирүләр, каушап, белгәнеңне дә онытулар – барысы да истә. Иң истә калганы:  4нче сыйныфны гел бишле билгеләренә генә тәмамлап,5нче сыйныфка күчкәндә ,миңа беренче укытучым болай диде:”Син һичшиксез тырышып укырга,киләчәктә  укытучы  булырга тиешсең .Укытучы бирелеп, намус белән, чын күңелдән балаларны яратып эшләсә генә дәрәҗәгә ирешәчәк, ихтирамга лаек булачак,шуны онытма.”- диде. Мин шушы көннән  башлап башка  һөнәрләр  турында уйламадым да.  Бары тик укытучы булырга хыялландым. Һәм хыялым тормышка ашты. Мин инде 20 ел мәктәптә балаларга  белем бирәм. Беренче укытучым инде күптән ак яулыклы әби. Шулай булуга да карамастан, ул- минем күңелемдә һәрвакыт яшь,   көләч йөзле ,туры  сүзле , якты юл күрсәтүче  үрнәк остазым...Мин аңа мең-мең рәхмәтлемен.

                                                                                        Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне,

                                                                                        Сорасалар, багышларга кемгә, диеп.

                                                                                        Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне

                                                                                       “ Укытучыма,” дияр идем, башым иеп.

                                                                                             ГББУ“2нче Аксубай урта мәктәбе”нең

                                                                                            татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                             Яруллина Гөлшат Минәсхәт кызы.

       

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яраткан әкият геройларыбыз" "Our favourite characters of fairy-tales" (инглиз һәм татар теленең берләштерелгән ачык дәресе)  

МАКСАТ: Укучыларның инглиз hәм татар телендә сүз байлыкларын арттыру.Фикерне ике телдә бәйләнешле, төгәл, ачык итеп әйтә белүләрен ирешү.Балаларның логик hәм иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерү.Әк...

Минем яраткан ашларым.

Дәреснең максаты:1.      “Минем яраткан ашларым” темасына караган сүзләрне кулланып,  ашханәдә ашаганны, ашханәдә нәрсә пешергәнне, нинди ашлар яратканыңны әйтә белү;2....

Р. Миңнуллин "Балаларның - яраткан шагыйре"

Шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту....

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...

Яраткан укытучым (Күңел истәлекләре)

                    Яраткан укытучым ( күңел истәлекләре)        Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, ...

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе        “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...