Сценарий на татарском языке "Көз көнендә туучылар өчен туган көн бәйрәме"
презентация к уроку (5, 6, 7 класс) по теме

Сабирова Илхамия Талгатовна

Праздник для осенних именниников на татарском языке. Сценарий содержит стихи, поздравления, игры и конкурсы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_konend_tuuchylar_ochen_koz_byrme_avtosohranennyy.docx21.89 КБ

Предварительный просмотр:

Көз көнендә туучылар өчен  туган көн бәйрәме.

Яңа кенәр сәламәтлекләре чикләнгән гомумбелем бирү мәктәбе тәрбиячесе Сабирова Илхамия Талгатовна.

Максат : балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, сөйләм күнекмәләрен камилләштерү,бэйрәм атмосферасы тудыру.

Алып баручы.                                            

Җиләк – җимешләр пешә,

Яшелчәләр өлгерә.

Агачларны күр әле

Алтын төскә төренә.

Балалар бу елның кайсы фасылы була? Әлбәттә көз.

Менә әкренләп алтын көзебез дә узып бара. Балалар көз нинди бәйрәмнәре белән исебездә калды?

Әйе ,без сезнең белән мәктәбебездә “ Белем бәйрәме”, “Укытучылар бәйрәме “һәм “Уңыш бәйрәмен” зурлап билгеләп үттек. Әле безнең тагын бер бәйрәмебез бар икән бит. Ул нинди бәйрәм икән?  Әлбәттә, ул безнең көз аенда туучыларның гомер бәйрәме- туган  көн бәйрәме.

Көзләр җиткән , гөлләр шиңгән,

Агачлар яфрак коя.

Суык кышны каршыларга

Җыела бөтен дөнья.

Тик куңелдә буген бәйрәм

Юк сәбәп боегырга!

Киресенчә туды сәбәп

Бергәләп җыелырга.

Бергәләп куңел ачырга,

Җырлап- биеп алырга,

Онытып көзге хисләрне

Күңел ачып калырга.

Әйдәгез алкышлар астында бәйрәмебезнең төп  сәбәпчеләрен октябрь,сентябрь , ноябрь айларында үзләренен туган көн бәйрәмнәрен билгеләп үтүче балаларыбызны залыбызнын түренә чакырыйк әле.

(Балалар исемәрен әйтеп залга чакырыла.)

Моңсу көздә бәйрәм ясап ,

Ничек туа белгәнсез?

Көзен яуган ләйсән яңгыр                                                                                

Көзен аткан чәчәк сез!

 Сезне котлап җыр башкырыла. “ Туган көн “  җыры

-Сез  йолдызнамәгә (Гороскопка) ышанасызмы?

Көз аенда туучылар бик зирәк булалар дип язылган анда.Әйдә сынап карыйк әле үзләрен.

Кызыклы сораулар.

  1. Һәркемдә дә бар. ( Исем)
  2. Бер агачта ике яфрак (Колаклар)
  3. Бөтен кешене ашата, үзе ашамый. (Кашык)
  4. Икесе дә ак , икесе дә вак. Аерыйм дисәң, авызыңа кап.( Тоз, шикәр)
  5. Кыш да түгел, җәй дә түгел. Нәрсә?  (Көз)

Әкиятләребезне дә искә төшереп үтик әле.

1.Убырлы карчыкның торган йорты. (Тавык тәпиендәге йорт)

2.Патша хатыны булган саз хайваны ( Бака)

3.Аю белән бабай бүлешеп ашаган яшелчә ( Шалкан)

4.Өч кызны әниләренең хәлен белергә чакыручы җәнлек. ( Тиен)

5. Әкиятнең исемен әйт : “Берсе ак, берсе кара, үзләре гел сугышалар” ( Чукмар белән Тукмар)

6. Бу өзек нинди әкияттән : “Зур колаклы, бик иркә, бик кадерле кыз икән ул әнкәсенә” . (“Куян кызы”)

  • Чыннанда сез бик зирәк икәнсез!  Ә хәзер шигырь тыңлап үтик.
  • Көз аенда туучылар бик  җитез дә булалар икән бит. Әйдәгез җитезлеккә сынап карыйк әле үзләрен.

Уен. “ Кем тизрәк”.  2 командага 5 шәр кеше чакырыла.  1әр банан бирелә. Кайсы команда тизрәк ашап бетерә. Банан һәр кешегә дә җитәргә тиеш.

      Бию .  

Безнең көз аенда туучы укытучы, тәрбияче апаларыбыз да бар.

Исем , фамилияләре атап үтелә. Аларны да котлап китик әле.

Котлау шигырләре.

Гүзәлләрдән гүзәл сезнең йөрәк

Игелек бирәсез һәркемгә.

Ашыгасыз бәхет өләшергә

Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.

Күрәсезме кояш нурлары

Теләк тели бүген һәркемгә.

Сүнмәс дәрт һәм исәнлек,

Йөз елларга җитәрлек.

 

Без сезгә  кечкенә генә бүләкләребезне тапшырабыз. (Үз куллары белән ясаган открыткалар тапшырыла.)

Сезгә музыкаль бүләгебез.Җыр башкарыла. “Туган көн “ җыры                        Хәзер барлык  балаларны һәм укытучы,тәрбиячеләрне “ Ак калач” уены     уйнарга чакырабыз.

     Шигырь “Бүген минем туган көн” Ш. Галиев.

Монда безне котлап телеграммалар да килгән. Бергәләп укып китик. Ә сез безгә әйтегез  кем җибәргән икән безгә аларны?

- “Алтын тарагым белән чәчләремне тарым да бәйрәмегезгә килеп җитәм.”  ( Су анасы)

- “ Дорогие ребята! Поздравляю с днем рождения! Прилететь не могу, так как объелся вареньем на дне рождения у Малыша”. ( Карлсон).

-  “Бәйрәмегезгә килергә дип чыккан идем, явыз бүреләр мине адаштырды. Калфагымны да югалттым .( “Кызыл калфак “)

-“Поздравляю с днем рождения! Ну, именник погоди!” (Волк)

-“Былтыр бармакларымны ычкындырса, сезнең бәйрәмнүгә һичшиксез киләчәкмен”  ( Шүрәле)

- “ Поздравляю  с  праздником , Ребята! Давайте жить дружно!»(Кот Леопольд)

 Котлаулардан башка нинди туган көн инде ул.

Туган көнең котлы булсын,

Шатлан, куан, елмай син.

Җирдә яшәү зур бәхет ул

Яшәвеңнең кадерен бел.

Зинһар өчен таза сәламәт бул,

Авырлыклар урап узсыннар.

Киләчәкнең якты, ак көннәре

Бары синең өчен генә булсыннар.

День рождения – день чудесный

Радостный, веселый.

Мы желаем на  “отлично”

Вам учится в школе.

А еще мы вам желаем

Маме дома помогать.

И конечно никогда

Малышей не обижать.

Все мы либим день рождения

День рождения всех ребят.

Получит подарки, поздравления

Это радует нас всех.

Алып баручы

  • Чыннан да туган көн бүләксез булмый, Без дә сезне чын күңелебездән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә истәлек бүләкләре тапшырабыз. (Туган көн медальләре тапшырыла.)

Җыр” Крокодил Гена белән Чебурашка җыры”

  Зал белән уен. Балалар, игътибарлы булыгыз! Теләкләр әйтелә. Яхшы теләкләр белән начарлары да бар. Сез “ әйе “ яисә “ юк “ дип җавап  бирергә тиешсез.

-Шук   һәм шаян буласыгыз киләме? (әйе)

-Акыллы һәм матур буласыгыз киләме? (юк)

-Камыршадай буласыгыз киләме?   (юк)

-Җитез буласыгыз киләме?    (әйе)

-Тәртипсез һәм усал буласыгыз киләме. ( юк)

Ярый-  ярый килештек,

Акыллы матур булыйк.

Җитез һәм шаян булыйк.

Әти-әни, апаларның

Сүзләрен һәрчак тыңлыйк.

Уен. Залга шар җибәрелә.

Музыка куела. Музыка туктаганда шар кемдә кала, шул кеше туган көн белән котлап сүз әйтергә тиеш.

Хуш ис чәчеп гөлләр көлә

Җилләр дә дәртле бүген.

Бар дөньяда бәйрәм генә

Синең бит туган көнең.

Дуслар бергә җыелдык

Барыбыз бергә булдык.

Бергә шундый күңелле

Әллә шулай түгелме.

Җыр. “Әйлән- бәйлән”

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КОНСПЕКТ непосредственно образовательной деятельности по обучению детей татарскому языку в ДОУ «ТУГАН ЯККА КЫШ КИЛДЕ»

Кар күп булса- иген уңар. (Если много будет снега- урожай будет хороший.)         Кышкы кар – көзге икмәк. (Зимний снег – осенний хлеб.)   ...

Инша "Туган авыл" (на татарском языке)

       Туган авыл дип әйтүгә, минем күз алдыма мәһабәт агачлар, яшел  урамнар, матур өйләр килә. Әйе,  туган  авылым  Иштуган  нәкъ...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...

День знаний, сценарий на татарском

Сценарий на татарском языке...

Сценария на татарском языке "День учителя"

Предлагаю вам сценарий для общешкольного мероприятия, посвященный Дню Учителя. Данный материал будет полезен классным руководителям, учителям музыки, педагогам - организаторам и заместителям директоро...

Халкыбызның күркәм гадәтләре (сценарий дня татарской культуры)

Мероприятия такого плана способствуют развитию и обогащению национальных традиций и обычаев народов Поволжья, оказывают благотворное влияние на историческое, культурное и духовное развитие представите...

сценарий на татарском языке "Җан җылысы кирәк кешегә"

Сценарий литературно-музыкального вечера, посвященного жизни и творчеству татарского поэта и писателя Фаниса Яруллина....