Коз темасына шигырьлэр. Картотека стихотворений на тему "Осень" Гимазиева З.А.
картотека по художественной литературе (подготовительная группа) на тему

Гимазиева Заррина Асхатовна

Коз темасына шигырьлэр. Картотека стихотворений на тему "Осень" Гимазиева З.А.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл podborka_stihotvoreniy_na_temu_osen.docx27.67 КБ

Предварительный просмотр:

«Көз»  

Сары яфраклар серләшә

Урманда кыштыр –кыштыр:

«Язлар килмәс инде хәзер,

Чиратта салкын кыштыр».

Сирәк-мирәк кенә шунда

Каркылдый ала карга:

«Яфраклар, җиргә төшегез,

Күп калмады ак карга».

Салкын җилләр яфракларны

Йолкып җиргә төшерә.

«Онытмагыз кыш киләсен»,-

Диеп искә төшерә.

Сентябрьдән дә хәйләкәр

Ай юктыр ул, мөгаен.

Сары яфраклар бөркәнеп

Озата август аен.

Ашыкмый ул, тыныч кына

Күзәтеп ята безне.

Сыный кебек:

Бу балалар

Яратыр микән көзне?

Яратмасак зарыгышып

Көтмэс идек шул көзне.

Юксынганбыз әллә көзне,

Әллэ бер-беребезне.

«Уңыш җыелды»

Уңыш җыелды,

Аккошлар китте,

Матур көз ае -

Сентябрь җитте.

Урамнар тулып

 Йөкләр үтәләр,

Алар дәүләткә

Ашлык илтәләр.

Бар да ашыга,

Тизрәк илтик, дип,

Илебезне бай,

 Матур итик, дип.

«Уңыш»

Үсеп утыра арыш,

Һәр башагы бер карыш.

Бодай үсә ургылып,

Дулкынланып, зур булып.

Әгәр күрсәң солысын –

Исең китеп торырсың.

Әнә кара тарыга,

Үрмәли югарыга.

Зәңгәр чәчәкле җитен –

Читләтеп үтү читен.

Киндер аеруча уңган,

Әйтерсең кара урман.

Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә тулганнар.

Кишер белән чөгендер –

Тик җыеп кенә өлгер.

«Көз җитте»

Киң болыннарда,

Урман-кырларда,

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

Уйсу җирләрдә,

Елга, күлләрдә,

Көзге салкыннан

Сулар туңдылар.

Көннәр суынды,

Чишмәләр тынды.

Безне калдырып,

 Кошлар да китте.

Кошлар шикелле

Бергә гөр килеп,

Бакчага йөрер

Вакытлар җитте.

 «Көз»

Ни арада җәй үткән,

Алтын көз килеп җиткән.

Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәк тә матур икән!

Алмалар әй уңганнар,

Кызарышып тулганнар,

Балга манып алганмыни,

Шундый татлы булганнар.

Әй ямьле дә урманда

Кояш карап торганда.

Тиен уйный сикереп,

Гөмбә утыра көлеп.

Очыргычлар ясадык без

Китереп бар шартына

Һәм очырдык зәңгәр күккә

Киек казлар артыннан.

«Көз»

Алтын-сары яфракларны

Җилләр санный.

Иртә-кичен суык бабай

Бармак яный.

«Ник гомергә килми икән

Шушы язлар?!» -

Дигән кебек моңсу гына

Китә казлар.

Әнә инде юлга чыккан

Торналар да…

Бер үк сүзне кабатлыйлар,

Гүя, бар да:

- Суык бабай арттан җитеп

Харап булмыйк,

Оча торыйк, бара торыйк,

Тор-рыйк, тор-рыйк!

Какая осень разная!

То хмурая, то ясная,

То яркая, счастливая,

То серая, тоскливая.

Цветут на клумбе радостно

Последние цветы...

Какая осень разная!

Совсем, как я и ты.

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

«Яфраклар коела»

Яфракларны коя-коя,

Бакчабызга килде көз,

Алтын сары яфракларны

Кулыбызга җыйдык без.

Кулга кәрзиннәр алабыз

Урманнарга барабыз

Юлда очраган кошларны

Без озатып калабыз.

«Салкын урамда».

Салкын булса да

 Чыгам урамга.

Сары, кызыл яфраклар

Кояштай балкый.

Әйтерсең алар

Елмаеп карый.

Сары , кызыл яфрак

Оча да оча.

Җыеп алам да

Аларны кочам.

«Желтой краской кто-то»

Жёлтой краской кто-то

 Выкрасил леса,

 Стали отчего-то

 Ниже небеса,

 Ярче запылали

 Кисточки рябин.

 Все цветы увяли,

 Лишь свежа полынь.

 Я спросил у папы:

 - Что случилось вдруг?

 И ответил папа:

 - Это осень, друг.

«Праздник урожая»  

 Осень скверы украшает

 Разноцветною листвой.

 Осень кормит урожаем

 Птиц, зверей и нас с тобой.

 И в садах, и в огороде,

 И в лесу, и у воды.

 Приготовила природа

 Всевозможные плоды.

 На полях идёт уборка -

 Собирают люди хлеб.

 Тащит мышка зёрна в норку,

 Чтобы был зимой обед.

 Сушат белочки коренья,

 запасают пчёлы мёд.

 Варит бабушка варенье,

 В погреб яблоки кладёт.

 Уродился урожай -

 Собирай дары природы!

 В холод, в стужу, в непогоду

 Пригодится урожай!

Осень  

 Дарит осень чудеса,

 Да еще какие!

 Разнаряжены леса

 В шапки золотые.

 На пеньке сидят гурьбой

 Рыжие опята,

 И паук – ловкач какой! –

 Тянет сеть куда-то.

 Дождь и жухлая трава

 В сонной чаще ночью

 Непонятные слова

 До утра бормочут.

(М. Геллер)

Осень  

 Ходит осень по дорожке,

 Промочила в лужах ножки.

 Льют дожди,

 И нет просвета,

 Затерялось где-то лето.

 Ходит осень, бродит осень,

 Ветер с клёна листья сбросил.

 Под ногами коврик новый,

 Жёлто-розовый кленовый.

(В. Авдиенко)

Осень  

 Ходит осень

 В нашем парке,

 Дарит осень

 Всем подарки:

 Бусы красные –

 Рябине,

 Фартук розовый –

 Осине,

 Зонтик желтый –

 Тополям,

 Фрукты осень

 Дарит нам.

«Көз»

Салкын җилләр исә

Тәрәзәгә чиртә

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган

Кояш та елмаймый

Белмим нәрсә булган.

«Көз килде»

Менә көз килде

Салкынча җилле

Агачларда яфраклар

Саргайган инде.

Бездәге кошлар

Көньякка китте.

Сизелмичә дә

Җылы җәй үтте.

«Алтын яфраклар»

Ямьле кояш, нурлар чәчеп.

Елмаеп карый безгә.

Нинди тәмле күчтәнәчләр

Көз алып килгән безгә.

Алтын яфраклар очалар

Безнең башларга тиеп.

Саубуллаша кыр казлары

Язын кайтырбыз диеп.

«Көз»

Бик күңелле урамда –

Алтын – сары бар дөнья

Җил яфраклар биетә

Көз шатлана, туй итә.

«Гөмбәләр»

Әйтерсең лә качыш уйный

Гөмбәләр безнең белән

Мин шул шаян гөмбәләрне

Бик оста эзли беләм.

Ак, ал, кызыл гөмбәләрне

Табам да кисеп алам,

Мин аларны һич бутамыйм.

Җайлап кәрзингә салам.

Тик чебен гөмбәсе кебек

Агулысын өзмимен

Нәкъ апабыз эйткәннәрен –

Яхшыларын эзлимен.

«Көз»

Көз, көз, көз!

Сине көттек без.

Алма, кавын, карбызлар

Өлгерми синсез.

Көз, көз, көз!

Көзсез күңелсез

Алтын-сары яфраклар да

Коелмый синсез!

«Дәү әнием»

Әниемнең әнисе

Әбием була минем,

Әби генә түгел әле

Ул- минем дәү әбием.

Мин бакчага киткәндә

Озатып кала мине,

Кайтканда каршы ала,

Бигрәк тә әйбәт инде.

«Дәү әни»

Дөньяда иң җылы әби –

Безнең әби беләбез.

Шуңа күрә абыем белән

Куенына керәбез.

Дәү әнинең кочагында

Китәбез эреп кенә

Яшәрбез әле, үскәч тә,

Кадерен белеп кенә.

Минен тешем чыга гына,

Бабамныкы  - коела.

Коелган теш урынына

Яңалары коела.

Минем чәчем каралганда,

Бабамныкы -  агара.

Ап-ак чәчләр бигрәк матур,

Килешеп тора аңарга.

Бабам машина да йөртми,

Матайга да утырмый.

Ишегалдында , бакчада

Бер минут та тик тормый.

Мин аңа булышып йөрим,

Ул булыша әбигә.

Әбием дә шундый уңган:

Ярдәм итә әнигә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Картотека стихотворений о труде.

Картотека стихотворений о труде, орудиях труда и материалах....

Картотека стихотворений о животных

Стихи для дошкольников о живоеных...

Картотека стихотворений для заучивания в средней группе

Картотека стихотворений для заучивания в средней группе...

Картотека стихотворений для заучивания во второй младшей группе по программе Вераксы

В данном материале представлены стихотворения для заучивания с детьми второй младшей группе, предложенные в программе Вераксы. Дополнительные стиховтоерения можно, когда выучили по проограмме....

Картотека стихотворений на тему "МАМА"

Здесь подобраны стихотворения на тему "Мама милая моя" для детей старшего дошкольного возраста...

Картотека стихотворений на тему "Новый год шагает по планете"

Подборка стихотворений на новогоднюю тематику...