"Гөлләрем-гөлкәйләрем!"
материал по художественной литературе на тему

Ахметзянова Фарида Сафуановна

IV Региональный конкурс методических разработок "Профессиональная траектория педагога". Секция "Творчество педагога". Номинация "Поэзия". Диплом I степени.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gollrem_golkylrem.docx12.59 КБ

Предварительный просмотр:

“Гөлләрем , гөлкәйләрем!”

Автор-тәрбияче: Әхмәтҗанова Фәридә Сафуан кызы

Тәрбияче булып эшләргә дип,

Бакчага мин килдем берчакны.

Һич үкенмим бу сайлавым өчен,

Бик күңелле биредә шулчаклы.

Бу хезмәтнең чиксез авырлыгына

Төшенәсең эшләп карагач.

Балаларның көләч елмаюы,

Җылы бирә эшләп арыгач.

Төркемемнең кыз һәм малайларын

Тиңлимен мин ямьле гөлләргә.

“Үстерәмен шул гөлкәйләремне

Тидермичә искән җилләргә!”

Иртән иртүк йөгереп киләм эшкә:

Каршы алам һәрбер баламны.

Әти – әнисеннән хәл сорашып,

Озатып калам эшкә аларны.

Ихлас елмаюны, яратуны

Тырышамын бирергә балага.

Тыныч күңел белән китә ана,

Җылы хисләр тойса балада.

Тәрбиялим гөлкәйләремне мин:

“Безнең төркем – зур бер гаилә”, - дип.

“Тәрбияче сезгә әни кебек,

Тату яшик, балалар, әйдә!”- дип.

“Иртә торган – ит пешкән,

Соңга калган – бит пешкән!”

Аш – су осталарыбыз моны бик яхшы белә,

Иртән иртүк бездән алдан, шуңа эшкә дә килә.

Һәрбер кешенең хезмәтен

Кадерләргә, санларга;

Өйрәтәмен балаларга

Хезмәт кадерен аңларга.

“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл!” –

Безнең төркем девизы.

Иртәнге гимнастикага без бик теләп йөрибез,

Аннан тәмле боткаларны рәхмәт әйтеп ашыйбыз.

Шаярабыз да, уйныйбыз,

Чын күңелдән көләбез.

Кагыйдәләр барлыгын да

Без бик яхшы беләбез.

Бакчабызда һәрбер бала

Тәртип сүзен дус итә.

Ул әзгә югалып торса,

Төркемнең яме китә.

Белә безнең һәрбер бала

Һәрдаим тәртип кирәк:

Уйнап гыйлем алганда да,

Күзләр ял иткәндә дә,

Ашаганда, саф һавага

Уйнарга чыкканда да!

Төркемнең бердәмлеге

Тәртип һәм татулыкта!

Дус һәм тату безнең гаилә,

Зур һәм бердәм, олы ул!

Һәрбер бала бирегә теләп йөри,

Җылы хисләр алып китә ул!

Менә китәр вакыт җитә:

Ана кайта эштән бакчага.

“Тәрбияче апа, әнием килде.

Мин китәмен өйгә. Саубулыгыз”.

Балаларым таралыша  өйгә.

“Сез иртәгә киләсезме, апа?

Көнозын безнең белән буласызмы, апа?”- дип

Сорарга да онытмый кайберсе.

“Киләм, киләм, балакайлар, - димен.

Хезмәтемнең яме – сез гөлләр!”

Сезнең назлы елмаюыгыздан

Күтәрелә минем күңелләр!