“Нәниләр өчен җыентык”
материал по художественной литературе

Зиатдинова Фирания Аглямовна

“Нәниләр өчен җыентык”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ziatdinova_f.a._kitap.docx411.6 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче категорияле тәрбияче: Зиатдинова Фирания Әгъләм

C:\Documents and Settings\пк-1\Рабочий стол\фото\фото\SDC19198.JPG

               Танай – Турай “Гөлбакча” балалар бакчасы.2016 ел.

                                       

            “Нәниләр өчен җыентык”

                          Бакча балалары өчен

                                   шигырьләр,

                                          әкиятләр.

                                                   

                                                 Әкият

                                          Җәй кызы.

  Җәй кызы үзенең йокысыннан иртә уяна да, эшкә тотына. Җир эшкәртү дисеңме, чәчәкләр , яшелчә, җиләк – җимешләр үстерү дисеңме, су сибү дисеңме! Барысы-барысы да җәй кызы җилкәсендә. Әле ярый якын дусты көз бар, үзе генә нишләр иде! Менә быел да яшелчә, җиләк-җимешләр өлгерә башлагач кына, авырып китте ул. Дусты аңа:

  -Кайгырма дустым, син терел генә, ятып тор, ә эшләрне мин үзем башкарырмын-диде. Көз көнне-төнне белмичә кырларда иген урды, малларга печән җыйды, кешеләргә җиләк-җимеш өлгертте, шулай ук якты йөзен дә җәлләмәде.

  Ә җәй кызын, эшчән бал кортлары, чәчәкләрдән бал җыеп , укол кадап терелтте. Бал корты аңа ятыбрак торырга кушты, ә үзләре көн-төн бал җыйды. Җәй иртән әзрәк эшли дә, кояш кыздыра башлагач, кереп ятып тора ди.

  Эштән кайтышлый Көз, җәй кызының өенә керә, дустының хәлен белә.

  -Исәнме,Җәй дустым,эштән соң ятып, бераз ял итәсенме? Әллә юкса авырып торасыңмы? Быел ашлыкларны тапшырыр көн дә җитә бит, бик тырышып әзерләник дигән. Шулай итеп тырышканнар күп көч куйганнар. Амбарлар ашлыклардан, кибет киштәләре җиләк-җимештән сыгылып торган.Мал-туар да шат, нинди печән ашыйсылары килсә, барсы бар.

  Шул көннән башлап уңган бал кортлары арып,һ тирән йокыга талганнар. Җәй кызы белән Көз дә ял итәргә булганнар. Җылы якка өч айга, ял йортына киткәннәр.

                               

                             Моның сере нәрсәдә?

  Безнең гаилә бербөтен

  Әти, әни, апам, мин.

  Без сөябез спортны

  Яратабыз футболны.

  Әти иртән йөгерә,

  Сулыш юлын киңәйтә.

  Әни уйный физзарядка

  Кулын куеп биленә.

 Апам минем-биюче,

Шәрыкъ биюен сөюче,

Берүк үзенә күз тимәсен,

Татар кызы димәссең!

Минем песием дә бар,

Аның төсе кардан ак,

Йөгерә ул, сикерә ул,

Мияулый миңа карап.

Менә сиңа физкультурник!

Минем арттан да чаба,

Ә соңыннан песикәем

Битен әйбәтләп юа.

Буш вакытта бакчабызда

Футбол уйныйбыз бергә.

Шат күңелле барчабыз да

Аруны белмибез бер дә.

Менә шулай кән үтә,

Көн артыннан төн җитә,

Авырмыйбыз беркайчан

Моның сере нәрсәдә?

  Бабаема Җиңү өчен рәхмәт!

Ил өстенә килгән канлы сугыш

Мәңгелек яралар китерде.

Сугышта әтиләр кайтмагач,

Балалар күңеле кителде.

Кайта алмагансың дәү әтием,

Балаларың зарыгып көтсә дә,

Гомре буе көткән сөйгән ярың,

Үлде диеп, хәбәр килсә дә.

Каты бәрелештә яралангач,

Авыр хәлдә кулга алганнар.

Җәлилчеләрдән үч алган күк,

Җәзалаган сине дошманнар.

Рәхмәт дәү әтием, мең-мең рәхмәт!

Булгансың син, батыр, түземле.

Чын йөрәктән сиңа хатлар язам,

Ишетә алмасаң да сүземне.

Бу хатымны язам,тиз арада

Дога булып барып ирешсен,

Йөзләреңне күреп белмәсәм дә,

Төшләремә бәлки керерсең!

                                             

                                     

          Хыялым кары

Бер тавышсыз ап-ак карлар ява,

Ап-ак серле, ап-ак шатлыклы.

Җәйне сагынуымнан шулай

Карда йөреп уздырам вакытны.

Тәрәзәдән карыйм: ап-ак карлар ява,

Җиргә яумый, ява бәгырьгә.

Балачакны, мәктәп елларымны

Оныта алмам инде гомергә.

Кыңгырау  шалтыравы чыңлар һаман

Оныта алмам яшьлек елларым.

Сыйныфташлар, сездән аерылгач,

Кая илтер мине юлларым?

Хәтеремдә: вак-вак атлап,

Мәктәп бусагасын атлавым.

Сизелми дә, бик тиз үтте вакыт

Әле генә шуны аңладым.

Ап-ак серләр,ап-ак шатлыгымны

Язам шулай дәфтәр битендә.

Якты уйлар, изге хыялымны

Саклармын мин күңлем түрендә.

Вакыт алга чаба, карлар ява,

Сизелмәде гомер узганы.

Бер сәбәпсез бүген шигырь язам,

Соң булса да, җаным кузгалды

        Оныгым Мәликәгә

Гает бәйрәме көнендә

Туды минем оныгым ,

Чәчәк кебек кызчыгымның,

Исемен куйдым үзем.

Сөеп уятасым килә

Ап-ак йомшак куллары,

Битләреннән сыйпаганда

Шундый рәхәт буладыр.

Күбәләктәй очып тора

Минем матур оныгым.

Җаннарыма рәхәт була ,

Көлсә нәни кызчыгым .

Тавышыбызны ишеткәч,

Кызым шатлана , көлә,

Без килүгә очына ул

Күбәләгем – Мәликә.

Мәликәбез бигерәк матур ,

Гел көлеп тора күзе,

Һәрчак кояш шикелле ,

Елмаеп тора йөзе.

Оныклардан да кадерле

Кеше юктыр дөньяда .

Сөендерик без аларны

Вакыт табып булса да.

   Мин шагыйрь

Укуым начар түгел

Билгеләрем “4” тә, “5”.

Шагыйрь буласы кеше

Шулай укырга тиеш.

Укулары бик читен,

Ял итүләр бик сирәк.

Киләчәккә һөнәр сайлап,

Хыялланырга кирәк!

Хыялымда очып йөрим

Стюардесса кыз булып.

Юрист булып эшләп ардым,

Врач буласым килә.

Укыйм яхшы,бик яхшы,

Хыяллар чынга ашсын!

Яшәп булмый хыялсыз

Шагыйрь булам, күрерсез!

     Казлар китте

Кыр казлары китә җылы якка

Хушыгыз, хуш!

Исән-имин яшәп чит җирләрдә

Кабат безгә очып кайтыгыз!

Кыр казлары оча каңгылдашып,

Йөрәкләрдә кала кайтаваз,

Күккә карап сезне озатабыз,

Исән-имин йөреп кайтыгыз!

Кыр казлары китте арабыздан

Моңсуланып калды бар дөнья.

Без дә үсеп җиттек,таралырбыз,

Казлар кебек,төрле якларга.

                                   

  Минем апам.

Әти-әни, әби-бабай

Бар да мине ярата.

Тик апам Алинә генә

Кайчакларда шаярта.

Яратмыймын мин сине,-ди

Син, Гөлнар-ди, бигрәк шук.

Үзе һаман битләремнән

Килеп үбә чуп та,чуп.

Өй эшләрен белмәгәндә,

Кайчакта еласам да,

Миңа апам кирәк була.

Яратамын аны шуңа.

  Туган ягым-үскән җирем

Туган ягым, үскән җирем,

Бик якын шул күңелгә.

Бер дә ташлап китмәс идем,

Йөрәгемдә мәңгегә.

Балачак эзем салынган

Үләмә буйларында.

Яшел чирәм үсеп чыгар

Елганың ярларында.

Бу көннәр-балачагымның

Иң якты истәлеге.

Үләмә яры буйларында.

Балык чиертүләре.

Хатирәләр белән шулай

Үткән языма кайтам.

Ямьле суның буйларында

Тәүге хисем табылган.

Карап туймаслык гүзәл

Күлләре, елгалары.

Сокланып бетмәслек бай

Таулары, урманнары.

Түзә алмаслык эссе булмый

Туган ягым җәйләре.

Кышлары да салкын булмый,

Йомшак исә җилләре.

Читкә киткәч, күңелемне

Кояш та җылыта алмас.

Язлар да соңлап килер,

Җәйләре кабатланмас.

Тиздән кошлар да кайтыр

Түгәрәк күлләренә.

Оя корып бала чыгарыр

Тик туган җирдә генә.

Үз илемдә һава иркен

Җилләре чәчтән сыйпый.

Эчәр суы шифалы

Кояш нуры дәвалый.

Горурланам туган җирем белән

Һәммәбезгә газиз, кадерле.

Назлады ул  мине анам кебек

Иркә бала итеп үстерде.

                 Изгелек жирдә ятмый

Безнен авыл табигатьнен бик матур жиренә урнашкан.Өч урамлы кечкенэ авыл булса да,авылыбыз уртасыннан асфальт юл үтә.Зур мәһабәт бинада балалар бакчасы,мәдәният йорты,фельдшерлык пункты урнашкан.Халык көче белән салынган мәчет бинасы авылыбызга нур,ямь өстәде. Мәчет салуда чит җирдә яшәүче авылдашларыбыз,авыл халкының өлешләре зур булды .Алтын куллы егетләребез: Бикбаев Марат,Нургалиев Марат ,Вафин Илсур  бер ел эчендә мәчетне өлгерттелэр.Алар гаиләләрендә дә яхшы әти,уңган ир.Без бик рәхмәтле аларга.Менә шундый эш сөюче,бердәм халык яши бездә.

Аерым Хәйруллиннар гаиләсенә тукталып үтәсем килә.Көнне -төнгә ялгап эшли гаилә башлыгы Гомәр.Тормыш иптәше Гөлфия хисапчы.Икесе дә бик тырыш.Хуҗалыклары да зур.Шуңа да карамастан Гомәр эштән сон , шәхси тракторы белән  юлларны карый,төзекләндерә,күтәртә.Югыйсә язгы,көзге айларда бу урамга кереп булмый.Урамга ямь кертте,юллы итте.Язгы ташу вакытында юл аша чыгып булмый иде.Гомәр шул урынга купер дә салды.

  Менә шундый эшчән,сокланырлык бу гаилә.Урам халкы Гомәргә бик рәхмәтле.

  Мондый гаиләләр күп бездә.Бер-берсеннән үрнәк алып,тырышып,эшләгән эшләренә сөенеп көн күрәләр.Киләсе буыныбыз да әти-әниләреннән үрнәк алып,хезмәт сөючән,мәрхәмәтле булып үссеннәр иде.

Кечкенәмә –Мәрьямга

Икенче оныгым Мәрьям,

Утырып шигырь язам.

Зәңгәр кузле кызчыгым

Минем якты йолдызым.

Сабый кузләрен белән

Тутырып-тутырып карыйсын.

Безнен белән уйный-уйный

Көне буе арыйсын.

Елаганынны курсәм,

Авырта бик йөрәгем.

Гел шат булып яшә кызым,

Сина изге теләгем.

Кайтарырга иде үткәннәрне

Кайтарырга иде үткәннәрне

Бер мизгелгә генә булса да,

Сагыныплар беткән дусларым

Күз алдында гына калса да.

Кайтарырга иде узган елны,

Балачакны, мәктәп елларын.

Үкенмәслек итеп узар идек

Кабат кайтсак яшьлек юлларын.

Сагынам шул,төшләремә керә,

Авыл киче,әти-әнием,

Мин юксынган кебек сагынасызмы?

Мәктәп юлын узган дусларым.