Без велосипедчылар
план-конспект занятия по обж на тему
Предварительный просмотр:
Актаныш районы
Уразай балалар бакчасы
Без велосипедчылар
(катнаш төркем балалары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәргән чара)
Тәрбияче:
Исрафилова М
Максат. балаларның велосипедта йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү, балаларны “Велосипед юлы”, Велосипедта йөрү тыела” юд билгеләре белән таныштыру.Макет белән эшләү һәм велосипедта йөрү урыннарын ачыклау күнекмәләрен үстерү, юлларда үзеңне дөрес тоту культурасын тәрбияләү.
Җиһазлау: Кечкенә велосипед, “Велосипед юлы” “Велосипедта йөрү тыела” юл билгеләре, авыл картасы.
1нче бала. Юл кагыйдәләрен
Белергә тиеш һәркем.
Чөнки юлда йөргәндә
Кирәге чыга һәр көн.
Бергә. Сәламәт булыйм дисәң,
Юл йөрү кагыйдәләрен
Яттан белергә кирәк.
2 нче бала.Юлда хәтәр булмас өчен
Көне – төне мин янам.
Яшел, сары һәм кызыл
Сезгә шулай булышам.
Сары төс ул кисәтә
Әзерли хәрәкәткә.
Яшел – хәрәкәт ача
Балалар юлны чыга.
Кызыл төс безгә әйтә:
Тукта! Юл ябык!Хэтэр!
3 нче бала Нәрсәдән соң бу уклар
Түгәрәккә тезелгән?
Шул түгәрәк буенча
Машиналар йөгерә.
Ә шулай да нәрсә бу-
Карусельдә мәллә без!
Туры юл да юк монда
Ә белдем, исемә төште
Бу бит әйләнүле хәрәкәт.
4 нче бала Сары түгәрәктә кеше
Әйтә кебек шул хакта
Юл юк монда җәяүлегә
Икенче юлдан атла.
5 нче бала Кызыл түгәрәк эчендә
Бу нинди ап- ак шакмак.
Исеңдә калдыр гомергә
Бу урынга транспорт белән
Керергә рөхсәт бирми;
Әйтә кирпеч яныннан
Берәү дә үтеп китми.
6 нчы бала Нәрсә аңлата бу билге
Ничек исеме
Өчпочмактагы балалар
Каядыр ашыгалар.
7 нче бала Бу билге хәвеф – хәтәрдән
Коткара үзе кырыс
Карыйк әле нәрсә икән
Монда куркыныч борылыш.
8 нче балаМашинаны бер кул белән
Юлда туктатам
Менә мин нинди батыр
Күреп калыгыз әйдә.
9 нчы балаҮз күзләремә ышанмыйм.
Батарея монд анигә?
Әллә инде хәрәкәткә
Җылылк кирәк микән?
Бәлки буранлы кышларда
Шоферлар җылынадыр?
Алай дисәң эсседә
Ник алмадылар икән?
Ә бу билге шоферга
Менә нәрсә ди икән
Юлны аркылы чыгарсың
Поезд киткәч кенә.
Айдар . Бу билге шундый билге,
Сине саклый ул җәяүле,
Чыгабыз бергә – бергә
Бу җирне шушы җирдә.
10 нчы бала Юл кырыенда торалар
Солдатлардай тезелеп
Боерыкларны без үтибез
Бозмыйча дөрес итеп.
Кулларга тотынып.
11 нче бала Әниең авырып китсә
Син борчылма, елама
03 не җый тиз генә
Табиб килер ярдәмгә.
12 нче бала Истә тот һәрчак бел
Янгын сүндерү номеры
Истә калдыру бердә
Кыен түгел ул 01
13 нче бала Өйдә мин үзем генә
Кемдер ишек ашмакчы
02 җыйдым да
Милиция чакырдым.
14 нче бала Газ чыкканын сизсәң
Шундук хәбәр ит 04 кә
15 нче бала. Монда бары машиналар
Тыз да быз йөреп тора
Ә велосипедларга монда
Йөрү тыела.
Бу билгене олылар да,
Кечеләр дә белсеннәр
Бу билге торган җирдә
Велосипедта йөрмәсеннәр.
16 нчы бала. Велосипедлы кешенең,
юк бер нинди хәсрәте
Кая телисең шунда бар ,
әйләндердә педальне
Алай түгел икән шул,
Тагын бер билге бар,
Зәңгәр түгәрәк эчендә,
Ясалган велосипед юлы бар.
Тәрбияче табышмаклар әйтә.
Яшәгән,ди, өч туган
Берсе бара , ди, алдан.
Икесе арттан чабалар
Куып тота алмыйлар (Өч көпчәкле велосипед)
Бу ат солы да ашамый,
Ике көпчәк аяк урынына,
Атлан да чап лэкин онытма
Кирәк җирдә рульне борырга. (Ике көпчәкле велосипед)
- Балалар, сезнең кайсыгызның велосипеды бар? Ул нинди өлешләрдән тора?
Тәрбияче велосипед алып керә. Балалар велосипедка карап, аның өлешләрен саныйлар (рама, руль , педальләр, утыргыч, тәгәрмәч, чылбыр, канат, багажник).
- Сез велосипедта кайларда йөрисез?
Тәрбияче җавпларны тыңлый һәм түбәндәгечә гомумиләштерә:
-14 яшькә кадәр балаларга урам буенча һәм юллардан йөрү тыела.Ә сезгә һәм сезнең дусларыгызга бары тик транспорт керми торган урыннарда һәм мәйданнарда гына йөрергә ярый.Йортлар арасындагы машина юлларында да йөрү тыела. Сезгә бары тик өлкәннәр күзәтүе астында гына велосипедта йөрергә рөхсәт ителә. Велосипед ул – транспорт чарасы. Шуңа күрә велосипедчы юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, һәм аның юл йөрү кагыйдәләрен белүе турында документы булырга тиеш.
- Ә хәзер әйдәгез, авылыбызның картасы белән авылыбыздагы юл билгеләрен әйтеп һәм велосипедта йөрү өчен хәфевсез урыннарны билгелик.(балалар эшлиләр)
- Балалар, булдырдыгыз.
- Ә хәзер әйдәгез 2 командага бүленик, 1 нче команда яшелләр, 2 нче команда кызыллар булыр.
(балалар 2 командага бүленеп басалар командаларга сүз бирелә.)
Яшелләр командасы ( Хәким, Алмир, Илзирә, Денис, Фирүзә,Элвира )
Кызыллар командасы (Искәндәр,Айдар, Азалия, Камилә (Илмир) Алсу,Гөляз )
Безнең исем: Яшелләр командасы Безнең девиз: Светофорлы юлларда Миңа юлдаш төс яшел, Кызылга аяк атламыйм Ялтырасада яшен. | Безнең исем:Кызыллар командасы Безнең девиз:Иң кырысы- кызыл төс Алдыңда кызыл янса Тукта!Бераз сабыр ит, Ашыгып алга барма! |
Ярышлар: 1. Билгеләрне аер
Бер команда чын юл билгләрен аера, 2 нче команда булмаганнарны
2.Светофорны төзе
Ике командага бер төрле киселгән светофор картинасын төзиләр
3.Машина белән юл билгеләрен әйтеп баралар.( һәр командадан 3 әр бала)
4.Шоссе... юл,самолет ...оча
5.Велосипедта ярышалар.
Җиңүче командалар билгеләнә, медальләр тапшырыла.
Ата – аналар белән эш
1.Тест
2. Беренче ярдәм
Йомгаклау.