Конспект Светофор
план-конспект занятия по обж (старшая группа) на тему

Гарипова Люция Фаритовна

Конспект

Тема: Светофор

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_svetofor.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект

Тема: Светофор

Максат: балаларны светофор  төсләренең нәрсә аңлатуларын, аларның төсләрен таный һәм аера белергә; тәрбияче күрсәткән төсләргә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү. «Светофор утлары» җырын бик теләп башкару. Балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек, бер- берләренә карата дуслык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: светофор макеты, бер әкияти персонаж, уенчык рольләр.
Алдан эшләнелгән эшләр:
төсләрне ныгыту, шигырьләр, җырның сүзләрен өйрәнү.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче:
Исәнмесез, балалар.Карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгәннәр. Әйдәгез әле, без матур итеп алар бн исәнләшик.(1 слайд)

Хәзер матур итеп шушы урындыкларга утырышыйк.(Елый-елый «Куян» керә).Тәрбияче: Исәнме, куянкай. Нәрсә булды, ник елыйсың? Куян: Исәнмесез. Урамга чыккан идем, анда бик күп машиналар күрдем, һәм курыктым. Мин юл аша чыгып, өйгә кайта алмадым.Аннан соң, балалар бакчасын да юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүләрен ишеттем дә сезгә кердем. Бәлки, сез миңа ярдәм итәрсез. Тәрбияче: Әйдә Куянкай, рәхим ит. Утыр безнең балалар янына. Мин сезгә бүген «Өч чәчәк» дигән әкият сөйлим. Ә сез игътибар бн тыңлагыз: алар нинди төстәге чәчәкләр булганнар? Нинди яхшылыклар эшләгәннәр икән?
Борын-борын заманда, бер шәһәрдә өч чәчәк яшәгән. Алар өчесе өч төстә булган: кызыл, сары, яшел.
(2 слайд).Чәчәкләр бер-берсе бн бик дус һәм тату торганнар.Төрле уеннар уйнарга яратканнар, шаярганнар, көлгәннәр.
 Бер көнне урамга чыксалар, гаҗәпкә калганнар, бөтен җирдә машиналар йөриләр, ә кешеләр урам аша чыга алмый аптырыйлар икән.
(3 слайд). Чөнки әле, бу вакытта светофор булмаган. Чәчәкләр уйлашканнар- уйлашканнар да, бер фикергә килгәннәр, һәм кешеләргә мөрәҗәгать иткәннәр: «Әй кешеләр. Безнең сезгә булышасыбыз килә, шуның өчен без менә шушы баганага менеп утырабыз да, урамдагы хәрәкәтне көйләп торабыз».

Ә кешеләр аптырап: «Ничек итеп көйлисез?»- дип сораганнар.

« Сез башта бик әйбәтләп тыңлап торыгыз,»-дигәннәр чәчәкләр. (4 слайд) Кызыл чәчәк әйткән: «Мин күземне ачсам, сез туктап калырсыз».
(5 слайд) Сары чәчәк әйткән: «Мин күземне ачсам, игътибар бн юл аркылы чыгарга әзерләнерсез».
(6 слайд) «Ә мин күземне ачсам, сез юл аша чыгарсыз»- дигән яшел чәчәк.

  Кешеләр чәчәкләр бн килешкәннәр. Аларның сүзләрен тыңларга риза булганнар. Шул көннән башлап урамда светофорлар яна башлаганнар.( 7, 8 слайдлар).Тәрбияче: Балалар, әйдәгез акрын гына урыннарыбыздан торып, бераз ял итеп биеп алыйк.(«Мин шофер» биюен башкару).
Бик яхшы балалар. Әйдәгез, яңадан урыннарыбызга утырыйк. Шөгылебезне дәвам итеп бетерик, хәзер мин сезгә сораулар бирәм, ә сез бик әйбәтләп тыңлагыз һәм җавап бирегез.

- Чәчәкләр нинди төстә булганнар?(9 слайд)
_Урамда алар нинди хәл күргәннәр?(10 слайд)

-  Кызыл ут янганда кешеләр нишлиләр?(11 слайд)

- Сары ут янса нишлиләр?(12 слайд)
-Яшел ут янганда нишлиләр?
(13 слайд)
Балалар, менә бу светофор.
(14 слайд). Аның өч төсле уты бар. Карыйк әле, нинди утлар икән ул?(кызыл, сары, яшел).
Мин кулым бн нинди төсне капладым? Ә хәзер?

Балалар, әйдәгез хәзер «Өч төс» дигән уен уйнап алыйк. Тәрбияче төрле төсләр күрсәтә.Кызыл төс күрсәтсә, балалар тик торалар. Сары төс күрсәтсә, аякларын күрсәтәләр. Яшел төс күрсәткәндә матур итеп бииләр.(Уен 2-3 мәртәбә уйнала).
Шөгыль балаларның шигырьләре һәм  Х. Әхмәтшин сүзләренә, Р. Сәрвәров көенә язылган җыр бн  тәмамлана.
1 бала(Илвина): Синең өчен янып тора,
Светофорның өч күзе.
-Кузгалма!-ди кызыл күз,
-Сабыр!-дия сары күз,
-Ярый!- дия яшел күз.

2 бала(Алинә): Юлда йөрү бик җаваплы
Сорый белем, игътибар.
Безгә ярдәмгә килергә
«Автомобиль юлы» дигән
Әле дә шушы билге бар.

3 бала(Назлыгөл): Сары күз янса- «Көтеп тор!»
«Тукта!»-кызыл янганда.
«Тизрәк бул, алга атла!»-
Яшел күз елмайганда.

«Светофор утлары».
1.
Бер, ике, өч-
Светофор утлары

Бер яна да
Сүнә ич. Светофор.
 Кушымта:
Урамда һәм юл чатында
Сакта тора светофор,
Сакта тора светофор!
2. Кызыл ут
Кисәтә, тукта!-ди.
Юл ябык,
Син юлга чыкма!-ди,

3. Сары ут
Әзер бул!-дигәндә,
Атлап чык
Юл аша яшелгә!
Берсе- кызыл, берсе- сары,
Тагын берсе яшел ич
Светофор утлары.

4 бала Кәрим: Бу ни хикмәт, тамаша:
Янып тора кызыл ут,
Малай чыга юл аша.
Ачуланды светофор,
Үрелде дә малайның
Алма кебек кызартып.
Борып алды колагын.

5 бала Мәдинә: Светофор җемелдәтә өч күзен.
Әйтер өчен өч сүзен.
Кызыл әйтә: «Туктап кал!»
Сары әйтә: «Игътибар!»
Яшел әйтә: «Юл ачык,
Карап кына атлап чык!».