Юл кагыйдэсен нык бел!
материал по обж

Тимергалиева Фанзия Ахкамутдиновна

Чарабыз юл йору кагыйдэлэренэ,юл билгелэренэ,траспортка багышлана.Тарихка эйлэнеп кайтырбыз.Э чарабыз биремнэрдэн тора,шулай итеп беренче биремебез уз безнен шигырьлэр сойлэу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pdd.docx21.16 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ ТЕЛӘЧЕ  МУНИЦИПАЛЬ  РАЙОНЫ     ОЛЫ НЫРСЫ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ

  МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ МӘКТӘПКӘЧӘ  БЕЛЕМ  БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

Тема :ЮЛ КАГЫЙДЭСЕН НЫК БЕЛ!

                                              Тәрбияче: Тимергалиева Ф.А.

- Безнен бугенге чарабыз юл йору кагыйдэлэренэ,юл билгелэренэ,траспорт чараларына багышлана.Тарихка эйлэнеп кайтырбыз.Э чарабыз биремнэрдэн тора,шулай итеп беренче биремебез уз безнен шигырьлэр сойлэу.

1нче бала: Мин яшимен авылда,

Бакчага йорим шунда.

Уйныйм, колэм, шатланам,

Дусларым да куп шуна.

2 нче бала: Безнен авыл уртасыннан

Олы юл сузылып китэ.

Бик куп зур машиналар

Авылыбыз аша утэ.

3 нче бала: Мин дэ хэркон бакчага,

Олы юл аша утэм.

Машиналар уткэнен,

Зур саклык белэн котэм.

4 нче бала: Иномаркалар уткэндэ,

Йорэгем доп-доп итэ.

Юлга якын басып торсан,

Жиле ияртеп китэ.

5 нче бала: Як-ягыма карыймын да,

Бик тиз кичэмен юлны.

Юлларда бик сак йорегез,

Онытмагыз сез шуны.

6 нче бала: Мин бит инде зур хэзер.

Бик куп нэрсэне белэм.

Юл йору кагыйдэлэрен.

Ойрэндем инде куптэн.

7 нче бала: Светофорда яшел янса,

Юлны чыгарга ярый.

Кызыл яки сары булса.

Ярамый, чыгып булмый.

8 нче бала: Узебезгэ зур булсак та,

Энилэргэ бала без.

Сакланып кына йорсэк,

Сау-сэламэт яшэрбез.

Жыр: «Шофёр булам».

А.б. Балалар, э сез юл билгелэренен нэрсэ анлатканын белэсезме?

Балалар: Эйе, белэбез.

А.б. Алайса. Мина да анлатып бирегез.

«Куркыныч борылыш» билгесе:

 Борылышлар кайвакытта.

Бер-бер артлы килэлэр.

Шуна курэ бу билгене

Шофёрлар шэп белэлэр.

Безгэ дэ зыян итмэс хич,

Белеп тору шул хакта.

Игътибарынны арттыр син

Аны очраткан чакта.

«Юл эшлэре» билгесе:

Юллар да картаялар шул,

Кайчакта авырыйлар.

Аннан дэвалый аоарны

Юлчы апа, абыйлар.

Дэвалый башлаган юлга,

Куела шушы билге.

Билгеле бу билгене дэ

Белу бик кирэк инде.

« Хэрэкэт турыга» билгесе:

Эбилэргэ бару очен

Борылабыз без унга.

Лэкин менэ бу билгене

Куйганнар буген юлга.

«Борылма, ди, унга-сулга,

Бар син бары турыга.

Мине санламаучылар, ди,

Хэвефлэргэ юлыга».

«Жэяулелэр юлы» билгесе:

Бу юлдан атлап баралар,

Йэ йогерэ, йэ чабалар.

Ак сакаллы бабайлар,

Нэни шаян малайлар.

Эбилэр хэм бэбилэр,

Олкэннэр хэм нэнилэр.

Кызы белэн энисе.

Этисе белэн улы.

Энэ билге дэ куелган

«Бу,-дип ,-жэяуле юлы».

«Велосипед юлы» билгесе:

Могезеннэн тотасын да,

Утырасын. китэсен.

Кирэк жиргэ бик тиз генэ

Ансат барып житэсен.

Велосипед-транспортнын

Бик тэ унайлы торе.

Педаленне эйлэндер дэ ,

Телэсэ кайда йоре.

Болай уйлап ялгышма.

Алай гына тугел ул.

Зэнгэр тугэрэк эчендэ

Ак велосипед котеп торса.

Шушы булыр синен юл.

«Туклану пункты» билгесе:

 Ашыйсы килгэнне каян

Белделэр диясенме?

Чэнечке белэн пычакны,

Ерактан курэсенме?

Ерак тугел кайнар чэйгэ,

Тэмле аш хэм боткага,

Ачка улэм дигэн чакта.

Шушы билге коткара.

«Беренче медицина ярдэме пункты» билгесе:

Ерактан ук куренэ,

Ак байраклы кызыл хач.

Тизрэк яныма килсен, ди,

Кемнэр ярдэмгэ мохтаж.

«Балалар» кисэту билгесе:

Кызыл белэн каелган

Ак очпочмак эчендэ

Эй йогерэ ике бала

Каядыр бар коченэ

Бу билгене билгеле

Шаферлар бик шэп белэ

Аеруча сак булыгыз

Юлдан балалар килэ

«Шлагбаумсыз тимер юл аркылы чыгу урыны» билгесе

Эгэр очпочмак эчендэ

Паровоз гына булса

У паровоз торбасыннан

Тотен чыгарып торса

Димэк , юлнын бу олеше

Шлагбаумсыз гына

Эйбэтлэп як – якка карап

Утеп кит син,сак кына!

Жыр: «Светафор».

3 нче биремебез Табышмакларнын жавабын тап

 - Мин табышмакларны эйтэм сез рэсемен табасыз хэм эйтэсез

а). Ул узе шундый кочле,

Тешле-тешле, чумечле.

Берузе эшли ала,

Йоз кешелек эшне. (экскаватор).

б). Кылга асылына,

тимергэ таяна.

Утыртып чаба,

Телэсэн кая. (трамвай).

в). Куэте бар, аны юк.

Гэудэсе бар, жаны юк. (трактор).

г). Бу машина еш кына

Кинэт бэйдэн ычкыны.

Йорэклэргэ шом салып.

Елый-елый ычкына. (янгын сундеруче машина).

д). Чуп-чар тузан йота ул,

Юлны чиста тота ул.

Себереп кенэ утми.

Янгыр яудырып китэ ул. (су сиптеруче машина).

е). Узе бара-эзе юк,

Мангаендэ кузе-юк. (коймэ).

4 нче бирем  Тарихка элекеге вакытларга куз салыйк.

-  Мин сезгэ ой эшлэре бирдем ,рэсем ясап килергэ хэм шул рэсем буенча эти – энилэр ярдэме белэн сойлэргэ ойрэнергэ.Сезнен рэсемнэрне мин ноутбука керттем эйбэтрэк куренсен очен. Хэзер эйдэгез ой эшен тикшереп карыйк.

а). Борын заманда кешелэржирдэн атлап кына йоргэннэр. Тизрэк барып житэр очен, эйберлэр ташыр очен кеше хайваннарны жиккэн.Хэм  арба ясап тагып йори башлаганнар. Бер берсенэ бэрелмэсен очен торле яктан барырга тырышканнар.

б). Бик куп еллар элек дурт пассажир утырып йори торган машина уйлап тапканнар. Ул машина пар двигателье булган. Э  Германиядэ ягулы двигательле беренче автомобиль уйлап тапканнар.

в). Автомобильлэр барлыкка килгэч кагыйдэлэрсез хэм юл билгелэреннэн башка юлларда хэрэкэт иту куркыныч  булла башлый, хэм менэ шундый юл билгелэре барлыкка килэ. Сикэлтэле юл.Борылыш.Юллар чаты. Тимер юл белэн кисешу.

г). Беренче светафор  моннан йоз ел элек кула. Анда ике тос кенэ булла, кызыл хэм яшел. Кеше жеп ярдэмендэ кирэкле тос тугэрэген кутэрэ тоган булган.

д). Беренче светафор Мэскэушэхэрендэ куела. Ул тигез оч олешкэ буленгэн тугэрэк формасында булла кызыл, сары хэм яшел.Регулировчик  укны кирэкле тоскэ бора торган булган.

Уен «Светафорны тозе» ( 3 обруч, 3 тостэ кызыл,сары,яшел квадрат фигуралар.)

5 нче бирем  «Юл билгесен жый» дип атала..

6. нчы бирем «Сорау миннэн, жавап сездэн»

В).  Сез нинди транспорт торлэре белэсез?

Г). Хава транспортын атагыз.

Д). Су транспортын атагыз

.

Е). Тимер юл транспортын атагыз.

Ж). Жир транспортын атагыз.

Р).  Махсус транспортны атагыз

З), Поездны кем йортэ?

И). Самолет белэн кем идарэ итэ?

К). Автомобильне кем йортэ?

Л). Корабльне кем йортэ?

М). Юл чатындагы полицияне ничек атыйлар?

Н). Жэяулелэр йори торган урам олеше.

.

Ин сонгы биремгэ кучэбез рэсем ясау.( зурлар троллейбус ясыйлар кеч. светафор)

Йомгаклау.