Картаймагыз әле ветераннар
материал (подготовительная группа) на тему


Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kh_1241_terd_1241_ul_k_1257_nn_1241_r.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

            “Картаймагыз әле ветераннар”

4-7 яшьлек балалар  белән әзерләнгән бәйрәм кичәсе (катнаш төркем)

 Максат:

1. Җиңү бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү.

2. Өлкәннәрне хөрмәт итү, рәнҗетмәү.

3. Балаларда  туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән шарлар, чәчәкләр

  Хәерле көн хөрмәтле сугыш һәм  тыл ветераннары . Сезне Бөек җиңүнең 70 еллыгы белән котлыйбыз.Сезгә тазалык, тынычлык, озын гомер, тыныч картлык теләп калабыз.

"Хәерле көн" җыр.

-Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз һәм кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп,

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

  -Быелгы яз безгәҖиңүнең 70 еллыгын  алып килә.Без инде 70 ел  тыныч күк, бәхетле кояш  белән  көнебезне каршылыйбыз. Сугыш еллары елдан-ел артта  кала.Ләкин гомер алга  барган  саен, ул  көннәрне  батырлыгы  безне  ныграк  сокландыра, халыкның  батырлыгына  таң каласың.

  -Ул  көн  сокландыргыч  җәйге яктылыгы  һәм коточкыч кайгы караңгылыгы  белән  бергә буталып еракта  калды  инде.Бу  көн  мәңге беркайчан да кире әйләнеп  кайтмаячак.Ләкин ул һаман  миллионнарның  йөрәгендә, хәтерендә  саклана.

  -Хәтерендә  генә  түгел, алынып  бетмәгән  снаряд  ярчыклары  булып  кешеләрнең  тәннәрендә  йөри  ул көн.Култык  таякларының  шыгырдавы  булып  колакларыбызга  ишетелә ул  көн. Уллары  кайтмаган  аналарның, тол  хатыннарның  күз яше  булып  күзләребезгә  күренә ул көн.

-Җиңү  килде  җирне  нурга  күмеп,

Шатлык  белән  күзне  чылатып.

Килде ул  көн  горур  күкрәкләрдә

Орден-медальләрне  чыңлатып.              

  -Һәйкәл булып  баса җиңүчеләр,

Һәйкәл булып  баса  батырлар.

Ә батырлар ике  тапкыр  үлми

Җирдә алар  мәңге  балкырлар .          

  -70 ел  инде  һәр  көн  саен

Кайтмый  калганннарны  көтәбез.

Авыл  уртасында  һәйкәлләргә

Башыбызны  иеп  китәбез.                

  -Таш  һәйкәлләр  балкый  тыныч кына,

Өйрәнгәннәр алар  тынлыкка.

Һәйкәлләргә  килик, гөлләр  куйыйк

Һәйкәлләрне  тыңлык  тын  гына.              

“Салдатта булган диләр ” җыры.

  -Авылыбызда сугыш ветераны Сагыйтзянов Рәис абый гына калды.

Картаймагыз  әле  ветераннар,

Картаймагыз, әй, сез  тынмас  җаннар.

Сезгә  тиеш  әле бик  күп  назлар,

Сезгә  тиеш  әле  бик  күп  язлар.                  

 

  -Табигатьнең күпме  куате  бар,

Шулкадәрле  җылы  назы  бар.

Сугыш  күрми, михнәт күрми  генә

Яшәсеннәр  иде  халыклар.                

Кирәкми безгә сугыш

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш!

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш.            

 

Илебез зур, җиребез киң,

Хисапсыз байлык бездә!

Җир өстендә, җир астында,

Тауларда һәм диңгездә.                    

 

Без үз кулларыбыз белән

Төзибез гүзәл тормыш.

Без – тыныч ил төзүчеләр,

Кирәкми безгә сугыш!                            

Булмасын ул, булмасын,

Кирәкми безгә сугыш!

Булмасын бер куркыныч,

Булсын бөтен ил тыныч!                      

"Татар халык " бию. (Илүсә)

  • Туган  илебезнең  азатлыгы  өчен  үз-үзләрен  аямыйча дошманга  каршы 1418  көн  сугышты  безнең  батыр  солдатларыбыз.Берәүләр  канлы  сугышта  башларын  салдылар. Кадерле  аналары  янына, туган  якларына  әйләнеп кайта  алмадылар. Берәүләр  дошман  оясына  чаклы  сугыш  юлын  үтеп, илебезгә  азатлык  алып  килделәр.Өйләренә  кайтып, туган  илебезне  торгыздылар, калдырып  киткән  эшләрен  дәвам  иттеләр.Шул  батырларга  сүз  бирик  әле.

Сугыш  һәм  тыл  ветераннарына  сүз  бирелә.

Набиева  Рәгибә,  Гафурова  Шәмсехәят апаларга сүз бирәбез.

  -Ерак  иде  ул  көн  озак  көттек,

Бер  кайгы да  урап  узмады.

Мең   ярым  көн  буе  сугыш  барды,

Мең  ярым  көн  көттек  без  аны.                      

  -Ул  көннәрне  ничек  онытасың,

Ил  язмышы  кылыч  өстендә

Ир-егетләр  китте  яу  кырына

Алып  көче  тоеп  үзендә.              

 - Сугыш  бетте, илем  солдатлары.

Кабат  кайтты  туган  җиренә.

Яшьлекләре  чәчәк  аткан  илнең

Кырларында  иген  игәргә.                        

 "Дуслык" җыры.

Бүген бәйрәм көнендә

Кунакларны  котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.                    

Батыр hөнәр бар җирдә –

Җирне, илне саклаучы.

Сине, мине – hәркемне

Дошманнардан яклаучы.            

"Зонтик" биюе.

Бик күп сугышкан бабам,

Дошманны җиңеп кайткан.

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан!            

"Иң шәп бабай" җыр.

“Безгә тынычлык кирәк”

Шаулый урман, гөрли болын,

Яфрак яра тал тирәк,

Яшел бакча төзү өчен,

Безгә тынычлык кирәк.            

 

Тормышны, җирне ярату-

Безнең беренче теләк,

Зур заводлар салу өчен,

Безгә тынычлык кирәк.                

"Моряк" биюе.

 

  -Ләкин...ләкин  сугыш  калдырган  яралар, ул  ясаган  җәрәхәтләр һаман  да  йөрәкне  телгәли, күңелне  әрнетә.

  -Сугыш  еллары әкренләп  артта  калды.Ләкин  без  гомер  үткән  саен  шул  елларның  батырлыгына  әйләнеп  кайтабыз.Тарих  битләрендә  ул  мәңге  онытылмас  легенда  булып  кала  бирә..

  -Ничек  хәтердән  чыксын  Брест  крепостен  саклаучылар,”Үлсәк  үләрбез, тик  

крепостне  бирмәбез” дигән  сүзләрне  каннары  белән  язып, крепостне  айдан  артык  сакладылар. Ничек  хәтердән  чыксын  Севастополь өчен  барган  сугышлар.Фашист  шәһәрне  тиз  генә  басып  алырга  теләде.Ләкин  кулына  корал  тота  алучы  һәр кеше  туган  шәһәрен  сакларга  күтәрелде.250  көн  буе  Cевастопол дошманның  һөҗүменә каршы  торды, шәһәрне  геройларча  саклады.

Борчылмагыз! Үсеп килә

Батырларның оныклары.

Бабайларның батырлыгын

Бер малай да онытмады.              

 

Иртә тусам, мин үзем дә

Бабам кебек булыр идем…

Тынычлыкның туган көнен

Бәйрәм итә бүген илем!                    

 

"Әтием " җыры.

 

  -Без  бәхетле  буын.Чөнки  азат  илдә  яшибез.Без  сугыш  батырлары  алдында  баш  иябез(1 минутлык  тынлык)

 

-Әгәр  сез матур  гөлләрне  чәчәк  атуын  күрәсез  икән, шул  иртәдә  өй  каршындагы  тирәкләрдә  кошлар  сайравын  ишетәсез  икән – белегез – бу  иртәнге  шатлыкта  сугышта  үлеп  калганнарның, фашизм  тоткынлыгында  һәлак  булганнарның  якты  өлеше  бар!

  - Әгәр алар  җыерчыклы  куллары  белән  башыгыздан  сыйпый  икән, моңлы  күзләре  белән  сезнең  күзләргә  карый  икән, белегез – ул  күзләрдә  сугыштан  кайтмаганнарның  истәлеге  турында  тирән  сагыш  бар.

  -Әгәр  сез  тормышта  яшисез  икән, иркен  мәктәпләрдә  укыйсыз  икән, белегез – бу  җирдә  сезнең  матур  яшәвегез  өчен  меңләгән   солдатларның  каны  түгелгән.Бу  яшәүләрнең  кадерен  белсәк  иде!

Вальс.

 Җыр “Бәхеттә шатлыкта."

Арча муниципаль районы Хәсәншәех балалар бакчасы тәрбиячесе Ахмадуллина Ләлә Зиннуровна.