Концультация для родителей "Балаларны кечкенэдэн тэрбиялик"
консультация (младшая группа) на тему

Гайфетдинова Гульнур Мирзануровна

Концультация для родителей

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalarny_kechkeneden_terbiyalik.docx13.87 КБ

Предварительный просмотр:

“Балаларыбызны кечкенә чакта  тәрбиялик” 

Әти-әниләр өчен консультация 

Әти-әнине куандырып, йөрәкләренә дәрт өстәп, бала дөньяга беренче авазын сала. Гөнаһсыз сабыйга әти-әнисе генэ түгел, әби-бабасы да шатланалар, нәселне дәвам итүче дип ышаналар. Ә киләчәктә бу бала нинди булыр? Моны берәү дә белми. Аның киләчәге  объектив һәм субъектив факторларга бәйле. Объектив дигәне шул: бала акыл һәм физик яктан сәламәтме, аңа нинди сәләт алшартлары, темперамент бирелгән. Субъектив ягы – тәрбия өлкәсе. Бу ике якның һәрберсе бик мөһим. Мәктәпкәчә яштәге балалар төп тәрбияне өйдә, әти-әниләреннән алырга тиеш. Нәниләр үзләренчә һәммәсен дә  аңлыйлар,чынбарлыкны хисләр аркылы кабул итәләр. Әти-әниләренең кәефен йөзләренә карап билгелиләр. Өлкәннәр үзара ачуланышсалар, ризасызлык белдереп елыйлар. Бала тормышында уенның роле зур. Бөек инглиз драматургы Вильям Шекспир: “Дөнья – театр, ә кешеләр аның актёрлары”, - дип әйтергә яраткан. Уен аркылы бала нәрсәнең нәрсә икәнен, мәсәлән, ватыламы-юкмы, катымы-йомшакмы, кайнармы-салкынмы икәнен белә. Курчакның эчендә нәрсә бар икән, дип аны вата да. Кыскасы, уен аркылы дөньяны таный...

Кайчак бала шаярып өлкәннәрнең битен чәбәкли. Моңа юл куймаска, сабыйның игътибарын башкага юнәлтергә кирәк. Чөнки бу чәбәкләү киләчәктә миһербансызлык кебек кире сыйфатка нигез салу  ролен үтәргә мөмкин.Кыскасы, тәрбия күпкырлы, катлаулы процесс, анда вак-төяккә урын юк.

Кайберәүләр, туганда баланың күңеле ак кәгазьне хәтерләтә, дип уйлыйлар. Бу – ялгыш караш. Чөнки туганда баланың темперамент, сәләт алшартлары була. Сәламәтлек ягын да истән чыгармаска кирәк. Темпераментны гына алыйк: холерик бала кызу канлы була, димәк, аның белән тынычрак сөйләшү җаен табарга кирәк. Меланхоликлар да аз хәрәкәтләнәләр, әмма эчке дөньялары холерикларныкы кебек, димәк, аларны да авыр сүзләр әйтеп җәберләмәскә кирәк. Авыру балага бик нык кыен, сабыйны дәваларга, аңа гел ярдәм кулы сузарга онытмыйк.

     Сәләт алшартларына килгәндә, болайрак: сәламәт акыллы балаларның барысы да нәрсәгәдер  сәләтле була. Берьюлы берничә сәләт алшартлары да булырга мөмкин. Әнә шуларны вакытында күреп, балаларны дөрес юлдан җибәргәндә,зур уңышларга ирешеп була.

Шулай да дөньяны танып белү өчен иң оптималь чор – баланың 3 - 5 яшьлек чагы. Ул чакта әле хәтер яхшы була.

 Әгәр кеше вакытында тиешле тәрбия-белем алмаса, киләчәктә моны кайтару,тутыру бик кыен була. Африкада, Һиндстанда кечкенә балаларны җанварлар урлап китеп, “тәрбия кылган очраклары” билгеле. Соңыннан аларны табып кешечә тәрбияләп карасалар да, “оптималь вакыт” үтүаркасында, кеше итә алмыйлар. Сөйләшергә генә дә өйрәтә алмыйлар. Югары уку йортларын соңлап тәмамлаучыларның да төпле белемнәре аз була. Шул ук вакытта кеше үзлегеннән белемен күтәреп, зур югарылыкларга да ирешергә мөмкин.

   Кечкенәләр зурлардан үрнәк алалар. Бала өчен әти-әни – идеал. Әлбәттә үзләрен әйбәт тотсалар.

    Китап – белем чишмәсе, хәзинәседиләр. Бу дөрес сүз. Шуңа күрә,бигрәк тә бүгенге компьютер заманында, балада бик кечкенәдән үк “ китап сүзенә” ихтирам тәрбияләргә кирәк. Эшне кечкенәләр өчен чыгарыла торган төсле рәсемле китаплардан, журналлардан, әкият җыентыкларыннан башларга мөмкин. Китап сөйгән бала мәктәптә яхшы өлгерә, тормыш кагыйдәләрен тизрәк үзләштерә.

   Баланың анага булган мәхәббәте сәбәпләрен аңлатып торасы юк. Ана кулында чакта бала яхшы итеп сөйләшергә өйрәнә, йөзләрчә, меңнәрчә төшенчәне, аларның эчтәлеген үзләштерә.

   Еш кына балачак, мәктәпкәчә чор, кеше гомеренең старты буларак, киләчәк тормыш өчен хәлиткеч роль уйный. Әйдә, без һәммәбез дә сабыйларыбызны океан-диңгезләрне, сикәлтәле юлларны хәтерләткән олы тормыш юлына хәзерлик. Шул чакта җаныбыз, күңелебез тыныч булыр.

   “Баланы дөрес тәрбияләү – бу безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбияләү – бу безнең киләчәк кайгыбыз, бу безнең күз яше, безнең башка кеше алдында, бөтен ил алдында гаебебез”, - дип әйткән бөек рус педагогы А. Макаренко. “ Балалар – тормышның җанлы чәчәкләре”, - дип язган М. Горький. Хөрмәтле әти-әниләр шушы “җанлы чәчәкләрне” вакытында дөрес итеп, бар тырышлык һәм кәчебезне куеп тәрбия кылсак, “ачы әремгә” әйләндермәсәк иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Концультация для родителей "У лучины"

Знакомясь с историей Руси, дети узнают   о                 мирной   жизни во времена наших прабабуше...

Концультация для родителей "Ребенок в двуязычной семье"

Ребенок в двуязычной семье    Часто двуязычие в семье становится злосчастным камнем преткновения. Вспомним времена Советского Союза. Тогда в стране были распространены смешанные браки. ...

Концультации для родителей

Для Вас уважаемые родители!...

Концультация для родителей

Зимние игры забавы...

Концультация для воспитателей

Консультация для воспитателей  на тему: «Предмет, содержание, задачи иметоды эстетического воспитания»...

Концультация для родителей «Аутоагрессия почему дети вредят себе»

Концультация для родителей «Аутоагрессия: почему дети вредят себе»...

Концультация для родителей"Здоровый образ жизни в семье".

Все родители хотят, чтоб их ребенок рос здоровым, сильным, крепким, выносливым. Но очень часто забывают о том, что хорошие физические данные обусловлены тем образом жизни, который ведет семья, двигате...