Әти-әниләргә консультацияләр...
консультация по теме

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Әти-әниләргә киңәшләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ti-nilrg.docx15.83 КБ

Предварительный просмотр:

Уйнаганда өйрәник...

 Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры тирә - юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәһесе формалашуда иң мөһим чор. Бу вакытта бала тирә - юньдәге кешеләрнең үз - үзен тотышын, сөйләмен үрнәк итеп кабул итә, кыскасы аралашу чарасы булган телнең төп нормаларын үзләштерә.

Баланын теле башта туган телдә ачылырга тиеш, аннан соң гына аңа икенче телне өйрәнә башларга мөмкин. Хәзер күп гаиләләрдә баланың сөйләме икетеллелек шартларында формалаша, еш кына ата - аналар ике телне кушып сөйләшәләр, нәтиҗәдә бала ике телнең берсендә дә юньләп сөйләшә белми. Шуңа күрә, хөрмәтле әти - әниләр, сезгә дә бу турыда ныклап уйланырга кирәк. Балаларның игътибарын туплау, дөрес сөйләшү, сүзлекне баету, активлаштыру, сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтү уңышлы барсын өчен тәрбияче шөгыльләрне уен формасында оештыра. Сезгә, хөрмәтле әти - әниләр ял көннәрендә, кичке сәгатьләрдә уйнар өчен төрле уеннар тәкьдим итәбез.

        Бала уенчыклары белән уйнаганда аның игътибарын башка нәрсәгә җәлеп итеп торып (я сәгать, я попугай, я балыкларга), бер, ике уенчыгын яшерергә һәм уенчыклар арасында нәрсә юкка чыкканын әйтергә тәкьдим итәргә.

        Фикерләү сәләтен үстерү (бу һичшиксез сүзлекне үстерүдә мөһим роль уйный), әйберләрне чагыштыру - охшаш әйберләрнең аермасын һәм охшаш булмаганнарының уртак билгеләрен табу файдалы.

-    Курчак һәм кыз нәрсә белән аерыла?

-    Кош һәм самолет нәрсә белән аерыла?

-    Куак һәм агач нәрсә белән аерыла?

-    Йорт һәм кырмыска оясы нәрсә белән аерыла?     һ.б.

Балалар урынны  белдергән  сүзләрне  дөрес  кулланмыйлар.  Шуңа күрә   балаларга   төрле   сюрпризлар      ясагыз.   Мәсәлән:   "Аш   бүлмәсе    шкафында уртадагы киштәдә сиңа күчтәнәч бар" һ.б.

        Балаларның сөйләме фигыльләргә ярлы, алар балыкны кыздыруны да "пешерү" диләр. Балага андый вакытта "Икенче төрле итеп ничек әйтеп була", "Башкача әйт" - уеннары аша тиешле сүзне табарга ярдәм итегез.

        Балаларның сүзлеге тулы, бай булганда гына сөйләмнәре дөрес формалаша һәм ул үзенең фикерен каушамыйча аңлатып бирә ала.

Хөрмәтле әти - әниләр! Әйдәгез, балалар белән уйныйк һәм уйнаганда өйрәник.

Уйный-уйный өйрәник...

    Халык әйтемнәрендә, такмак - җырларында, мәкальләрендә тел, матур, дөрес итеп сөйләүнең әһәмияте турында күп әйтелә. Һәр сүзнең үз урынын белеп, аларны сәйләннәрдәй бөртекләп сайлап алып сөйләүченең сүзе колакларны иркәли, күңелгә барып җитә, җиңел аңлашыла. Сүзләрне төгәл, урынлы, дөрес куллану сөйләм культурасын билгели. Сүзлек бай булганда гына сүзләрне сайлап, нәкъ кирәклесен табып була. Шуның өчен дә балаларның сөйләмен үстерү бурычларның иң әһәмиятлеләреннән берсе сүзлекне аныклау, тулыландыру, активлаштыру.

        Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ике яшьлек баланың сүзлеге 45 сүздән алып меңнән артып китәргә мөмкин. Саннардагы мондый зур аерма каян килә? Ни өчен ике яшьтә бер бала 45 кенә сүз белсә, икенчесе меңнән артык сүз куллана?

        Сүзлекнең байлыгы баланың нинди социаль шартларда тәрбияләнүенә бәйле. Балаларның берәүләре даими рәвештә әти - әнисеннән бай, дөрес сөйләм ишетә, ә икенчеләренә үрнәк һәм кабатлау өчен бик гади, ярлы һәм күп вакытта дөрес тә булмаган сөйләм туры килә. Әлбәттә инде бу ике төркем балаларының сөйләм мөмкинлекләре бертигез булса да, сүз байлыгы тигез дәрәҗәдә була алмый.

Балаларга туган көненнән үк ана телендә тәрбия бирү, сабыйларны үз туган теленә өйрәтү, саф чишмә кебек җырлап чыңлап торган телебезне яратырга өйрәтү һәр ата - ананың изге бурычы. Ана телендә чиста - матур итеп сөйләшергә өйрәтү гаилә, балалар бакчасы бергә тыгыз элемтәдә эшләсәләр уңай нәтиҗәләр бирә.

        Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эше, төп шөгыле уен. Уйнаган вакытта балада бик күп сораулар туа, нәкъ уенда ул актив, күп сөйләшә.

        Шөгыльләрдә танышкан яңа сүзләрне актив сөйләмгә кертү, балаларның сүзлеген аныклау, тулыландыру эшен тәрбияче төрле режим вакытларында алып бара.

Балаларның сүзлеген фигыль , сыйфатлар белән баетуда дидактик уеннарның роле әйтеп бетергесез. Бу уеннар нинди дә булса җиһазлар таләп итә яисә сүзле дидактик уеннар.

        Сүзлекне исемнәр белән баету өчен "Бер сүз белән әйт!", "Нәрсә юкка чыкты?", "Дүртенчесе артык", "Нәрсә үзгәрде?", "Предметларны мин әйткән тәртиптә тез!" уеннары уйнарга була. Уенны 2- 3 уенчык яки предмет белән башлап, баланың хәтере яхшырган, игътибары арткан саен арттыра барырга кирәк. Шулай ук тематик лотолар, рәсемле доминолар, табышмак чишү, кроссворд, сканвордлар (балалар өчен) чишү сүзлекне исемнәр белән баета.

        Балаларның сөйләме фигыльләргә бик ярлы. Алар кыздыру, кайнату диясе урында да пешерү; чигү, бәйләү, төймә тагуны тегү; юыну, юындыру, тузан сөртүне дә юу диләр. Шуңа күрә фигыльләрне төгәл, нәкъ тиешле, дөрес мәгьнәләсен кулланырга өйрәтергә кирәк. "Икенче төрле итеп әйт!" кебек тәкъдимнәр белән балаларга тиешле сүзне табарга булышырга. "Нәрсә ничек кычкыра?", "Нәрсә оча, йөзә, йөгерә", "Ялгышны төзәт!", "Табын әзерлә!", "Кем нишли" кебек уеннарны балалар бик теләп уйныйлар.

        Балаларның сүзлеген сыйфатлар белән баету, актив сүзлек запасын булдыру өчен "икенче төрле итеп ничек әйтеп була, башкача әйт" дип тиешле сүзне табарга ярдәм итү кирәк.

"Киресен әйт!" (матур - ямьсез, зур - кечкенә, ак - кара һ.б.)

"Башкача әйт!" (матур - гүзәл, чибәр, сөйкемле, батыр - кыю, куркусыз, җитез).

Төсләрне чагыштырып сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен куллану (бу алма кызгылт, монысы кызылрак, ә монысы  кып - кызыл).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация - парадокс или консультация с запланированными ошибками

Консультация -парадокс "Методика иллюстрирования литературных произведений"...

Консультация для родителей группы НПОЗ. Тема: «Техника проведения артикуляционной гимнастики». Проводит консультацию учитель-логопед Петрова Татьяна Николаевна

Данная консультация знакомит родителей с тем, как организуется и проводится работа по артикуляционной гимнастике в домашних условиях....

Консультация для родителей на тему "Трудности с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения". Консультация для родителей на тему "Игры и упражнения зимой".

Материал в первой консультации рассказывает родителям о трудностях с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения, при освоении предметного мира.Материал во второй консультации подскажет родителям ,...

Дистанционная консультация для родителей. Консультации.

Зимние травмы. Меры предосторожности.Игры в жизни семьи.Кризис 6-7 лет.Памятка для родителей детей младшего школьного возраста. Основы ПДД....