Рольле-сюжетлы уен проекты "Ашханәдә"
проект (старшая группа) на тему

Фазылзянова Гульнар Гусмановна

Балалар белән бергәләп рольле-сюжетлы уеннар уйнарга өйрәнү.Балаларның сөйләм телләрен үстерү,дөньяга карашларын баету.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Уеннарны бергәләп өйрәнәбез21.05 КБ

Предварительный просмотр:

     Рольле –сюжетлы уен буенча            проект эшчәнлеге “Ашханәдә”

                      

Проект төре: аз вакыт  аралыгында,  уен формасында, төркемдә үткәрелүче проект.

 Балалар яше: зурлар төркеме (5-6 яшьлек) балалары .

Проектны үткәрү вакыты: 3 атна

Проект режим моментларында гамәлгә кертелә.

Проектның этаплары.

                              1.Алдан башкарылган эш:

    Ата-аналар өчен анкеталар үткәрү, перспектив эш планы ясау, фотога төшү, проектны иллюстратив материаллар белән баету; методик китаплар һәм матур әдәбият әсәрләре сайлау.

                                   2.Төп өлеш.

   Консультацияләр оештыру, ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрү, сюжетлы-рольле уеннар уйнау. Сюжетлы-рольле уеннарның уйналу планын төзү.

                      Проектның актуальлеге.

    Балаларда милли үзаң тәрбияләү- мәктәпкәчә тәрбия бирү  оешмаларының төп бурычларының берсе. Балаларны туган телдә дөрес һәм матур , аңлаешлы сөйләшергә өйрәтүдә, аларда сәнгатьле сөйләм күнекмәсе булдыруда сюжетлы-рольле уеннар аеруча зур  нәтиҗә бирә. Хезмәт сөючәнлек  тәрбияли.

   

Максат:  “Ашханәдә” сюжетлы-ролен  ачык чагылдырып уйнарга гадәтләндерү.

Бурычлар: 

-уенда пешекче һөнәре турындагы белемнәрен куллана алуларына ирешү;

     -әлеге хезмәткә кызыксыну,хөрмәт  уяту;

-пешекче һөнәренең бик мөһим һәм әһәмиятле икәненә төшендерү;

-рольле диалог килеп чыгуына этәргеч ясау;

-тәмле ризыклар пешереп  кешеләрне сөендерү;

-игътибарлылык һәм сабырлык формалаштыру;

-пешекче, официант өчен  атрибутлар, әсбаплар сайлап алырга, шул кирәк-яраклардан дөрес кулланырга күнектерү

-уенның эчтәлеген уйлап табуда мөстәкыйльлек булдыру;

    -бердәм, бер төркем белән дус, тату уйнауларына ирешү;

    -уен җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү.

Проектның үтәлеше

Этаплары

Эшләү алымы һәм формасы

Катнашучылар

1.Тема сайлау

Рольле-сюжетлы уен

“Ашханәдә”

Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе, балалар,  әти-әниләр.

2. Уенны план-лаштыру

Анкета үткәрү.

Тәрбияче,әти-әни.

Өч сорауга җавап эзләү

Планлаштыру

Көнен билгеләү

3. Проектны тормышка ашыру.

Эстетик сәнгать үсеше

Балаларның танып белү үсешен тормышка ашыру.

Уен өчен кирәкле материалларны туплау.

Пешекче,официант өчен кирәкле киемнәр тегү, уйнар өчен урын булдыру.

Тәрбияче,әти-әни.

Балалар белән берлектә башкарылган эшләр.

-савыт-сабаларны бергәләп тезү,

-салфеткаларны урнаштыру,

-өстәлне җиләк-җимеш белән бергәләп бизәү,

-тозлы камырдан ризыклар әвәләү,

-бергәләп аларны буяу,

-меню өчен рәсемнәр ябыштыру,

-алъяпкычкны милли бизәк белән бизәү.

Тәрбияче,  балалар

“Һөнәрләр” темасына рәсемнәр карау.

“Пешекчеләр”турында презентация тәкъдим итү.

“Мин –пешекче” рәсем күргәзмәсе уздыру.

Ашханәдә экскурсиядә булу.

Пешекче апа- Лидия Галимзянова белән очрашу. Пешекче һөнәренең бик җаваплы икәнлегенә төшендерү.

Тәрбияче,  балалар

Балаларның коммуникатив сәләтләрен камилләштерү

 “Балачак аланы”хрестоматия 389 бит

Эшкә өндәү Г.Тукай; Игенчеләр гаиләсе Р. Миңнуллин хезмәт турында шигырьләр белән танышу.

Һәркемгә –тәмле, файдалы ризык  кирәк  әңгәмә үткәрү.

Музыка тәрбиясе

Музыка тәрбиясе        

“ Ак калач” уенын уйнау.

“Без-кечкенә пешекчеләр” бию өйрәнү.

Музыка тәрбиячесе, балалар.

4.Йомгаклау

“Ашханәгә рәхим итегез” уен кичәсе үткәрү.

“Мин-пешекче” рәсем күргәзмәсенә йомгак.

Тәрбияче,  балалар

 

Җиһазлар: ак халат, баш киеме, салфеткалар, уенчык савыт-сабалар җыелмасы, тозлы камырдан ясалган “ризыклар”, тортлар, яшелчә, җиләк җимеш муляжлары.

    Проектның чынга ашыру өчен ниятләгән нәтиҗәләр

-пешекче һөнәре турындагы белемнәрне киңәйтү.

-коммуникатив күнекмәләр формалаштыру.

-төрле гамәл, предметлар аша балаларның торрмыштагы күзәтүләрен уенда чагылдыру, бердәм булып уенга катнаштырту.

Әти-әниләр белән эш

                                    Пешекче һөнәре хакында

Нәрсә беләм

Нәрсә белергә телим

Ничек итеп белергә телим

Уенда хезмәткәрләр белән якыннан танышу

Уеннын сюжеты

    Уен барышында эшләнәсе          эш-гамәлләр

Уен өчен кирәкле булган җиһазлар

Яңа сүзләр белән сөйләмне баету.

 Уенның сюжеты  чынбарлыкка корылган. Балалар  төркемнәргә бүленеп, үзләресайлап алынган роль буенча уйныйлар.  Уенда тирә- юньдәге чынбарлыкны чагылдырырга гадәтләндерү; сюжетка тотрыклы кызыксыну формалаштыру; администратор,пешекче, официант  турындагы белемнәрен, күзаллауларын тирәнәйтү. Пешекче хезмәтенең мөһимлеген чагылдыру. Әлеге хезмәт кешеләренә  хөрмәт тәрбияләү. Җәмәгать урыннарында үз-үзенңе әдәпле тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Рольләр:  администратор, пешекче, официант, савыт-сабалар юучы .

Балалар  үзләре теләгәнчә рольләргә бүленәләр.Пешекче ашарга әзерли, официант хезмәт күрсәтә, меню китабын кунакларга тәкъдим итә, ашарга алып килә, ашаган савытларны юарга алып бара. Уенда балалар үзләрен әдәпле тоталар, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәттә булалар.

ак халат, баш киеме , тәлинкә, кашыклар, яшелчә-җиләк җимешләр, ризыклар, салфеткалар

 Официант,

меню, администратор.

“Ашханә”дә  балаларның  үзара сөйләшү диалоглары.

Рольләр

Эшчәнлек

Пешекче

Савыт-сабалар белән эш итә, нидер пешерә,  официант сораган ризыкларны тәлинкәгә салып бирә, кабып карый.

Администратор

“Кунаклар “ янына килә, исәнләшә, безнең ашханәгә рәхим итегез,  ди. Безнең ашханәдә бик тәмле ризыклар пешә  сыйланыгыз. Сезнең теләгегез һәрвакыт үтәргә әзербез.

Официант

 “Кунакларга” урын тәкдим итә, утырырга булыша. Менә сезгә меню, танышып чыгыгыз. Ризыклар алып килеп бирә, рәхим итегез, ашыгыз  тәмле булсын, сезгә ниләр кирәк  дигән сүзләр кулланып  сөйләшә.

Савытлар юучы

 Савыт-сабалар юа, җыештыра, идәннәр юа, тузан сөртә.

“Кунаклар”

Ашханәгә килә, исәнләшә, менюны карый , үзенә ошаган ризыкка  заказ бирә, тәмле булган, рәхмәт сезгә кебек сүзләр белән саубуллаша.