"Җиңү көне - халык тантанасы"
статья (подготовительная группа) на тему

Гилазиева Эндже Рашидовна

Статья

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhinu_kone.docx190.02 КБ

Предварительный просмотр:

Җиңү көне – халык тантанасы.

        Сугыш... авыр, шомлы сүзләрнең берсе! Сугыш дип әйтүгә, күз алдына җимерелгән йортлар, казылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә.  Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр вакыйгаларның берсе булып сакланачак, ә халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакытта да хөрмәт белән искә алыныр.

        Җиңү көне – халкыбызның күңелендә мәңге онытылмас көн. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү бүгенге җәмгыять иң төп бурычларның берсе булып тора. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе бала күңелендә Туган илебезнең табигатен ярату, халкының тарихы, үткәне белән горурлану хисләре уяту дигәнне аңлата.

        Шул исәптән, “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган спорт-күңел ачу чарасы үтте.

        Зурлар катнаш төркем балалары марш атлап “Бравые солдаты” җыры белән бәйрәмне башлап җибәрделәр. Тәрбиячеләр махсус киемнәрдән киенеп, балаларга белемнәрен ныгыту өчен, Бөек Ватан сугыш еллары турында мәгълүмат тапшырдылар, фикер алыштылар.

        Уртанчы төркемнән Асылгариев Булат һәм Мифтахова Рузинә Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләре белән кичәне дәвам иттеләр.

        Җиңү бәйрәмендә һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Алар: сабырлык, кыюлык, ныклык, Ватанга мәхәббәт, тугрылык. Балаларда шушы сыйфатларны тәрбияләү максатыннан, “Марш-бросок”, “Иң зур, нык корылма төзибез”, “Төз атучы”, “Кем иң беренче яшерен хатны алып килеп җиткезә” кебек кызыклы эстафета уеннары уйналды.

        Зурлар катнаш төркем кызлары башкаруында “Күгәрчен биюе” карадылар.

        Кичәне йомгаклап тәрбиячеләр балаларга “Мәңгелек ут” дип исемләнгән бию биеделәр.

        Җиңү көне! Кадерле сүзләрнең берсе! Җиңү көне – халык тантанасы! Әлеге көн балаларда үз иленең каһарманнары белән горурлану, Туган иленең батырларына соклану хисе, үткән тарихыбыз, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән кызыксыну, аларны өйрәнү теләге уятыр дип ышанабыз.

        Күңелле балачагыбыз, бүгенге ямьле тормышыбыз, якты киләчәгебез өчен әби-бабаларыбыз без Сезгә мәңге бурычлыбыз... Һәм Сезнең алдыгызда рәхмәт әйтеп, баш иябез...!

“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы

Тәрбияче Гыйлаҗиева Энҗе Рашид кызы

C:\Users\Эндже\Desktop\IMG-20160506-WA0054.jpg

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукайга килэ халык...

Бездә Тукай бәйрәме. Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әд...

Березняк авылында балалар бакчасы ачу тантанасы

Бәйрәм бүген, бәйрәм!-диеп,           Бар дөнья көлеп торсын.         ...