"Уңыш бәйрәмнәре гөрли".
статья (средняя группа) на тему

Хадиева Гульназ Искандеровна

Статья

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл unysh_byrmnre_gorli.odt20.06 КБ

Предварительный просмотр:

Уңыш бәйрәмнәре гөрли.

Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

Алтын көз. Тирә-як әйтеп бетерә алмас дәрәҗәдә гүзәллеккә чумды. Агач яфракларына сарылган алтынсу-кызыл, шәмәхә һәм башка төсләр бөтен дөньяга бәйрәм төсе бирә. Көз – елның муллык вакыты. Игенчеләр басу кырлардан игеннәрне, бакчачылар бакчалардан яшелчә, җиләк-җимешләрне җыеп алдылар.Октябрь- чын көз ае. Бу айда бертуктаусыз яңгырлар ява, көчле җилләр исә, дөньяны караңгылык баса. Кешеләр өйдә генә утыру ягын карыйлар.Әмма урмандагы җәнлекләр арасында көне- төне кышка хәзерләнү бара. Һәр җәнлек, һәр кош- корт үз эшендә. Кайсы кышка өнен ныгыта, кайсы азык әзерли.

Табигатьтә нинди генә һава торышы булмасын безнең балаларыбызның күңелләре һәрвакыт шат, алар һәрвакыт елмаеп, шатланышып яшиләр. Менә 18 нче октябрь көнне Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасызның уртанчылар төркеме “Уңыш бәйрәме ”н үткәрделәр. Бәйрәмне үзләре өйрәнгән шигырьләре белән башлап җибәрделәр. Аларга кунакка Көз кызы да килде. Үзе белән уеннар да алып килгән. Балалар үзләренең нинди өлгер, җитез икәнлекләрен күрсәттеләр. Көз кызының туган көненә урман җәнлекләре – аюлар, тиеннәр, керпеләр дә килгән иде. Алар көз кызының туган көненә дип үзләренең бүләкләрен дә алып килгәннәр. Уңыш бабай да үзен озак көттермәде, бәйрәмгә килеп җитте. Балалар аның белән уйнадылар, җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бакчадагы уңышны яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне шулай бергәләп, Уңыш бабай белән җыеп алдылар. Көз кызы белән Уңыш бабай да буш кул белән килмәгәннәр, балаларга үзләренең күчтәнәчләрен алып килгәннәр. Балалар бик шатланышып күчтәнәчләрдән авыз иттелләр. Күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.

Хадиева Гөлназ.