мастер-класс "Балалар бакчасында әхлак тәрбиясе"
методическая разработка на тему

Каримова ГУлсу Каримулловна

"Балалар бакчасында әхлак тәрбиясе" мастер-классы тәрбиячеләрнең әхлак тәрбиясе буенча, педкомпетенцияләрен күтәрү өчен эшләнелгән

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass_word.docx20.74 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер – класс «Балалар бакчасында әхлак тәрбиясе”

Каримова Гөлсу Каримулловна

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе – “Мамадыш шәһәре 10 нчы “Миләшкәй” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе

Максат: Мәктәпкәчә тәрбиядә әхлак тәрбиясе бирүне камилләштерү.

Бурычлар

  1. Әхлак тәрбиясе бирүдә тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгын, педагогик компетентлыгын арттыру.
  2. Бирелгән сорауларны һәм биремнәрне чишкәндә фикерләү сәләтен үстерү, тәкъдим итә белергә өйрәтү.
  3. Педагогларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Кереш сүз.

  1. Релаксация.

Нинди матур иртә! Исәнмесез хөрмәтле кунаклар. Иң беренче сәләмнәр өчен  бер-беребезгә  уч төпләре белән кагылабыз!. Уч төпләре безне берләштерә, бер-беребезнең җылы энергетикасы, яхшылыгы, ярдәмчеллеге күчә.  

Ә хәзер яхшылык тулы  уч төпләребезне миңа сузабыз. Мин бу уенны сезгә бүләк ясаудан башлыйсым килә (кечкенә күбәләкләр өләшә).

Учларыбызны йомабыз һәм бер  хикәятне  искә төшерәбез. Укучы учына күбәләкне йомарлап остазына күбәләк тереме дип  сорау бирә. Остаз болай ди: “Барысы даүз кулыңда”.

Менә безнең мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә әхлаклы, әти-әнисен, кешеләрне хөрмәтләүче, үз илен яратучы, табигатьне саклаучы шәхес тәрбияләү – безнең үзебезнең куллардан тора.

  1. Төп өлеш

Без бүген сезнең белән уен дөньясына керербез. Белгәнебезчә ФГОС буенча укыту һәм тәрбия бирүдә уен төп өлешне алып тора.Сезнең игътибарга берничә төрле уен алымнары тәкъдим итәм. Үз эшегездә аларны кулланырсыз дип ышанам.

1 . Минем кулымда виноград (һәрбер виноград җимеше берләшеп тәлгәш барлыкка китерә, алар төсләре, тәмнәре буенча охшаш) тәлгәш, гроздь. Инглизчәгә тәрҗемә иткәндә кластер дип атала. Кластер сүзен балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирүдә, шулай ук әхлак тәрбиясе бирүдә кулланалар. Кластер төзү инновацион технология булып санала. Мисал китереп үтәм. (Слайд гаилә кластерен кара. Без сезнең белән хәзер әхлак тәрбиясе сүзенә кластер төзеп карарбыз, ягъни әхлаклылык нәрсә ул  дигән сорауга җавап бирербез.

  1. Ассоциация уены

Экранда бирелгән сүз буенча “Яхшылык” сүзе белән ассоциацияләр төзергә кирәк, ягъни мәгънәләре буенча якын торган сүзләр табарга.Балаларга бу уенны тәкъдим иткәндә төрле темаларга кагылырга мөмкин.Мәсәлән: Дуслык, яшелчә-җиләк-җимешләр һ.б.

  1.  Бу уенның максаты УМК  видеоматериалларын аңлау, истә калдыру,сөйләм телен баету, театраль сәләтне үстерү, өзек буенча нәтиҗә ясарга, уңай һәм тискәре геройларга бәя бирергә  яхшыны яманнан аера белергә өйрәтү.Шулай ук татар халык авыз иҗатынамәхәббәт тәрбияләү булып тора

(“3 кыз”әкияте буенча өзекләр карау, әкиятне уйнау) Бик яхшы оста уйнадыгыз. Нәтиҗә ясыйбыз.

4.Сезнең алдыгызда бик күп төрле төсле карандашлар ята. Хәзер сезнең белән кечкенә генә тәҗрибә үткәреп алабыз.

Кулларыбызга 1 карандаш алабыз һәм сындырып карыйбыз. Ә хәзер күп карандашлар алыбыз, сындырып булмый шулай бит. Аның өчен мин сезгә 1 риваять сөйләп үтәм. Алтын Урда ханы Кубрат хан үләр алдыннан улларын чакырган да болай дигән. Мин сезгә чыбык бирәм сындырып карагыз әле дигән. Уллары тал чыбыгын җиңел  генә  сындырганнар. Ә хәзер күп чыбыкларны бергә тотып сындырып карагыз дигән, уллары сындыра алмаганнар. Менә бергә дус тату гомер итсәгез генә сезне дошманнар җиңә алмас  дигән.  Менә әхлак тәрбиясе бирүдә без үзебез генә бер ни эшли алмыйбыз. Ә  әти-әниләр, җәмгыять белән берлектә без әхлаклы, тәртипле, ватанпәрвар патриотлар тәрбияли алабыз. Алдыбызда төрле төстәге карандашлар ята. Бала күңеле ак кәгазъ, бу ак кәгазъдә бары тик матур, якты төсләр генә юл алсын.Ә хәзер шул матур төсләр белән ак кәгазүгә әхлаклылык, яхшылыкны, яратуны без ничек күз алдына китерәбез, шуның эмблемасын, рәсемен ясыйбыз.

Рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналар...

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе...

Әти – әниләр өчен киңәшләр «Балалар бакчасында әдәп – әхлак тәрбиясе» Кечкенәләр төркеме

Әти – әниләр өчен киңәшләр«Балалар бакчасында әдәп – әхлак тәрбиясе»Кечкенәләр төркеме...

Балалар бакчасында ата-аналар өчен “Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Р.Фәхретдин киңәшләре” темасына консультация.

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”....

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе

                   Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү –әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, ...

Балалар бакчасында әхлак тәрбиясе

                                Балалар бакчасында  әхлак тәрбиясе...