"Кем булырга?"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Зурлар төркемендә тирә-юнь белән таныштыру шөгыле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kem_bulyrga.docx15.17 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы”                              мәктәпкәчә  белем    бирү  муниципаль  бюджет    учреждениесе

Зурлар төркемендә

тирә-юнь белән таныштыру шөгыле

Тема: “Кем булырга?

                                                                                                         

                                                                                                                 Саба

                                                                                               “ Әллүки” балалар бакчасы

                                                                                                        1 кв. кат. тәрбияче

                                                                                                              Гараева М.М.

     

Тема:   “Кем булырга?”

  Максат: хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү,.балаларның фикер йөртү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү,өлкәннәр хезмәте. Аларның һөнәрләре турында балаларның белемнәрен ныгыту, алар хезмәтенең мөһимлеген  аңлату.

  Методик алымнар: прблемалы сорау кую, җавап, уен, нәфис сүз, мактау, әңгәмә,

  Җиһаз:  төрле һөнәрләргә карата слайдлар, һөнәрләргә карата – рәсемнәр

   Сүзлек: укытучы, табиб, тәрбияче, төзүче, почтальон, , пешекче, ипи пешерүче; 

    Эшчәнлек барышы:    Балалар, сезне һәр көнне бакчага илтеп куйганнан соң  әти- әниләрегез кая баралар ? ( (җ) Сез ничек уйлыйсыз, нәрсә өчен баралар соң алар, рәхәтләнеп өйдә генә утырмыйча?(җ)  Әие, әти-җ әниләрегез көн саен  сезгә матур киемнәр, тәмле ризыклар, төрле уенчыклар сатып алыр өчен акча эшләргә баралар. Чөнки акчаң булмаса кибеттә бернәрсәдә бирмиләр. Ә акча эшләү өчен көн саен  эшкә барырга кирәк.Ә сез  әти- әниләрегезнең кайда, кем булып эшләгәннәрен беләсезме соң?” Әти- әнием һөнәре “ темасына әңгәмә оештырыла.сорауларга җаваплар алына.         Эшчән кешегә нинди сыйфатлр хас?

-Хемәт яратмаган кешене нинди диләр?

-Нинди һөнәр иң кирәклесе, ни өчен дип уйлыйсыз?

-Зур үскәч синең кем буласың килә?-Сез һөнәрләр турында нинди мәкальләр беләсез?

-Ничек уйлыйсыз.үз һөнәреңнең остасы булу өчен нишләргә кирәк?

  Дидактик уен” “ Парын тап” ( Һөнәр ияләре өшерелгән рәсемнәр һәм эш кораллары  төшерелгән  вак рәсемнәр һәр балага бирелә. Балалар дөрес итеп эш коралларын урнаштыралар.

Балалар, мин сезгә  һөнәрләр иленә барырга тәкъдим итәм: минем кызыклы табышмакларны чишеп  , кайсы һөнәр иясе булуын ачыклап, уйлап әйтәсез. Укытучы,  табиб, тәрбияче, төзүче, почтальон, пешекче, маляр, ипи пешерүче һөнәрләренә табышмаклар әйтелә, балалар табышмакларны чишәләр һәм һәрбер һөнәр иясе экранда күрсәтелә бара.

Сүзле уен: “ Кем нәрсә эшли?( укытучы нишли?- укытучы- укыта.....)

 Җырлы уен: “ Кәрия- Зәкәрия” көенә- уртага бер баланы чыгарып , түгәрәктә хәрәкәтләр ясап җырлап әйләнәләр.

 “ Важные прфессии” дидактик уены уйнау( 6  балага һөнәр ияләре  төшерелгән рәсемнәр бирелә, калган барлык балаларга шушы һөнәрләр белән бәйле рәсемнәр таратыла,  сигнал бирелгәч алар үз ияләрен табалар.

 Эшчәнлеккә нәтиҗә ясала : нинди уеннар ошавы.,нинди уеннар уйнарга теләүләре  хакында фикер алышу. Балаларны  мактау, рәхмәт әйтү.