Сак бул бөҗәкләр
план-конспект занятия (средняя группа)

конспект легоконструирования

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sak_bul-_bozhklr_.docx18.37 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сак бул бөҗәкләр

Максат: Көнкүрештә кеше хезмәтен җиңеләйтүче предметлар турында күзаллау формаллаштыру.

Тәрбия бурычы: Умартачы хезмәтен башкаручы кешегә хөрмәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы:Балаларда күмәк эшләү, эшләрен уртак ниятләре белән яраштырып берләштерү, кемнең нәрсә эшләячәген уртак фикергә килеп хәл итү күнекмәләрен үстерү.

Белем бирү бурычы:төзегән корылманы әйләнә тирәдәге корылмалар арасында бәйләнеш урнаштыра белү

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив, сөйләм, физик үсеш.

Методик алымнар         һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, аңлату,әңгәмә, мөстәкыйль эш

Җиһазлау:“Лего” конструкторлары, йомгак, бал кортының көнкүреше сүрәтләнгән пазллар, презентация, губка, такта кисәге, фарфор савыт- капчык эчендэ, УМК маскалар бал кортлары, зонтик, бал корты тавышы язмасы, проектор,

Сүзлек өстендә эш: тонык, яңгыравыклы тавышлар

Алдан эшләнелгән эшләр: леголардан төрле корылмалар уйлап ясау

ЭШЧӘНЛЕК ТӨЗЕЛЕШЕ:

  1. Мультфильм өзеге карау “Винни пух һәм берничә шикле бал кортлары белән танышу” (06:13-06:52)
  2. Сюрприз
  3. “Яхшы гадәтләр  йомгагы” уены
  4. Бал кортлары турында әңгәмә
  5. Проблемалы уен: “Пазлны җыябыз” бал кортының көнкүреше
  6. Физминутка
  7. Проблемалы сорау
  8. “Умартачы хезмәте” видео карау
  9. Конструкцияләү
  10.  Хәрәкәтле уен “Аю һәм ал кортлары”
  11. Йомгаклау.

ЭШЧӘНЛЕК БАРЫШЫ:

  1. Мультфильм өзеге карау “Винни пух һәм берничә шикле бал кортлары белән танышу” (06:13-06:52)
  2. Сюрприз: Тәрбияче бал корты киеменнән “Очып керә”
  • Көчкә качып котылдым Винни Пухтан. Сездә күреп тордыгыз бугай нишләтмәкче булды ул безне (Балны урламакчы, сезне тотып алып кайтып китмәкче булды)
  • Ә урлашырга ярыймы? ( Юк)
  • Ә сез тагы нинди начар гадәтләрне беләсез? ( начар сүзләр әйтү, сугышу, эләкләшү)
  1.  “Яхшы гадәтләр  йомгагы” уены

Балалар карагыз әле миндә нәрсә бар? (Йомгак)

Ул гади йомгак түгел, ул яхшы сүзләрне, яхшы эшләрне җыеп баручы йомгак.

Нинди матур сүзләр беләсез сез? (Балалар җаваплары әйтелә- йомгакны урый барам)

Бигрәк яратасыз икән матур сүзләр әйтергә. Балалар мин яратам матур сүзләрне, яхшы эшләрне

  1. Бал кортлары турында әңгәмә

Минем турында шундый мәкальдә бар әле сез белмисезме аны ялгыш

- Бал кортлары безгә дәва һәм үрнәк өчен яратылган

- Бал корты- кешенең юлдашчысы

- Бал кортлары - табигать бүләге!

- ни өчен шулай әйткәннәр икән? (Бал кортының балы авырганда кулланыла. Бал корты кечкенә генә булса да зур эш башкара)

  1.  Проблемалы уен: “Пазлны җыябыз” бал кортының көнкүреше
  • Сезнең өстәлләрдә минем фотом бар. ҺӘм аңа пазл рәвешендә җыела торган рәсемнәр бар. Рәсемнәргә карап сез минем турында, минем гаиләм турында сез нәрсә әйтә аласыз?(әйтә баралар пазлдан бер бөтен рәсем җыела)
  • Бал иң файдалы ризык
  • 1 кашык балны 200 бал корты җыя
  • үзләренең умарталарын уклары ярдәмендә саклый
  • бал кортлары үзләренең иптәшләрен исеннән таный(Бал кортлары бик көчле ис сизүчән. Алар бик күп төрдәге исләрне аеруга сәләтле. Кайбер исләр куркыныч килүне сиздерә. Күп очракта бал кортларын үзләренең агу исе борчый. Шуның өчен, кешене бер корт чаккан очракта калганнары  шул агу исенә иптәшенә ярдәм итү максатыннан дошманына ташлана, икенчесе чага, өченчесе... Шулай ук аларга сарымсак исе, одеколон, бензин, тир исләре ошамый. Шуңа да алардан сакланырга кирәк)
  • бал корты бик еракка очып китсәдә үзенен умартасын таба ала
  • (Балалар белми- үзем таныштырам) нектарга бай чәчәкләр эзләп тапкан бал корты, оясына кайтып, корсагын боргалый-боргалый кәрәзләр өстендә әйләнгәли башлый. Алар азык табып кайткач ояларында сыртларына ятып “бииләр”
  1. Физминутка

Озын көн буе эшли(куллары белән түгәрәк ясыйлар)

Ялкуланмый бал корты (Күрсәтү бармакларын селкетү)

Чәчәкләрдән чәчәкләргә (сикереп, чүгәләр)

Кунып нектар эзли ул (Корсак сыпыралар)

Хоботком нектар сосёт (Вытянуть руку вперёд, затем вниз, наклониться)

За день много соберёт. («Раскрыть» перед собой все пальцы)

Унесёт нектар тот в улей (Изображают полёт)

И назад вернётся пулей (Резко выбросить руку с вытянутым указательным пальцем вперёд)

В сотах утрамбует мёд (Топанье ногами)

Скоро ведь зима придёт (Поёживание)

Будет пчёлкам чем питаться (Имитация движений ложкой)

Надо летом им стараться (Имитация накладывания мёда в соты

  1. Проблемалы сорау

-Балалар мин монда Винни Пухтан качып килдем бит әле. Эх минем умарта янына килә башлау белән аны куркытып җибәрә, ә минем дусларымны чакырып кайтара  торган  берәр нәрсә кирәк иде. Сез әйтә алмыйсызмы берәр киңәш?

  1. “Умартачы хезмәте” видео карау
  • Балалар җавабы: китаптан карыйк, берәр белә торган кешедән сорыйк, берәр бала интернеттан карарга тәкъдим итә
  • Ә балалар бу бит безнең –умартачы- аның хезмәте авыр ул гел аюны куркытып торырга вакыты юк беррәр аппарат кирәк аның эшен дә җиңеләйтерсез
  • сез аны нәрсәдән ясар идегез? (Легодан)
  • ә алар тавыш чыгара аламы? аның моторы бар, ул хәрәкәт иткәндә  тавыш чыгартырып була

  1. Конструкцияләү

балалар төзиләр,

  • бәрдереп тавыш чыгарыр өчен менә бу предмет ярыймы? (Куеп эшләтеп карыйлар- губка-)
  • юк ул чөнки йомшак тавыш чыкмый
  • менә монсы ярыймы?
  • юк ул каты булса да тонык тавыш чыга, ә безгә яңгыравыклы тавыш кирәк
  • ә менә бу савыт ярыймы?
  • ярый аның тавышы яңгыравыклы
  1.  Хәрәкәтле уен “Аю һәм ал кортлары”

язмада бал кортлары гөҗләве ишетелә балалар тиз генә УМК бал кортлары маскалары кияләр чәчәктән бал җыялар шакылдаган тавышны ишеткәч зонт астына кайталар, аю килә шакылдаган тавышны ишетә, урманга кача,

  1. Йомгаклау.И рәхмәт инде балалар сезгә:  миңа,  иптәшләремә ярдәм иткәнегез өчен.

Карагыз әле сезнең яхшы эшләрегез йомгагы ничек зурайган

  • Ә шулайда, нинди яхшы эшләр эшләдегез сез бүген ?

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем биру учреждениесе

«Актаныш авылы  гомуми   усеш   бируче №2 балалар бакчасы»

Зурлар  төркемендә

Сак бул- бөҗәкләр !

танып-белү, социаль-аралашу , сөйләм  эшчәнлеген интеграцияләнгән

 шөгыль конспекты

Балалар бакчалары

мөдирләре  киңәшмәсенә

белем бирү эшчәнлеген

югары  категорияле

 тәрбияче Лотфуллина Л.Г

әзерләде.

Актаныш, 2015 ел