Әкияттә кунакта
материал (старшая, подготовительная группа)

Губайдуллина Фарида Ильдусовна

Чыгарылыш кичәсенә сценарий.

                            Тыңлагыз әле тып-тын калып

           Кыңгырау чыңлавы бу,

          Бакчадан сезне мәктәпкә

          Чакырып җырлавы бу.

               Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә

               Көтә диеп мәктәп, парталар,

               Белем дөнясы ишеген киң ачып

               Көтә сезне укытучы апалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygarylyshka_stsenariy_kiyatt_kunakta.docx45.98 КБ

Предварительный просмотр:

                    Мәктәпкә озату кичәсе

             «Әкияттә кунакта»

2019 нчы ел

                                       

Катнашучы геройлар. Алып баручы, Көз, әкиятче бабай, Әлифба,Убырлы карчык, Яз,                                     Вафа, патшабикә, Карчәчәк,  җиде гном.

Алып баручы , 2 бала керәләр.  Зал уртасына басалар.


А.Б.
 Бу нинди матур кичә?

        Бу нинди шатлык бүген?


1 бала:
Бумы? Иң истәлекле көн-

             Тантаналы көн бүген!


2 бала:
 Бакча белән саубуллашу көне-

             Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы

             Шундый көн бу,-олы бәйрәм үзе,

             Үзгәртә дә куя тормышны.


А.Б.
Без  бәйрәмгә барсын да чакырдыкмы?


1 бала:  
Әйе!


А.Б. (
2 нче балага) Берәүне дә онытмадыкмы?


2 бала:
Юк!

Алып баручы.  Балаларны залга чакырыйк

                             Кул чабып каршы алыйк

                              Бакча белән хушлашу бәйрәмен

                             Башлап жибәрик.

 
А.Б.
Шатлыклы бию көйләре көчлерәк яңгырасын!

        Чөнки безнең янга балалар ашыга.

Күңелле көй астында балалар залга керәләр, һәр балага багышлап шигырь укыла

 


1 бала:  
Чәчәкләр тотып кулга,

               Алар чыкты барыр юлга.

               Һәркем белә, әлбәттә,

               Алар бара мәктәпкә.


2 бала:
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

               Күңелсездер сезгә дә .

               Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

               Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

               Кирәк  барыбызга да. Шулаймы?!

(Кунаклар җавап бирә “Әйе”)


А.Б.
 Бәйрәмнәр бездә җитәрлек,

         Үзе бәйрәм-балачак!

         

         Балачакның шат җырлары

         Мәңге истә калачак.

         Бәйрәмнәр бик күп болай да,

         Ә шулай да, ә шулай да

         

        Иң шәп бәйрәм- балачак!


(Йомшак уенчыклар тотып 1 бала керә)
3
бала. Без уйныйбыз залда,

              Ни генә юк анда:

              Тун кигән аюлар,

              Кыланчык маймыллар,

              Тиеннәр, керпеләр,

              Куяннар, төлкеләр,

              Мөгезле пошыйлар,

              Мыеклы песиләр,

              Әтәчләр тавыклар,

              Кәҗәләр сарыклар.

              Батыр без курыкмыйбыз

              Аюдан, маймылдан

              Кочаклап алабыз

              Маймылның муеныннан.

              Ә хәзер аларга бу уенчыклар кирәкми,

              Алда аларны мәктәп көтә.

(Уенчыкларны алып чыгып китә).

Алып баручы.    И, балалар, бүген сезнең

Олы бәйрәм көнегез.

Шатланып, матур киенеп,

Сез бакчага килдегез.

                           Бакчабызда үткәрдегез

Кышны, язны, җәйләрне.

Бүген сезнең бакча белән

Саубуллашу бәйрәме!

Мәктәпкә чыгучы балалар шигырьләр сөйлиләр.


1бала .
”Кояшкай” дип атала

             Безнең гүзәл бакчабыз.

             Истәлекле көн бүген-

             Бакча белән хушлашабыз.


2 бала.
Җитте хушлашу сәгате,

             И күңелле бакчабыз,

             Һәм мондагы бик кадерле

             Барлык апаларыбыз.


3 бала.
Ничә көннәр, ничә айлар,

             Кышын да, җәен дә

             Сагынып килә идек

             Бакчага һәммәбез дә.


4 бала.
Туган йорттай син кадерле

              Нык якын күңелләргә

              Ничек кенә хушлашасы,

              Китәсе килми бер дә.


1 бала.  
Тик нишлисең, яшең тулгач,

               Тормыш бит шулай куша,

               Балачакның бер баскычы

               Мәктәп белән тоташа.

Җыр “Сау бул бакча ”

1.Нигә күңелле вакытлар

Шулай тиз үткән.

Инде безгә бакчабыздан

Китәсе икән

Кушымта:

Сау бул инде,

Әй нурлы бакча.

Сагынып искә алырбыз

Кайда булсак та.

2.Үстердең безне яратып

Бик рәхәт иде.

Бер дә китәселәр килми

Калдырып сине.

Кушымта: шул ук

2 бала. Бакчада  без өйрәндек,

              Бик күп төрле һөнәргә
             Матур рәсемнәр ясарга,

             

               Җырларга һәм биергә.

Әйдәгез әле бүген, менә шушы сәгатьтә без боларның барысын да искә төшерик.

3 бала. Әйдәгез, бакчадагы бер көнне генә алыйк әле. Ә алар бездә ничәү иде.


4 бала.
 Бакчада ничек уйнаганны, нәрсә эшләгәнне без сезгә хәзер сөйләп бирербез, ә             бәлки кайсын күрсәтербез дә.


1 бала.
 Безнең бер генә буш вакыт та юк икәнен һәркем белә. Сәгать телләре ашыга-ашы-                   га алга йөгерә, безгә боегып  утырырга бирмиләр.


2бала.
 7 сәгать 30 мин. Сәгать телләре алга чаба. Иртәнге  гимнастикага соңга калмас өч                ен һәркем вакытында килергә тиеш.(1бала сәгать телләрен күчерә).


3 бала.
 8 сәгать 30 минут –безнең ботка ашар вакыт. Сәгать 9 ны сукты. Шөгыль вакыты          җитте. Без анда саннар язабыз, саныйбыз , мәсьәләләр чишәбез .

4 бала. 9  сәгать 30 минут. Безне музыка залында Гүзәлия Рәшитовна көтә .  Ул безгә, ма-           тур җырлар, биюләр өйрәтә.


Бию
 “Рус халык биюе”.

1 бала . Сәгать 10 җитте, без ашыга-ашыга сок  эчәргә утырабыз. Ә аннан тагын шөгыль -сөйләм теле  шөгыле. Барыбыз да хәрефләрне язарга өйрәнергә тиеш.

Әлифба керә.

Әлифба. Исәнмесез, балалар. Исәнмесез, кечкенә дусларым. Минем исемемне укып әйте-               гез әле. Мин кем? (Балалар укый).

Әлифба. Дөрес, мин-Әлифба. Минем табышмакларыма җавап биреп карагыз әле.

1.Сумка тотып керәсең,

   Белем төяп чыгасың.(мәктәп).

2.Төрле-төрле төстә,

   Төрле-төрле эштә.(каләмнәр).

3.Агач түгел, яфраклы,

  Тун түгел тегелгән.(китап).

4.Озын, юка, төп-төз ул,

   Билгели  ул иң төз юл,

   Юллары озынлыгын

   Беләм санап сызыгын. (линейка).

 А.Б. Менә шул кадәр яңалык, кызыклы мәгълүмат алдык без үзебезнең шөгыльләрдән,      бәйрәмнәрдән.

   Балалар, үзебезнең бәйрәмебездә бу матур карусельне күреп мин аптырап калдым.

Карусельдә бит җәй көне генә әйләнепгә мөмкин. Ә бу карусельнең биредә булуы, үзе бер     тылсым түгелмени?

   Без бакчада уйнап, шөгыльләрдә утырып кына калмадык. Берсеннән- берсе күңелле    бәйрәмнәр үткәрдек. Әйдәгез, аларны да искә төшерик. (Көз керә.)

Көз. Менә мин дә килеп җиттем. Көзге сәламнәр сезгә, дусларым. Бүген мин сезгә соңгы тапкыр килдем. Иртәгә сезне 1 нче класс көтә. Ә сез боегып тормагыз. Әйдәгез бер җыр-              лап алыйк.


2 бала.
Агачлардан яфраклар коелган чакта, без сезнең белән “Сөмбелә” бәйрәмен үткә-                 рә идек.

Җыр “Көз турында”. (Көз китә).

Көз, көз, әйтәле

Кәрзинеңдә ниләр бар

Кәрзинемдә кыярлар

Помидорлар, алмалар


3 бала.
 Ел саен кыш көне безгә Яңа ел килә. Утларны кабызып чыршы тирәли әйләндерә.


Убырлы (керә).
 Нигә мине  көтмәдегез? Нигә бу матур бәйрәмгә  мине  чакырмадыгыз?            Хәзер  менә  капчыгыгызны  урлармын да сезне  бәйрәмсез  калдырырмын әле (эзли). Кая                соң ул?


А.Б
. Нинди  капчык? Безнең бит чыгарылыш кичәсе. Без Яңа елны искә төшереп утыра              идек. Әйдә безнең белән, бергә искә төшерик.


Җыр “Яңа ел җыры”

Кыш бабай, кыш бабай

Безне бик ярата

Ул безгә чңа ел

Бүләге тарата

(Убырлы карчык балаларны куркыта.Куркыта алмагач үпкәләп чыгып китә.)


4 бала.
Күктә язгы кояш балкып көлгәндә, без әниләр бәйрәме -8нче мартны бәйрәм итә-                               без.

Яз кызы.(керә) Мин-Яз кызы сезнең янга кунакка килдем. Шундый язгы бер матур көн-                 не сезне мәктәпкә озату кичәсенә чакыруыгызга мин бик шатмын.Күңелсезләнмәгез, әй-               дәгез бергәләп бәйрәмне дәвам итик.

Бию “Весну звали”.

1 бала. Әгәр бу карусель чыннан да тылсымлы икән, әйдәгез, без аннан бүгенге бәйрәме-

безне яраткан әкият геройлары белән үткәрүен сорыйк. Утырыгыз, әйдәгез, киттек.


2бала.
 Күпме шатлык, сөенеч

            Күпме көлү шаяру.

            Уңга, сулга әйләндереп

            Бөтен балаларны бөтерде.

3 бала. Нинди хикмәтле  карусель. Әйләндер, әйләндер безне бертуктаусыз. Атларда, жи- рафларда без бик җитез чабып  узарбыз.


Әкиятче бабай(керә).
 Исәнмесез , кадерле балалар һәм өлкәннәр. Бу балачак вакытында      

мин сезгә күпме әкият сөйләдем, һәм ул геройларның сезне бик нык күрәселәре, зур юлга     мәктәпкә озатасылары килә.

А.Б. Бик яхшы. Без алар белән бик теләп очрашырбыз.

Әкиятче бабай. Мин сезгә, тылсымлы таяк бүләк итәм. Аның белән  каруселегез дә тыл- сымлы булачак.. Тик тылсымлы сүзләрне генә   онытмагыз.

            Карусель әйләндерсен, әйләндерсен ,

            Көткән кунагыбыз барлыкка килсен.(Балаларга тылсымлы таякны бирә ).

Әкиятче бабай. Балалар бүгенгә мин сезнең белән саубуллашам, мәктәпкә сезнең янга  килергә сүз бирәм. Тылсымлы әкиятләрне күбрәк укыгыз. Әкиятче бабагызны онытма-                  гыз.

А.Б. Безнең хикмәтләр башлана, киттек әйдәгез. (Шул вакыт Вафа керә)


Вафа.
Исәнмесез мин соңга калмадыммы? Балалар , сезме ул мәктәпкә барасыз?(...) Ди-                      мәк, мин, мин дә сезнең белән.


А.Б.  
Тукта, ә син кем соң?


Вафа.
 Кем, кем. Бу мин-Вафа Вафлетдин .


А.Б.  
Без бик шатбыз. Мәктәпкә барыр өчен күп нәрсәләр белергә кирәк ? Ә син?


Вафа.
 Нәрсәләр белергә соң? Мәктәп тә өйрәтерләр әле.


А.Б.
 Син нәрсә инде. Балалар 5 ел буе балалар бакчасына йөрделәр, күп нәрсәләргә өй-                рәнделәр .


Вафа.  
 Ярар, булышасыгыз килми икән, булышмагыз, мин үземнең бер элекке дустыма әй-      термен, ул миңа булышыр (агач янына бара).

4 бала. Дөньяда  әкиятләр бик күп. Шуның берсендә Карчәчәк һәм җиде кәрлә яши. Алар              безне борчуга салдылар. Кәрләләр бит хәрефләр өйрәнмәгәннәр. Аларга йокларга да шая-            рырга  гына булсын. Әйтегез инде, нишләргә соң хәзер Карчәчәккә?


                5-6 яшьлек балалар гномнар булып керәләр
                                    Җыр “Мин үсәм”

  1. Мин усэм усэм усэм усэм

КОЯШ НУРЫН ЯРАТАМ

КОЯШ ТА МИНЕ СОЯ

ЮЛЛАРЫМА НУР СИБЭ

  1. МИН БАРАМ БАРАМ БАРАМ

МЭКТЭПТЭ БЕЛЕМ АЛАМ

МЭКТЭБЕМ МИНЕ СОЯ

КОЯШ ТА ЯКТЫ БИРЭ

  1. МИН ЖЫРЛЫЙМ ЖЫРЛЫЙМ ЖЫРЛЫЙМ

ТУГАН ТЕЛЕМНЕ ЗУРЛЫЙМ

ТУГАН ИЛЕМНЕ ЗУРЛЫЙМ

ТУГАН ТЕЛЕМНЕ ЗУРЛЫЙМ

ТУГАН ЖИРЕМНЕ ЗУРЛЫЙМ

ТУГАН ТЕЛЕМНЕ ЗУРЛЫЙМ


Карчәчәк.
  Ничек соң сезгә оят түгел?  Бар кешедән дә юләрерәк  каласыз бит. Кошлар,                   хайваннар, алар бар да сездән акыллырак.


1 кәрлә.
Мәктәпкә барыр өчен портфель җыясым килми минем.


2 кәрлә.
Мәктәпкә барыр өчен иртүк торып калын-калын китаплар укырга кирәк.


3 кәрлә.
Син безне ачуланма, безнең күңел ачасыбыз килә.


Карчәчәк.
 Юкка гына болай уйлыйсыз.Укый  белмәү  куркыныч  бит. Дөньяда  әкиятләр                күп, аларның бөтенесен дә укыйсы килә.


А.Б.
Ачуланма син  аларга, Карчәчәк, аларның  мәктәпкә барасылары килми, чөнки алар мәктәптә бик кызык икәнен, күп нәрсәләргә өйрәнергә булганын  белмиләр, аларның         тагын бер ел бакчага йөриселәре бар бит әле. Менә тыңлагыз әле, мәктәптә нәрсәләр               эшгәнне.

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

1.Каләм тотып кулларга, хәрефләрне язарга

Ойрэтэлэр мэктэплэрдэ мэктэплэрдэ.

Тапкырларга, бүләргә, нәниләрне сөяргә

Ойрәтәләр мәктәпәрдә мәктәпләрдә

2.Бишкә бишне кушарга,хәрефтән суз язарга

Ойрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә.

Белер очен бик купне яратырга китапны

Өйрэтэлэр мэктэпләрдә мәктәпләрдә.

3.Таннар ничек атканны, кояш ничек батканны

Ойрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә.

Дуслык кадәрен белергә, сузылсын дип гомергә

Өйрәтәләр мэктәпләрдә мәктәпләрдә.

4 кәрлә. Белмәгән әйбер кызыклы сыман. Ялкауланып ятмыйк, бер ел бик тиз үтеп китәр      ул. Укый башлыйк. Безгә бит әле 6 яшь кенә.


5 кәрлә.
Кырда апабыз барса, бездә  барырбыз  мәктәпкә. Кызыклы белем  үрләрен яулап                   алырбыз. Ә хәзер әйдәгез егетләребез татар халык биюен бүләк итсеннәр

Бию “Татар халык биюе”. (чыгып китәләр)

Шигырьләрен сөйлиләр

1 бала     “Кояшкай ” диеп атала,

                 Безнең гүзәл бакчабыз.

                 Истәлекле көн бүген,
                Зурлар мәктәпкә китә

                 Бакча белән хушлашып

2 бала    Нинди матур иртә бүген,

Кояш чыккан яктырып.

Кошлар сайрый ян бакчада,

Берсен-берсе уздырып.

3 бала       Сез инде мәктәпкә китәсез,

               Ә без бакчада калабыз.

               Ләкин озак көттермәбез

               Нәкъ бер елдан сезнең арттан

               Бездә мәктәпкә килеп җитәрбез   (Чыгып китәләр)

Патшабикә чыга, койма буйый.

Патшабикә. Алтын тауларым бар минем. Ашарыма да күп. Ә менә коймаларны буярга      кеше юк. Яман атым чыкмасын дип үземә буярга туры килә (Вафа керә).


Вафа.
Әй, патшабикә, патшабикә.


Патшабикә.
 Бутап куйдың да соң. Йөрәкләрем кысылып куйды. Кем соң син? Минем            патшалыгымда нишләп йөрисең?


Вафа.
Миңа мәктәпкә кирәк иде дә соң.


Патшабикә.
Ярый бик яхшы. Хәзер мин синең мәктәпкә әзерлегеңне тикшерәм. Тест    үткәрәм  мин синең белән.

-Һәрбер укучы мәктәпкә нәрсә алып барырга тиеш?

-Парик.

Патшабикә. Балалар, дөресме? Дөрес җавап ничек?

-Ручка тотып язар өчен әзерләдек без (дәфтәр).

-Кровать.

-Безнең альбомны буярга булыша...(карандашлар).

-Саквояж.

-Карандашлар югалмасын дисәң, тутыр аларны...(пеналга).

-Подвалга.

-Китаплар алып кулга, кем бара ул мәктәпкә?(укучы)

-Очучы.

-Барысын да белсәң, сиңа мәктәптә куялар... (билге).

(Вафа нәрсә әйтергә дә белми).


Патшабикә.
Эх, син. Бер генә дөрес җавап та бирмәдең бит. Ялкау малайдыр инде син.


Вафа.
Нәрсә, нәрсә үртәшәсең?


Патшабикә.
Ярар , мин сиңа икенче бирем бирәм. Менә бу коймаларны буяп чык әле           (Вафа  койманы  аудара)

 Нәрсә дип эшлисең син бу этлекләреңне минем әкиятемдә. Синең башыңны      кисәргә боерам. Сакчылар,сакчылар! (Вафа кача, патша аның артыннан).

А.Б. Менә шулай, Вафа. Куып тотсалар, башыңны кисәләр бит. Ә безгә, балалар, бакчада      өйрәнгәнне күрсәтү бер дә оят түгел. Әйе бит, балалар.

Оркестр (Кашыклар белән)

4-5 яшьлек балалар шигырьләрен сөйлиләр

1 бала       Шатлыклар – күңелебездә,

                  Ал кояш – күгебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик

Чыгарылыш кичәсендә

Бу кичәбез гөрләп үтсен,

Истә калсын гомергә.

Бәйрәмнәрсез яшәп булмый

Җирнең якты йөзендә.

2 бала    Нинди матур иртә бүген,

Кояш чыккан яктырып.

Кошлар сайрый ян бакчада,

Берсен-берсе уздырып.

3 бала    Бездә бәйрәм! Бездә бәйрәм!

                Менә шуңа күрә без.

                Шатланабыз, сөенәбез,

                Елмаябыз, көләбез.

4бала     Бүген безнең бакчабызда

                 Шатлык күккә җиткән көн.

                 Балалар бакчасыннан зурларның

                 Мәктәпләргә киткән көн.

5 бала     Сезгә инде рәхәт булыр

                Мәктәптә йоклатмыйлар

                Тик читен дә булыр бераз

                Туйганчы уйнатмыйлар.

6 бала    Уенчыкларыгызга да

                Булыр инде бик моңсу.

                Сез киткәндә безгә дә бит

                Бигрәкләр дә ямансу.

7 бала     Бакчаларда  шомырт,сирень,

              Күпме  чәчәкләрнең  төрләре,

              Сезне  көтә  изге  юллар,

             

             Көтә, дуслар, мәктәп  юллары.  

8 бала     Мәктәпкә  баргач  дуслар,

              Бик  тырышып  укыгыз,

              Яңа  дуслар  сез  табыгыз,

              Яманнан  сак  булыгыз.

9 бала     Мин бакчада калам әле

                Мәктәпкә яшем җитми.

                Бакчада бик тә рәхәт

                Шуңа исем гел китми.

10 бала    Мы пришли проститься с вами

               И хотим вам пожелать

               Лишь «4» или «5»

               В школе получать.

                                                                     

Алып баручы. Балалар, безнең бәйрәмгә, сезнең белән саубуллашырга дип тагын кунаклар килгән . Аларныңда сезне котлыйсылары килә. Ләкин алар бик оялчаннар.

(кечкенәләр төркеме чыгышы).
 

1 бала     Мин  дә мәктәпкә барыр идем
               Бернигәдә карамый
               Тәрбияче апа әйтә:
                Әле сиңа ярамый.

2 бала       Сау булыгыз  якын дуслар
                 Сау булыгыз, хушыгыз.
                 1,2,3 елдан
                 Мәктәптә очрашырбыз.

3 бала    Миннән дә бәләкәй булгансыз

              Сез бакчага килгәндә

              Хәзер ничек зур үскәнсез

               Китәр вакыт җиткәндә.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                       

Вафа. Көчкә качып качып котылдым. Аякларым һаман калтырап тора.


А.Б.
Әйе, Вафа, бик җиңел котылдың әле син. Үзеңнең эшең өчен һәрвакыт җавап бирер-             гә онытма.

Эх,Вафа, Вафа! Мәктәпкә барыр өчен бик күп нәрсә белергә кирәк шул.

Әйдә булмаса, минем биремемне үтәп кара әле. Саннарны хәрефтән аерырга кирәк.               (Эшли алмый,бутый).


А.Б.
Ә хәзер, балаларның ничек эшләгәнен карап карагыз.

Уен “Саннар-хәрефләр”

А.Б. Нәрсә,Вафа, син барысын да аңладыңмы? Бик күп нәрсә өйрәнергә кирәк .Мәктәпкә      барырга әле сиңа иртәрәк. Син Вафа 1 сентябрьдән безнең бакчага кил күп нәрсәләргә өйрәнерсен, ә аннан мәктәпкәдә барырсың.


Вафа.
 Ярар , рәхмәт сезгә. (Сөенеп чыгып китә).


А.Б.
Менә шулай, кадерле балалар. Әкиятләребез буенча сәяхәтебез тәмам.
Барлык биремнәрне дә зур горурлык белән үтәп чыктыгыз.Вафа үти алмаган биремнәр

алдында да куркып калмадыгыз, димәк сез мәктәпкә әзер.

1 бала. Бу сөекле бакчабызны

              Беркайчан онытмабыз.

              Барлык дусларыбыз белән  

              Без  бүген хушлашабыз.


2бала.
 Хуш, сөекле бакчабыз,

             Сау булыгыз, апалар.

             Кала курчакларыбыз,

             Безне көтә парталар.


3 бала.
Сагындырыр, сагындырыр.

              Бакчабызның һәр көне,

              Туган йорттай якын булган

              Һәр бүлмәсе, һәр төше.

А.Б. Безнең балалар бакчада бик тырышып  инглиз телендә өйрәнделәр, хәттә районда оештырылган конкурстада җиңеп кайттылар. Балаларнын безгә ингелиз телендә дә ши-      гырьләр сөйләп, җырлап күрсәтәселәре килә. (Инглиз телендә сөйлиләр)   

Җыр До свиданья, детский сад

1.Наступает расставание

Скоро в школу мы пойдём

А сегодня на прощанье

Эту песенку споём.

Припев:

До свиданья, детский сад

Все ребята говорят

Никогда мы не забудем

Наш любимый детский сад!

2.Ожидают нас тетрадки

Буквари, карандаши

Ну а в куклы и лошадки

Пусть играют малыши!

3.Приучали нас трудиться

Маме дома помогать

Будем в школе мы учиться

Обязательно на «5”!

А.Б. Тәрбияче – беләсезме кем ул?

 Җанын, күңелен биреп эшләүче.

Аналардай йөрәк җылысы белән                      

Балаларны назлап сөюче.

                  Сөйлим аның сезгә нечкәлеген,

                  Аңлар аны бала сөйгәннәр.

                  Аларны мин сагынып эшкә киләм,

                  Аңлар аны мине белгәннәр.

                           Алар белән бергә уйныймын мин,

                          Алар белән бергә сөенәм.

                         Алар белән онытылып яши-яши,

            Әкият дөньясында мин йөзәм.

Алар белән сабый чакка кайтам,

 Алар белән курчак уйныймын.

Алар белән биим, җырлыйм, рәсем ясыйм.

Алар белән шигырь укыймын.

                   Сабыйларым, әле дә сез бар,

                 Йөгереп килеп мине кочасыз.

                  Кайгы-хәсрәтемне оныттырып,

                  Борчуларны читкә кагасыз.

 


1бала.
Спасибо воспитателям,

            За ласку, за тепло

            Нам было с ними рядышком,

            И в хмурый день светло.

            Вы жалели, нас любили,

              Вы нас как цветка растили

              Жаль, что не можем вас

              Взять с собой 1-ый класс.

2 бала. Нашей нянечке спасибо,

              За тысячу улыбок.

              За внимание, за уют,

              За сердечный добрый труд.

3 бала. Говорим мы поварам:

             От души спасибо вам

             Обойди хоть целый свет

Лучше вашей каши нет.
Дорогие повара!

Взрослые и детвора

Вам спасибо говорят,

От души благодарят

За борщи, котлеты, кашу…

Ценим мы работу вашу!

4 бала. Спасибо тем, кто нас учил

             И петь и танцевать,

             И крепко музыкой дружить,

             Любить и понимать.

3 бала     День рабочий у завхоза 
               Очень сложно предсказать

Без завхоза как прожить? 
Вас
, Айзила апа,  спешим благодарить!

1 бала. У заведующей нашей

             Круглый год забот не счесть,

             Чтобы в садике ребятам

              Было, что и пить и есть.

              Чтобы книг у нас хватило,

              Чтоб радостно всем было,

           За уют, за имидж сада

Хором говорим: «Спасибо! »

2 бала. За то, о чем мечтали мы

                Здесь столько лет подряд.

                За то, что было, будет, есть,

               Все: Спасибо детский сад!

А. .Б. Ә хәзер без сезне соңгы тапкыр бергәләшеп биер өчен “Саубуллашу вальсы”на ча- кырабыз

“Саубуллашу вальсы”

Мөдир  (кыңгырау тотып)

                       Тыңлагыз әле тып-тын калып

           Кыңгырау чыңлавы бу,

          Бакчадан сезне мәктәпкә

          Чакырып җырлавы бу.

               Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә

               Көтә диеп мәктәп, парталар,

               Белем дөнясы ишеген киң ачып

               Көтә сезне укытучы апалар.

Балаларны котлый һәм бүләкләр тапшыра.

КОТЛАУЛАР.... , әти-әниләргә  сүз бирелә....


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкияттә кунакта.

А.Алишның әкиятләре белән танышу....

«Әкияттә кунакта»

Максат:Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.Бурычлар:-балаларны  әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артыру;-иҗади сәләтләрен үстерү;-әкиятләр аша ...

Әкияттә кунакта

Кызыл Калфак...

Әкияттә кунакта

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча шөгыль...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...

Әкияттә кунакта "Казлар-аккошлар"

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гад арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерларын            чагыштыру (мәсәлән: зур – кечк...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА

Конспект занятия  по математике....