"Хуш киләсең, Яңа ел!"
учебно-методический материал (старшая группа)

Праздник "Новый год" на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hush_kilsen_yana_el.docx53.99 КБ

Предварительный просмотр:

«Хуш  киләсең,  Яңа ел!»

Белем биру бурычы: Табигатьтәге бәйлэнешләрне анлата белу кунекмәләрен камилләштеру.

Устеру бурычы:Ситуатив сораулар ярдәмендә балаларнын логик фикерләу сәләтен үстерү.

Тэрбия бурычы:Табигатькә карата сак караш тәрбияләү

Катнашалар:

Алып баручы

Кыш бабай

Кар кызы

Убырлы  

Шүрәле

Кар Бабай.

Матур музыка янгырый,балалар залга кереп баса.(Ярымтугэрэк)

1.А.Б.: Ишетэсезме, дуслар? Сизэсезме, дуслар?
2.А.Б.: Сизэбез, ……..бик яхшы сизэбез.
1.А.Б.: Нэрсэ сизелэ,…….?
2.А.Б.: Яна ел чыршысын эйтэм инде. Быел ул бигрэклэр хуш исле. Аны сизми калу момкинме сон?
1.А.Б.: Тагын нилэр сизелэ, дустым?
2.А.Б.: Тэмле мандарин исе килэ…
1.А.Б.: Тагын?
2.А.Б.: Тагын нэрсэ сизелэме? Буген кешелэр ягымлырак, кузлэреннэн нур ташып тора…
1.А.Б.: Нигэ шулай икэн сон ул?
2.А.Б.: Ничек шулай булмасын? Буген бит бездэ Яна ел бэйрэме.
1.А.Б.: Баштук шулай дилэр аны.
2.А.Б.: эйдэ,……… соравынны янадан кабатла.
1.А.Б.: Ишетэсезме, дуслар?
2.А.Б.: Сизэсезме, дуслар?

Бергэ: Яна ел килэ! Яна ел килэ!
Исэнмесез, кадерле дуслар! Яна ел белэн сезне! Ул сезгэ нык сэламэтлек, бэхет, шатлык алып килсен!

Шушы  матур  бәйрәм  белән  котлау өчен,  сүз  бакчабыз  мөдире  Гөлзада  Мөхәммәтгалим  кызына  бирелә...

А.Б.:  Әйдәгез,  бәйрәмебезне  балаларның  шигырьләре  белән  дәвам  итик  әле.

             Ранил

 Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне;
Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,
Бездә бүген чыршы бәйрәме!

           Зәринә

Хәзер чыршыбыз бизәнгән,

Муенсалар да элгән;
Безгә шундый матур бәйрәм,
Зур шатлык алып килгән.



            Раил

Исәнме, чыршы, исәнме,  

Яңа ел килеп җитте;
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.

     

    К.Сәид

Мамыктай ак кар ява да,

Агарта бөтен җирне.

Мондый көнне тау шуарга

Чыгасы килмәс кемнең! 

Тәрәзәдән күрдем инде,

Иптәшләрем гөр килә.

Әни, бир әле чанамны,

Тауда шуасым килә!

                Назилэ

Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы һәр балага 
Бүләкләр бирде.

Кар кызы да яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән.

Уйнап — биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз.

        Г.Сәет

Кыш килде акка төренеп
җир өстен сөеп кенә
Тау битләрен сыйпап утте
Ак көртләр өеп кенә.

җем-җем иткән йолдыз белэн
Тулган төнге саф һава
Ә көндез ап-ак чәчәктәй
Ябалак – ябалак  кар ява.

          Рэсул

Яна елнын хэрбер коне  

 Бэхетлэр алып килсен.

хэр ишектэн шатлык тулы

Яна ел жыры керсен.

Г.Ранил

Салкын саф һава

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң                                  

Битләр кызара.

      Асилэ

Яшел чыршы тезелешеп,  

Әйләнәбез тирәңдә
Куанабыз Яңа елга,
Син кунакка килгәнгә.

    Данил                                                                              Абсуссалом

Здравствуй,праздник новогодний,                               Мы ждали этот праздник

Праздник елки и зимы!                                                    Мы знали он придет

Всех друзей своих сегодня                                        Наш славный,наш любимый

Позовем на елку мы.                                                        Веселый Новый год!

              Алмаз

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә.

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

                                               

                Раян

Әйдәгез, тауга барыйк,

Чанада шуып калыйк.

Бер тузан юк, саф һава

Җиргә ап-ак кар ява.

  1. Җыр “Чыршыкай, купшыкай”

жыр тэмамлану белэн чыршы артыннан себеркегэ атланып Убырлы килеп керэ. Себеркесен тыялмыйча интегэ, берничэ тапкыр чыршыны урап чыга.
Убырлы: Тр-р-р.Нинди жир бу? (иснэнеп) эдэм исе килэ тугелме? Бу бизэлгэн чыршы нэрсэ эшлэп тора монда? Утыным беткэн иде, себеркемэ тагып алып китим эле. (колэ, шатлана).
Шул вакытта  залга  Шурәле килеп керә.
Шурэле:
 Ни эшләп йөрисең син монда урман әбие?
Убырлы: Сәлам. әйдә булыш ичмасам, курыкма мин Былтыр тугел, бармагынны кыстырмам., себеркегә тагыш әле менә бу чыршыны.
Шурэле: әле яна гына лесник  утеп китте. Чыршыны сорамыйча  алганыңны  белсә  эләгер  үзеңә.

Убырлы: Ий, алла! Кайдан алам инде хәзер утынны?
Кар  бабай   килеп керә.
Кар бабай: Нинди жыелыш бу?
Шурэле: Менә урман әбие узенен тракторы белән утын эзләп чыккан. Чыршыны тагып алып китмэкче була.
Кар бабай: Ничек?! Бу бит гади генэ чыршы тугел, Яна ел чыршысы!  Балалар  бакчасында  яңа ел бәйрәме . Буген  Кыш  бабай килә. Бүләкләр тутырган  капчык  бик  авыр  дигән  иде. Мин  китим  әле, аңа  булышырга  барыйм.

Убырлы: Бар кит, кит. Юлыңа  ак җәймә. Хе, бәйрәм имеш. Ә безне  беркемдә  бәйрәмгә  чакырмады... Тәәәк, нишлибез?

Шүрәле: Нишлибез  дип, берәр  хәйлә  табарга  кирәк.

Убырлы: Хәйлә, хәйлә... ( икесе дә  уйлаган  булып  йөриләр)

Убырлы: О, таптым. Беләсеңме нишлибез!?

Шурәле: Нишлибез?

Убырлы:  Кар кызын урлыйбыз. Минем  аңа  куптәннән  ачуым  килеп  йөри инде. Быел Кар  кызы  узем  булам, вәт.

Шурәле: Кит инде,  кеше  көлдермә. Кем ышансын сиңа?

Убырлы: Менә курерсең әле. Буләк тә бирмим мин сиңа, ышанмасаң.

Шурәле: Ышанам, ышанам. Ә, нишләтеп урлыйбыз  соң ул  Кар кызын?

Убырлы: Анымы, хәзер аңлатам. Без Кыш  бабайга  су  эчерәбез, ә суына йоклата торган  дару салабыз. Кыш  бабай  йоклап киткәч, Кар кызына  беркемдә  булыша  алмаячак. Менә  шул  вакытта  инде  Кар  кызын  урлап китәбез.

Шурәле: Кыш  бабай  Кар  кызын  кире  кайтарырга  кушса, нишлибез?

Убырлы: Ә без  аннан  бүләк  сорыйбыз. Бүләк  бирсә  Кар  кызын  җибәрәбез.

Шурәле: Иии, бигерәк  акыллы  баш  инде  син  убыр.

Убырлы: Мин  шундыыый. (масая) Әйдә  киттек.

А.Б.: Балалар, әйдәгез   бер  чыршы  тирәли  әйләнеп,  җырлап  алыйк  әле.

        3.  Җыр  “ Чыршы”

А.Б.: Ә, хәзер  малайлар  башкаруында   4.“гномики” биюе

А.Б.: Хәхмәт  балалар, Әйдәгез  әле  бер  бәләкәй  генә  уен  уйнап  алабыз.

   5. (Чыршы  бизәү  уены, ата – аналар белән  бергә)

А.Б.:  Кечкенәләр  төркеме башкаруында  6. “малыши  карандаши”  биюе

А.Б.: Балалар, ә сез беләсезме бу бәйрәмдә ин зур кунак кем?

Балалар: Кыш бабай!

А.Б.: Кыш бабайны чакырыйкмы бирегә?

Балалар: Чакырыйк!

А.Б.: Алайса болай эшлик: Мин сезгә сораулар бирәм, сез дорес итеп жавап бирергә тырышыгыз, жавабыгызны “әйе” яки “юк” сузе белән генә әйтегез.

Сораулар:

-Кыш бабайны ботен кеше белә, әйеме?

-Кыш бабай — әйбәт бабай, әйеме?

-Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?

-Тиздән кыш бабай килер, әйеме?

-Ул буләкләр алып килә, әйеме?

-Чыршыбыз бик матур, әйеме?

-Аны мылтыктан атып алып кайтканнар, әйеме?

-Чыршыда куркәләр усә, әйеме?

-Помидорлар да усә, әйеме?

-Чыршынын энәләре кызыл, әйеме?

-Кыш бабай суыктан курка, әйеме?

-Ул Кар кызы белэн дус, әйеме?

А.Б.: Сез жавапларны дорес бирдегез. Хэзер Кыш бабай һәм Кар кызын чакырырга да була. Алар ни очендер куренми бит әле, нәрсә булды икән? әйдәгез әле,кычкырып карыйк.Бәлки безнен тавышны ишетеп килеп житәрләр.

Бергә:Кыш бабай!Кар  кызы!Кил безгә!

Убырлы: Исәнмесез, балаларым, оныкларым!

Сезне Яңа ел белән котлыйм.

Яңа елда телим сезгә кайгылар,

Зурдан-зур начарлыклар,

Тьфу, яхшылыклар, шатлыклар.

Алып баручы: Убырлы, син бүген нишләптер, үзең шикле, үзең юмарт күренәсең.

Убырлы: Син нәрсә, матуркаем. Өйрәнеп беткәнсез, мине гел начар итеп күрәсез. Мин яхшы да була алам. Сезнең балаларны да шатландыра алам.

Алып баручы: Без мәрхәмәтле кунакларга бик шат. Бәйрәмебезгә рәхим итегез.

Убырлы: Мин бәйрәмгә шундый әзерләнеп, бизәнеп, матур итеп киенеп килдем.. Сезнең белән чыршы тирәсендә йөрисем, җырлыйсым килә.

7. Җыр “төрле – төрле утлар яна”

Убырлы: Шәп булды бу. Бәйрәмне матур каршыладык. Шуның белән бәйрәм тәмам. Өегезгә кайтып китегез.

Шүрәле:Әйе,әйе. Барыгыз кайтып китегез.

А.Б.: Син нәрсә, Убырлы. Без әле Кыш бабайны көтәбез. Нинди чыршы бәйрәме инде ул Кыш бабайсыз.

Убырлы: Килми сезнең Кыш бабагыз, борынын өшеткән.

А.Б.: Син безне алдыйсың. Кыш бабайның әле бер елны да килмичә калганы юк. Балалар, бергәләп чакырыйк әле.

Балалар: Кыш бабай! Кар кызы!

А.Б.: Чынлап та җавап бирми Кыш бабай. Әбекәй, бу хәлләр миңа бер дә ошамый әле.Бу эшкә синең катнашың юкмы?

Убырлы: Бааар. Соң  мин бит  сезнең белән бергә кычкырмадым.

А.Б.: Алайса  әйдәгез, барыбыз  бергәләп  чакырыйк.

Бергә: Кыш  бабай! Кар кызы! Кил безгә!

Музыка яңгырый, Кыш  бабай, Кар кызы, Яңа ел  керәләр һәм чыршы  тирәли әйләнеп чыгалар.

Кыш бабай:  Исәнмесез, балалар, исәнмесез кунаклар. Яна ел белән сезне! Яңа ел сезгә яңа бәхетләр, яңа уңышлар алып килсен! 

Кар кызы: -Исәнмесез, барчагыз!

Кунак булып карлы урманнан,
Бәйрәмгә дип сезгә килдем мин.
Чәчләремне ап-ак йолдызлар,
Көмеш чулпы белән үрдем мин.
Яңа ел белән котлыйм, балалар,
Яңа ел котлы булсын!
Бәхетләр елы булсын!
Шатлыклар елы булсын!
Кырларда иген уңсын!
Амбарлар тулып торсын!
Күкләр гел аяз булсын!
Балалар бәхетле булсын!

Яна ел: Исэнмесез! Мин — яна ел, сезне бэйрэм белэн тэбрик итэм!
Яна йортнын ишеген ачкан кебек
Сезнен янга мин дэ килеп кердем,
Нигезләрем минем ныклы булсын,
Котлы булсын бу ел, котлы булсын!
Беләм, миннән һәркем нидер көтә,
Шатлык, бәхет, сөю өмет итә.
жирдә бәхет, һәрчак ныклы булсын,
Котлы булсын бу ел, котлы булсын!

А.Б.:Хуш килэсен Кыш бабай! Хуш килэсен Кар кызы! Хуш киләсең Яңа ел!

 А.Б.: Бабакай,безнен чыршынын утлары кабынмаган бит эле.Эйдэгез эле тылсымлы сузлэр эйтеп Чыршыбызны кабызыйк эле

Чыршы чыршы чукларың

Кабыз бәйрәм утларын!

А.Б.: Рәхмәт,Кыш бабай! Кыш  бабай, син менә монда  утырып  ял итеп тор. Ә балалар сиңа үзләренең  матур  шигырьләрен сөйләп күрсәтерләр.

          Назилэ
- Әй Кыш бабай, Кыш бабай,                              
Хуш киләсең, уз бире,
Кунак булып килер дип,
Күптән көттек без сине.


           К.Сэид
Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән.
Әллә сагынып көткәнне белгән.                                      
Алып килгән ул зур шугалаклар, 
Өеп тә куйган бөтен җиргә кар.

Тәрәзәләргә ясаган атлар,
Ул биек таулар, чыршы, наратлар
Шуларга карап гаҗәпкә калам,
Ничек ясый? — дип сокланам аңа.

          Г. Сэет

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең, 
Яңа ел бүләк иттең.

Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!

        Раил

Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

Сакал-мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

Бүләкләр алып килгән.

Бүреген кыңгыр кигән.

Әйлән-бәйлән уйната

Биетә һәм җырлата.  

8. Җыр малайлар  башкаруында

          Зәринә

Котлап бөтен кешеләрне
Яңа ел белән,
Җилдереп кенә пар атта,
Кыш бабай килә.

Зур капчык салган чанага,
Ә анда бүләк:
Уенчык төлке, аюлар,
Бизәкле чиләк.

Машина, мылтык, самолет
Керпе һәм туплар…
Җаныңа ни кирәк,анда
Бөтенесе бар.

Кыш бабай килә җилдереп,                                    
Капчык кулында.
Кар бураннар тузып кала
Аның юлында.

         

      Ранил

Җыелып җепшек кардан

Кар бабай ясап куйдык.

Матурлап аның күзләрен

Авызын хәтта уйдык.

Нинди эш кушыйк аңа, дип.

Кичен уйлап тордык та.

Каравылга дип калдырдык

Бер таяк тоттырдык та.  

        Асилә

Кыш бабай килгән                        

Ап-ак тун кигән.

Көтә кем генә

Чыгар дип өйдән.

Чыксаң чеметә,

Битне өшетә.

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

     Алмаз

Бер ел буе сагынып                                             

Без коттек,коттек сине.                                        

Менэ шундый зур устек                                    

Танымассын да безне.  

     

     Рәсул

Ямьле Кыш бабай

Килдең син безгә.

Кунак булырсың,                              

Кер өебезгә.

    Г.Ранил

Кыш бабай,мине  

Бүген син макта.

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта.

9. Кызлар башкаруында “Оста икән кыш бабай” җыры

К.Б.: Ай – яй, балалар булдырдыгыз! Бигерәк матур шигырьләр, җырлар өйрәнеп килгәнсез. Ә хәзер  әйдәгез  барыбыз  бергә җырлап, биеп, уйнап алыйк әле.

10. Ата – аналар белән бергә, җырлы бию “Мы повесим шарики”  

К.Б: Рәхмәт, балалар. Арып киттем әле, утырып торыйм, бигерәк эссе.

Убырлы: Карале Кыш  бабай, әллә су эчәсең  киләме соң?

К.Б.: Су бирсәгез,бик әйбәт булыр иде.

Шурәле чокыр алып килә, убырлы су сала, узләре нәрсәдер сөйләшәләр.Кар кызы бу вакытта чыршыны карап, сокланып йөри.

Кыстап, юмалап Кыш бабайга су эчерәләр. Кыш бабай йоклап китә.

Убырлы: Менә шулай, безнең дә чират җитте.

Шурәле: Әйе,әйбәт булды.

Кар кызы: Бигерәк матур итеп  бизәгәннәр инде быел  чыршыны әйе бит, Бабакай. ( Кыш бабай эндәшми. Кар кызы аптырап, янына килә) Бабакай,  сина ни булды?

Убырлы: Берни дә булмады. Арган да, йоклап киткән.

Кар кызы: Ялганламагыз. Нишләттегез минем  бабамны?

Убырлы: Бернәрсә дә эшләтмәдек. Әйдә уята курмә, киттек безнең белән.

Кар кызын икесе ике яктан тотып чыршы артына өстериләр 

Кар кызы: җибәрегез мине, кая алып барасыз?

А.Б.: Кыш бабай, Кыш бабай сина нәрсә булды? Кыш бабабыз йоклап киткән  ахрысы, балалар. Әйдәгез куллар чабып, тыпырдап Кыш бабайны уятыйк әле.

К.Б.: Нәрсә булды? Ник тавышланасыз? Кая минем оныгым, кар кызы?

Чыршы артыннан убырлы чыга Кар кызы киеменнән.

Убырлы: Мин монда, бабакай.

К.Б.: Син минем кызым түгел, кая куйдыгыз минем оныгымны?

Убырлы: Нигә, мин генә ярамыйм мени?

К.Б.: Ах, хәзер ук кайтар минем кызымны. Юкса өшетермен үзеңне.

Убырлы: Ярар, ярар Кыш бабай, кайтарабыз. Тик бер шарт белән.

К.Б.: Нинди шарт?

Убырлы: Кар кызын җибәргән өчен син безгә бүләк бирергә тиешсең

К.Б.: Ярар, мин сезне бүләксез калдырмам.

Кар кызын алап чыгылыр. Кыш бабай зур итеп төрелгән конфет бирә. Аның эчендә берәр сыңар итекләр була.

Убырлы, шүрәле: нигә син безне алдадың Кыш бабай. Моны бит ашап та булмый.

К.Б.: Соң сездә безне алдадыгыз бит. Барыгыз китегез хәзер үк.

У.Ш.: Гафу ит инде безне Кыш бабай. Без бүтән алай эшләмибез. Телисезме без хәзер балалар белән бер уен уйныйбыз?

К.Б.: Әйдәгез, андый булса гафу итәбез.

11. Итек киеп ярышу уены

К.Б.: Бик матур уйнадыгыз балалар, сез бик җитез икән.

Кар кызы: Бабакай, минем кызларым, кар бөртекләренең дә биюләрен карап китик әле.

К.Б.: Әйдәле кызым, әйдә.

12. Кызлар башкаруында “Кар бөртекләре биюе”

А.Б.: Әйдәгез әле балалар Кыш бабай белән бер җырлап, биеп тә алыйк.

13. Җыр  “Ары баса Кыш бабай”

А.Б.: Ә хәзер уртанчылыр төркеме башкаруында  14.“Джентельменнар” биюе

К.Б.: Молодцы, балалар. Бик матур биедегез. Әйдәгез әле хәзер барыбыз бергә чыршы тирәли җырлап әйләник әле.

15.Җыр “Яңа ел җыры”

К.Б.: Утырышыгыз әле балалар, хәзер мин сезгә уземнең бүләкләремне таратам.

К.К.: Бабакай ә синең бүләкләр тутырган капчыгың кая соң?

К.Б. Ии, кызым кар малай бит аны, сина булышам Кыш бабай капчыкны үзем алып киләм дигән иде. Нигә болай соңлады икән. Шүрәле, убырлы барыгыз әле кар малайга булышырга барыгыз әле.

У.Ш.: Хәзер, Кыш бабай, хәзер.

Чанага салып зур капчык белән бүләкләрне алып керәләр, балаларга өләшәләр.

Кар кызы: Балалар,сезнен бн бик кунелле булды! Ләкин безгэ китәргэ вакыт житте.

А.Б.: Китәсез дәмени инде, Кыш бабай?

Кыш бабай: Вакыт инде, дусларым. Безне башка жирләрдә дә көтәләр.
А.Б.: Шулайдыр шул.

Кар кызы:  Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!


Кыш бабай: - Хушыгыз, хуш дусларым, күңелле ял итегез. Тагын бер кат, бәйрәм – Яңа ел белән барчагызны да!

Кар кызы: - Хушыгыз,  дусларым!

А.Б.: - Сау бул, Кыш бабай! Сау бул, Кар кызы! Хәерле юл сезгә. Рәхмәт изге теләкләрегез-гә. Менә безнең бәйрәм ахырына якынлашты. Сезне барыгызны да тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, тынычлык, муллык, иминлек, бәхет телибез. Күңелләрдән иман нуры, йөзләрдән елмаю китмәсен!