"Әниләр бәйрәме"
учебно-методический материал (средняя группа)

Праздник, посвященный ко дню матери.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_kone.docx53.12 КБ

Предварительный просмотр:

ӘНИЛӘР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ

максат: - әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын балаларга тагын бер тапкыр аңлату; - әниләргә ихтирам, хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү; сәләтле балаларны ачыклау; логик фикер йөртү сәләтен үстерү.

Бәйрәм  барышы

Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә.

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

Дөньяда иң газиз кеше –

Әниләр, һәркем белә.

Аларның җылы сүзләре

Җанга рәхәтлек бирә.

Әни бит ул – изге кеше,

Изгеләрнең изгесе.

Аннан башка тормыш бармый,

Әни – тормыш көзгесе.

        Чыннан да, җир йөзендәге иң матур сүз- әни. Ул- һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы яңгырый.

        Һәм, биш яшьме, илле яшьме- күпме генә булмасын,- кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса,тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.

        Хәерле көн, исәнмесез безнең бүгенге кичәбезне бизәүче, кадерле, әниләребез! Сезне чын күнелдән шушы матур бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, балаларыгызның игелеген куреп, алар өчен сөенеп яшәргә язсын. Ә хэзер сүзне бакчабыз мөдире Гөлзада Мөхәмәтгалим кызына бирәбез.

        Шушы матур теләкләргә кушылып,без дә кичәбезне балаларның әниләре өчен өйрәнгән шигырьләре белән дәвам итик әле.

К.Сәид:

Әни-җирдә иң кирәкле кеше,

Әниләрнең белик кадерен.

Җил-давылдан саклап үстергән ул,

Кызганмыйча бөтен гомерен.

Зәринә

Ана сиңа гел яхшылык тели,

Гаепләрең булса – кичерә,

Турылыклы калыйк гомер буе

Ана дигән күркәм кешегә.

Г.Сәид

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар – безнең Әниләр!

Нәзилә

Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

Ранил

Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

Асилә

Кайберәүләр: “Кояш бер генә!”-ди,

Мин килешмим, икәү ул минем!

Аның берсе балкый күк йөзендә,

Икенчесе өйдә – әнием.

Бер кояшым бирә тормыш уты.

Икенчесе- йөрәк җылысы.                                               

Бөтен гомерем үтсен шулар белән,

Шул бәхетнең иң-иң олысы.

Г.Ранил

Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Рәсүл

Иң кадерле кешебез син

Сөекле әниебез

Син булганга без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез

Раил

Һәркемгә дә газиз әни

Әни сүзе – изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә

Бу гади сүз үлемсез.

Җыр:"Рәхмәт әнием " №103

(диск “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе”)

Абдусалом

Мама любит и жалеет.

Мама понимает.

Мама всё моя умеет,

Всё на свете знает!

Илшат

Сильная, красивая,

Мама у меня,

Умная и милая,

Я люблю тебя!

Данил

Милая, родная Мамочка моя

Знай, что очень сильно

Я люблю тебя.

Все цветы на свете

Только для тебя.

Самая хорошая

Мамочка моя.

Алмаз

Иң гүзәл кеше –

Әнием минем.

Иң уңган кеше –

Әнием минем.

Иң матур кеше –

Әнием минем.

Раян

 Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.

Кибеттән сөт алып кайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та

Малае бар бер дигән.

А.Б.: Зәринә һәм Назилә башкаруында “Башкорт халык биюе”(диск “Танцы народов Поволжья»№8)

А.Б.: Рәхмәт, кызлар. Безнең балаларыбыз Районда “Җәлил укулары” дигән конкурста катнаштылар.  Әйдәгез әле хәзер аларның шигырьләрен тыңлап китик.

К. Сәид “Күршеләр”

Күрше белән борыннан

Булмады һич татулык.

Көн саен бер усаллык,

Көн саен бер катылык.

Мин кибәргә кер элсәм,

Ул чыгарып көл түгә.

Мин коймага кар өйсәм,

Ул таратып бетерә.

Быел абзар артыма

Чәчтем кызыл кәбестә.

Күршем инде, билгеле,

Киртә миңа һәр эштә.

Минем кызыл кәбестәм,

Кыяклангач, өлгергәч,

Быел бәлеш ашыйм дип,

Эчкә җылы йөгергәч,

Күршем беркөн базардан

Алып кайтты бер кәҗә.

Оныта алмыйм бу мутлыгын

Аның шушы көнгәчә.

Һәр көн нилә кунакка

Мут басып тоякларын,

Кыеп, кырып бетерде

Кәбестәм кыякларын.

Бетте бакчам, кырылды,

Һич чара юк каһәргә.

Охшап калды түтәлләр

Бомбаланган шәһәргә.

Хәзер инде ачудан

Кәбестәмне ташладым.

Һәм күршегә үч итеп

Бүре асрый башладым.

Беркөн күршем, кәҗәсен

Суеп, кунак чакырды.

Мине түргә утыртты,

Шундый әйбәт, акыллы.

Белмәгәнмен күршемне,

Ул шундый ипле икән.

Бакчам саклый алмадым,

Үзем гаепле икән.

Күрше сөеп күршесен,

Дусларча сүз катмаса,

Юк ачуны бар итеп,

Эчтә бүре сакласа,

Иң начары шул икән,

Тәүбә-тәүбә бу эштән.

Кунак итәм күршемне

Өлгергәч тә кәбестәм.

К.Ранил “Карак песи”

Чоландагы ак майга

Ияләшкән күселәр,

Мин чоланны сакларга

Куштым ала песигә:

— Мияу, мияу, пескәем!

Барчы, зинһар, чоланга,

Майны сакла күседән,

Оясыннан чыгарма!

Песи күргәч күселәр

Койрыкларын кыстылар.

Йөрмәделәр чабышып,

Ярыкларга постылар.

Мияу, мияу, пескәем!

Колак салдың сүземә!

Каравылдан бушагач,

Сөт бирермен үзеңә!

Иртә белән майга дип

Керсәм, күзем акайды:

Явыз песи берүзе

Ялт иттергән ак майны!

— Мияу, мияу, пескәем,

Хыянәтче икәнсең.

Саклый торган маеңны

Үзең ашап киткәнсең!

  К. Асилә “Сәгать”

Сәгать суга: «даң, даң!..»

Хәбәр бирә таңнан:

Бакчага барырга

Унбиш минут калган.

Сикереп торды марат,

Күрә — эшләр харап.

Тагын соңга калган,

Шул йокыга карап.

Сәгать йөри: «келт, келт!..»

— Тиз бакчага кит, кит!..

Марат аңа дәшә:

— Тукта, мине көт, көт!..

Сәгать җырлый: «диң, диң!..»

— Мин бит туктый белмим.

Моннан ары: «зиң, зиң!»

Миңа карап йөр син!..

А.Б.:

 Мәрхәмәтле безнең әниләр.

Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны

Сез бирәсез, гузәл әниләр.

Сездә яши сүрелмәслек хисләр,

Йөзегездә шәфкать нурлары.

Сезнең җырлар аша күчә безгә

Туган халкыбызның моңнары.

Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз һәм шигырьләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен, кадерле әниләр.   Кызлар башкаруында “Яфрак бәйрәме” җыры (аудио-диск “Туган телдә сөйләшәбез” )

 А.Б.: Бу биюне бүләк итик

          Кадерле әниләргә.

          Әниләрне тиңлибез без,

          Иң яраткан гөлләргә.

Кечкенәләр төркеме башкаруында “ Матрёшкалар биюе” (аудио-диск “Туган телдә сөйләшәбез” 2-3 яшь)

“Разминка”

А.Б.: Әйдәгез әле балалар хәзер әз генә ял итеп алыйк. Мин сезгә сораулар бирәм, ә  сез  уйларга  һәм дөрес җавапны табарга тиеш буласыз.

1.Әнисенең сүзен тыңламаган куян кызы турындагы әкиятне кем язган?

      1)        А.Алиш                                        3) М.Җәлил

      2)        Г.Тукай                                        4) Р.Батулла

2.“Өч кыз” әкиятендә анага кызларын ярдәмгә чакырырга кем булышкан?

      1)         Куян                                             3) Тиен        

      2) Керпе                                           4) Күгәрчен

3.Кайсы әкияттә әнисе улын кеше әйберенә кагылмаска, урлашмаска өйрәтә?

      1.        “Өч кыз”                                       3) “Куян кызы”

      2)        “Кызыл  Калфак”                         4) “Су анасы”

4.Әниләрен тыңламаучы малайлар турындагы әсәрнең исеме?

      1)        “Су анасы”                                    3) “Сак-Сок”                

      2)        “Шүрәле”                                       4) “Кәҗә белән Сарык әкияте”

5. Бу әсәрләрнең барысын да Г.Тукай язганмы? Хатаны табыгыз.

    1) “ Су анасы”                                    3) “Сак-Сок”

    2) “Шүрәле”                                        4) “Кәҗә белән Сарык әкияте”

6. Мәкальнең дәвамы ничек?   “ӨЙНЕҢ  ЯМЕ- ...

    1) ... ана белән”                                 3) ... балаларда”

    2)... икмәктә”                                      4) ... чисталык”

                                                 

7. Әнисе кызын яраткан

    Бүләк иткән аңа калфак

    Кыз оныткан аның төсен-

    Нинди икән аның төсе?

      1)        зәңгәр                                  3) кызыл

      2)яшел                                    4) сары

8. “Өч кыз” әкиятендә олы кыз нәрсәгә әверелгән?

    1) үрмәкүчкә                           3) ябалакка

    2) ташбакага                          4) тычканга

                                     

 9. Әлеге әкияттә уртанчы кыз нәрсәгә әверелгән?

( 8нче сораудагы җавап вариантлары)

10. “ Куян кызы” әкиятендә әнисе кызына нәрсә бүләк иткән?

        1) яңа чана                                   3) җылы оекбашлар

         2) киез итекләр                           4) йомшак тун

А.Б.: Киләсе уеныбыз “Үз балаңны тап” дип атала: Кадерле әниләр,сез үзегезнең балаларыгызны яхшы беләсез микән,шуны тикшереп карыйк әле.Бирегә  бер әнине чакырам. (3 тапкыр)

Конкурс «Кто как поет» (под фонограмму «Песенки Львенка и Черепахи» . Для детей рисунки: лягушка, курочка кошка. Для мам: собака, корова, ворона) ведущий показывает картинки с изображением животных, а дети и взрослые по очереди мяукают, хрюкают и т. д.

А.Б.: Әйдәгез әле, тагын бер кат балаларның ойрәнгән матур шигырьләрен тыңлап китик.

Рәсүл

Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

Г.Ранил

Әни ул-якты кояш,

Әни ул-исле чәчәк.

Әнигә күрсәткән яхшылык

Үзеңә дә киләчәк.

Раил:

Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

Зәринә

Кто красивей всех на свете?

Кто прекрасней всех поет?

Кто, вставая на рассвете,

Для меня блины печет?

Это мама дорогая,

Лучше в мире не найти,

И мне не нужна другая,

Она мой ангелок любви.

Нәзилә

Әнием,мин сине

Яратып торырмын.

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.

-Әни,син бер генә,диярмен,

Бит очыннан үбәрмен.

Син минем иң кадерлем,

Озак яшә,диярмен

Г.Сәид

Иң кадерле кешем җирдә

Ул син, газиз әнием.

Гел изгелекләр бөркелә

Бары синнән, әнием!

Әниемнең җылы назын

Һәрвакытта тоябыз.

Гел шулай булсын иде дип,

Бәхет теләп калабыз.

Раян

Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

 Алмаз

 Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга.

А.Б.: Әниләребезгә  тагын бер матур җырыбызны бүләк итик әле, балалар.       Җыр “Әнием”

А.Б.:Ана, ана!
Син куш йөрәкледер,
Кәүсәр сеңгән синең күңелгә.
Баштан сыйпап бер елмайдың исә,
Бөтен дөнья ямьгә күмелә.
Ана булу-изгелекнең таҗы,
Дөньяда иң олы дәрәжә.
Ана кеше hәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Ана сина гел яхшылык тели,
Гаепләрең булса - кичерә...,
Турылыклы калыйк гомер буе
Ана дигән күркәм кешегә.

Хәзер сезнең алдыгызда малайлар башкаруында  “Гөмбәләр биюе”.

А.Б.: Бар хәстәрем, бар хәсрәтем

Бала өчен.

Хөрмәтем дә, хезмәтем дә

Бала өчен.

Үкенүләр, үтенүләр

Бала өчен.

Тынгысыз көн, йокысыз төн

Бала өчен.

Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белүең,сүзен тыңлавың, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән ананы шатландырырга да кирәк.

Кадерле әниләр, хәзер сез Абдулла Алишның “Куян кызы” әкиятенә нигезләнеп эшләнгән кечкенә генә тамаша карап китәрсез.

А.Алишның “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерү.

А.Б.: Әйе, әниләр безнең өчен кайгыралар, авырсак, төн йокыларын йокламыйча, безне дәвалыйлар, җил-яңгыр тидермәскә тырышалар. Балалар, әниләрегезнең йөрәгендә төзәлмәс яралар ясамагыз, аларны хөрмәт итегез, яратыгыз, сүзләрен тыңлагыз.

Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

 Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы  зат юктыр ул. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен,рәхмәт сезгә!