Хуш киләсен, Яңа ел!
план-конспект занятия (старшая группа)

Гайфуллина Лилия Фирденатовна

Балаларда бердәмлек,дуслык хисләре,кызыксынучанлык тәрбияләү. Бәйрәмнәрдә катнашу, җырлар, шигырьләр, уеннар өйрәнү теләген үстерү. Бәйрәмнең мәгънәсенә төшендерү, кыш, яна ел бәйрәме турындагы белемнәрен тулылындыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hush_kilesen_yana_el.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

Хуш киләсен, Яңа ел!

Максат: Балаларда бердәмлек,дуслык хисләре,кызыксынучанлык тәрбияләү. Бәйрәмнәрдә катнашу, җырлар, шигырьләр, уеннар өйрәнү теләген үстерү. Бәйрәмнең мәгънәсенә төшендерү, кыш, яна ел бәйрәме турындагы белемнәрен тулылындыру.

Катнашалар: йолдызлар, төлке, аю, кәҗә бәтие, тиен, эт, петрушкалар, әтәч, хлопушкалар.

Өлкәннәр: Кыш бабай, кар кызы, төлке, куян.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Матур көй уйный. Балалар музыка астында залга керәләр, кулларында кар бөртекләре. Кар бөртекләре белән бию хәрәкәтләре эшлиләр, соңыннар кар бөртекләрен чыршы төбенә куялар.

Алып баручы:

-Балалар, карагыз әле, нинди матур безнең бүлмәбез. Купшы, матур итеп киенгән чыршы безне каршы ала. Бүген нинди бәйрәм соң?

Чыршы килгән бүлмәбезгә

Тәмле исләр аңкытып

Тора залның уртасында

Нурлы йөзен балкытып.

Яшел күлмәге укалы

Сәйлән белән чигелгән

Ә өстенә әйтерсең лә

Энҗе карлар сибелгән.

-Балалар, әйдәгез безгә кунакка килгән чыршыбызга яңа ел җырын бүләк итик.

Җыр: “Чыршыкай”

Алып баручы:

-Мин кемнеңдер аяк тавышларын ишетәм. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, кем ашыга икән безнең янга бәйрәмгә? Әйдәгез, бергәләп Кыш бабайны чакырыйк, әти-әниләр сез дә безгә булышыгыз.

Музыка астында Кыш бабай керә.

Кыш бабай:

-Исәнмесез, кадерле балалар! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Яңа ел белән котлыйм, бәхет, шатлыклар телим. (Кыш бабай чыршыга карап)

-Ай-һай! Чыршыгызны күрми дә торам. Мин сезгә урмандагы иң зур чыршыны җибәргән идем. Сез аны шундый матур итеп бизәгәнсез. Әйдәгез, чыршы янында күңелле итеп уйныйк, биик һәм җырлыйк.

Алып баручы:

-Балалар, Кыш бабайга аның турында өйрәнгән җырыбызны җырлап күрсәтик әле.

Җыр: “Кыш бабай”

Соңыннан балалар утыралар.

Кыш бабай:

-Ничек матур җырладыгыз! Нишләптер минем оныгым Кар кызы күренми. Сезнең янга  килгәндә юлда адашмадымы икән?

Алып баручы:

-Борчылма, Кыш бабай, безнең тылсымлы йолдызларыбыз бар, алар Кар кызына юлны күрсәтерләр.

Йолдызлар чыга. “Йолдызлар” биюе.

Кыш бабай йолдызларны мактый. Кар кызы тавышы ишетелә.

Кар кызы:

-Ау! Кыш бабай.

Кыш бабай:

-Ау! Кар кызы, без монда!

(Кыш бабай һәм Кар кызы чыршы тирәли йөриләр, бер-берсе белән очраша алмыйлар, аннан соң очрашалар, кочаклашалар).

Кар кызы:

-Исәнме, Кыш бабай! Исәнмесез балалар һәм кунаклар. Сезгә бәйрәмгә килгәндә мин адаштым. Шуннан мин тылсымлы йолдызларны күреп алдым, алар миңа юлны эзләп табарна булыштылар.

 Кыш бабай:

-Кызым, син килгәндә бик туңгансындыр инде. Балалар, әйдәгез әле Кар кызын уйнатып алыйк. Бераз җылынып китәр.

Уен: “Зимняя пляска”.

Кыш бабай:

-Ә хәзер, балалар, урындыкларга утырыгыз. Әкият выкыты җитте. Сез әкият яратасызмы? Алайса тынлагыз.

-Минем таныш куяным бар.

(капчыктан уенчык куян ала).

-Мин тылсымлы Кыш бабай, телисезме хәзер куянны чын куянга әверелдерәм? Мин аны чыршы астына куям һәм тылсымлы сүзләр әйтәм:

“Әфсен, төфсен, әкият тизрәк кунакка кил, ак куянымны тизрәк терелт”.

Музыка астында куян килеп керә.

Куян:

-Ура! Бүген иң шатлыклы көн, чөнки бүген минем яраткан бәйрәмем – Яңа ел! Шуңа күрә, бүген мин үземә кунаклар көтәм, бәйрәм кунакларсыз булмый бит!

(Өенә кереп китә).

Алып баручы:

-Куянда бүген Яңа ел! Булыр бию һәм җырлар. Иртәдән үк куян көтә. Бүген үзенә кунаклар.

Алып баручы:

-Иң беренчеләрдән куянга аю килә кунакка. Ул үзе белән татлы бал алып килә.

Аю чыга, бии, күчтәнәчен куянга бирә.

Алып баручы:

-Урман сукмагы буйлап тиен дә куянга ашыга. Ул куянга кәрзиндә чикләвек алып килә.

Тиен  чыга, бии, күчтәнәчен куянга бирә.

Алып баручы:

-Ә хәйләкәр төлке белгән кунакларны нәрсә белән сыйлыйсын. Ул куянның дуслары өчен тоткан бик күп балыклар.

Төлке  чыга, бии, күчтәнәчен куянга тапшыра.

Алып баручы:

-Кәҗә бәтие дә куянга кунакка ашыга. Ул үзенең кәрзиненә бөтен яшелчәләрне тутырган: бар анда кишер дә, кәбестә дә. Куаныр инде куян күчтәнәчләрне күргәч.

Кәҗә бәтие керә, бии, күчтәнәчен куянга тапшыра.

Алып баручы:

-Ә, Акбай бердә күңелсезләнмәгән бүләк алып килмәгәнгә. Уйлап-уйлап торган да ул куянда кунакта гармунда уйнаган.

Музыка астында Акбай килеп керә, кулында гармун.

Куян:

-Рәхмәт, сезгә дусларым! Күпме күчтәнәчләр алып килгәнсез! Әйдәгез, бергәләп Яңа елны каршылыйк, күңел ачыйк һәм биик.

Бию. Куян һәм кунаклар бергә бииләр.

Бу вакытта куянның  өенә төлке кереп кача. Биеп бетергәннән соң куян өенә кермәкче була, ләкин керә алмый.

Куян:

-Ай-яй-яй! Кыш бабай. Эшләр харап! Без биегәндә, хәйләкәр төлке минем өемә кергән.

(Елый).

Кыш бабай:

-Ах, син төлке! Нәрсә уйладың! Борчылма, куян, төлкене синең өеңнән куып чыгарырбыз.

Төлкенең тавышы килә. Төлке:

-Куып кына карагыз, күрсәтермен мин сезгә. Хи-хи-хи.

Куян:

-Төлкедән мин куркам: аның койрыгы, күзләре, мыегы, төшләре әллә нинди! (Куян куркуыннан калтырый).

Кар кызы:

-Курыкма куян! Кыш бабай, әйдә Петрушкаларны чакырыйк, алар үзләренең шалтыравыкларын шалтыратып төлкене куркытсыннар, төлке  куркып качар.

Кыш бабай:

 Петрушкалар, дусларым,

 Матур, җитез, шукларым.

Килегез монда тизрәк

Биегез җитезрәк.

Петрушкалар чыга. Бию “Петрушкалар”.

Төлке:

-Сикереп төшәрмен дә, өзгәләп ташлармын!

Кар кызы:

-Курыкмады төлке, бәлки безгә әтәч булышыр.

Кыш бабай:

 -Кайда син әтәч дус, кил эле монда, куркыт әле төлкене.

Бию: “Әтәчләр”.

Төлке:

-Сикереп төшәрмен дә, өзгәләп ташлармын! Ха-ха, курыкмыйм мин сездән!

Кыш бабай:

-Борчылма, куян, мин тылсымчы бит. Мин чыршыдан хлопушкаларны терелтәм, аннан карарбыз!

(Таягы белән идәнгә берничә тапкыр суга һәм хлопушкалар чыга.)

Бию: “Хлопушкалар”.

Төлке:

-Сикереп төшәрмен дә, өзгәләп ташлармын!  Мин беркемнән дә курыкмыйм!

Кыш бабай:

-У-уф! Төлке, син минем ачуымны чыгардың. Миңа үземнең тылсымлы көчемне кулланырга туры килер ахрысы.

Әфсен, төфсен буран чыксын

Буран-буран котыр син

Юлларга кар тутыр син.

(Кыш бабай, өйгә өрә, балалар да булыша. Өйдән төлке йөгереп чыга).

Төлке:

-Ой-ой-ой! Кыш бабай минем борынымны өшеттең!

(Балаларга мөрәҗәгать итә).

-Төлкене кызганыгыз, аның тәпиләрен җылытыгыз.

Кыш бабай:

-Ах, син хәйләкәр! Ә син куянны кызгандыңмы? Урамда кыш, салкын, син аны өеннән куып чыгардың.

Төлке:

-Гафу итегез, мин сезгә сүз бирәм, башка андый булмыйм!

Кыш бабай:

-Кара аны ничек тәмле телләнеп тора. Балалар, төлкене гафу итәбезмә? Ә син куян, бар, үз өеңә, башка беркемнән дә курыкма!

Куян:

-Рәхмәт, Кыш бабай! Рәхмәт, балалар! Миңа булышканыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.

(Куян чыгып китә).

Кыш бабай:

-Төлке белән нишлибез?

Төлке:

-Гафу итегез инде, зинһар өчен!

Кар кызы:

-Кыш бабай, әйдә балалар төлке белән уйнап алсынннар.

Уен: “Төлке белән уйныйбыз”.

Кыш бабай:

-Бигрәк матур уйнадыгыз балалар. Ә сине төлке урманга җибәрәбез. Кара аны, башка беркемне дә рәнҗетмә!

Төлке:

-Рәхмәт, хушыгыз.

(Чыгып китә).

Кыш бабай:

-Куянга булыштык, җырладык, биедек. Ә хәзер балалар сезнең бәйрәм турында өйрәнгән шигырьләрегезне тыңлап үтик инде.

(Балалар шигырьләрен сөйлиләр).

Кыш бабай:

-Ай-яй, балалар рәхмәт сезгә бик зур. Нинди матур шигырьләр сөйләдегез.

Алып баручы:

-Әле безнең җырыбыз да бар.

Җыр: “Кыш”

Кар кызы:

-Кыш бабай, ә син балаларга бүләкләр алып килдеңме соң?

Кыш бабай:

Ай, минем тишек башым!

Бөтенләй онытканмын.

Капчыгымны кайдадыр!

Югалтып калдырганмын!

Кар кызы:

-Ә хэзер нишлибез?

Кыш бабай:

-Кар кызы, онытма мин тылсымчы бит. Мин таягым белән сугармын, тылсымлы сүзләр әйтермен һәм капчык белән бүләкләр үзләре йөгереп килеп җитәрләр.

-Әфсен-төфсен, минем кушуым буенча, бүләкләр пәйдә булсын.

Күңелле көй астында “Капчык” йөгереп керә.

Кыш бабай һәм Кар кызы “Капчыкны” тотмакчы булалар. Соңыннан ишек артыннан чын бүләкләрне алып чыгалар.

Кыш бабай:

-Менә ул капчык, тоттык без аны. Менә сезгә бүләкләр.

Балалар:

-Рәхмәт Кыш бабай!

Кыш бабай теләкләр тели һәм Кар кызы белән чыгып китәләр.

Алып баручы:

-Балалар, безгә бәйрәмгә бер елдан соң тагын Кыш Бабай килер, ә хәзер безгә төркемгә кайтырга вакыт.

Балалар тәрбияче белән бергә төркемгә кереп китәләр.