Бүре һәм 7 бәти
план-конспект занятия (подготовительная группа)
Предварительный просмотр:
Бүре һәм җиде кәҗә бәтие
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен бәйрәм кичәсе.
Зал бәйрәмчә бизәлгән, уртада экран. Мурат Гайсинның “Әнием исән булсын” җырына балаларның әниләре белән төшкән фотоларыннан төзелгән презентация күрсәтелә. Җыр азагында балалар залга керәләр һәм таралып басалар
Бәйрәм белән әниләр!
Бәйрәм белән әбиләр!
Апалар һәм сеңелләр!
Бик кечкенә бәбиләр!
Кызлар бәйрәме белән
Чын күңеләдн котлыйбыз!
Кочакларга алыр өчен,
Каршыгызга атлыйбыз.
Теләп сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларның зурысын!
Мәхәббәтнең иң сафларын,
Уңышларның тулысын!
Озын гомер теләп сезгә,
Юлларыгыз уң булсын!
Матур бәйрәм көнегездә
Теләкләр кабул булсын!
Әниләргә бүләккә
Җылы биреп йөрәккә
Язгы нурлар иркәли,
Алтын нурын сипкәли.
Битләргә килеп куна,
Күңелләр назга тула
Килә җырлап аласы
Язда килә каласы.
Әниләр бәйрәмендә
Язның матур көнендә
Кошлар сайрый тирәктә
Җырлар кала йөрәктә.
Кадерле әңиләрне
Яраткан әбиләрне,
Гүзәл матур кызларны
Ягымлы ханымнарны.
Язның көннәре котлый,
Якты кояш бүләкли,
Бәхетле гөмер теләп
Язгы җил йөри уйнап.
Җыр................................................
Сигезенче март –
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрбез
Чәчәк бәйләме.
Ничек табарга
Кайда чәчәк бар?
Кая карама –
Капланган ак кар.
Бу бәйрәмдәге җылылык
Бар дөньяга җитәрлек
Әниләрнең назлы куллары
Әкиятне чын итәрлек
Әйдәгез әниләргә әкият бүләк итәбез!
(Балалр урыннарына барып утыралар)
Бала: Балалардан сезгә бүләк
“Бүре һәм 7 кәҗә бәтие”-әкият.
А.б. Шулай итеп, урмандагы бер йортта, 7 бәтие белән кәҗә яшәгән.
Өйкырыена бәтиләр чыгып утыралар
Кулына кәрзин тоткан кәҗә керә
Кәҗә: Ой минем бәтиләрем,
Йомшак тунлы нәниләрем,
Күрегезче, таң атты,
Күктә нурлар уйнатты.
Ә мин урманга китим,
Юкса җитмәс бит сөтем,
Ишекләрне бикләгез,
Чит-ятларны кертмәгез!
1 бәти: Ярый, ярый, Әнкәбез,
Ишекләрне бикләрбез,
Чит-ятларны кертмәбез!
А.б. Әни кәҗә урманга китә, бәтиләр үзләре генә калалар
2. бәти: Кәҗә бәтиләре без,
Бик күңелле яшибез.
Мә- дибез, мә- дибез,
Бик күңелле яшибез.
3.бәти:Әнкәй китте урманга,
Безгә сөт алып кайта,
Тиздән әнкәбез кайта,
Безгә сөт алып кайта.
4.бәти: Без әнине яратабыз
Ул да безне ярата
Әни кебек мәрхәмәтле
Буласыбыз бик килә.
А.б. Әниләре урманга киткәч бәтиләр ишекләрен биклиләр дә шуклана башлыйлар
ОРКЕСТР «ТЕМА КОЗЛЯТ». ( композитор А. Рыбников)
(Бәтиләр биюе)Ишекне биклиләр, заманча бию башкарыла. Кинәт тавыш ишетеп, туктыйлар. Соры Бүре ишек шакылдата:
Бүре өй артыннан:Исәнмесез, бәтиләрем,
Йомшак тунлы нәниләрем,
Менә урманнан кайттым,
Сезгә сөт алып кайттым.
Бу мин сезнең Әнкәгез,
Әнкәгез Очлы Мөгез,
Ишекләрне ачыгыз,
Мине каршы алыгыз!
5. бәти:
Юк, юк, ишек ачмыйбыз,
Без сиңа ышанмыйбыз,
Әнкәбезнең тавышы нечкә,
Ә син җырлыйсың көчкә.
Бүре, ачуланып:
Ах, сез әле шулаймы?
Нишләсен мин уйлармын!
(Читкәборылып):
Нинди шәп операция бозылды,
Нишләргә соң?
А.б Бүре урман буйлап җырларга өйрәтүчене эзләп чабып китә.
Бүре муз астында йөгереп китә. Күбәләкләрне күреп ала
Күбәләкләр биюе.
Бүре: (хәйләкәр)Күбәләкләр, минеҗырларга өйрәтегез әле
Кечкенә чакта аю басканколакка
Күбәләк:Сиңа ярдәм итәргә
Һәрвакытта без әзер,
Тик шунысы кызганыч
Җырлый белмибез шул без!
Өйрәтә алабыз сине
Ничек күктә очарга,
Ничек никтар җыярга
Борчылма әле бик алай
Бар син әнә кояшка.
Аның назлы нурлары
Була барлык җирләрдә
Бар син алар янына
Кояшның җылы нурлары
Өйрәтерләр сине
Матур итеп җырларга
(Күбәләкләр йөгерешеп урыннарына утыралар, ә бүре йөгереп китә)
Кояш н:Без кояштан ук киләбез
Җирне назлап җылытабыз
Тамчылар тама чыңлап
Кошлар сайрый чыркылдап.
ПЕСНЯ-ТАНЕЦ «СОЛНЕЧНЫЕ ЗАЙЧИКИ» (автор Марина
Бүре: Яхшы, булышыгыз миңа нурлар,җырларга өйрәтегез әле
Кечкенә чакта аю баскан колакка
Камышлы күлдә,
Куак төбендә
Яталар быгырдап
Зур башлы бакалар.
Батып һәм калкып,
Су дулкынлатып,
Тынмыйча кычкыралар:
«Бака-ка-ка-ка!»
Аяз көннәрдә,
Кояш көлгәндә,
Куак төбеннән
Өскә чыгалар,
Авызларын ачып,
Түмгәккә басып,
Камыш аралай
Черки куалар...
Черки тотсалар
Һәм ялмап йотсалар,
Ярсып сикерәләр
Мактанчык бакалар.
Бар син шул сазга
Бакалар сиңа
Өйрәтер матур
Бер җыр җырларга.
А.б.Бүре бар көчен бакалар янына сазлыкка йөгергән
(Бүре башта бар көченә йөгерг, соңыннан хәле беткәнне күрсәтеп йөрәген тота, бакалар янына килеп җиткәч көчкә тын алып сөйли)
Бүре: Ах, яшел дускайларым
Ничек шат сезне күрүгә
(Ялынып)Булышыгыз миңа,җырларга өйрәнергә
Кечкенә чакта аю баскан колакка
Бака: Яхшы! А ну-ка, братцы, запевай,
Ә син кушыл сорыкай.
А.Б. Бакалар белмиләр иде шул соры бүренең нәрсә уйлаганын
(Җыр беткәннән соң бакалар урыннарына утыралар, арткы планда яңадан Кәҗә өе. Бүре йөгереп килә дә ишекне кага).
Бүре: (шакый) Ква, ой, (авызын каплый)
Исәнмесез, бәтиләрем,
Йомшак тунлы нәниләрем,
Менә урманнан кайттым,
Сезгә сөт алып кайттым.
Бу мин сезнең Әнкәгез,
Әнкәгез Очлы Мөгез,
Ишекләрне ачыгыз,
Мине каршы алыгыз!
А.б. Менә бит җырларга өйрәнде Бүре. Бөтенләй дә аерылмы. Кәҗә бәтиләре ышаналар, ишекне ачалар
Бүре:Ах сез, ялкаулар, утырасызмы? Тиз генә чыгыгыз әле!
(Куркышкан бәтиләралга чыгалар.)
Бүре: Тиздән 8 март
Әни бәйрәме!
Котларга кирәк
Әни-Кәҗәне!
Ничек котларга?
Кая чәчәк бер?
Кая карама
Каплаган ак кар.
Кәҗә б.Әнигә шигырь, җырлар җырлаек
Бик матур итеп биеп алаек.
Әни сөенер
Менә шул булыр безнең бүләкләр
Кәҗә б. Әйдә киттек әзерләнергә
(Бүре, кәҗә бәтиләре белән китәләр. Кәҗә кайтып керә)
А.б. Кәҗә кайтып керә, ишек ачык, өйдә беркемдә юк.
(Кәҗә курыккан, кәрзинен төшереп җибәрә, башына ябыша)
Әни Кәҗә :Нишләп ачык бу ишек?
Күңелемә төште шик.
Кая сез бәтиләрем,
Сездән башка нишләрмен?
(Бүре кәҗә бәтиләре белән качкан җирдән чыгалар. БүреКәҗә алдына килеп бер аякка тезләнә.Чәчәк бәйләме суза)
Бүре: Син Кәҗәкәй курыкма, зинһар өчен тынычлан
Мин усал түгел бүген, бәтиләргә тимимен!
Кәҗә б. Әни, әни, борчылма,
Без сюрприз әзерләдек!
Балалар белән бергә
Котларга дип уйладык!
Кәҗә :Нигә мине котларга?
Минем туган көн түгел.
Кәҗә б. :Ничек, оныттың мени?
Бүген бит синең бәйрәм!!
Кәҗә :Ә нинди бәйрәм?
Барсы бергә: 8 нче март!
Күңелле музыка уйный, парлы биюгә басалар
Уртада ике бала кала
На свете добрых слов немало,
Но всех добрее и важней одно:
Из двух слогов простое слово: «мама»
И нету слов дороже, чем оно.
- Дорогие мамы!
Поздравляем вас с праздником 8марта
Без сна ночей прошло немало,
Забот, тревог не перечесть.
Земной поклон вам все родные мамы
За то , что вы на свете есть !
Купме булса жирдә изге теләк-
Мин телимен сезгә барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Хәрбер коннең хәрбер таңында.
Йорәгегезгә жыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сезгә
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Җыр:..........................................
