Милләтебез яшәячәк!
статья
Татар кызы... Бу исемдә
Күпме тылсым, күпме сер!
Нечкә билле бу сылуга
Сокланып син бакчы бер!
Иман нуры балкый аның
Ай кебек йөзләрендә
Зыялылык, инсафлылык
Гап- гади сүзләрендә...
Безнең “Кйнбагышкай” балалар бакчасында “Татар кызы” бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгенең төп максаты- татар телен камиль белгән, гореф гадәтләре белән таныш булган гаиләләрне барлау иде. Бу бәйгегә бик теләп, бик җитди һәм җаваплы әзерләнделәр. Үзләренен гаиләләре белән таныштыру максатыннан презентация һәм мастер класс күрсәттеләр, җырладылар һәм биеделәр. Җиңүче итеп- Залилова Мәрьям билгеләнде. Ул үзенең чыгышын шигырь сөйләп гаиләсе белән таныштырудан башлап җибәрде:
Хәерле көн, якын дуслар!
Минем исемем- Мәрьям.
Безнең тату гаиләбез
Җибәрде сезгә сәлам!
Әнием Гөлчәчәк минем
Уңган, булган, акыллы.
Әтием Айзат ай кебек
Яктырта безнең юлны.
Әминә сеңлем белән
Тик тормыйбыз һич кенә.
Мин җырларга яратсам,
Ул “Әпипә”гә сиптерә.
Рәсем ясыйбыз бергәләп
Матур буяулар сайлап.
Әнием баштан сыйпый,
Ашыкма, эшлә дип җайлап.
Яратабыз бергәләп
Табигатьтә йөрергә
Матур чәчәкләр җыеп
Тәкыялар үрергә.
Җиләккә йөрсәк җәен,
Кышын чана шуабыз.
Әти-әни янында
Әй, түгәрәк дөньябыз!
Гаилә белән бер рәттән, бакчасы турында да шигырь тыңлап презентация карауны дәвам иттек:
Минем бакчам Көнбагышкай!
Сафлык белән нурга күмелгән.
Бармы җирдә тагын берәр урын
Аның кебек нурга күмелгән!
Таң атуга, теләп матур көннәр
Һәр сабыйга ача келәсен
Һәрвакыттагыча тәрбияче апа
Көтеп тора безнең киләсен.
Әкияттәге җыйган серлелекне,
Гөлбакчаның иң- иң матуры!
Һәр кызчыгы монда гүзәл чәчкә,
Егетләре- әкият батыры!
Тәрбияче апа бигрәк назлы,
Үзе йомшак, үзе сөйкемле
Бала өчен бакча үз өедәй.
Ә апасы, әни шикелле.
Әмма, “Татар кызы” бәйгесе булгач, бу чарадан күңел миллилекне көтте. Монда да алар сынатмадылар. Татар халкының милли ризыгы булган гөбәдия пешерүне видео язма аркылы мастер класс күрсәттеләр.
Мәрьям үзен чын мәгънәсендә тыйнак, инсафлы татар кызы икәнен раслады. Бәйгене тәмамлап “Сезгә нинди җыр кирәк?” – дигән татар халык җырын башкарды. Ә без исә, үз чиратыбызда шушындый матур, татар гаиләләре булуына сөенеп, шатланып утырдык. Димәк, милләтебез яшәячәк!
Вафина Гульсина Фоатовна
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 162 байта |