Татарстанга - 100 ел.
материал (старшая группа)

Байрамова Резида Габделбаровна

Туган ягым - Татарстан

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yagym.docx20.43 КБ

Предварительный просмотр:

Туган ягым - Татарстан»

(кичә)

Зал бәйрәмчә бизәлгән(шарлар,чәчәкләр,рәсемнәр,китаплар,кул эшләнмәләреннән күргәзмә)

Җыр  «Тылсымлы сүзләр».  Мөхтәр Минһаҗев музыкасы,Илүсә Нәбиуллина сүзләре 

1 бала.  Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты, күп милләтле

Туган илебез безнең Татарстан!

2 бала. Дөньяның нигезе - матурлык

Бердәмлек, һәм Ватан,

Чәчәк ата гөлбакчадай, –

Дуслык иле Татарстан!

3 бала.  Татарстанда яшиләр,

Чуваш, татар, мари, рус,

Мордва, башкорт, һәм дә удмурт,

Бар да бергә, тату-дус!


4 бала.  Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин Туган илдә

Туган ил дигән сүзне дә

Әйтәм мин Туган телдә.

Җыр”Туган тел”

5 бала. Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел

Икесе дә безнең өчен,

Иң кирәкле яхшы тел!

Тәрбияче. Балалар,хәзер сезнең белемнәрне сынап карыйбыз.

Әкиятләр яратасызмы сез?(Балалар җаваплары тыңлана)

  1. “Өч кыз” әкиятендә әниләренә ярдәмгә кызларны нәрсә чакырган?(тиен)
  2. Җәен соры,кышын ак,аңа шулай яхшырак. (куян)
  3. “Гөлчәчәк”әкиятенең төп герое кем?(Гөлчәчәк)
  4. Шалканны кем чәчкән? (бабай)
  5. Шалканны тартып чыгарырга нәрсә булышкан?(тычкан)
  6. Төлкене куян өеннән нәрсә куып чыгарган?(әтәч)
  7. Сертотмас үрдәкне нәрсә ашый? (төлке)
  8. Шүрәлене кем алдаган?(Былтыр)

Тәрбияче.Булдырдыгыз,балалар .Әкиятләрне бик яратасыз икән!

6 бала. Без Казанны яратабыз

Яратмаган кая ул?

Җир йөзендә иң-иң матур,

Иң сөйкемле кала ул!

7 бала. Безнең флаг –

Бик матур флаг.

Төсләре ямьле:

Яшел, кызыл, ак.

8 бала. Канатлы ак барс

Илебез гербында.

Горур һәм  сөйкемле,

Батыр ул,кыю да.

9 бала. Ачык һәм якты

Барыр юлларың

Син туган ягым

ТАТАРСТАНЫМ.

“Мин яратам сине ,Татарстан”җыры. ” (Р.Рәкыйпов сүзләре, Р.Андреев көе).

9 бала. Татар халкы уңган,булган.

Пешерә татлы ашлар.

Гөбәдия һәм чәкчәк,

Пәрәмәч,өчпочмаклар.

Тәрбияче: Балалар, ә бу ризыкларны нәрсәдән әзерлибез соң?Әйтеп карагыз әле.(Балаларның җаваплары тыңлана)

10 бала.Дәу әнием энже калфак

Буләк итте үземә.

Энҗе калфак үзе ап-ак

Бик килешэ йөземә.

11 бала. Кәләтушемне мин кидем

   Көзге каршына килдем

   Менә шушындый була ул

   Татар малае дидем.

 Татар халык биюе.