Көз бәйрәме
методическая разработка

Гильмутдинова Эльвира Ивановна

Көз бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Көз бәйрәме25.15 КБ

Предварительный просмотр:

«Көз бәйрәме»

икенче кечкенәләр төркемендә

   бәйрәме сценарие.

Максат:

1. Балаларның көз, уңыш, яшелчәләр турында белемнәрен киңәйтү;

2. Татар бәйрәмнәренең матурлыгын күрсәтү;

3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт уяту

Җиһазлар: яфраклар, гомбәләр, маскалар, зонтик, яңгыр.

Катнашучылар: Көз, Куян, Төлке.

Музыка астында түгәрәк ясап, балалар бер-бер артлы алып баручы белән залга керәләр. Алар алдында яфраклар ята.

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар, нәни дуслар. Без бүген Көз бәйрәменә җыелдык. Көз бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү эшләре бетә. Бәйрәм килә.  Әйдәгез, балалар, без дә бүген бәйрәм итик.

1 нче бала.

Урман-кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте диеп

Үкенмибез без.

2 нче бала.

Агачлар – ялангачлар

Җилләрдә чайкалалар.

Тик безгә күңелле көз

Без бакчага йөри.

3нче бала.

Уңыш җыелды,

Аккошлар китте.

Матур көз ае -

Сентябрь җитте.

4нче бала.

Бакчада хуш ис,

Бакчада ямьле,

Берсеннән берсе тәмле

Алмалар пеште.

Алып баручы: Яңгыр явып, җилләр исеп килә безгә алтын көз.

                            Ә без матур бакчабызда җырлый - җырлый үсәбез.

Җыр «Көз килде»

Ә.Ерикәй сүзл., Л. Шиһабетдинова муз.

А.Б.:  Балалар, ишетәсезме, нинди матур көй яңгырый? Көз – сылукай үзе дә бәйрәмге килә. Рәхим ит, түрдән үз!

                    Залга  Көз – сылу керә, кулында  яшелчәләр, яфраклар җулы кәрзин.

Көз: Исәнмесез, нәни дусларым!

         Мин – Көз сылукай, килдем сезгә,

         Көзге байлык кулымда.

         Муллык белән байлык телим,

         Кем очраса юлымда.

А.Б.:   Көз сылукай, без сине  шундый сагынып  коттек. . Синең килүенә җырлар        

           өйрәндек.

Җыр «Көз һәм балалар җыры»

Г.Гәрәева сузл., муз.

1.Балалар: Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: (Яшелчә,җиләк-җимеш күрсәтә)

Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

2.Балалар: Көз, көз, әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: (яңгыр күрсәтә)

Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, суык көннәр бар.

3. Балалар: Көз, көз, әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар?

 Көз: (төсле яфраклар күрсәтә)

Кәрзинемдә сары, кызыл

Алтын матур төсләр бар.

Көз: Булдырдыгыз, балалар!

Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә

Сөйләп бирегезче безгә.

Кабак.

Карагыз әле бер генә

Менә миңа кабакка,

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Кәбестә.

Безнең бакча балалары

Яшелчәләр үстерә.

Бакчадагы туптан да зур

Мәсәлән, мин кәбестә.

Кишер.

Кишер дә бик күп булды

Кыяр да бездә уңды.

Бәрәңге.

Ә бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле!

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

Алып баручы. Рәхмәт, балалар. Сез бик нык тырыштык. Шуңа күп булган  быелгы  

                           уңыш.

Көз: Яратам мин сары тосне, бйтен дөнья алтын төсне.

         Алтын яфраклар кулымда – минем  сезгә бүләгем.

Алып баручы. Рәхмәт, Көз сылукай, бу матур яфраклар белән балалар биеп тә алыйк.

 

Бию «Яфраклар белән»

Р.Еникеева муз., Л.Лерон сүзл.

Алып баручы. Көз сылукай, безнең балалар көз турында шигырьләр дә өйрәнделәр.

Шигырьләр сөйләү.

Бала:

Осень, Осень за окошком,

Дождик сыплется горошком,

Листья падают, шуршат,

Как ты Осень хороша.

Бала:

Листья с веток облетая

Кружат пестрою гурьбой.

Это Осень золотая

Радует нас красотой.

Бала:

Солнце улыбается,

Золотом сверкая.

Всем нам очень нравиться

Осень золотая.

Бала:

көз килде, уңыш булды.

Табын сый белән тулды.

Рәхим итегез, дуслар,

көзге бәйрәмгә!

Алып баручы.

Алтын көз кунакка килгән, сары күлмәген кигән.

Елмаеп карый безгә, Җырлап уйнашыйк бергә.

УЕН «Кояш һәм яңгыр»

Балалар утыралар.  Алып баручы зал буйлап гөмбәләр тезеп чыга.

А.Б.:  Күрегезче, балалар, урманда яңгырдан сон күпме гөмбе үскән.          

                                             Залга  җырлый-җырлый  Куян керә.

Куян: Гөмбе җыям чиләккә әниемә бүләккә,

           ул бүләккә шатланыр, мине тагын яратыр.

           Бүләккә, бүләккә, гөмбә җыям чиләккә.

А.Б.:  Исәнме, куянкай!

Куян: Исәнмесез, дусларым!

А.Б.:  Нәрсә эшләп йөрисен, куянкай, көзге урманда?

Куян: Яңгырдан сон шундый күп гөмбәләр үскәннәр, әниемә гөмбәләр җыеп кайтыр  

           булдым.

А.Б.: Әйе, миңа күңелле булсын өчен шушы гөмбәләр янында җырлап – биеп алыйк.

 Җырлы – бию «Гөмбәләр»

Г.Гыйләҗәтдинова муз. Һәм сүзл.

А.Б.: Ошадыма сиңа, куянкай? Әйдә әле , безнең балаларыбыз сиңа булышсыннар әле.  

          Балалар, булышасызмы куянга гөмбә җыярга?

Уен «Гөмбә җыю»

                                     Залга Төлке керә, куян куркып калтырана.

Төлке: Менә кая йөрисен икән син, куянкай, көне бүе сине урман буйлап эзләп йөрим.

Куян: Ай-яй, Төлкебикә, нәрсәгә мин кирәк булдым?

Төлке: Мин сине хәзер ашап бетерәм.

Куян: (А.Б. артына качып) Ай-яй-яй! Ярдәм итегез.

Көз: Тукта әле, Төлкебикә! Тимә куянкайга.

Төлке: (елап) Минем бит тамагым ачты, бик ашыйсым килә.

Көз: Менә бу уңыш белән тулы кәрзинем сиңа бүләгем булыр.

Төлке: Рәхмәт сезгә, сез мине бик зурладыгыз!

А.Б.: Телисен икән безнең балалар сиңа көз турында бик матур җыр да  җырлыйлыр.

Җыр «Дует ветер»

муз. и сл. Е. Гомоновой.

А.Б.: Куянга син беркайчан тимә, дус булып яшәгез.

          Әйдәгез әле, Куян, Төлкебикә һәм Көз белән «Дуслаштык» биюен биибез.

   

 Бию «Дуслаштык»

 Т. Вилькорейской.

Биюдән сон балалар утыралар.

Куян: Дусларым, сезнең белән бик күңелле булды, ләкин мине өйдә әнием көтә,  

           гөмбәләремне кайтып бирим.

Төлке: Әйдә, Куян дус, бергә кайтабыз. Мин дә Көз бүләк иткән яшелчәләрдән тәмле аш  

             пешерермен. Сау булыгыз, дуслар!

Төлке белән уян чыгып китәләр.

А.Б.:  Балалар, күрегезче, безнең тагын бер гөмбә күренмичә калган. Бигрәк зур булып үскән.

Көз: Бу гөмбәнен сере бар икән – тәмлә конфетлар.

Балаларга конфет өләшә.

Балалар: Рәхмәт!

Көз: Балалар, сез мине бик сөендердегез. Матур итеп җырлыйсыз, бик күп уеннар  

         беләсез.  Мин китәм, ә сез акыллы, хезмәт сөючән булып үсегез. Сау булыгыз.

Балалар. Сау булыгыз!

Алып баручы. Бәйрәмебез тәмам. Сау булыгыз!