“Простоквашинада каникуллар”
план-конспект занятия (старшая группа)

Кашапова Диляра Хамитовна

Сценарий новогоднего утренника для воспитанников старшей группы "Каникулы в Простоквашино"

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Простоквашинада каникуллар”

“Лэйсэн” балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән бәйрәм чарасы.

Сәхнә урманны хәтерләтә, киселгән агач төбендә телефон тора.

(Аудио запись куела)

Кар кызы: “Бәйрәм киче, тын һава, тәнкә-тәнкә кар ява.”

(Телефон шалтырый, Кар кызы трубканы ала.)

Кар кызы: Алло!Алло!Тыңлыйм. Кыш бабай, бу синме?

Кыш бабай: Әйе, бу мин.

Кар кызы: Син мине яхшы ишетәсеңме?

Кыш бабай : син безнең очрашу урынын онытмадыңмы?

Кар кызы: Калмаш авылы «Лэйсэн» балалар бакчасының иң матур чыршы бәйрәмен онытып буламы соң. Бәйрәмгә мин дусларым беләнкиләм. Ярый бабай сау бул Калмаш авылы «Лэйсэн» балалар бакчасында очрашырбыз 

 (Агач төбендә эт качып тыңлап тора).

Әт: Кара әле син бу Кар кызын гына!Тиз генә мине озатып яңа елны каршы алмакчы була. Юк! Ул миннән тиз генә котыла алмас. Нишләргә? Нәрсә уйлап табарга икән?(Ау, Ау кычкыра себеркегә утырып Убырлы карчык килеп чыга)

Убырлы: Уф! Соңга калдым дип торам. Но шәп оча да инде минем реактив себерке.Нәрсә анда кычкырып бөтен дөньяны яңгыратасың. Синең тавышыңны ишетеп себеркем үзеннән-үзе бу якка борылды,Уф !(Көй яңгырый Убырлы типтереп бии башлый)

Эт: Убырлы туташ, туктагыз инде,минем сезгә бик мөһим бер эшем бар,синең ярдәмең кирәк. Һәм бик тиз.

Убырлы: Мин бит эшләмим, хәзер өйдә утырам .Яңача яшәү рәвеше алып барам .Әйтергә кирәк, пенсиягә китү бәхетенә эләктем. Көчем дә бетте,сәламәтлегем какшады,кәеф тә китте.Сиңа ярдәм итә алмам.

Эт: Әй Убырлы туташ, ярдәмегездән ташламагыз. Ярдәм итегез. Мине озатып Яңа елны каршы алырга җыеналар. Кар кызы белән Кыш бабайны ничектә юлларыннан туктатыйк.

Убырлы: Ярар инде ярдәм итәм. Тик бу минем соңгы эшем булыр.Әйдә тегендә барып уйлашыйк.( бер почмакта утыралар)

Балалар чыгышы

 А.б.Бәйрәм бүген- Яңа ел,

         Бөтен җиргә кар яуган.

        Яңа елны каршылап,

        Балалар да җыелган.

        Балаларга куаныч:

        Монда чыршы килгән ич!

        Кабызган йолдызларын,

        Балкыта ул йөзләрен.

             

1.Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Балалар (бергә). Бездә бүген чыршы бәйрәме!

           

2. Бүлмәдә чыршы агачы,

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

               

3. Скоро, скоро, Новый год!

Скоро Дед Мороз придет

За плечами елочка,

Пушистые иголочки

Он подарки нам разносит

И стихи читать нас просит.

4.Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь – яшел чыршы килгән,

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

         

5. В декабре, в декабре

Все деревья в серебре

Нашу речку словно в сказке,

За ночь вымостил мороз,

Обновил коньки, салазки

Елки из лесу привез.

                 

6 .Нинди матур безнең чыршы!

 Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын, Яңа ел!

Зал уртасында бизәлгән Чыршы утыра. Балалар чыршы тирәли тезелеп басалар. Чыршы тирәли җырлап әйләнәләр.

Җыр: Чыршыкай - купшыкай

7 .Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Әйлән-бәйлән, бүген бәйрәм,

Уйныйк, гөрләшик.

Бүген бәйрәм, күп- күп итеп

Бүләк өләшик.

8.Яңа елны каршылыйбыз

Шатлыклы җырлар белән.

Матур булып балкып торган

Якты йолдызлар белән.

9.Әйдә, Яңа ел,

Шатлык белән кил.

Сине каршылый

Бөтен туган ил.

10.Яшел чыршы, бизәлгәнсең,

Мәрҗәннәр элгәнсең.

Бик күп шатлыклар син безгә

Алып килгәнсең.

А.б. Нидер җитми бит чыршыга,

Карагызчы, балалар!

Белдем, белдем: утлар янмый,

Нигә янмый соң алар?

Бәйрәмебез гади түгел

Зур шатлыклар бәйрәме,

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

Балалар:    Тылсымлы сүзләр әйтик!

Чыршы, чыршы, кабын син!

Утларыңны балкыт син! (Чыршының утлары янмый)          

Алып баручы:    Балалар, нишләптер кабынып җитәлмәде. Әллә тылсымлы сүзләрне бөтен балалар да әйтмәдеме икән? (Сүзләрне кабатлау,  сүзләрдән соң утлар кабына)

12. Чыршыдагы җем-җем утлар

Сүнәләр дә яналар.

Без уйныйбыз, шатланабыз-

Без бәхетле балалар

Хәзер чыршы бездән җыр көтәдер. Әйдәгез җыр җырлап алыйк чыршы турында(балалар түгәрәк буенча җыр җырлап йөриләр)

Җыр: «В лесу родилась елочка»

Телефон шалтыраган  тавышы ишетелә.

Тәрбияче :Алло, “Лэйсэн ” балалар бакчасы тыңлый. Кем әле бу?Кыш бабай?

Балалар, тыңлагыз әле, Кыш бабай нәрсә әйтер икән?

Кыш бабай (тавышы ишетелә) Оныгым Кар кызы белән сезнең котлау һәм чакыру кәгазегезне алдык. Без бик шатландык. Тиз генә килеп җитәрбез без. Без кунаклар да чакырдык . Килгәч күрерсез

Тәрбияче--Кыш бабай..... элемтә эзелде ..... кемнәр килә икән. Балалар урндыкларга утырыйк Кемнәр белән килер Кыш бабабыз күрербез .Әйдәгез урманны карыйк. Алар бит урманнан килә .....Әйеме балалар.

Матроскин :Ну и ну,ну и ну! Нишләп карарга. Урамда 30 градус салкын.Ә безнең өчебезгә бер киез итек.Ә Калмашка кадәр ерак.Анда барып җиткәнче әнә теге башсызның аягы  өшеп өзелеп төшәчәк.Запаруй ватык.

 Печкин: Нигә сатып алмыйсыз,киез итек дип әйтүем.Җылы да, йөрергә дә рәхәт. Почмак саен саталар бит аны.Акчагыз юкмы.

Матроскин: Акча җитәрлек. Баш эшләми. Беркөнне киез итек ал дип «Тамерланга» җибәрдем Шарикны.Ул нәрсә күтәреп кайткан дип беләсең?

Печкин:Нәрсә соң?

Матроскин: Ярты капчык сөяк һәм кеда. Калмашта культуралы халык яши,киез итек кимиләр ди.

Печкин: Кияләр нинди кимәгән. Монда иң модный кием киез итек,монда хәтта укучылар да кеда кимиләр.

Матроскин: Әйдә бир бер кәгазь, мин “Ләйсән” балалар бакчасына гафу үтенеп хат җибәрәм.

Печкин: Нинди бланк бирим?Простоенмы әллә открыткамы?

Матроскин:Котлавын бир. «Лэйсэн» балалар бакчасына җәл түгел!

(уйлый) Нәрсә язарга.Оялмыйча салкында кияргә аякка юк диеп язып булмый бит инде.

 Исәнмесез хөрмәтле балалар ,тэрбиячеләр, әти – әниләр! Шарикның башы эшләмәү аркасында....(чыгып китәләр Печкин белән)

Убырлы: Шарик, син Кар кызы белән Кыш бабайның монда киләсен точно беләсеңме ?

Эт: Балалар бакчасына иинде алар шушыннан узалар .....точно

(Бу арада сәхнәнең икенче ягыннан Кар кызы җырлап чыга .)

Убырлы: Без синең белән оперативниклар.

Эт: Разведчиклар диген.

Убырлы: Башың бер генә дә эшләми! Без хәзер басып алу группасы. Кыш бабай килгәнче ,Кар кызы белән Яңа ел бүләкләрен  кулга төшерергә кирәк.

Эт: Уф,яратмыйм шул Кыш бабайны!Ул урманда шундый суык ясый,мин “ә”дигәнче туңам. (Бу арада сәхнәнең икенче ягыннан Кар кызы җырлап чыга)

Эт: Әнә, Кар кызы җыры ишетелә.Точно,точно Кар кызы.

Убырлы: Ур-ра! Урра! Кар кызы!

Әйдә качып торабыз.

(Кар кызы  килеп керә.Убырлы качкан җиреннән чыга.)

Убырлы: Әй матурым,саумы, килдеңме? Без сине килмәс дип борчыла башлаган идек .

Эт: Без сине шундый көттек.

Убырлы (хәйләле елмаеп) Ах! Нинди матур синең киемең! Ах, нинди матур силуэт! Нинди фигура! Нинди мода! Әйбәтләп карарга кирәк! Бас әле Кар кызы,менә шушында. Карыйк әле без сине. Бас, бас.Әй, ниндиматур теккәннәр! Чит илнеке булса Бурда Моден, Мәскәүнеке булса- Поле чудес.

Эт: Казанныкы булса- Тат швей сбыт!

Кар кызы: Юк , миңа бу киемне Кыш бабай бүләк итте.

Убырлы: Нинди матур! Кая әле, кая, борыл әле!

((тиз генә бау белән Кар кызын  бәйләп куялар) Әхә эләктегеңме!

Кар кызы: Җибәрегез, җибәрегез мине. Миннән башка бәйрәм булмаячак.

Убырлы: Булмый шул.Безгә шул кирәк тә.(Убырлы белән Эт бии башлыйлар.Шул арада матроскин белән Печкин чыга)

Печкин:Эш харап Кар кызы убырлы кулында. Мин Кыш бабайга телеграмма илтәм ,э син Кар кызын коткара тор.

Матроскин: Әй,сез! Монда кайсыгыз Убырлы карчык?

Эт: Үләм бу нинди ямьсез костюм?

Убырлы: Нинди киемнәр  генә күрмәдем гомеремдә . Ә мондыйны беренче тапкыр күрәм. Нәрсә дип кидең моны?

(Ат тавышы ишетелә)

(Убырлы Кыш бабайдан куркып Кар кызын чишә, качмакчы була,өлгерми. Ул арада Кыш бабай килеп җитә.)

13. Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.

14. Әйлән-бәйлән уйный ап-ак карлар, 
Яңа елны көткән көннәрдә.
Җемелдиләр ак йолдызлар мени,
Якты йолдыз кебек төннәрдә.

(Кар бөртекләре биюе)

 Кыш бабай: Я,нишлибез инде без синең белән Убырлы, ә?Тагын язмыш очраштырды үзебезне.

Убырлы: Кыш бабай,монда минем гаебем юк.Мин пенсиягә чыккан идем инде.Тик әнә эт кенә башымны әйләндерде.Китәсем килми. Кар кызын 

бәйрәмгә җибәрмим дигәч җәлләп кенә риза булган идем.

Кыш бабай: Эх,шарик сиңа ничек оят түгел?Син бит тагын унике елдан безгә кунакка әйләнеп киләсең. Юк белән баш катырып йәрисең. Нишләтим инде мин сезне?

Убырлы белән эт: Кыш бабай безне, зинһар, гафу итегез, гаебебезне таныйбыз.

Кыш бабай: Балалар гафу итәбезме? 

15. Яңа елны каршыларга

Без җыелдык бу залга.

Исән-саумы, Яңа ел!

Хуш киләсең, уз алга!

Без теләкләр телибез

Бүген бер-беребезгә.

Бәхет елы булып кил

Син туган җиребезгә  

16.  Яңа йортның ишеген ачкан кебек

Сезнең яңга яңа ел булып мин килдем

Нигезләрем минем ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел,яңа ел

Беләм,миннән һәркем нидер көтә,

Шатлык,сөю бәхет өмет итә.

Җирдә бәхет һәрчак ныклы булсын

Котлы булсын бу ел,котлы булсын!

Кыш бабай: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим. Яңа елда яңа шатлыклар, нык сәламәтлек, бәхет телим.

Кар кызы:         Ә мин булам Карчәчәк,

                          Кардан йолдызлар ясап,

                          Җир өстенә яудырам

                          Каплыйм җирне кар белән.

                          Яз җиткәч тә мин эрим,

                          Елгада агып йөрим,

                          Җиргә төшеп югалам,

                          Чәчәк булам яңадан.

Бабакай, кара әле, балалар чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!

Кыш бабай: Әйе шул, мин аларга иң матур чыршыны җибәрдем. Балалар, чыршы сезгә ошадымы?

17.Җырлый-җырлый әйләнәбез,

Чыршы тора уртада.

Кунак булып ак сакаллы

Бабай килгән чыршыга.

18. Әй Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә якын дус бабай!

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.

Ак туныңны кигәнсең,

Безне котлап килгәнсең.

Сине көтеп торганны,

Әллә каян белгәнсең.

19. Добрый Дедушка Мороз,

Ты останься, мы так ждали!

Рассмешим тебя до слез,

Без тебя ведь мы скучали! * * *.

20. Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

Сакал-мыек ап-актан.

Килгән безгә ерактан.

Бүләкләр алып килгән.

Бүреген кыңгыр кигән.

Әйлән-бәйлән уйната

Биетә һәм җырлата.

21. Без көттек бик күптән

Яңа ел җитә дип

Сиңа дип сөйләргә

Шигырьләр өйрәндек.

Җыр:  Расскажи снегурочка

22. Добрый Дедушка Мороз,
Нам подарки он принес,
И конфетку, и игрушку,
И слоненка, и свинюшку.
С Новым годом, Дед Мороз!
Согревай свой красный нос!

23.Төрле- төрле утлар яна

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур ,бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

24. Җырлыйбыз, биибез,

Зурлыйбыз Яна елны

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын барыр юлны.

25. Айлар, көннәр, сәгатьләрне

Саный-саный көттек без.

Сине барчабыз сагындык,

Килереңне көттек без.

Җыр: Кыш бабай, кыш бабай.

Кыш бабай: Хәзер балалар, миңа китергә вакыт җитте. Мин үземнең бөтен вәкаләтләремнеЯңа елга тапшырам. Сезгә йомшак җилләрне, кар бөртекләрен,бүләкләремне калдырам. Сау булыгыз!

 

Ролләрне башкаручылар:

Эт:

Убырлы:  

Песи:

Печкин:

Алып баручы:

Кар Кызы:

Кыш бабай:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Квест- уен«Простоквашинада кунакта»

Логик фикерләү сәләтен үстерүне дәвам итү, куелган биремнәргә тулы итеп җавап бирүләренә ирешү, дус-тату эшләргә этәрү....