“Сөйләүче бармак уеннары”
проект (младшая группа)

Якупова Галия

Беренче кечкенәләр төркемендә бармак уеннарына нигезләнгән түгәрәк эшчәнлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл barmak_uennary.docx19.78 КБ

Предварительный просмотр:

“Сөйләүче бармак уеннары”

 ( беренче кечкенәләр  төркеме)

 Анлатма язуы

Мин уйныйм,син дә уйна

Бармак белән тыпырда.

Дуслар белән уйна бергә,

 Читтә генә утырма.

                        Ф.Сахбутдинова

Балаларны кул чукларын һәм бармакларын хәрәкәтләндерергә, җитезлекне арттырырга өйрүнүдә “ бармаклы уен”нар зур урын алып тора. Бу хисле – тойгылы һәм мавыктыргыч уен. Ул әйләнә – тирәдәге чынбарлыкны, әйберләрне,җәнлекләрне,кешеләрне, аларның эшчәнлеген,табигать күренешләрен чагылдыра. Мондый уеннар барышында балалар, өлкәннәр ни эшләсә,шуны кабатлап, кулларын тиз-тиз хәрәкәтләндерәләр һәм бу җитезлекне арттыруга уңай йогынты ясый. Соңыннан сүзләрне үзләре өйрәнеп бетергәч, балаларга уйнавы тагын да күңелле була.

Организмның барлык хәрәкәтләре һәм сөйләм  эшчәнлеге бербөтен тәшкил иткәнлектән,кулларны хәрәкәтләндерү баланың сөйләм телендә уңай чагылыш таба. Халык авыз иҗатында киң кулланган сүзләрне әйтеп,уч төпләрен хәрәкәткә китерә торган күп кенә уеннар бар. Кәрәсең, моның мөһимлеге элек – электән билгеле булган.

Шуңа күрә кечкенәдән үк кулларга сөйләм телен һәм тыңлау сәләтен үстерә торган гимнастика кирәк. Бала ишеткән сүзләрнең мәгүнәсенә тизрәк төшенә башлый. Бармаклар хәрәкәте балага соңыннан танып – белү сәләтен үстерүгә дә ярдәм итә.Шулай ук, бармак уеннары сабыйлар үсешендә  зур ролҗ үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк “телен ачарга” ярдәм итә.Күпсанлы фәнни тикшеренүләр һәм күзәтүләр кул бармаклары хәрәкәтләре үсеше дәрәҗәсенең сөйләм үсеше дәрәҗәсе белән туры килүен дәлиллиләр. Сөйләм үсеше җитлекмәгән күпчелек балаларда кул хәрәкәтләренең зәгыйфьлеге (төгәлсезлек) күзәтелә.

Бер-ике яшьлек балаларның сөйләм үсеше дәрәҗәсен билгеләү өчен шундый тәҗрибә үткәрелгән: балага бер (ике, өч) бармагын күрсәтергә кушыла (олы кеше бер, ике, өч бармагын күрсәтеп, “син дә шулай эшлә” ди). Биремне төгәл, дөрес үтәүче балалар яхшы сөйләшә, ә начар сөйләшүче балалар бармакларын аерып күрсәтә белмиләр (барысы бергә бөгелә яки җәелә), хәрәктләре сүлпән. Димәк, баланың кул хәрәкәтләрен төгәл, иркен башкарырга өйрәтми торып, аның сөйләме тиешле үсештә була алмый. Бармак хәрәктләре үсеше артка калса, сөйләм үсеше тоткарлана.

Түгәрәкнең  төп максаты

Халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру һәм аларга карата мәхәббәт тәрбияләү; балаларның шигырь эчтәлегенә туры китереп  бармаклар белән хәрәкәт итү күнекмәрәлен формалаштыру; уен сүзләрен дөрес  әйтеп,мөстәкыль рәвештә сөйләүгә омтылыш булдыру.

Көтелгән нәтиҗәләр

•         Балаларның халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләнә

•        Балаларның шәхси иҗади башлангычлары үсә;

•        Балаларның сөйләме ныгый, камилләшә;

•        Фикер өйртүләре, бәйләнешле сөйләм телләре  үсә;

•        Балаларда нәфислек, матурлык тойгысы уяна;

 Сентябрь

 Түгәрәк эшчәнлегенә әзерлек, материаллар туплау. Балалар барлау.

Октябрь

 Шигъри юлларга кушылып кул чукларын чәбәкләргә күнектерү.

 “Чәбәкәй”

Чәп,чәп, чәбәкәй, (кулларны чәбәклиләр)

Кулларыбыз бәләкәй. (кулларны күрсәтәләр)

Ә хәзер тизрәк, тизрәк, (тиз- тиз кулларны чәбәклиләр)

Чәбәкләү күңеллерәк.

Ноябрь

“Күрешү” уены. Бу уен бармакларның исемнәрен хәтердә калдырырга да ярдәм итә. Баш бармакның очы имән бармакка тидерелә. “Исәнме, имән бармак” һәм шулай итеп баш бармак калган барлык бармаклар белән исәнләшеп чыга. Соңрак уен катлауландырыла: ике кулның бармаклары бер-берләре белән “исәнләшәләр” – уң кулның баш бармагы сул кулның баш бармагы белән күрешә, башка бармаклар белән дә шулай дәвам ителә.

Декабрь

“Кәҗәкәй”

Әлеге уенны бала өлкәннәр сөйләмен аңлый башлагач ук уйный башлый. Кул “кәҗә” ролен башкара. Учны аска таба каратып бармаклар йодрыклана, ә баш бармак белән чәнчә бармак алга таба сузыла. Бу вакытта түбәндәге шигырь юллары әйтелә:

Кәҗ, кәҗ, кәҗәкәй,

Минем улым (кызым) бәләкәй,

Ул – акыллы, ул – тәтәй,

Тимә аңа, кәҗәкәй!

 Гыйнвар

 Бармакларга бәйләп гаилә әгъзаләрен истә калдыру өчен отышлы вариант

“Исемең ничек?”

Бу бармак- бабай,

Бу бармак- әби,

Бу бармак- әти,

Бу бармак-әни,

Бу бармак-нәни бәби,

Аның исеме Чәнти!

Февраль

Ике кулның бармаклары очраша, соңыннан чәнтиләр мөгез ясыйлар.

Ике песи очрашты “Мияу”,

Ике  эт тә очрашты “ Һау-һау”,

Ике юлбарыс “ р-р-р”

Ике сыер “ Мууу”,

Нинди мөгез бу?

Март

Куянкай  (К.Закировадан)

Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә (баш өстенә куеп, кулларыгызны селкетегез).

 Апрель

 Балаларның үз әгъзаләрен истә калдыру өчен отышлы вариант. ( Төрлечә үзгәртергә була.

Менә- борыным.

Бу- минем кашым,

Күзем, колагым,

Ә менә- башым.

 Май  

Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей "Бармак уеннары"

Төрле сәбәпләр аркасында, балаларның сөйләмендә кимчелекләр күзәтелә. Билгеле, баланың теле ачыла башлаганда ук бу кимчелекләрне ата-аналар  булдыра алганча бетерергә тырышалар. Сөйләме аңл...

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары.

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары....

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары.

I- II нче кечкенәләр төркемендә "Бармак" уеннары....

Табышмаклы бармак уеннары

Пальчиковые игры-загадки на татарском языке. Учебно-методический материал....

Методические разработки на тему "Бармак уеннары"

Материалы для развития мелкой моторики.Новые пальчиковые игры с авторскими текстами на татарском языке...

Авторская программа " Бармак уеннары"

Пальчиковые игры на татарском языке  для детей с3-7 лет....

“Әти-әниләргә бармак уеннары турында киңәшләр”.

Консультация для родителей на тему:"Пальчиковые игры в развитии речи детей"...