"Эко-сукмак кулланып эшләү"
статья

Газизянова Эльмира Саматовна

балаларны әйләнә-тирә табигать белән тирәнрәк таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad_eko._sukmak._kullanyp_eshlu.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында

 экологик сукмак кулланып эшләү.

Экологик сукмак буйлап күзәтүләр үткәрү тәрбиячеләргә балалар белән мәктәпкәчә белем бирү программаларының структурасында төп белем бирүче, яңа федераль дәүләт таләпләренә нигезләнеп эшләнелгән “Сәламәтлек”, “Куркынычсызлык”, “Белем”, “Социальләштерү”, “Аралашу” кебек белем бирү өлкәләрен өйрәнергә, практик тәҗрибә белән таныштырырга ярдәм итә. Алда санап кителгән белем бирү өлкәләренең беренче урында баланың шәхес буларак формалашуы һәм педагогның баланы индивидуаль үзенчәлекләренә карап белем бирүе күздә тотыла.

Системалы рәвештә табигать дөньясы белән таныштыру, балаларның анализлау, чагыштыру, бәйләнеш булдыру, нәтиҗә чыгару кебек уй-фикерләү сәләтләренең үсүенә китерә. Табигать – ул бетмәс-төкәнмәс рухый байлык чыганагы.

Экологик сукмактан файдаланганда без түбәндәге максатлар куябыз:

  1. Танып белү буенча мәгълүмәт бирү: Монда без балаларны үсемлек төрләре , хайваннар белән таныштырабыз. Туфрак һәм табигатьнең тере һәм тере булмаган элементлары турында сөйлибез.
  2. Белем бирү мәгълүмәте: Бу максаттан файдаланганда без балаларга табигатьнең күптөрлелеген аңлатуны үз алдыбызга куябыз. Шулай ук балаларга хайваннар, бөҗәкләр, кошлар һәм хайваннар дөньясының башка вәкилләре, аларның яшәеше турында мәгълүмәт бирәбез.
  3. Күрсәтмә җиһаз: Экологик сукмактан файдалану һәм аны танып белү өчен төрле лозунглар, чакырулар, өндәүләр, кагыйдәләр, ишарә итүче тамгалар  эшләнелде. Мәсәлән, лозунглар, чакырулар, өндәүләр язган вакытта әти-әниләребезнең дә өлеше күп булды.

“ Кадерле дуслар! 21нче гасыр табигатенең яшәешен һәм кичерешләрен белер һәм аңлар өчен без сезгә шушы экологик сукмакны бүләк итәбез. Әлеге сукмактан үткәннән соң сезнең һәрберегезнең әйләнә-тирәдәге табигатебезгә карата сакчыл караш, аны һәрвакыт акылсыз, каты күңеллеләрдән саклап калу теләге туар дип өметләнеп калабыз.”

 Бу чакыруны без экологик сукмакны күзәтә башлар алдыннан балалрга  укыйбыз.

“ Бер ел эчендә яңгыр суалчаннары 1гектарга 750кг үсемлек калдыкларын үз ояларына ташыйлар. Шулай итеп алар елына 300 мең адым ясыйлар, шуның белән суалчаннар туфракны йомшарталар, аның химик составын яхшырталар. Тапталган туфрактан суалчаннарга йөрүе авыр, туфракка да “сулыш алу” авырлаша, үсемлекләрнең тамырлары акрынлап үлә бара.”

Әлеге мәгълүмәт бирүче лозунг яшелчә бакчасы киртәлегенә куелган.

“ Урманнар безнең сәламәтлегебезне саклый. Урманнарда кислородның ионлашуы шәһәрдәгегә караганда 5-10 тапкыр югарырак. Күпчелек үсемлекләр микробларны юкка чыгаручы фитонцидлар бүлеп чыгаралар.

Яфракларның шаулавы колакларны иркәли, урманның төрледән төрле төсләре күзләрне ял иттерә. Болар барысы да безнең нерв системасына уңай йогынты ясый.”

“ Шешәнең пыяла кисәкләреннән һәм кояш нурларыннан урманда янгын чыгарга мөмкин.

Кадерле дустым! Исеңдә тот! Еш кына янгын чыгуның сәбәпчеләре булып кешеләр тора.”

Алдагы  лозунг белән өндәү урман кишәрлегенә эленә.

Безнең бакчада оештырылган экологик сукмак балалар өчен табигатьнең яңадан-яңа серләрен ача. Әйләнә-тирә табигатьне якынрак белергә ярдәм итә. Шуңа күрә балалар бакчасында түбәндәге күзәтү өлешләре булдырылды:

  • Тере этажлар.

Бу өлештә без балалар белән үсемлекләрнең яктыртылу шартларына карап төрле катламнарда җайлашуларын күзәтәбез. Балаларның табигать берлекләре, үсемлекләрнең яшәү рәвешләре турында күзаллаулары формалаша(агачлар, куаклар, үләннәр).

  • Күпьеллыклар.

Бу өлештә без балаларга декоратив күпьеллык үсемлекләр (ирис, лилия, дәлия, чалмабаш, ландыш, люпин, дельфиниум), аларның эстетик әһәмиятләре, тамыр системалары, үсентеләренең үзгәрү үзенчәлекләрен һәм кышның кырыс шартларын үтүләре турында белем бирәбез. Балаларда әйләнә-тирә табигатькә карата эстетик мөнәсәбәт тәрбияләү максат булып тора.

  • Альп тавы.

Экологик сукмакның бу өлешендә беренче чәчәкләр (ландыш, чулпан, нәркиз чәчәкләре, тузганак) турында күзаллауларын формалаштыруны максат итеп куябыз. Беренче чәчәкләрнең күптөрлелегенә, аларның төзелешләренә игътибар ителә. Шулай ук балаларны беренче чәчәкләрнең матурлыгына сокланырга, умырзая чәчәкләренә карата сак караш тәрбияләүгә максат куела, аларның файдалары аңлатыла.

  • Яшел даруханә.

Балалаларны дару үләннәренең күптөрлелеге, аларның хайваннар һәм кешеләр тормышындагы рольләре белән таныштырабыз. Балалар белән берлектә дару үләннәренең үсүләренә уңай йогынты ясаучы шартлар билгеләнә (әрем, үги-ана яфрагы, мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, бөтнек). Шулай ук балаларга дару үләннәрен дөрес җыю кагыйдәләре турында белем бирәбез.

  • Парк.

Экологик сукмакның бу өлешендә без балалар белән шәһәр паркы шартларына нигезләнеп утыртылган төрледән-төрле үсемлекләрне (сирень, гөлҗимеш, миләш, каштан агачы), тузанны һәм газларны үзенә сеңдерүче үсемлекләр (тополь агачы), зур заводлар булган шәһәрләргә яраклашып үсүче үсемлекләрне (каен, чаган агачлары) күзәтәбез. Балалар белән берлектә декоратив үләннәр клумбалары булдырабыз.

  • Акыллы агач – имән агачы.

Балаларда озак яшәүче имән агачына карата хөрмәт, аның матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү. Имән агачының үзенчәлекле, башка агачларга охшамаганлыгын балаларга җиткерү, аның төзелешенә игътибар итү һәм “акыллы агачта” яшәүчеләр турында белем бирүне максат итеп куябыз.

  • Бөҗәкләр.

Серкәләндерүче бөҗәкләрнең яшәешләрен (бал кортлары, күбәләкләр, көя күбәләкләре, төкле туралар), аларның бер чәчәктән икенче чәчәккә кунып серкәләнүен күзәтәбез. Бөҗәкләрнең үсемлекләр белән бәйләнешен аңлатабыз. Балаларда бөҗәкләр һәм аларның эшенең мөхимлегенә карата сакчыл караш, ихтирамлылык тәрбиялибез.

  • Чәчәкләр мозаикасы.

Чәчәкләрнең, аларның сабакларының, яфракларының хикмәтле төрләре, төсләренең төрлелеге аша әйләнә-тирәне эстетик үзләштерүне бу өлешнең төп максаты итеп билгеләдек. Шулай ук балаларга кешеләрнең чәчәкләр үстерүдә мөхим эшчәнлекләрен аңлатабыз, аларда чәчәкләргә карата соклану хисләре тәрбиялибез.

Балаларның игътибарларын чәчәкләрнең төрле вакытта чәчәк атуларына юнәлтәбез һәм аларның түтәлдә үсүләренә балалар белән берлектә уңай шартлар тудырабыз.

  • Кошлар.

Күзәтү ярдәмендә балаларга кошларның шәһәр шартларында яшәеше, аларның билгеле бер төбәккә яраклашулары һәм ел фасылы үзенчәлекләренә карап үз-үзләрен тотышлары турында белем бирәбез. Массакүләм бөҗәкләрнең барлыкка килүе белән кошларның җылы яктан кайту вакытларын үзара бәйләнешен балаларга аңлатабыз.

Балалар белән берлектә без кошларның кышкы айларда көнкүрешләрен кайгыртып, уңай шартлар тудырабыз: агачларга кош оялары, җимлекләр эләбез.

  • Җиләк-җимеш бакчасы.

Балаларга җиләк-җимеш бирүче культураларның кеше тормышы белән бәйләнешен, аларның биологик үзенчәлекләрен (чия, кара миләш, карлыган агачлары) төшендерәбез. Серкәләндерүче бөҗәкләрнең бакча өчен зур роль уйнауларын аңлатабыз. Балалар белән берлектә бакча үсемлекләрен тәрбияләү күнекмәләрен үзләштерәбез. Бакча культураларына карата эстетик мөнәсәбәт тәрбиялибез.

Шулай итеп экологик сукмакның балалар бакчасында булуы, тәрбиячеләргә балаларны әйләнә-тирә табигать белән тирәнрәк таныштырырга ярдәм итә.

                                                                                        Түбән Кама шәһәре

                                                                        86нчы балалар бакчасы

  тәрбиячесе Газизянова Э.С.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син! (Ризаэддин Фәхреддин мирасын кулланып халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру

Бала - ак кэгазь кебек : ана торле нэрсэ язарга момкин. Э менэ олуг остазыбыз Ризаэтдин Фэхреддиннын тирэн мэгънэле кинэшлэрен нэни чактан ук бала кунеленэ сендерэ алсак , вакытында яхшы тэрбия бирсэк...

Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син! (Ризаэддин Фәхреддин мирасын кулланып халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру)

Бала - ак кэгазь кебек : ана торле нэрсэ язарга момкин. Э менэ олуг остазыбыз Ризаэддин Фэхреддиннын тирэн мэгънэле кинэшлэрен нэни чактан ук бала кунеленэ сендерэ алсак, вакытында яхшы тэрбия бирсэк ...

«Көзге экологик сукмак буенча сәяхәт» темасына экологик танып-белү экскурсиясе.(зурлар төркеме).

Балалар бакчасында булган экологик сукмак буенча көз көнендә үткәрелгән экскурсия....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә“Танып белү үсеше “(экология) буенча “Экологик сукмак буйлап”темасына шөгыль эшкәртмәсе

Табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү.Табигатькә, әйлән-тирәгә карата кызыксынуын үстерү өчен шартлар тудыру....

Эзлекле уен "Экологик сукмак буйлап"

конспект занятия по экологическому воспитанию на татарском языке....