сценарий праздника осени
консультация (средняя группа)
«Көз бәйрәме”
балалар бакчасында бэйрэм
Балалар яфраклар тотып керәләр.
- Балалар, без бүген сезнең белән ел да үтә торган зур бәйрәмгә җыелдык. Табигать тә,барлык үсемлекләр ,әйтерсең лә ,берсеннән-берсе матуррак күлмәк кигән, агачларда сары-кызыл яфраклар.
.
Ни арада җәй үтте
Матур көз килеп җитте,
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Көз килде, үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Рәхим итегез
Көзге бәйрәмгә.
Яфраклар тотып,
бер биик әйдә.
"Яфраклар” биюе .
Ямьле кояш нурлар чәчеп,
Елмаеп карый безгә.
Нинди тәмле күчтәнәчләр
Көз алып килгән безгә.
Алтын яфраклар очалар
Безнең башларга тиеп,
Саубуллаша кыр казлары
Язын кайтырбыз диеп.
Җыр “Оча яфрак”
Алып баручы: Күпме матур яфраклар. Мин аларны җыеп, вазага зур букет ясап утыртыйм әле. Балалар, сез миңа ярдәм итәрсез.
Көзге җилләр төрле якка,
Яфракларны очырта.
Яле, кем тизрәк аларны
Кәрзиннәргә тутыра.
(яфрак җыю уены)
Көз ашыга агачларга
Үз бизәген салырга.
Урманнарны, болыннарны
Буяп китә сарыга .
Кошлар көньякка төбәлеп,
И очалар, очалар.
Әйләнеп кайтырбыз диеп,
Һаваларны кочалар.
Ишектән Серле Йомгак керә.
Алып баручы:Чү-чү!Нәрсә бу? Каян килеп чыкты соң әле ул?(Кулына ала) Йомшак икән бу! Аның эчендә нидер кыштырдый әле! Нинди кәгазь соң бу?( ала, яфрак рәвешендәге кәгазьгә хат язып тыгылган) Укыйк әле хатны. "Исәнмесез, балалар!Мин – серле йомгак!Көз патшалыгына барып кайту теләге белән көзге янга килгән идем!Мин сезне үзем белән көзге юлга – бакчалар, урманнарны карап кайтырга чакырам. Мин сезгә алдан юл күрсәтеп тәгәрәп барырмын, сез минем арттан иярерсез!”
Алып баручы ярдәмендә йомгак тәгәри- тәгәри "бакча” каршына килеп туктый.
Алып баручы: Балалар, безне йомгак кайда китереп җиткерде?
Балалар: Бакчага.
Көзге табын- бай табын,
Кыяр,карбыз һәм кавын.
Телем-телем теленгән.
Өем-өем өелгән.
Алмалары ал төсле,
Балкып торган таң төсле.
Капсаң эри авызда,
Һәр кисәге бал төсле.
Ә җимеше-җимеше,
Ачысы бар, төчесе.
Яңа пешкән күмәчтер
Кайнар кояш төслесе.
.
Алып баручы:
Түтәлләрдә үсте яшелчә:
Кыяр, кабак, чөгендер, кишер, кәбестә:
Алар ничек усә?
Нинди төстә?
Катлы-катлы булып үсә
Җир өстендә ул нәрсә?
-кәбестә.
Йодрык-йодрык булып үсә,
Алма кебек кызарып пешә.
Ул бик матур,
Аны кем әйтер?
-помидор.
Ул җир астына төшкән
Кып-кызыл булып пешкән.
Ашка тәм һәм төс бирер
Аны кем белер?
-Чөгендер.
Алтын көз кунакка килгән,
Сары күлмәген кигән.
Елмаеп карый безгә,
Җырлап уйнашыйк бергә.
"Яшелчәләр” хороводы
Алып баручы:Серле йомгак алга таба тәгәрәде.Ә менә бакчаның бу өлешендә бәрәңге дә үстергәннәр икән. Чүпләп бетерәсе бәрәңгеләр дә бар икән! Әйдәгез без аларны – бер – беребез белән ярышып чүплик.
"Кем тизрәк чүпләр?”уены
Алып баручы: Серле йомгагыбыз тагын тәгәрәп китте, артыннан калмыйк, балалар, әйдәгез . Кая килеп җиткәнбез?
Балалар: Урманга .
Алыпбаручы:Карагызәле, урман нинди ялангач калган. Агачларны шәрә калдырып яфраклар җиргә коелган.
Кулга кәрзиннәр алабыз,
Урманнарга барабыз.
Юлда очраган кошларны
Без озата барабыз.
Яфракларын коя-коя
Бакчабызга килде көз.
Алтын-сары яфракларны
Кулыбызга җыйдык без.
Җыр "Листочки”
Көз сылу килгән ерактан
Нәрсә генә алмаган
Нинди бүләк кирәклеген
Әйтмәсәң дә аңлаган
Каеннарга соры муллык,
Миләшкә муенсалар,
Чиягә көрән алкалар
Бик килешеп торалар .
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 16.94 КБ |
Предварительный просмотр:
«Көз бәйрәме”
Балалар бакчасында бэйрэм иртэсе

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника осени "Раз осеннею порой"
Осень немного капризное, но прекрасное время года. Ничто так не может вызывать улыбки на лицах маленьких детей, как сказочное представление . И пусть за масками героев волшебных историй угадываются ли...

Сценарий праздника осени в старшей группе. «Осенние подарки»
Сценарий праздника осени в старшей группе.«Осенние подарки»Действующие лица Взрослые:- Ведущий- Осень- Земляника- ЕжикДети:- Медведь- Ежик- Белочки- Мышата Атрибуты:- наряд осени, земляники,...
Сценарий Праздника осени для детей второй младшей группы "Колобок в осеннем лесу"
Сценарий праздника осени для детей второй младшей группы...
Сценарий Праздника осени для детей первой младшей группы "Осенние топотушки в гостях у Петрушки"
Сценарий праздника осени для детей первой младшей группы...

Сценарий праздника "Осень - чудная пора, любит осень детвора..." в старшей группе.
Приобщать детей к народным традициям, используя: народный календарь, устное народное творчество. Закреплять понятия о видах и жанрах устного народного творчества. Расширять и обогащать социально-нравс...

Праздник осени «Салат-компания» Сценарий праздника осени для детей 6—7 лет
Как-то вечером на грядкеРепа, свекла, редька, лукПоиграть решили в прятки,Но сначала встали в круг....

Сценарий праздника осени в младшей группе.Сценарий праздника « Моя мама лучше всех».
laquo;Цель: создать праздничное настроение, способствовать становлению положительных детско-родительских отношений.Задачи:Воспитывать любовь и уважение к матери и побуждать детей сделать приятно...