Өлкәннәр көне
учебно-методический материал (старшая группа)

Сулейманова Разиля Вазыховна

"Өкәннәр көне" уңаеннан  бәйрәм кичәсе эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл olknnr_kone.docx20.25 КБ

Предварительный просмотр:

             Өлкәннәр көне  бәйрәме.

Зал  бәйрәмчә  бизәлгән. Бер якта  стенд  урнаштырылган. Анда  өлкәннәр турында  канатлы сүзләр  турында  балалар фикерләре, рәсемнәре  урын алган. Бию  көенә балалар  керә. Көй  салмак  кына  агыла.

Алып  баручы.Бөтен  кешелек  дөньясына  ямь  бирүче,  елмаюларыгыз  б\н  безне  иркәләүче,  җылы  караш  б\н  безгә  юл күрсәтүче  сөекле  дәү  әниләребез  кадерле  әбиләребез!  Бәйрәм б\н  сезне.!  

Г.Зилә.

Һәр  җирдә  бер  хикмәт көтә.

Бүген гади  көн  түгел

 бүген өлкәннәр  бәйрәме-

шуңа шатлана  күңел.

Г.Гүзәл.

Өлкәннәргә  алла  ярдәм  бирсеен  

Аңаргадыр  бөтен авырлык

Өлкәннәргә  сүнмәс йолдызлардан

Я  кояштан һәйкәл  салырлык.

Ахметсафина  Дилә.

Өлкәннәр  көне  бүген  булса да

Күңелегез  гел  яшь

Яшәгез  безнең  арада

 булып  назлучы  кояш.

Г.Булат.

Татлы җыры  илем күгендә

Өлкәннәрне  бәйрәм б\н котлап,

Кошлар  җырлый туган  җиремдә

Без  җырлыйбыз  Сезгнең  өчендә.

Җыр.Туган тел.

Г.Рәзил.

Бакча  бүген  гөрләп  тора

Шаулап  тора  күрегез,

Без  бит  бәйрәмгә  җыелдык

Әллә   шуны  белмисез.

А.Дилә.        

Гел  яхшыга  өйрәтәсез

Тыңлыйбыз  сезнең  сүзне

Һәр  эштә  үрнәк  сез  безгә

Хөрмәт  итәбез  сезне

А.Динә.

Ышаныгыз  без  мәктәптә

Бик  тырышып укырбыз

Кайгы  хәсрәтләр  китерми

таянычыгыз  булырбыз.

Б.Ләлә.

Зәңгәр  күгемдә  ал  кояш

Сүнмәсен  балкып  торсын

Өлкәннәрнең  көләч  йөзе

 гел  көләч  булып  калсын.

С.Инсаф.

Туган  җирем  ал  чәчәкле

Гүзәл  гөлбакча  булсын

Җиребез  зәңгәр күгебез

Шат  җырлар  б\н тулсын!

М.Камилә.

Ак  яулыгы  бераз  каралсада

Дисбе  тота  әби  иренми

Кешеләргә  өмете  күптән  сүнгән

Тик  иманы  һаман  сүрелми

Ак  яулыгы  бераз  каралса да

Пакь  җәймәдер  изге  теләге.

Берән –сәрән  кемдер  хәер  суза,

Бу  әбинең  соңгы  терәге.

Ак яулыклы  ялгыз  әбиләргә

Салкын  караш  ташлап  узмагыз

Салкын  караш  ташлап  узмагыз

Мескенләнмә  юньсез  карчык,  диеп

Нахакьларга  кереп  китмәгез.

В.Ильсаф.

Яшәгез  сез  мәңге  яшь  булып,

Туган  йортыгызга ямь  булып.

Сез  булсагыз  таза-  сәламәт,

Оныкларга  булыр  бик  рәхәт!

Х.Камил .

Картаймыйча  шулай  кояш  к\к

Балкып  торыгыз  сез  иртә  кич.

Яхшылыкны  җирдә  ятмый  диләр.

Онытмабыз  сезне  һич  тә  без!

Җыр.”Әбием күзлек  кия”

1.а. Әбием,нинди  җылы, нинди ягымлы  сүз!Аны  әйтү б\н күз  алдыбызга  мөлаем  бер  илаһи зат килеп  баса.  ул  безнең  өчен  изгелек  чыганагы.Арбыздагы  дәү  әниләребезнең  күбесе  гомер  йомгагын  сүтә  башлаган инде.

2.а. Гомернең  сикәлтәле  еллары  артта  калды,  маңгайларга  сырлар  төшкән,  чәчләргә  кырау  куеп  күпме  хатирәләр  сыйган.Ә.киләчәккә ышанычлары  арта  гына  тора. Шулай  бит  дәү  әниләр!

Б.Энже..

Буй  сының да  артык  үзгәрмәгән,

Күзләреңдә  шул ук  очкыннар.

Табигатең  синең  һаман  да  яшь,

Әйтерсең  лә  синдә  тылсым  бар.

Х.Гамил..

Җиңел  тормыш  б\н яшәмәдең,

Хәсрәтеңдә  булды  сагыш та.

Тезләндерде  к\к  тоелса да,

Җиңә  белдең  син  бу  алышта.

К.Әлфис.

Ачуланма  инде,

Узган  елларыңны  барлыйбыз,

Бераз  көнләшеп  тә,  сокланып  та

Яратып  та  сезгә  карыйбыз.

***көнләшәбез,  чөнки  мондый  хөрмәт,

Бик күпләргә  әле  эләкми;

Хөрмәтегез  халык  күз  алдында

Артык  сүзләр  монда  кирәкми.

Әхмәт.

Таң  нурлары  булып  йортыгызга

Ак  бәхетләр  генә  сибелсен.

Түм-  түгәрәк  булсын  тормышыгыз,

Юлларыгыз  гөлгә  күмелсен.

Камил..

Нурлы  еллар  гына  киләчәккә,

 сезне  мәңге  озата  барсыннар.

Сезнең  өчен  нәни  шатлыклдарда

Бәхет  булып  яфрак ярсыннар.

М.Әлфинә.

Бүгенгедәйй  матур,  көләч  булып,

Нык-нык  басып  бирдә  яшәгез.

Озак  еллар  сау-сәламәт  булып

Яшен  булып  күкрәп яшнәгез.

 Ю.Кәрим.

Сабыр да Сез, гади, кешелекле,

Кылган  эшегез  бары  изгелек.

Шатлыкларда  үтсен  сезнең  көннәр

Бәхетләр  булсын  гомерлек.

З.Нияз.

Бу  биюне  бүләк  итик

Кадерле  өлкәннәргә

Өлкәннәрне  тиңлибез  без

Иң  яраткан гөлләргә.

 

Җыр.  “Яфрак  бәйрәме.

Бию  Кечкенәләр  төркеме. “Гөмбәләр”

Җыр.  Б.Энҗе  б\н  М.Камилә.”Яз  җыры”

1.а. Балаларның  сәхнәләштерү  осталыкларын  карап  китегез әле.

Әкият  сәхнәләштерү. Русча.  “Три  поросенка”

Бию  кечкенәләр  төр.”Карусель”

Җыр.Динә  б\н  Дилә. Кояшлы  ил.

Әкият  сәхнәләштерү.”Шалкан.”

Күмәк  бию  зурлар  төркеме  б\н “Барбарики.