Проект методы кулланып җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү
консультация

Вахитова Глюся Гаптельнуровна

Выступление на педсовете

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pedsovet_22.docx19.2 КБ

Предварительный просмотр:

          Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны  әйтеп үтәсем килә:“Сөйлә миңа - мин онытырмын, күрсәт - истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен.”

Проект методы 20 нче гасыр башында америка философы, психолог һәм педагог Джон Дьюи тарафыннан эшләнгән.

Дьюи фикеренчә, укыту, балаларның максатчан эшчәнлеге аша аларның шәхси кызыксынуларын һәм бурычларын исәпкә алып, актив нигездә төзелергә тиеш.

Эзләнү эшчәнлеге балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә булышлык итә, шатлык китерә, баланың физик һәм аң сәләтен гармонияле үстерә. Мондый эшчәнлекнең оештырылуы заманча технологияләр – проектлар методы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Мәктәпкәчә учреждениеләрдә проект методының төп максаты булып баланың иҗади шәхесен үстерү тора. Ана теле шөгыльләрендә төп максат – балаларның татар теле белән кызыксынуын арттыру, танып белү эшчәнлеген көчәйтү, иҗади эшләү мөмкинлеген үстерү, балаларда коллективта эшли белү күнекмәләре тәрбияләү тора.

Балалар бакчасында ана телен өйрәнүдә проект эшчәнлеген куллану отышлы. Проект эшчәнлеге баланың  белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, балалар актив рәвештә уйлыйлар, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, ижади фикер йөртергә кирәк.

Гомүмән, проект методы - баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора дип уйлыйм мин.

Проект эшчәнлегенең нигезе - эзләнү-тикшеренү эше. Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес планлаштырылуына бәйле. Монда тәрбияче, бала һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле.

Проект методы кулланганда, тәрбияче балаларның тикшерү эшчәнлегенең оештыручысы, киңәшче, юнәлеш бирүче, аларның иҗади сәләт үсешенең рухландыручысы булып тора.

Проектлар методын кулланганда берничә таләпне исәпкә алырга кирәк:

Беренчедән, проектның нәтиҗәсе, анда катнашучылар өчен, эшлеклелек һәм танып белү әһәмиятенә ия булырга тиеш.

Икенчедән, куелган проблема билгеле бер логик эзлеклелектә тикшерелергә тиеш:

аларны чишү алымнары турында фаразлар чыгару;

- тикшерү ысулларын сайлау һәм фикер алышу;

- алынган мәгълүматларны җыю, тикшерү, һәм тәртипкә салу;

- нәтиҗәләр чыгару һәм аларны рәсмиләштерү;

- йомгак ясау һәм яңа проблемаларны алга этәрү;

Өченчедән, проектның төп өлеше балаларның әзерлек этабында үзләре планлаштырган мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән булырга тиеш.

          Мин сезгә “Якташ язучыларның иҗадын өйрәнү ” исемле -мини проект паспортын тәкъдим итәсем килә.

Проектның  темасы: Якташ язучылар иҗатын өйрәнү.

Теманың актуальлеге булып якташ язучыларның иҗатларын тирәнтен өйрәнү, әсәрләрен эшчәнлекләрдә, режим моментларында, үткәрелгән чараларда файдалану тора.

Пректның  максаты: Кукмара җирлегеннән чыккан танылган әдипләребезнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү , районыбызның иҗатка сәләтле кешеләре белән танышу, җирле шагыйрьләрнең балалар өчен язылган  иҗатларын барлау.

Алымнар: язучыларның тормыш һәм иҗат юлына карата язмаларны барлау, якыннары белән очрашу оештыру , җыентыклар, презентация әзерләү.

Проектның тибы: иҗади.

Дәвамчанлыклары буенча проектлар кыска вакытлы (1 шөгыльдән 1 көнгә кадәр), уртача вакытлы (1 атнадан 1 айга кадәр) һәм озак вакытлы (1 айдан берничә айга кадәр) була алалар. Безнең очракта уртача вакытлы итеп алынды.

Бу проектны тормышка ашыру өчен күрсәтмә материаллар, интернет ресурслар  кулланылды. Якташ язучыларның  тормыш юллары  һәм иҗади эшчәнлекләре тупланган альбомнар каралды. Алар иҗат иткән китаплар укылды.

Районыбыздан чыккан нинди әдипләр бар, алар кайда яшиләр, бүгенге көндә нинди әсәрләр иҗат итәләр кебек проблемалы сорауларга җавап эзләдек. Без бу проект өстендә эшләп балаларда иҗат кешеләренә  хөрмәт хисләре, күмәклек, бер-берсе белән дус-тату эшләүне тәрбияләдек дип уйлыйм.

Проект эшчәнлеге тәрбияче һәм баладан зур сабырлык, түземлелек, күп вакыт сарыф итүне сорый. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, әти-әниләрнең ярдәме дә кирәк булды. Проект методы – баланың интеллектын, иҗади сәләтен үстереп кенә калмый,  тәрбиячеләрнең иҗади үсешенә дә бик зур йогынты ясый. Шуңа күрә, эшебез нәтиҗәле булсын өчен, киләчәктә балалар үз туган телләрен-ана телен яратсын өчен проект методы бик кулай алым дип саныйм.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“Кукмара шәһәре алтынчы номерлы “Салават күпере” гомумүсеш

төрендәге балалар бакчасы” муниципаль

бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Проект методы кулланып җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнү

МБМБУ “Кукмара шәһәре алтынчы  номерлы “Салават күпере” балалар бакчасы”  педагогик советында ясаган чыгыш  

                                                                   Татар теле тәрбиячесе: Вахитова Г.Г.

2022


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исследовательско – творческий проект "Знакомство с Черным морем" (конкурсная работа-диплом фестиваля)

МЕТОДИЧЕСКИЕ  ЗАДАЧИ  ПРОЕКТА:Развитие познавательных способностей детей  в  процессе совместной исследовательской деятельности, практических опытов с водой.Познакомить детей...

ПРОЕКТ «Метод самомассажа в логопедической работе с детьми дошкольного возраста, как здоровьесберегающая технология»

Целью данного проекта является организация работы учителя-логопеда, педагогов и родителей детей дошкольных групп МБОУ «СОШ № 6» в обеспечении условий  комплексного подхода в коррекции речевых нар...

Проект «Методы и приемы ТРИЗ- как средство развития речи и творчества дошкольника»

Содержание1 Введение2. Актуальность проекта.3 Цели, задачи, ожидаемые результаты и продукты.4 Аннотация проекта .5 Этапы реализации проекта программы.6. Этапы реализации проекта7. Ресурсное обеспечени...

Инновационный педагогический проект «Методы ТРИЗ в формировании навыков творческого воображения и мыслительной активности детей»

Целью данного педагогического поекта является создание комплексной системы развития творческого воображения и мыслительной активности дошкольников посредством методов ТРИЗ. Проект предназначен для дет...

ИННОВАЦИОННЫЙ ПЕДАГОГИЧЕСКИЙ ПРОЕКТ «Метод проектов в краеведении в дошкольном образовательном учреждении»

Актуальность проекта связна «в первую очередь с тем, что в настоящее время общественное развитие страны требует от педагогов детских садов воспитания социально активных, самостоятельных, творчес...