Сәхнәләштерү. "Туган көн"
материал

Абдуллина Эльмира Раифовна

    Туган көн ( “Кем нәрсә ярата” әкиятенә, Маша һәм аю мультфильмына нигезләнеп)

уртанчылар төркемендә әкият сәхнәләштерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_kon.docx21.24 КБ

Предварительный просмотр:

   “ Туган көн ” ( “Кем нәрсә ярата” әкиятенә нигезләнеп)

уртанчылар төркемендә әкият сәхнәләштерү.

Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.

Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,

Песи баласы -Мияу,әтәч малае ,көчек -Акбай,кәҗә малае -Мәкәрҗә,куян кызы -Наян,керпе малае -Энәбай,тиен кызы - Төләнтәй  ,аю малае –камытаяк.Күбәләк киеменнән кызлар.

Җәйге, иртәнге көн. Музыка астында күбәләкләр очып керә, бииләр.

Мәрьям  шар күтәреп музыкага бии  -бии керә һәм җырлый:

Җир йөзендә бер песидә

Сөтенә һич кагылмас

Ул тәмләп сөтен эчәр

Чиста итеп юынгач

Әниләре һәрберсенә

Юынырга  өйрәтә

Юынырга кирәк көндә

Чисталыкка ни җитә

   Әгәр иртән балалар юынсалар

    Күктә кояш көләч нурларын сибәр

-Минем бүген туган көнем . Миңа дуслар кунакка килә.

Дусларым кая сез? Әллә онытканнармы? (Борчыла) Музыкага әтәч керә

Әтәч:Исәнме Мәрьям . Хәерле иртә.!Туган көнең белән сине !

Мәрьям :Рәхмәт.

Әтәч: мин сиңа ботка алып килдем. Мин ботка яратам . ботка тәмле. Сине дә ботка белән сыйлыйм.

Мәрьям: Рәхмәт Әтәч .

( Музыкагы песи  белән эт керә .)

Песи  :  Исәнме Мәрьям . Хәлләр ничек !

Мәрьям : Әйбәт , рәхмәт.

Песи : Туган көнең белән сине!

Мәрьям : Рәхмәт .

Песи : Мин сиңа сөт алып килдем. Мин сөт яратам . Сөт тәмле .Сине дә сөт белән сыйлыйм.

. Мәрьям :  бик зур рәхмәт.

Музыкага эт керә

Эт:Исәнмесез дусларым.Хәлләр ничек ?

Барысы бергә. : Әйбәт рәхмәт.

Эт : Мәрьям Туган көнең белән сине?

Мәрьям : Рәхмәт.

Эт: Мин сиңа ипи  алып килдем. Мин  ипи яратам . Ипи тәмле .Сине дә ипи  белән сыйлыйм

Мәрьям :  бик зур рәхмәт.

(Музыкага кәҗә керә.)

Кәҗә : Исәнмесез дусларым. Хәлләр ничек?

Барысы бергә. : Әйбәт рәхмәт.

Кәҗә: Мәрьям Туган көнең белән сине?

Мәрьям : Рәхмәт.

Кәҗә: Мин сиңа кәбестә  алып килдем. Мин  кәбестә  яратам . Кәбестә тәмле .Сине дә кәбестә  белән сыйлыйм.

Мәрьям :  бик зур рәхмәт.

Кәҗә: Кәбестә иң тәмлесе.

Песи : Юк сөт тәмле.

Эт: Юк, ипи тәмле !

Әтәч: Юк ботка тәмле!

(җыр)

Ипи тәмле ,сөт тәмле

Ботка ,кәбестә тәмле

Әйе шул (2)

Ипи тәмле , сөт тәмле.

Әйе шул (2)

Ботка кәбестә тәмле.

Мәрьям : Дуларым карагыз әле безгә тагы кунаклар килә.

Музыкага керпе керә.:

Керпе : Исәнмесез дусларым. Хәлләр ничек?

Барысы бергә. : Әйбәт рәхмәт.

Керпе: Мәрьям Туган көнең белән сине?

Мәрьям : Рәхмәт.

Керпе: Мин сиңа алма алып килдем. Мин  алма  яратам . Алма тәмле .Сине дә алма  белән сыйлыйм.

Мәрьям :  Бик зур рәхмәт керпе .

Музыкага куян керә

Куян  :  Исәнме Мәрьям . Исәнмесез дусларым. Хәлләр ничек !

Барысы бергә: Әйбәт , рәхмәт.

Куян :  Мәрьям ,Туган көнең белән сине!

Мәрьям : Рәхмәт .

Куян: Мин сиңа кишер алып килдем. Мин кишер яратам . Кишер тәмле .Сине дә кишер белән сыйлыйм.

. Мәрьям :  бик зур рәхмәт куян

Музыкага тиен керә..

Тиен  :  Исәнме Мәрьям . Исәнмесез дусларым. Хәлләр ничек !

Барысы бергә: Әйбәт , рәхмәт.

Тиен:  Мәрьям ,Туган көнең белән сине!

Мәрьям : Рәхмәт .

Тиен: Мин сиңа гөмбә алып килдем. Мин кишер яратам . Гөмбә тәмле .Сине дә гөмбә белән сыйлыйм.

. Мәрьям :  бик зур рәхмәт Тиен.

Музыкага аю керә.

Аю  :  Исәнме Мәрьям . Исәнмесез дусларым. Хәлләр ничек !

Барысы бергә: Әйбәт , рәхмәт.

Аю:  Мәрьям ,Туган көнең белән сине!

Мәрьям : Рәхмәт .

Аю: Мин сиңа бал алып килдем. Сине дә бал белән сыйлыйм.

. Мәрьям :  бик зур рәхмәт Аю.

Бал тәмле .Мин бал яратам.

Җыр.

Куян : яратам , яратам кишер яратам.

Тиен : Яратам , яратам , гөмбә яратам.

Керпе: яратам , яратам алма яратам.

Аю : Яратам , яратам бал яратам.

Мәрьям : Дусларым бәхәсләшмәгез  . Барыгызга да зур рәхмәт .Әйдәгез  дус яшик ,бәйрәм итик, уйнап алыйк.

 Җырлы- биюле уен “Курыкма тимим”

Малай урманга кергән ,

Каршында куян күргән.

Куянкай дер-дер килгән,

“Инде нишләтер..” дигән.

       Ә малай бара биргән ,

Күрергә килдем,” –дигән.

Курыкма , курыкма , курыкма,

Тимим, -дигән.

Малай эчкәрәк кергән,

“Каршында тиен күргән.

Тиенкәй дер-дер килгән,

“Инде нишләтер..” дигән.

     Ә малай бара биргән

“Күрергә килдем,” –дигән.

Курыкма , курыкма , курыкма,

Тимим, -дигән.

Аю авылга килгән,

Анда малайны күргән.

Малай да дер-дер килгән,

“Инде нишләтер дигән

   Ә аю бара биргән,

Курыкма тимим , - дигән.-

Шәфкатьле баланы мин

Күрергә килдем !” дигән

 Уен “Безнең капка төбендә”

Балалар төркем белән чыгалар , бергәләп бииләр. Уртага песи чыга

1Безнең капка төбендә

Капкабызның төбендә

Песи уйнап утыра

Песи уйнап утыра.

Песи җырлый: йомшак минем йөннарым

Җылы минем туннарым.

3Безнең капка төбендә

Капкабызның төбендә

Этебез сикергәли, этебез сикергәли (эт бии, сикерә)

4Безнең капка төбендә

Капкабызның төбендә

Кәҗә дустым әйдәле

Бергәләп биик әле. (хайваннар бергә бииләр)

Бала:Әйдәгез туган көн җырын җырлыйбыз.

Җыр : Туган көн

Көткәндә бик авыр икән

Вакыт бик әкрен үтә

Туган көн елга бер килә

Балалар аны көтә

Хыялланып ул йөри

Һәм әкрен генә көйли

Туган көнең белән

Туган көнең белән

Туган көнең белән сине

Туган көнең белән

Бергәләшеп җырлыйлар һәм шуның белән әкияттә бетә.