Нәүрүз бәйрәме
методическая разработка (старшая группа)

Зарипова Лейсан Ильсуровна

Җылы нурларын көннән- көн матуррак чәчкән кояшлы, зәп- зәңгәр күк

йөзе белән күңелләребезне күтәргән яз килде. Март ае- яз башы, бик матур ай.

 Бу ай озак заманнар буе Яңа елның беренче ае булып йөргән. Татар халкы Яңа

 елны март аеның 21- ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган.

Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре су булып

акканда, безнең бабаларыбыз, әбиләребез язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар.

Бу көнне үзләренең матур теләкләрен Нәүрүзбикәгә әйтеп калдырырга

тырышканнар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nuruz.docx29.33 КБ

Предварительный просмотр:

Нәүрүз бәйрәме


Нәүрүз бәйрәме.

Максат: Балаларны халкыбызның онытылып бара торган бәйрәме – Нәүрүз                  бәйрәме белән таныштыру. Халкыбызның милли йолаларына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Жиhазлау. Матур итеп бизәлгэн сәхнә. Түрдә- яз кызы – Нәүрүзбикә, Кояш, "кара каргалар", кошлар оялары, язгы беренче энҗе чәчәкләр рәсеме,кабартылган шарлар.

А.б. : Җылы нурларын көннән- көн матуррак чәчкән кояшлы, зәп- зәңгәр күк

йөзе белән күңелләребезне күтәргән яз килде. Март ае- яз башы, бик матур ай.

 Бу ай озак заманнар буе Яңа елның беренче ае булып йөргән. Татар халкы Яңа

 елны март аеның 21- ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. 

Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре су булып

акканда, безнең бабаларыбыз, әбиләребез язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. 

Бу көнне үзләренең матур теләкләрен Нәүрүзбикәгә әйтеп калдырырга

тырышканнар.

А.Б. : Хөрмәтле әти-әниләр, балалар! Сезне халкыбызның иң изге

йолаларының берсе – “Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз”.

Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә чыңга

 ашсын! Язгы Яңа ел! Бүген бәйрәм. Бүген Нәүрүз. Нәүрүз шатлык, бәхет

алып килә. Нәүрүз- яз бәйрәме.

Мәдинә: Әйдә, кояш, сип нурыңны,

Кызганма бер дә.

Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм

Нәүрүз бүген бездә.

Зәлинә: Кояш, чык,чык, чык!

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Зөлфәт: Әти китте базарга,

Тәти кашык алырга.

Тәти кашык сабы алтын

Кирәкми безгә салкын.

Әдилә:Яз бәйрәме мөбарәк булсын,

Куңелләргә шатлык тулсын.

Җыр: “Яз җыры”

А.б. : "Нәүрүз" сүзе фарсы-тажик телендә "Яңа көн" дигән мәгънәне аңлата.

 Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр, hәр көннең үз гадәте, үз

тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр,

 каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачага, күрше-күләмгә миhербанлык

кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу

көнне яшьлэр шәкертләр, балалар, өйдән өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр.

 Өйдәме, түтәй,

Тизрәк бир күкәй.

Безгә бирсәң өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

 Нәүрүз мөбәрәк булсын! Дип теләк теләгәннәр.

(Балалар Йорт янына баралар, аннан әби чыга)

А.б. : Нәүрүз бәйрәме бүген,

Әбекәй, сөен, Нәүрүз!

Әби: Керегез, керегез, балакайларым, без сезне күптән көтәбез. Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Балалар:Казылык, ярма, сөт, күкәй, кызганма әле бездән.

Әби: Күчтәнәчләрне күптән әзерләп куйган идем инде. Иң элек безгә биеп күрсәтегез әле. Күчтәнәчне бит аны хезмәт куеп алсаң тәмлерәк була.

А.б. : Балалар, әллә бер биеп күрсәтәсезме?

Самир: Нигә биемәскә, биибез аны.

Татар халык биюе.

Әби: Булдырдыгыз ичмасам, менә сезгә маем, менә сезгә балым. Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Балалар: Нәүрүз мөбәрәк булсын!

А.б. : Балалар, инде Нәүрүзбикәнең үзен дә чакырыр вакыт җиткәндер.

Балалар: Нәүрүзбикә, кил, Нәүрүзбикә!

(Нәүрүзбикә керә)

НәүрүзбикәНәүрүзбикә: Исәнмесез, нәни дуслар! Сез мине таныдыгызмы?: 

Балалар: Әййе, син Яз кызы.

Нәүрүзбикә: Эйе, мин “Яз Кызы – Нәүрүзбикә”.

Сезгә яз шатлыгы алып килдем,

барыгызны да бәйрәм белән котлыйм!

Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Нәүрүз әйтеп үттем мин.

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Бергә: Нәүрүз мйбәрәк булсын!

А.б. : Нәүрүз килде, тиз килде,

Нәүрүз килде, яз килде.

Яз белән муллык килде,

Яз белән көрлек килде.

А.б. : Әйдәгез әле, балалар, Нәүрүзне котлап җырлап алыйк.

Җыр: “Нәүрүз килә”

Әби: Нәүрүзбикә кызым, безне бу язда нәрсәләр көтә? Ачлыкмы, туклыкмы,

кайгы- хәсрәтме, әллә бәхетле шат көннәрме?

Нәүрүзбикә: Хөрмәтле дуслар, сез эш сөясезме? Арагызда ялкаулар юкмы?

 Әти-әниләрегезгә булышасызмы? Кеше хезмәтен хөрмәтлисезме? Мин

бикшат. Алтын куллы, уңган кешеләрне шатлыклы көннәр көтә.Җирдән

муллык, кояштан җылылык, күктән яңгыр иңәр.

Әби: Рәхмәт балакаем, рәхмәт изге теләкләреңә.

Нәүрүзбикә: Балалар, көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә

бәхет теләгез, бер- берегезгә ягымлы булыгыз. Кешеләр белән ике

кулыгызны биреп күрешегез. Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрә башлар.

 Телсезләрнең теле ачылыр. Тәнегезгә сихәт, күңелегезгә игелек нуры иңәр.

(Кыңгырау тавышы ишетелә)

А.б. : Балалар, ишеттегезме кыңгырау тавышы, тагын кунаклар килә ахры.

(Кыш бабай керә)

Кыш бабай: Бу нинди җыен монда?

Миңа әйтми киткәнсең,

Кышны җиңәм дигәнсең.

Ха-ха-ха!

Бер өрермен, җил исәр,

Шыткан чәчәкне кисәр.

Ике өрсәм кар ятар,

Елга- күлгә боз катар.

Кит, Нәүрүз, кит!

Нәүрүзбикә: Шыт итсәм җил тынар,

Елмайсам карың елар.

Үзең кит, Кыш!

А.б. : Юкка ачуланасың, Кыш бабай. Безнең балалар да беләләр бит инде, кыш артыннан яз килә.

Кыш бабай: Шулай да көч сынашыйк, болай гына урынымны Нәүрүзбикәгә калдыру юк.

Нәүрүзбикә: Бөтен шартыңа күнәрмен, Кыш бабай

Кыш бабай: Менә балалардан сорыйк әле, мәкальләрне синең турында күбрәк беләләрме, әллә минем турыдамы?

-Кыштан баш тартсаң, ач калырсың.

-Кар күп булса, иген уңар.

-Кышкы кар, көзге икмәк.

-Яз яме чәчәк белән, көз яме көлтә белән.

-Язгы хезмәт, көзге хөрмәт.

Нәүрүзбикә:Бабай , ә мин табышмак әйтәм, балалар белер микән

 

җавабын.Боз hәм кар эреде, сулар йөгерде

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара

Бу кайчак була?

Балалар: ЯЗ.

Кыш бабай: Рәхмәт, рәхмәт.

Менә хәзер карыйк әле ярышып, бераз аркан тартышып. (Аркан тартышалар)

Кыш бабай: Тагын бер шартым бар,

Менә кашык, менә күкәй,

Тот кулыңа чибәркәй.

Синдә йөгер, мин дә калмам. (Узышалар)

А.б. : Кыш бабай, карт булсаң да, үзең хәйләкәр син. Яңа ел бәйрәмендә бик шәп биегән идең, булмаса биюдә ярышып кара.

Кыш бабай: Бие әйдә, чибәркәй,

Син яшь, мин карт булсам да, биюдә калышмыйм мин.

(Бииләр. Кыш бабай егыла.)

Кыш бабай: Уф арыдым, сусадым,

Харап булдым, җиңелдем.

Эредем бит, эредем.

Яз алдында хур булдым.

Вакыт җиткән икән шул,

Урынны алышырга.

Нәүрүз кызым, көчле, нык бул!

Бу сабыйлар хакына.

Сау булыгыз, дусларым.

(Кыш бабай саубуллашып чыгып китә)

А.б. : Кара төн, ак көннәр,

Иртәләр һәм кичләр,

Гасырлар кичәләр.

Син, Нәүрүз калсана,

Ипи тоз алсана.

(Нәүрүзгә ипи тоз тапшырала

(Балалар Нәүрүзбикә белән Ак калач уены уйныйлар.)

Нәүрүзбикә: Котлап сәлам бирдегез,

Мине көтеп алдыгыз.

Тук булсын малларыгыз,

Мул булсын балаларыгыз.

Имин йортта торыгыз,

Кәеф- сафа корыгыз.

Инде мине тыңлагыз,

Моңаеп утырмагыз,

Уйнагыз да көлегез,

Биегез дә җырлагыз.

А.б. : Балалар, әйдәгез, Нәүрүзбикә белән бергәләп йөзек салышлы

 уйныйбыз.

саклагыз, елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен.

Зәңгәр күгебезне болыт капламасын, үләннәр гел яшел булсын.

Алып баручы: Хөрмәтле дуслар! Бәйрәм тамашасы ахырына

якынлашты. Әллә нинди авыр елларда да үз йөзен югалтмыйча, әнә шулай

шат күңелле, сау рухлы булып калган ул безнең халык. Моның

өчен мең рәхмәт аңа. Мәңге шулай зирәк акыллы булыгыз, имин яшәгез!

Бүгенгенең гүзәл мизгеллэре

Күңелләрдә калсын уелып.

Тагын шулай, дуслар, бергәләшеп,

Очрашырга язсын җыелып.

Хушлашмыйк без, дуслар,

Бары саубуллашыйк.

Җыр: “Яз җыры”