Сөнбелә
видеоурок (старшая группа)

Рамазанова Гульчачак Мусавировна

Көз бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_beyreme_stsenariy_2.docx25.85 КБ

Предварительный просмотр:

  «Көз бәйрәме”

Тәрбияче: Рамазанова Г.М.

Балалар яфраклар тотып керәләр бии керәләр.

-  Балалар, без бүген сезнең белән ел да үтә торган зур бәйрәмгә җыелдык. Табигать тә,барлык үсемлекләр ,әйтерсең лә ,берсеннән-берсе матуррак күлмәк кигән, агачларда сары-кызыл яфраклар.

Килә шаулы, алтын матур көзем.

Оча яфрак, исә көзге җил.

Табигатең бигрәк сокландыргыч,

 хуш киләсең, көзем, әйдә кил.

Ни арада җәй үтте

Матур көз килеп җитте,

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

Көз килде, үләннәр                Айназ

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

 Бик  күңелле урамда

Алтын –сары бар дөнья ,                Самат

Җил-яфраклар биетә

Көз шатлана ,туй итә

Сары төс ул була кәпләп

Алтын бөртек төсе ул.

Бөртек –тәмле икмәк,

Икмәк җирнең көче ул.                        Самир

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә

Аннары мичтә пешә,

Кызарып –мичтән төшә.                        Айваз

Осень, осень не спеши

И с дождями подожди.

Дай ещё нам лета,

Солнышка и света.                        Диас

Рәхим итегез

Көзге бәйрәмгә.

Яфраклар тотып,

 бер биик әйдә.

 биюе

Ямьле кояш нурлар чәчеп,

Елмаеп карый безгә.

Нинди тәмле күчтәнәчләр

Көз алып килгән безгә.

Алтын яфраклар очалар

Безнең башларга тиеп,

Саубуллаша кыр казлары

Язын кайтырбыз диеп.

Җыр "Яфрак бәйрәме”

Алып баручы: Күпме матур яфраклар. Мин аларны җыеп, вазага зур букет ясап утыртыйм әле. Балалар, сез миңа ярдәм итәрсез.

Көзге җилләр төрле якка,

Яфракларны очырта.

Яле, кем тизрәк аларны

Кәрзиннәргә тутыра.

(яфрак җыю уены)

 Көз ашыга агачларга

 Үз бизәген салырга.

 Урманнарны, болыннарны

Буяп китә сарыга .

Кошлар көньякка төбәлеп,

 И очалар, очалар.

Әйләнеп кайтырбыз диеп,

Һаваларны кочалар.

Көз (кулында кәрзин)

Мин -көз .Килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык б-н байлык телим

Кем очраса юлымда.

Исәнмесез,нәни дусларым.!

Балалар .Исәнмесез!

Ал.баручы.Исәнме,Көз!Әйдә түрдән уз,рәхим ит бәйрәмебезгә.

Көз.Җыр

Ал.баручы.Көз килде дә бөтен җирне

                Сары төскә буялды.

                Яшелгә дә буяр иде

                Юктыр ,ахры,буявы.

Көз .Яратам мин

        Сары төсне

        Бөтен дөнья

        Алтын төсле

Алып баручы         :Йә әйтегез,сөләгез,

                Ничек итеп килә көз?

Балалар:Кошлар очты көньякка,

        Канат кагып еракка.

        Аюлар өн казыды

        Бик тирән итеп базны

        Балыкларда тындылар,

        Су төбенә чумдылар.

        Агачлар ялангачлар

        Җилләр дә чайкалдылар.

Тик безгә күңелле көз

Без бакчага йөрибез.

Ишектән тәгәрәп Серле Йомгак керә.

Алып баручы:Чү-чү!Нәрсә бу? Каян килеп чыкты соң әле ул?(Кулына ала) Йомшак икән бу! Аның эчендә нидер кыштырдый әле! Нинди кәгазь соң бу?( ала, яфрак рәвешендәге кәгазьгә хат язып тыгылган) Укыйк әле хатны. "Исәнмесез, балалар!Мин – серле йомгак!Көз патшалыгына барып кайту теләге белән көзге янга килгән идем!Мин сезне үзем белән көзге юлга – бакчалар,  урманнарны карап кайтырга чакырам. Мин сезгә алдан юл күрсәтеп тәгәрәп барырмын, сез минем арттан иярерсез!”Поезд б-н барабыз

Табышмаклар тукталышы.

 Алып  баручы: Балалар, безне йомгак кайда китереп җиткерде?

Балалар: Бакчага.

Алып баручы:

Түтәлләрдә үсте яшелчә:

Кыяр, кабак, чөгендер, кишер, кәбестә:

Алар ничек усә?

Нинди төстә?( Табышмаклар)

1.Ормый сукмый

Үзе кешене җылата(суган)

2.Җир астында җиз бүкән

Ул ни икән?(Бәрәнге)

3.Өсте яшел,асты кишер төстә

Аста үсә(Кишер)

Катлы-катлы булып үсә

Җир өстендә ул нәрсә?

-(Кәбестә.)

Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Ул бик матур,

Аны кем әйтер?

-(Помидор)

Ул җир астына төшкән

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер

Аны кем белер?

-(Чөгендер).

Алтын көз кунакка килгән,

Сары күлмәген кигән.

Елмаеп карый безгә,

Җырлап уйнашыйк бергә.

"Яшелчәләр” хороводы (Безнең бакча җыр)

Мул уңыш тукталышы

Алып баручы:Серле йомгак алга таба тәгәрәде.Ә менә бакчаның бу өлешендә бәрәңге дә үстергәннәр икән. Чүпләп бетерәсе бәрәңгеләр дә бар икән! Әйдәгез без аларны – бер – беребез белән ярышып чүплик.

"Кем тизрәк чүпләр?”уены

Урман тукталышы

Алып баручы: Серле йомгагыбыз тагын тәгәрәп китте, артыннан калмыйк, балалар, әйдәгез . Кая килеп җиткәнбез?

 Балалар: Урманга .

Алыпбаручы:Карагызәле, урман нинди ялангач калган. Агачларны шәрә калдырып яфраклар җиргә коелган.

Кулга кәрзиннәр алабыз,

Урманнарга барабыз.

Юлда очраган кошларны

Без озата барабыз.

Гөмбәләр җыя-җыя

Урманнарга килдек  без.

Тәмле-тәмле гөмбәләрне

Кәрзиннәргә  җыйдык без.

Бию  “Грибояки”

Шигырләр ,җырлар туклалышы.

  1.Минем исемем кишер –(Кишер)

Теләсәң болай пешер,

Теләсәң ашка тура.                                Камил

Мине яраткан бала

Озын гомерле була

2Тышым сары ,эчем ак-(Суган)

Исемем дә бит суган

Ай-һай бигрәк ратам,

Ерактан торып елатам                        Рәсим

3.Мин булам кәбестә-(Кәбестә)

Үзем яшкелт төстә

Күлмәгем күп катлы

Үзем биктә татлы                         Нариман

4.Ә мин бәрәнге-(бәрәнг)

Вак булам бик тәмле

Сары һәм кызылбулам

Кешегә кирәк булам                        Ислам

5.мин кукуруз-(Кукуруз)

Мин дә кирәк

Кешеләр ашар өчен,

Салатлар ясар өчен                         Артур

6.Карагыз әле бер генә-(Кабак)

Менә миңа кабакка

Турап куйсаң,мин сыймыйм,

Хәттә тугыз табакка                        Рөстәм

 Балалар бакчасы тукталышы

Көз:Сез дә бик күңелле булды,балалар ,ләкин мин китим инде. Сау булыгыз.

Көзем бик моңсу булсада

Сезнең б-н күңелле.

Башка балалар көтә

Китми булмый билгеле.

Менә сезгә күчтәнәчем

Сыйланырсыз утырып

Киләсе елга килүгә

Сау-сәламәт булыгыз. (Күчтәнәч бирә)

Алып баручы:Хуш сау бул  Көз.

Шуның б-н безнең әзерләнгән бәйрәмебез тәмам,барыгызгада бик зур рәхмәт.Ә хәзер әйдәгез чәй табынына.Рәхим итегез!