"Төрле-төсле кулчатырлар"
план-конспект занятия по аппликации, лепке (средняя группа) по теме

Тема: “ Төрле-төсле кулчатырлар(зонтик)”

Максат: Балаларга түгәрәкне урталай бөкләп кулчатыр ясарга өйрәтү.

 

Бурычлар: - Алгаритм буенча эшләргә өйрәтүне ныгыту;

  • балаларның күзаллауларын, хәтерләрен, фантазияләрен киңәйтү;
  • сөйләм телләрен үстерү;
  • төркемдә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге булдыру, ярдәмләшү хисләре тәрбияләү.

 

Җиһазлау: төсле кәгазләрдән киселгән түгәрәкләр (диаметры 9 см) катыргы, төрле-төсле салфеткалар , клей, пумала, салфетка, дидактик уен: «Муенса», дымлы салфеткалар , сыйланыр өчен төрле-төсле конфетлар.Уенчык ташбака.

 

Сүзлек өстендә эш: зонтик-кулчатыр, муенса, мәрҗән.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kulchatyr.odt14.32 КБ

Предварительный просмотр:

                    «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче номерлы балалар бакчасы»

муницепаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

             

«Нәфәсәти сәнгать» белем бирү өлкәсе.

Уртанчылар  төркемендә «Төрле-төсле кулчатырлар» темасына

кисеп — ябыштыру эшчәнлеге

                         (Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен ачык эшчәнлек)

Югары кв. категорияле тәрбияче:

Хузина Л. Т.

2012

Тема: “ Төрле-төсле кулчатырлар(зонтик)”

Максат: Балаларга түгәрәкне урталай бөкләп кулчатыр ясарга өйрәтү.

Бурычлар: - Алгаритм буенча эшләргә өйрәтүне ныгыту;

  1. балаларның күзаллауларын, хәтерләрен, фантазияләрен киңәйтү;
  2. сөйләм телләрен үстерү;
  3. төркемдә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге булдыру, ярдәмләшү хисләре тәрбияләү.

 

Җиһазлау: төсле кәгазләрдән киселгән түгәрәкләр (диаметры 9 см) катыргы, төрле-төсле салфеткалар , клей, пумала, салфетка, дидактик уен: «Муенса», дымлы салфеткалар , сыйланыр өчен төрле-төсле конфетлар.Уенчык ташбака.

Сүзлек өстендә эш: зонтик-кулчатыр, муенса, мәрҗән.

1 Оештыру өлеше.

  1. Хәерле көн , балалар!

Кәефләрегез яхшымы? Яхшы булса мин бик шат. Тирә-юньдәгеләрнең дә кәефләре яхшы булсын өчен ,аларга да хәерле көн телик. (Барысы бергә)

                      Хәерле көн, агачлар,

                      Хәерле көн, кошлар,  

                      Хәерле көн, табигать,

                      Хәерле көн, дуслар!

Т:- Балалар хәзер кайсы ел фасылы? (яз)

  1. Миңа яз турында сөйләгез әле, нәрсәләр беләсез икән? (балаларны тыңлау)
  1. Әйе дөрес яз көне бөтен табигать уяна, агачлар  яфрак яра, кошлар кайта. Җылы Ләйсән яңгырлар ява.
  1. Балалар яңгыр кирәкме икән безгә? Ә яңгыр яумаса нәрсә була?(балалар җавабы)

Сүзлек өстендә эш: зонтик -кулчатыр. Татарча зонтик-кулчатыр дип атала. Кабатлап карыйк әле.

Т: Сез әкиятләр яратасызмы? Мин сезгә бүген тагын бер әкият сөйлим. Нәрсә турында икәнен табашмакка җавап тапкач белрсез.

                    Аягын , башын яшерә

                    Таш күлмәге эченә.        (Ташбака)

( Уенчык ташбаканы күрсәтә)

Молодцы белдегез. Яшәгән ди, булган ди Ташбака. Менә ул елга яры буйлап бара икән, бер кулчатыр тапкан.Ташбака бик  шатланган.

Нинди матур! Моны тотып йөрегә дә уйнарга була,- дигән. Зонтикны алган да алага таба киткән. Аңа саескан очраган. Саесканның бик матур муенсасы булган.

  1. Балалар әйдәгез без дә карыйк әле саесканның муенсасын, нинди төстә икән аның мәрҗәннәре? (Кызыл , яшел)

Карагыз әле мәрҗәннәр ничек тезелгән: кызыл — мәрҗән, яшел — мәрҗәм,тагын кызыл һәм шулай дәвам итә. Ничә казыл, ә ничә яшел? Кайсы күберәк?

Ташбака бик шатланган. Исәнме Саескан! Әйдә уйныйбыз. Мин сиңа кулчатырымны бирәм, ә син миңа муенсаңны бир.»

  1. Ярар -дип ризалашкан Саескан. Саескан муенсасын   биргән. Ташбака муенсаны ялгыш уйнап өзгән һәм муенсаның мәрҗәннәре чәчелгән. Саесканның моны күреп кәефе киткән.
  2. Мин  аны хәзер җыеп бирәм- дигән ташбака һәм җыя башлаган . Ләкин булдыра алмаган .
  3. Балар нишләргә икән?(Балалар җавабы)
  4. Әйдәгез ташбакага мәрҗәннәрне җыерга булышыйк?

Уен : «Муенсаны җый»

(Балалар келәмдә мәрҗән җыялар). Саесканның мәрҗәннәре нинди иде әле, исегездәме? (Балалар җавабы). Башта кызыл, аннары яшел, аннан тагын кызыл һәм шулай дәвам итә.

  1. Булдырдыгыз, сез бик дөрес җыйдыгыз.

Физкультминутка

Ташбака муенсаны саесканга биргән дә  юлын дәвам иткән. Шул вакыт яңгыр ява  башлаган. Яшел чирәмнәр, яфраклар өстеннән яңгыр тамчылары сикерешкән.

  1. Әйдәгез  бездә яңыр тамчылары кебек уйнып алыйк.

Яңыр, яңыр, яңыр яу! (сикергәлиләр)

Яңыр безгә бик кирәк. (әйләнәләр)

Яңырдан соң агачлар, (кулларын як-якка җәяләр)

Гөлләр үсә тизерәк. (куллар өскә күтәрәләр)

  1. Менә шул вакыт яшел яфраклар биек үләннәр  арасыннан  “корт-корт-корт”- дигән  тавыш килгән.

Нәрсә тавышы икән ул, сез белмисезме балалар? (тавык)

Ташбака кулчатыры астыннан  караса анда тавык үзенең чибиләре белән. (Мольбертка тавык  һәм чебиләр рәсеме эленә) Тавык борчылып үзенең  чебиләрен  канаты астына җыя башлый. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен?

  1. Ай, ай!

 Нишләргә инде чебиләр күп, ә ташбаканың кулчатыры берәү генә.(балалар җавабы)

Т:- Әйдәгез чебиләргә кулчатырлар ясыйбыз.

Балалар өстәл артына утыралар .

Практик өлеш

Т:Мин сезгә эш тәртибен аңлатам. Сез игътибар белән карап торыгыз.

1. Түгәрәк алабыз .

2 .Аны урталай бөклибез.

3 .Ярты ягына клей сылыйбыз һәм ябыштырабыз.

 Ә кулчатырның таягын теш чистартучы таяктан куябыз.

4. Пумала белән юка  гына клей алып  таякны шуның  өстенә ябыштырабыз.

Менә безнең кулчатыр әзер.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерик әле.

-Клей белән ничек эшлибез?

-Ә таякчыклар белән? (балалар сөйли)

 (зонтик турында шигырь)

Кулчатырым , кулчатыр.

Җылы яңгырны чакыр.

Мин яңырдан курыкмыйм

Кулымда минем чатыр.

Балалар нишлптер безнең кулчатырга күңелсез. Аңа кайсы вакытта күңелле  була икән, ул нәрсә ярата? (Яңгыр яуганын)

Бездә төрле төсләрдән күңелле яңгыр ясыйк. Яңыр тамчыларын  без кәгазь салфеткалардан әвәләрбез. Бармак очларында шарчыклар әвәлибез һәм клейга манып ябыштырабыз.(эш беткәч балалар  кулларын  юеш салфеткага сөртә)

Хәзер безнең кулчатырга  күңелсез түгел. Сез бик тырыштыгыз. Рәхмәт сезгә балалар.

  1. Без кулчатырларны чебиләргә бүләк итербез. (эшләрне мальбертка беркетү) Менә чибиләр безнең кулчатыр астына  кереп кочтылар, ә ташбака чебиләр тирәсендә уйнаган.Алар яңгыр туктаганчы бик күңелле уйнаганнар. Шуның белән әкияттә  беткән.

Йомгалау:

  1. Сезгә әкият охшадымы?
  1. Ташбакага нәрсәләр очрады?
  2. Сиңа кайсы җире охшады?

Мин дә сезгә уйнарга тәгъдим итәм.

Уен: «Кояш һәм яңыр»

Бубен шалтырый-Кояш  чыга, балалр уйныйлар. Яңыр ява , бубен  туктый балалар зонтик астына кереп кача.(уен ике тапкыр уйнала)

Т: Без уйнаган арада, Ташбака безгә төрле төсле яңыр тамчыларын жыйган һәм безне сыйламакчы була. Сыйланыгыз! (конфетлар бирелә)