“Энҗе – мәрҗән калфагым”
план-конспект занятия по аппликации, лепке (подготовительная группа) на тему

Конспект занятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kalfak.docx15.46 КБ

Предварительный просмотр:

                   

“Энҗе – мәрҗән калфагым”

( Әти – әниләргә ачык эшчәнлек)

Максат: Калфакларның популяр композицияләрен ачыклау, төгәл бизәргә өйрәтү. Һөнәрләр эшенә  мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.Элементларның сүрәтләү  һәм кисү ысулларын ныгыту.

Җиһазлау:Әсбаплар, калфак силуэты, төсле кәгазь, җилем, пумала.

Сүзлек өстендә эш: энҗе,йөземә,бәрхет, сәйлән.

Таратма материал: Калфак силуэты, төсле кәгазьләр, пумала, җилем.

Күрсәтмә материал: Калфак, мультфильм “Су анасы”, бизәлгән калфаклар.

Методик алымнар: Күрсәтмәлелек, сорау – җавап, әңгәмә, проблемный сораулар, фикер алышу, практик эш.

Шәхси эш: Р.Вәлиева “Энҗе – мәрҗән калфагым” шигырь өйрәнү.

Балаларны оештыру: ирекле һәм 2-шәрләп өстәл артына утырту.

Шөгыльнең барышы: Р.Вәлиева “Энҗе – мәрҗән калфагым” Алия шигырь сөйли.

Балалар, Алия нинди баш киеме турында шигыр сөйләдем?

Калфакны кемнәр кияләр?

Бу калфак нәрсәләр белән чигелгән?

Ә хәзер татар телендә “Су анасы” дигән мултьфильмын карап үтәбез, аннары калфак турында сөйләшүебезне дәвам итәбез.

Ишек шакыйлар, борынга заманча киенгән бер моңсу гына малай керә.

Тәбияче: - Кем безгә кунакка килде, балалар? Ул миңа бик таныш күренә, ә сезгә? Таныш малай, тик нәрсә борчый аны?

Малай: Исегездәдер,мин бер заман су анасыннан

              Алтын тарак урлап кайттым...шуннан,

              Озакламый су анасы безнең өйгә килде,

              И орышты, бик орышты шуңа әни мине.

              Шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

             “Иясе юк!” – дип, әйберләргә тими башладым.

              Тик бу хәлне су анасы онытмады,

              Өебездән бик күп әйберләр югалды.

              Бер заманны эссе һава, мин су керәм,

              Чү, басмада су анасын тагын күрәм.

              Тоткан бер кулына ул тарагын,

              Кигән әниемнең иң матур калфагын.

              - “Әгәр күп калфаклар бизәп китерсәң син миңа,

             Кире бирермен әниеңнекен мин сиңа!”

             Ах! Харап эш! Ничек калфаклар бизәргә?

            Ярдәм сорап килдем, дусларым, мин сезгә.

Тәрбияче: Әйе, хәл яхшыдан түгел, тик кайгырма. Бүген калфаклар бизәргә җыелыштык монда. Нәрсә, балалар булышырга ризамы сез малайга?

Балалар ризалык белдергәннән соң, тәрбияче сөйләшү оештыра.

 -Әйдәгез, алдан ачыклыйк әле. Нәрсә соң ул калфак?

( Татар хатын – кызларының баш киеме.)

  • Әйе дин буенча башны каплап йөрергә кирәк булган, шуңа күрә элек заманда калфак хатын – кызларның милли киемнең гүзәл бизәге булып торган. Осталар яшел, зәңгәр, кызыл, чия төстәге бәрхет калфакларга ука (алтын, көмеш җеп) яки сәйлән (бисер) белән бик тә ннәфис чәчәк – үлән бизәкләрен төшергәннәр.Калфаклар бизәлеше буенча бик күп төрле булганнар.Аларда иң популяр композицияләр – чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз һәм ярымай мотивлары, шулай ук вак бәйләмнәр рәвешендә чәчәкләр сүрәте. Менә бу калфак (калфак күрсәтү) үзенчәлекле алтын каурый бизәге. Нигә шулай атаганнар икән аны? (Баш артына таба сыгылган тоташ үсемлек бизәге каурыйга охшаганлыкка).

-Әйе, дөрес.  Бәрхетләрдән чигелгән,

                            Ука белән чигелгән,

                             Нәкышларе көмешләргә,

                             Алтыннарга күмелгән.

Ял минуты “Түбәтәем”.

Балаларга берничә экспонат тәкъдим итеп бизәк композицияләре турында фикер алышу, кисү процессын ачыклау. Эш барышында күзәтеп йөрү, үзенчәлеклене хуплау, иң матур бизекләрне башкаларга күрсәтеп мактау.

  • Менә балалар, кунак малаебыз бүген безнең белән татар бизәге турында белем алды, бизәкләрне кисәргә дә өйрәнде дип ошанып калам.

Малай:- И, балалар, рәхмәт сезгә, алтын куллар.

               Су анасы, сизәм көтә. Китим дуслар, - дип сөенеп малай чыгып китә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:“Түбәтәе гүя энҗе бөртек , ә калфагы ука белән чигелгән” ( катнаш эшчәнлек : әйләнә-тирә белән танышу + кисеп-ябыштыру) Зурлар төркеме

Максат: балаларда милли тойгылар уяту, татар халкының милли хәзинәләренең гүзәллеген күңелләренә җиткерү, татар милләтенә ,милли киемнәренә , байлыкларына мәхәббәт тәрбияләү, зәвыкларын баету.Җиһазлау...