НОД Аппликация "Флаг"
план-конспект занятия по аппликации, лепке (средняя группа)

Салихова Румия Радиковна

Занятие по аппликации

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nod_flag.docx16.85 КБ

Предварительный просмотр:

Өлкән төркемдә шөгыль конспекты

(кисеп ябыштыру)

"Татарстан флагы"

Максат: төсле кәгазь тасмаларыннан  Татарстан республикасының сурәтен ясау.

Белем бирү бурычлары:

- Дәүләт флагы турында балаларның белемнәрен гомумиләштерү;

- әләмдә сурәтләнгән чәчәкләрнең әһәмияте белән таныштыру;

- әләмне төсле кәгазь тасмасы белән ябыштыру осталыгын формалаштыру.

- кайчы белән эшли белүне ныгыту, сурәтне билгеле бер эзлеклелектә пөхтә итеп ябыштыру.

Үсеш бурычлары:

- баланың иҗади сәләтен үстерү.

Тәрбия бурычлары:

- балаларда  Ватанга мәхәббәт, үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү.

Күрсәтмә  материаллар: флаг сурәте, төсле тасмалардан ясалган флаг үрнәге.

Материаллар: фон өчен катыргы, төсле кәгазь тасмалары (яшел ак,  кызыл) һәм агачлык өчен көрән тасма, пва җилеме, җилем өчен пумала, клеенка, дымлы салфеткалар.

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә бер көй куям. Тыңлап карагыз әле.

(Татарстан гимын тыңлату) Сез Татарстан гимын тыңладыгыз. Истәлекле даталар, тантаналар вакытында - гимн яңгырый. Гимн яңгыраган вакытта, кулларын түбән төшереп, горур басып торалар. Малайлар баш киемнәрен салырга тиешләр. Гимн «Туган як» җыры нигезендә татар шагыйре Рөстәм Яхин тарафыннан язылган.

Балалар, һәр илнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Шул рәвешле, безнең Татарстан республикасының да үз президенты, үзенең башкаласы, үз символикасы (герб, флаг һәм гимн) бар (балаларга рәсемнәр күрсәтү). Татарстан Республикасының беренче Президенты - Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Бүгенге көндә президент - Миңнеханов Рөстәм Нургалиевич.

Татарстан флагы өч төстән тора: яшел, кызыл һәм ак. Яшел төс - табигать төсе, яз, өметләр һәм яңарыш. Ак төс - вәгъдә итү, тугрылык һәм тугрылык төсе. Кызыл төс - барлык халыкларның дуслыгы төсе.

Тәрбияче: Республиканың башкаласы – без яши торган шәһәр - ул Казан. Балалар, ә сез безнең шәһәрдә Дәүләт флагын кайда күргәнегез бармы?

(Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Флаг безнең шәһәр администрациясе каршысында. Тантаналы көннәрдә дәүләт бәйрәмнәре вакытында җәмәгать биналарында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында  Татарстан һәм Россия флагы эленә.

Мин дә сезгә бүген тасмалардан «Халык бердәмлеге» бәйрәме хөрмәтенә  Татарстан флагын (үрнәкне күрсәтү)  ясарга тәкъдим итәм. Нинди бәйрәм әле ул “Халыклар бердәмлеге?” Әйтеп карагыз әле...

Балалар: Бу бәйрәм безгә илебезнең көчле, бердәм булуы  турында сөйли.

"Безнең Ватаныбыз - Россия" Физкультминуткасы

Безнең илдә биек таулар (борын башларында өскә таба сузылабыз)

Елгалар тирән, (чүгәләп утырабыз)

Далалар киң, (кулларын җәеп)

Урманнар зур, (куллар өскә)

Ә без - балалар шундый! (баш бармагын күрсәтәбез)

Тәрбияче: Ә хәзер флаг ясауга керешик.Игътибар белән тыңлагыз. Коңгырт төстәге  кәгазьне  кисеп алырга һәм озынча буйга ябыштырырга кирәк. Алга таба безгә тәртип буенча флагныҗ төсле өлешләрен: яшел, ак һәм кызылга бүләргә кирәк. Иң беренче яшел, аннан ак һәм иң соңыннан кызыл төсне ябыштырырга кирәк. Шулай итеп,Татарстан флагы килеп чыга.

Балалар музыка астында мөстәкыйль рәвештә эшне башкаралар. Кыенлыкларга дучар булган балаларга индивидуаль якын килү.

Тәрбияче: Димәк, кайсы илнең флагын ясадыгыз?

Балалар: Татарстан республикасының флагы.

Тәрбияче: Ничә һәм нинди төсләрдән тора?

Балалар: Өч: кызыл, ак, сары.

Тәрбияче: Балалар, һәрберегезнең эше матур килеп чыкты. Тырышып башкардыгыз. Молодцы! Мин сездән канәгать.

Шөгыль тәмам.