Миллэтлэр калейдоскобы
статья (старшая группа)

П

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milltlr_kaleydoskoby._kamaltinova_g._d.docx16.9 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәренең муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү оешмасы – 7 нче “Бәләкәч” балалар бакчасы

Проект: “Милләтләр калейдоскобы”

Камалтинова Гөлия Җәмил кызы.

Ә сез ничек уйлыйсыз, татар кешесе татар телен белмичә яши ала микән?

Яшәргә була. Ләкин татар үзаңы була торып, туган телеңне белмәсәң, үзеңне бербөтен итеп хис итү бик авыр.

Чыннан да, бүгенге көндә кешеләр үзара күбрәк русча сөйләшә. Туган тел югала. Аның белән рәттән милләтнең рухи байлыклары, сәнгате, мәдәнияте, барсы да юкка чыга. Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, планетабызда яшәүчеләрнең телләре, сирәк очрый торган хайван төрләренә караганда тизрәк кими икән.

Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, татарлар – бай тарихлы халык, алар һәрвакыт көнчыгышта көнбатыш дөньясының, ә конбатышта көнчыгыш дөньясының бер өлеше булып торганнар. Раис безенең игътибарны бай мирас калдырган ата- бабаларыбыз һәм инде киләчәк буын балаларыбыз алдында торган җаваплылыкка юнәлтә.

Бүген гаиләдә балалар белән туган телдә сөйләшү сирәк күренешкә әйләнеп бара. мәгариф учрежденияләрендә дә балалар рус телендә аралаша. Татар теленең юкка чыгуы гуманитар катастрофа икәнен һәркем аңлый.

Шуңа күрә дә балаларыбызда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү безнең төп бурычларыбызның берсе булып тора.

Шулай ук без бит әле күпмилләтле республикада да яштбез. Төрле милләтләр дус, тату яшәсен өчен, алар шулай ук бер- берсенед мәдәниятен хөрмәт итәргә тиеш.

Балаларда шушы хөрмәтне тәрбияләр өчен мин “Милләтләр калейдоскобы” дигән авторлык эшләмнмәмне уйлап чыгардым. .

Бу эшләнмә 4 бүлектән тора: 1 – “Милләт вәкилләре һәм аларның киемнәре”, 2 – “Милли ризыклар”, 3 – “Милли бәйрәмнәр һәм уеннар”, 4 – “Язучылар һәм шагыйрьләр бүлеге”. Һәр бүлекнең шушындый контейнерлары бар, аларда карточкалар ята. Бала бу карточкаларны үзе сайлап ала да һәм ыргакка элеп куя. Мин бу сигналны күреп, балаларга тема буенча мәгълүмат бирәм.

Беренче бүлектә без балалар белән милләт вәкилләре, аларның милли киемнәре, орнаметлары белән танышабыз. Төрле дидактик уеннар һәм эшләнмәләр ярдәмендә өйрәнүне кызыклы итеп алып барабыз.

Икенче бүлектә балаларны милли ризыклар белән – ничек аталуы, пешерү һәм ясау үзенчәлекләре белән таныштырабыз. Нәтиҗәдә ата- аналар белән берәр милли ризык пешерү буенча мастер- класслар ясыйбыз.

Өченче бүлек – балаларның иң яраткан бүлеге булып тора. Чөнки без төрле милләтләрнең бәйрәмнәре белән танышабыз, шулай ук уеннарын өйрәнәбез. Нитиҗәдә балалар бакчасында төрле милли чаралар уздырабыз һәм өйрәнгән уеннарны саф һавада йөргәндә рәхәнәтләнеп уйныйбыз.

Дүртенче бүлектә бала үзенә ошаган портретны сайлап ала да һәм ыргакка элә. Мин бу авторның кайсы милләт язучысы икәнен әйтеп үтәм һәм балаларга якын булган әсәрләре белән таныштырам. Нәтиҗәдә төрле әдәби кичәләр, викториналар һәм спектакльләр оештырабыз.

Бу эшләнмә формада минем өчен һәм балалар өчен түгел, ә ата – аналар өчен кирәк. Алар балаларын алырга килгәч, яңа карточка барлыгын күреп, сораулар бирәләр. Бу инде балалр өчен кабатлау һәм әңгәмә алып бару өчен бер этәргеч булып тора.

“Милләтләр калейдоскобы” эшләнмәсе куллануды бик гади, мобиль һәм балалар өчен бик кызыклы, уңайлы. Үз эшебездә бик файдалы дип таптык.