Конспект занятия по физкультуре в средней группе "Уточки идут на озеро"
план-конспект занятия (физкультура, средняя группа) по теме

Садырова Зульфия Гамбаровна

занятие по физкультуре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_po_fiz.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное автономное дошкольное образовательное  учреждение

«Детский сад №206 с татарским языком воспитания и обучения комбинированного вида»

Советского района г. Казани

Конспект занятия по физкультуре в средней группе

«Үрдәкләр күлгә бара»

подготовила

воспитатель

Садырова Зульфия Гамбаровна

Казань 2012

Максат: балаларны колоннада берәрләп йөрүләрен, тәрбияче командасы буенча өч звенога бүленүләрен ныгыту. Ике аякта сикерүне, канат буенча гәүдәне төз тотып йөрүне ныгыту.

Занятие барышы:балалар безнең сезнең белән физик тәрбия шөгыле. Без  сезнең белән үрдәк бибиләренә әвереләчәкбез, һәм күлгә юл тотачакбыз. Юлыбыз балалар җиңел булмаячак, күлгә барып җитәр өчен төрле киртәләрне җиңеп чыгарга, тар сукмаклар үтәргә туры киләчәк.  Әйдәгез юлга чыгыйк. Киттек балалар... Тезләрне югары күтәреп йөрибез, кулларны селтәп барабыз. Йөгерәбез, балалар аяк очларында йөгерәбез, атлап киттек. Балалар аяк очларына күтәрелдек куллар билдә, гәүдәне төз тотып барабыз. Әйдәгез балалар юлыбызны дәвам итәр өчен кул аякларыбызны яздырып алыйк. Моның өчен 3 звенога        тезеләбез. Беренче звено  Лилия  артыннан, икенче звено           Лиана артыннан өченче звено Марат артыннан тезелә. Үрдәк бибиләре гимнастика ясарга әзерме.(Әйе)                                                                                                   

       

        1.“Үрдәкләр канат кага”

 Б. т: аяклар җилкә киңлегендә, куллар аста, канатларны ян-яктан өскә-аска селтибез. (6 тапкыр)                                                                                                                  

        2. “Иптәшләребезне барлыйк”

Б. т.:аяклар җилкә киңлегендә,канатлар аста, уңга гәүдә  белән борылу, канатларны ян-якка җәю.(6 тапкыр)

        3 “Су салкынмы?”

Куллар билдә ,уң аяк очы белән суны карыйбыз, сул аяк очы белән суны карыйбыз.(6 тапкыр)

        4.“Су эчәләр үрдәкләр”

Б.т.: аяклар шулай ук җилкә киңлегендә, куллар билдә; 1-2 алга иелү; 3- 4 тураеп басу.

        5.“Кечкенә – зур бибиләр.”

 Б.т.:аяклар бергә,  куллар аста ;чүгәлибез кулларны алга сузабыз;басабыз куллар аста.

        6.” Күлгә баруга сөенәбез”

Сикерү белән атлауны чиратлаштырырга.

Б.т. Аяклар бергә ,куллар аста. 8 тапкыр аяк очында сикерү,бер урында 8 тапкыр атлау. 3 әр тапкыр кабатлана.

        7.“Канат җилпү”

Б.т. Аяклар җилкә киңлегендә,куллар аста; ян-яктан кулларны өскә күтәрәбез, ян яктан төшерәбез.

        -Гимнастика ясап алдык ,юлыбызны дәвам итәбез. (1 колоннага тезелү)

-Зал буенча 1 колоннага тезеләбез һәм тезләрне югары күтәреп атлап барабыз. Күлгә җитәбез,ләкин алда киртәләр бар икән безгә аларны җиңеп чыгарга туры киләчәк.Менә үрдәк бибиләре безнең каршыбызда тар сукмаклар. (2 рәт канат -2 сукмак ) 1нче сукмактан без ян белән гәүдәне төз тотып чыгарга тиеш. Кулларны ян-якка туры сузабыз, бөтен табан белән басып сукмак аша алга таба барабыз. 2нче сукмак аша кулларны ян-якка сузып гәүдә туры уңга таба чыгабыз. Сукмаклардан соң сазлыклар  (3нче рәттә 3 обруч-сазлыклар).               -Сазлыклар аша ике аякта сикереп чыгарга кирәк. Сикергәндә аяклар бергә, куллар билдә , аяк очына сикерәбез һәм  үкчәләргә төшәбез. (тәрбияче һәр киртәне үтеп күрсәтә аннан балалар эшли.Һәр күнегү 3әр тапкыр эшләнелә). Төп күнегүләрне эшләгәндә гәүдәне төз тотуларына игътибар итәргә кирәк.

-Балалар молодцы булдырдыгыз.Без сезнең белән күлгә килеп җиитек.Ә хәзәр үрдәкләр күлгә чумып уйныйбызмы?(хәрәкәтле көн төн уены. Балаларга үрдәк маскалары киертелә.    

 -Көндез үрдәкләр йөзәләр, йөгерәләр, сөенешәләр, уйныйлар. Төн. Үрдәкләр күл читенә чыгып утыралалар(балалар келәм кырыена чыгып чүгәләп утыралар. Уен ике тапкыр кабатлана).

-Балалар сезгә физик тәрбия дәресе  ошадымы? Ә хәзер бер колоннага тезелеп басабыз, һәм зал буенча тезләрне югары күтәреп йөрибез, йөгерәбез.                   

 

Список использованной литературы
1. Пензулаева Л.И. Физкультурные занятия в детском саду - М.: «Мозаика-синтез», 2010

2.Ягафаров Р.Ф. Подвижные народные игры. – Казань.: «Магариф», 1995.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект занятия по физкультуре в средней группе "Огурчики и помидорчики"

Конспект занятия по физкультуре в средней группе «Огурчики и помидорчики»Материалы. Нарезанные кусочки помидора, огурца, редиса.Ход занятияВоспитатель. Сегодня мы будем овощами, превратимся в огурчики...

Конспект занятия по физкультуре в средней группе на новогоднюю тематику «Выручаем Снегурочку».

Конспект занятия по физкультуре в средней группе на новогоднюю тематику «Выручаем Снегурочку». Материалы: Мячи по количеству детей, 2 скамейки, ребристая доска, 5 стульев, 4 обруча, 4 стойки...

Конспект занятия по физкультуре в средней группе

Цель: поддерживать у воспитанников интерес к двигательной деятельности.Задачи:Оздоровительные: Воспитывать устойчивый интерес к занятиям физкультуры, к     здоровому образу жи...

Конспект занятия по физкультуре в средней группе «Волшебное путешествие»

Конспект занятия по физкультурев средней группе«Волшебное путешествие»...