ЗООПАРККА СӘЯХӘТ.
материал по физкультуре (старшая группа) на тему

Загирова Алсу Миннулловна

Максат:

1.       Төрле җәнлекләр белән танышу, аерым җәнлекләргә генә хас булган күнегәләрне өйрәнү.

2.       Күнегүләрне ясаганда “сулыш гимастикасы” элементларын кабатлау.

3.       Чыныгу алымнарын кабатлау.

Җиһазлау:

1.       Магнитофон, музыка.

2.       Спорт киемнәре.

3.       “Сәламәтлек сукмагы.”

4.       Төрле җәнлекләрнең макетлары һәм рәсемнәре.

5.       Салкын су, тәннәрне сөртү өчен бияләйләр.

Бүре маскасы, кишер.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon физра48 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Актаныш районы мәгариф бүлеге.

ЗООПАРККА СӘЯХӘТ.

(Зурлар төркеменә йөрүче балалар белән чыныгуның традицион булмаган алымнарын кулланып үткәрелгән физкультура шөгеле.)

Түке авылы балалар бакчасы

Тәрбияче: Загирова А.М.

2009 ел.

Максат:

  1. Төрле җәнлекләр белән танышу, аерым җәнлекләргә генә хас булган күнегәләрне өйрәнү.
  2. Күнегүләрне ясаганда “сулыш гимастикасы” элементларын кабатлау.
  3. Чыныгу алымнарын кабатлау.

Җиһазлау:

  1. Магнитофон, музыка.
  2. Спорт киемнәре.
  3. “Сәламәтлек сукмагы.”
  4. Төрле җәнлекләрнең макетлары һәм рәсемнәре.
  5. Салкын су, тәннәрне сөртү өчен бияләйләр.
  6. Бүре маскасы, кишер.

Дәрес барышы:

Кереш өлеш.(6 мин.)

(Марш астына балалар тезелешеп, атлап залга керәләр.)

Тәрбияче: Исәнмесез балалар! Без сезнең белән бүген чыныгуның традицион булмаган алымнарын кулланып шөгыл үткәрәчәкбез. Шөгел барышында без сезнең белән зоопаркка җәнлекләр янына кунакка барырбыз.

Юлыбыз безнең “сәламәтлек сукмагы” аша үтәр.

Ә хәзер балалар юлга чыгар алдынан, юлда арымас һәм юл кыенлыкларын җиңеллерәк үткәрү өчен, берничә күнегү белән тәнне җылытып, каннарны йөгертеп алыйк.

            1 нче күнегү: Б.т. аяклар иңсә киңлегендә, куллар билдә.

1-3 башларны як-яка бору;

4 тирән итеп сулыш алу.

2 нче күнегү:Б.т. аяклар иңсә киңлегендә, кул чуклары иңсәдә.

1-3 кулларны алга, артка әйләндерәбез;

4 тирән итеп сулыш алу.

3 нче күнегү:Б.т. аяклар иңсә киңлегендә, кул баш очында бер-берсенә тоташкан.

1-3 гәүдәне төрле якка әйләндерәбез;

4 тирән итеп сулыш алу.

4 нче күнегү:Б.т. аяклар иңсә киңлегенән киңнрәк, кул чуклары бер аякның тезендә.

1-3 икенче аякның тезләрдән пружина кебек бөгеп берничәчүгәләү күнегүе ясыйбыз;

4 тирән итеп сулыш алу.

5 нче күнегү:Б.т. аяклар иңсә киңлегендә, куллар билдә.

1-3бер аякны чак кына алгарак, бармак очларына бастырып куеп эчкә һәм тышка табан аякларны әйләндерәбез ;

4 тирән итеп сулыш алу.

6 нче күнегү: Урында сикерү.

Тәрбияче: Ә хәзер балалар аяк- кулларны селкеп азрак тынычланабыз, тирән итеп сулыш алалбыз. Һәм зоопаркка юлга чыгыбыз.

(Балалар марш астында сәламәтлек сукмагы аша үтепбүлмәне бер урыйлар да, төрле җәнлекләр ясалган стенд буена килеп басалар.)

Төп өлеш.(15 мин.)

Тәрбияче: Балалар менә килептә җиттек. Карагыз әле монда ничек күп җәнлекләр. Әйдәгез әле шуларның кайберләре белән танышып, шулар булып кыланып күнегүләр ясап үтәек әле. Балалар монсы кем. (Арыслан.) җәнлекләр патшасы шулаймы. Әйдәгез әле бездә арыслан булыйк әле сезнең белән.

“Арслан” күнегүе: б.т. чүгәләп утырабыз куллар идәндә,

кулларны тез өстенә куябыз,

кулларны алга куябыз,

муенны сузып, алга карап арслан кебек ырлыйбыз.

Тәрбияче: Монсы нинди җәнлек балалар?(Бака.) Ул сулыклар патшасы шулаймы. ә без хәзер бака күнегүе ясыйбыз.

“Бака” күнегүе: б.т. чүгәләп утырабыз, куллар терсәкләрне ике тез арасынан үткәреп идәндә.

Бака булып бакылтап, клларны- аякларны җәеп өскә сикерәбез. Һәм кире б.т. га әйләнеп кайтабыз.

Тәрбияче: Ә монсы инде балалар урманыбыз хуҗасы аю шулаймы? Әйе. Аю ул дүрт аяклапта, ике аяклапта йөри, шулаймы. Хәзер без аю булып йөреп карыйбыз.

“Аю” күнегүе: Башта дүрт мүкәләп баралар, яңадан торып басып кулларны күкрәк турысына куеп. Аякларны тышкы ягына басып, аю булып үкереп, алпан-тилпән йөриләр.

Тәрбияче: Монсын инде барыгызда беләсез, ул инде бүре. Бездз сезнең белән бер генә минутка табигать санитары бүре булып алабыз.

“Бүре” күнегүе: Тезләнеп кулларга таянып басалар, аякларны турайтып арт санны күтәрәләр.                                                                                 Кире тезләнеп басып муенны өскә сузып бүре булып улыйбыз.

Тәрбияче: Булды балалар хәзер аяк- кулларны селкеп, тирән итеп сулыш алып. Гәүдәне ял иттерик. Балалар менә без бу күнегүләрне ясаганда, сулыш , тавыш юлларына гимнастика ясадык. Аларны төле чирләргә каршы ныгыттык. Ләкин балалар безнең әле бүген очрашасы тагын бер җәнлек бар бит әле. Ул безнең сәламәтлек, чыныгу символы морж.Ул һәрвакыт салкын суда коена. Бездә хәзер сезнең белән моржлар кебек су бена барып, салкын су белән тәнне ышкып чыныгабыз.

“Морж” күнегүе: аякларын сөйрәп, куллары белән генә йөреп. “су” буена баралар. Билгә хәтле чишенеп гәүдәләрне, кул, муен, битләрне юеш бияләй белән ышкыйлар һәм өсләренә киенәләр.

Тәрбияче: Балалар тәнне юешләгәч салкын булып киткәндер. Шуңа күрә җылыныр өчен куян балалары кебексикергәләп җылынып алыйк. Ләкин балалар сак булыгыз. Явыз бүре килеп чыкмасын, үзегезне тотмасын.

(Балалар бүлмә буенча таралышып сикергәләп йөриләр, шул вакыт ишектән бүре килеп керә һәм балаларны куа башлый. Балар аңа тоттырмыйлар, аны аяк чалып егаларда бөтенеседә бүре өстенә өелешеп аны тотып торалар.)

Бүре: Бу ни бу? Башка куян балаларын мин куып ега торган идем. Болар минем үземне ектылар. Каян чыккан мондый көчле, җитез, чыныккан куян балалары?

Тәрбияче: Бүре дускай таныш бул, бу Түке авылы балалар бакчасы балары. Алар, көчлеләр һәм җитезләр. Чөнки алар спорт  һәм витаминнар белән дус.

Бүре: Аңладым хатамны, алайсаң җибәрегез инде мине зинһар өчен. Мин төзәлергә сүз бирәм һәм сезгә витаминга берешәр кишер алып киләм.

Тәрбияче:Төзәлергә сүз биргәч балалар бүрене җибәрик инде.

(Бүре торып чыгып китә.)

Тәмамлау өлеше. (4 мин,)

Тәрбияче: Балалар кайтыр юлга чыкканчы азрак тынычланып ял итеп алыйк инде. Моның өчен без сезнең белән “еланнар ял итә” дигән күнегүне ясарбыз

(Талгын музыка астында балалар берсенең эчләренә,  беселәре башларын куеп, күзләрен йомып яталар.)

Тәрбияче: Без тынычланабыз, безнең күзләр йомылган, сулышлар тигез. Без төш күрәбез. Төштә без ямьле җәй көнендә, чәчәкле болында йөрибез. Яшел куе урманнарны гизәбез. Безнең бөтен тәнебез ял итә. Без төшебездә җиләкле яланнарда йөрибез. Салкын чишмә буйларында саф һава сулыйбыз.

 Ә хәзер еланнар мин бер- ике- өч дигәч ипләп кенә торабыз. Бер- ике- өч.

( Балалар торалар)

Тәрбияче: Ә хәзер кирелеп тәннәрне язып алабызда кайтыр юлга чыгабыз.

(Балалар кирелеп тәннәрен язып алаларда, “сәламәтлек сукмагы” аша, музыкаль марш астында кире кайталарда уртага тезелеп басалар.)

Балалар: Тәнебез сәламәт

Гимнастикага рәхмәт. Сау булыгыз.

(Балалар музыка астында залдан чыгып китәләр, ишек төбендә бүре аларга кишер өләшеп тора.)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект. “Зоопаркка сәяхәт”. (6-7 яшьлек балалар өчен).

Конспект. “Зоопаркка сәяхәт”.(6-7 яшьлек балалар өчен)....

Әйләнә - тирәне танып белү буенча “Зоопаркка сәяхәт ” темасына уртанчылар төркемендә үткәрелгән белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

Әйләнә - тирәне танып белү буенча“Зоопаркка сәяхәт ”  темасынауртанчылар  төркемендә үткәрелгәнбелем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

ООД - Зоопаркка сәяхәт

ООД - Зоопаркка сәяхәт...

Конспект занятия по закреплению пройденного материала по теме: «Зоопаркка бардык»

Конспект  занятия по закреплению пройденного материалапо теме: «Зоопаркка бардык»...