“Алтынчәч” кораблендә сәяхәт
план-конспект занятия по физкультуре (старшая группа) на тему

конспект занятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл altynchch_korablende_seyaehet.docx13.63 КБ

Предварительный просмотр:

“Алтынчәч” кораблендә сәяхәт

   1 өлеш: Инструктор: - Балалар! Сез диңгезне яратасызмы? Телисезме, корабльгә утырып суда йөзәргә? Бүген безнең зал зур  корабльгә әверелер. Ә сез моряклар булырсыз. Без бу корабльнең исемен ничек атыйк икән? (“Алтынчэч”)

-Бүген без  корабльдә ерак йөзүгә чыгып китәрбез, анда су асты байлыклары табарбыз. Безгә бик күп каршылыклар үтәргә туры килер. Сез авырлыклардан курыкмыйсызмы?

-Ә хәзер без үзебезнең “Алтынчәч” кораблендә укулар үткәреп алырбыз, ягъни “морские учения”.

          - Внимание, моряки, равняйсь! Вперед, шагом марш!

- бер – бер артлы йөрү,

- сигнал буенча туктап әйләнеп алу,

- диагональ ясап йөрү,

- аяк очында, үкчәдә йөрү,

- йөгерү, йөрү.

          - Ә хәзер ерак сәяхәткә китәргә әзерләник. (ОРУ)

1). “Суда йөзәргә өйрәнәбез”. Кулларны алга әйләндерү хәрәкәте.

2). “Штурвал янында”. Гәүдә белән уңга – сулга борылу.

3). “Якорьны күтәр”. Алга иелеп куллар белән идәнгә тиеп алу.

4). “Көймәдә йөзәбез”. Кулларны билгә куеп уңга – сулга иелү.

5). “Балыклар”. Идәнгә ятып кулларны алга сузып гәүдәне күтәрү.

6). “Сикерүләр”.  Кулларны кырыйга сузып сикерү.

7). Сулыш алу өчен күнегү.

          - Су асты байлыкларын табу өчен безгә каршылыклар үтәргә туры килер.  Безнең корабль тиздән Кара диңгезгә  кузгала. Сез әзерме?

   2 өлеш: 1). “Палуба буйлап корабль өстенә”. (скамейкада эчтә шуышу)

                   2). “Күрше мачтага күчәбез”. (кататта алмаш адым белән йөрү).

                    3). “Трюмга төшәбез”. (дуга астыннан үрмәләп чыгу).

                    4). “Медузалар аша сикереп үтәбез”. (ике аякта сикереп бару).

3 өлеш: 1). Хәрәкәтле уен: “Балыкчы һәм балыклар”

                 2). Релаксация: (балалар күзләрен йомып идәнгә яталар) - Без яр буендагы комнан ялан – аяк барабыз, суга якынаябыз. Дулкыннар безнең аякларга бәрелә. Су салкынча, су астында шома ташлар... Без әкрен генә суга керәбез. Дулкыннар бер – бер артлы безнең аякларыбызга бәрелә. Без җиңел һәм иркен итеп сулыйбыз. Су шундый чиста һәм үтә күренмәле. Без эчкәрәк керәбез. Безнең яннан кечкенә балыклар узып китә. Аякларга суүсемнәр тиеп китә. (балалар торып басалар, күзләрен ачалар һәм идәндә кечкенә сандык табалар. Аны ачып карыйлар, анда фольгада төрелгән  медаль формасындагы шоколадлар табалар)

          Инструктор: - Балалар!Менә ул су асты байлыклары! Бу бит алтын акчалар! (Балаларга акчаларны тарата)

  • Балалар, инде өйгә кайтыр вакыт җитте. Сез әзерме?  

Марш атлап тезелеп залдан чыгу.