Эмоция һәм сөйләм теле бәйләнеше
статья по логопедии (средняя группа) на тему

Хайруллина Алсу Василовна

Эмоция һәм сөйләм теле бәйләнеше. 

      Бала тууга ук социаль күрстәкечләргә күмелә:    сүзләр,  образлар, хәрәкәтләр. Баланың уңышлы социализациясе һәм социаль адаптациясе шул шартларга бәйле. Психик һәм физик кимчелекләр  социаль  һәм эмоциональ үсешне әкренәйтә яисә тоткарлый.

      Галимнәр арасыннан Н.Д.Былкина, Д.В.Люсин, О.А.Прусакова, Е.А.Сергиенко да шәхси тәҗрибә  һәм субъектив кичерешләр баланың эмоциональ дөньясына зур йогынты ясый, дип исәплиләр.

       Үз эмоцияләрен һәм хисләрен аңлау кешенең шәхси  үсешенә ярдәм итә. Эмоцияне тану һәм  җиткерү –  катлаулы процесс, баланың бирелгән өлкәдә белемен , аерым үсешен таләп итә. Эмоциональ сфера   мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм теле белән бәйле. Әгәр балалар бер–берсенең эмоциональ халәтен аңламаса, “укымаса” ,  аралашу нәтиҗәле булмый.  Логопедия әдәбиятының авторлары И.Ю.Кондратенко, О.Л.Леханова, О.С.Павлова, Е.Г.Федосеева күзәтүләре буенча, эмоциянең  балалар  сөйләме үсешендә һәм аралашуында  зур роль уйнаганы   ачыклана.

      Балаларның хис –тойгыларын тану үзенчәлекләренә төшенү өчен мин , Минаева В.М.- ның  “Эмоцияләр пиктограммасы” һәм “Кешенең эмоциональ халәте” методикаларына таянып, тикшерү үткәрдем.

      Минаева В.М. методикалары балаларның хис-тойгыларны график рәвештә  кабул итүенә,  балаларның эмоциональ халәтләрен аңлауга юнәлдерелгән.

       Тикшерү Казан шәһәренең Совет районы катнаш типтагы татар телендә тәрбия бирүче 333 нче номерлы балалар бакчасында үткәрелде.  Тикшерүдә нормаль  сөйләм үсеше белән 5 яшьлек 10 бала һәм сөйләм теле үсеше бозылган ( ягъни гомуми сөйләм теле тоткарланган балалар) 5 яшьлек 10 бала катнашты.         

        Нәтиҗәдә, анализ түбәндәгеләрне күрсәтте:  эксперимент вакытында телендә кимчелек булган балалар  , тел үсеше нормаль булган балалар белән чагыштырганда, сорауларга җавапларны күбрәк дөрес бирмәделәр. “Курку” һәм “Аптырау” дигән график рәсемне  күп бала таный алмады, озак уйладылар, эмоцияләрне  бутадылар. Инструкцияне аңлауда кыенлыклар сизелде, сөйләм телендә нигезсез паузалар, кабатланулар барлыкка килде. Үз эмоциональ халәтләрен аңлау методикасы ярдәмендә  3 нче дәрәҗә тел тоткарлынышлы балаларның “Ачу(Усаллык)” һәм “Кайгы” ситуацияләрен аңлауда кыенлыклар булды.  Аларның сорауларга җаваплары примитивлык һәм аңлаешсызлыгы белән аерылып торды.

       Тикшерүдәге нормаль тел үсешле балалар группасында күрсәтелгән эмоцияләрне төгәл аңлаттылар, сорауны тыңлап бетермичә, еш дөрес җавап бирделәр. Башка кешеләрнең эмоиональ халәтен аңлауга юнәлдерелгән тикшеренүдә дә алар шулай ук әйбәт нәтиҗә күрсәттеләр: үз тәҗрибәләреннән мисаллар китерделәр, күрсәтелгән ситуацияләрне җанланып сөйли алдылар.

       Шулай итеп, телендә тоткарлык булган барлык балалар  да хис-тойгыларның график сурәтләнешен дөрес билгеләмиләр, башка кешеләрнең эмоциональ халәтләрен дөрес кабул итмиләр. Башкаларның хис-тойгыларын билгеләү бозылу мәктәпкәчә яшьтәге балаларның шәхесе формалашуда тискәре  йогынты ясый. Шуңа күрә алга таба эшчәнлек  психик-коррекцион программалар төзүгә юнәлдерергә тиеш.

Хайруллина Алсу Василовна, Казан шәһәренең 333 нче номерлы балалар бакчасы логопеды

              Кулланылган әдәбият:

1.    Балобанова В.П., Богданова Л.Г., Венедиктова Л.В. и др. Диагностика нарушений речи у детей и организация логопедической работы в условиях дошкольного образовательного учреждения. – СПб.: Детство-пресс, 2001.

2.    Волкова Л.С., Лалаева Р.И., Мастюкова Е.М. Логопедия 2 часть. – М., 1995.

3.    Жукова Н.С., Мастюкова Е.М., Филичёва Т.Б. Преодоление общего недоразвития речи у дошкольников. – М., 1990.

4.    Жукова Н.С., Мастюкова Е.М., Филичёва Т.Б. Логопедия. Екатеренбург. 1999.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл emotsii_tat.docx16.25 КБ

Предварительный просмотр:

                           Эмоция һәм сөйләм теле бәйләнеше.

Хайруллина Алсу Василовна,

 Казан шәһәренең 333 нче номерлы балалар бакчасы     логопеды  

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Части тела. Эмоции. Конспект занятия для 3-4 лет

Программное содержание.Формировать умение соотносить предмет с его словесным обозначением. Формировать словарь по теме. Обучать ориентировке в схеме собственного тела. Учить различать понятия “д...

“Суның табигатьтәге әйләнеше һәм үзлекләре”

Балаларны суның табигатьтәге әйләнеше белән таныштыру....

Конспект занятия по окружающему миру «Мое тело, мои эмоции».

Закрепить представления детей о строении человеческого тела и назначении отдельных частей тела.    Закрепить представления детей о различных эмоциональных состояниях, умения по мимике понима...

Конспект занятия для детей 3–4 лет по теме «Части тела. Эмоции»

Конспект занятия "Волшебное зеркало" Цель:Способствовать развитию речи детей,  увеличить их активный и пассивный  словарь по теме, способствовать развитию эмоциональной сферы....

Спортивный досуг "Веселые старты в нешем саду"

Привлечть детей к здоровому образу жизни через спортивные развлечения....

Развитие эмоционального интеллекта детей старшего дошкольного возраста через игровые технологии «Эмоции телом»

Дошкольный период является особо чувствительным для развития различных физических умений. Движение составляет основную потребность детей этого возраста, а игры с движениями приносят наибольшее удоволь...