Сәяхәтче матрешкалар
план-конспект занятия по математике (средняя группа) по теме

Гамбарова Гульсима Рашитовна

 

                         Балалар предметларны санарга һәм чагыштырырга өйрәнәләр, 5 саны эчендә санауны ,  геометрик фигуралар (өчпочмак, түгәрәк, шакмак ) һәм төсләр турындагы белемнәрен ныгыталар,  зурлыклары буенча ике предметны чагыштыру һәм нәтиҗәне сүзләр ярдәмендә билгеләргә  (чыршы биек, куак тәбәнәк ),    предметларның торышын - өстенә, алдына, артына, астына, эченә - сүзләре белән билгеләргә өйрәнәләр. Шулай ук        мамык  башлы таякчыклар белән рәсем ясарга өйрәнүне ныгыталар,   күзаллау, уйлау сәләтләрен, кулның вак моторикасын  үстерәләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syahtche_matreshkalar.doc650.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы     Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет  мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе  “Куныр балалар бакчасы”                                        

                                                             

“Сәяхәтче матрешкалар”

(уртанчылар төркемендә әти - әниләр өчен үткәрелгән ачык дәрес)

                                                                                      Тәрбияче: Гамбарова Г.Р.                

                                           

                                     

Максаты:  - предметларны санау һәм чагыштыруга күнектерү, 5 саны эчендә санауны ныгыту;

  1. геометрик фигуралар (өчпочмак, түгәрәк, шакмак ) һәм төсләр турындагы белемнәрен ныгыту;
  2.  зурлыклары буенча ике предметны чагыштыру һәм нәтиҗәне сүзләр ярдәмендә билгеләү (чыршы биек, куак тәбәнәк )
  3. предметларның торышын - өстенә, алдына, артына, астына, эченә - сүзләре белән билгеләргә өйрәнү;
  4. мамык  башлы таякчыклар белән рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү;
  5. күзаллау, уйлау сәләтләрен, кулның вак моторикасын  үстерү.

Җиһазлау: уенчык матрешка; тукымадан тегелгән кечкенә капчыклар, таратма материал : “матрешкалар”(һәр балага 5әр) , елга, күпер, көймә, чыршы, җимешле куак, чәчәкләр ясалган альбом бите (һәр балага), геометрик фигуралар – түгәрәк, шакмак, өчпочмак, киселгән матрешка рәсемнәре; кызыл, яшел, сары, зәңгәр төстәге тасмачыклар; шундый ук төстәге яулыклы матрешкалар рәсемнәре; рәсемләү өчен әзер формалар, мамык башлы таякчыклар, рәсемләү өчен материал (гуашь 3 төстә, салфетка)

                                          Шөгыль барышы

  -Балалар, сезнең алда бәләкәй капчыклар ята. Бу серле капчыклар сезнең белән бик дуслар. Хәзер уйныйсы әйберебез шунда яшеренгән. Беләсегез киләме аның эчендә нәрсә яшеренгәнен? Әйдәгез, капчыкларны чишегез һәм карагыз, нәрсә яшеренгән анда? Матрешкалар. Капчык эчендә ничә матрешка бар, санагыз әле. Биш матрешка.

   - Балалар, матрешкалар җырлап уйнарга яраталар. Әйдәгез, аларны бер рәткә тезегез, бер-бер артлы. Ә хәзер, парлап тезегез. Парлы – ничә була ул?.Парлы – димәк, ике була. Безнең очракта, ике матрешка – бер пар була. Бөтен матрешкагыз да парлаштымы? Ә ничәсе парсыз калды? Берәү. Ә ничә пар булды? Ике.

Геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыту өчен биремнәр:

-Алдыгызга түгәрәк фигураны алып куегыз һәм аның тирәли матрешкаларны тезеп чыгыгыз.

- Ә хәзер шакмакны алыгыз һәм каршыгызга куегыз. Шакмакның почмакларына матрешкаларны бастырып чыгыгыз, һәр почмакка бер матрешка. Ничә матрешка шакмак почмакларына басты ? Шакмакның ничә почмагы бар?  4.

- Шакмакларны алып куйдык һәм өчпочмакларны алып куясыз. Һәр почмакка берәр матрешка куябыз. Өчпочмакның  почмаклары ничә матрешканы алды?  Ничә почмагы бар өчпочмакның? 3.

Дидактик уен: “Киселгән рәсемнәр”

  1. Безнең матрешкаларның дусларының фотолары булган, алар ертылганнар. Әйдәгез. шул кисәкләрдән тулы рәсем ясыйк.

Физминутка, күзләр өчен гимнастика һәм төсләрне аеру (басып эшләнә)

1. Миндә матрешкалар бар. Миндә сары яулыклы матрешка.

Күзләрегез белән шул матрешканы табыгыз һәм өстәлдән шул төстәге тасмачыкны алыгыз. Кулны югары күтәреп, матрешкага болгыйбыз.

2. Икенче курчагыбыз – язгы чирәм кебек яшел яулыклы.

Күзләрегез белән шул матрешканы табыгыз һәм өстәлдән шул төстәге тасмачыкны алыгыз. Кулны югары күтәреп, матрешкага болгыйбыз.

3. Ә өченче курчак – зәңгәр яулыклы

Күзләрегез белән шул матрешканы табыгыз һәм өстәлдән шул төстәге тасмачыкны алыгыз. Кулны югары күтәреп, матрешкага болгыйбыз.

4. Дүртенче яулык – кызыл яулыклы.

Күзләрегез белән шул матрешканы табыгыз һәм өстәлдән шул төстәге тасмачыкны алыгыз. Кулны югары күтәреп, матрешкага болгыйбыз.

Дидактик уен: “Матрешкаларның сәяхәте”. ( санау, чагыштыру, пространствода ориентлашу)

  1. Алдыгызга рәсемле картонны куегыз. Анда нәрсәләр ясалган? Елга, күпер, чәчәкләр, көймә, чыршы, җимешле куак. Безнең матрешкалар шушында сәяхәткә чыгачаклар. Башта юлга бер генә матрешка чыккан. Ул алдан барып, барсын да әйбәтләп карап кайтырга булган. Кулыгызга бер матрешканы алыгыз һәм күпер алдына куегыз. Шуннан соң ул елганың икенче ягына чыгарга ууйлаган. Матрешканы күпергә  куегыз. Менә ул күпер буйлап чыкты һәм туктап калды. Матрешканы күпер артына куегыз. Шуннан соң матрешка чыршы янына килде һәм аның күләгәсендә ял итеп алырга уйлаган. Мат-ны чыршы астына куегыз. Ә чыршы янында нәрсә үсә? Җимешле куак. Матрешка башта чыршыга караган, аннан куакка караган һәм чагыштыра башлаган. Кайсы чыршы, кайсы куак? Чыршы биек, ә куак тәбәнәк. Ә тирә - юньдә

нинди матурлык ! Чыршы ничә? Бер. Ә чәчәкләр ничә? Күп(биш) . Ничә куак бар? Бер. Ә куактагы җимешләр ничә?Күп.

     -Ярар, хәзер дусларны чакырырга вакыт. Матрешкалар, килегез монда. Матрешкаларны чирәмгә куегыз. Алар көймәгә утырып, елга буенча йөзәргә уйлаганнар. Көймәгә утыртыгыз. Барысы да сыйдымы? Көймәгә ничә матрешка утырды? Биш . Менә шуның белән сәяхәт тә тәмамлана. Алар барысы да өйләренә кайталар. Барысын да үз урыннара куегыз. Хәзер паласка чыгабыз. Уйныйбыз  , җырлыйбыз, биибез.

Динамик пауза : “Без курчаклар”.

Рәсемләү “Матрешканың портреты”

Җырлап уйнаганда, тәрбияче ярдәмчесе математик материалларны алып куя һәм рәсемләү өчен кирәк әйберләрне куя. Балалар мамык башлы таякчыклар белән матрешканың йөзен, яулыгын “борчаклар” белән һәм күлмәген чәчәк белән бизиләр. Балалар эше эленеп куела һәм анализ ясала (барысына да уңай бәя бирелә).